Новости 321 0 3 года назад

Киткәннәр кайта ул

Луиза Батыр-Болгари

Танылган композитор, Тукай премиясе лауреаты Луиза Батыр-Болгари белән Асия Юнысова әңгәмәсе.

– Луиза!!! Кая югалдың син? Редакцияләр тирәсендә күренмәгәнеңә дә ун еллап бар бугай. Хәтерлисеңме, моннан унөч еллап элек минем биш шигыремне биш кичтә биш җырга әверелдергән идең. Егәрле идең, илһамың ташып тора иде. 80 нче, 90 нчы елларда Татарстан радиосының музыкаль эфир дулкыннарында Луиза Батыркаева (аннан Батыр-Болгари) җырлары тантана итә иде. Әле бик озак еллар гел шулай булыр кебек иде. Ниләр булды соң Миңлегөл апаның моңлы гөленә?

– Мин пенсионер бит инде. Ике елдан миңа алтмыш яшь тула. Мин хәзер дә бик күп язам, әмма күбрәк балалар өчен. Әле бер дә җырланмаган 40тан артык эстрада җырым бар, әмма чын эстрада тавышлы профессиональ башкаручылар гына юк.

– Әйдә, укучыны Луиза Батыр-Болгари дигән шәхес феномены белән яхшырак таныштыру өчен, беркадәр чигенеш ясыйк. Кемнәрнең иркә баласы син? Атаң-анаң музыкага мөнәсәбәтле кешеләр идеме соң?

– Минем ата-анам гади, әмма бик музыкаль кешеләр иде. Әнием Миңлегөл бии дә, җырлый да иде. Әле дә исән-сау, дәрманлы, бакчада яшелчә үстерә. Кеше кызыгырлык итеп яши белә. Әтием Миңлегали , музыкаль белеме булмаса да, ноталар белмәсә дә, фортепианода уйный иде. Хәтерлим әле, гаиләбез кысынкы гына яшәгән вакытта әти Шәриф Камалның сеңлесеннән «Красный октябрь» дигән пианино сатып алды. Гади генә пианино түгел иде бу. Заманында аның клавишаларына Салих Сәйдәшев бармаклары тигән.

– Бервакыт син үзеңне бик тынгысыз, шук бала булдым дип сөйләгән идең. Музыка сабырлар, түземнәр, тырышларны ярата.

– Әйе шул.Ташбаш идем шул. Малайлар белән сугышып, агач башларына үрмәләп – әти-әнине утка-суга салып үстем. «Атом кыз» дип йөртәләр иде мине. «Атом кыз» исә ялгыз гына калганда шигырьләр яза, журналист булырга хыяллана иде. Музыкадан беренче укытучым, минем кулларымны төя иде. Ә мин, укытучыларга үч итеп, алар өйрәткәнне түгел, үземә ошаган музыканы уйный идем. Казанның 3 нче номерлы балалар музыка мәктәбе директоры Роза Шәмси кызы Болгарская сизгеррәк булып чыкты. Ул минем музыка чыгарырга һәвәслегемне сизеп алып, алдагы язмышымны ХХ гасыр башында беренче татар операларын иҗат иткән танылган композитор Василий Виноградовның улы, консерватория укытучысы Юрий Виноградов кулына тапшырды. Ул минем белән көнгә өч-дүрт сәгать шөгыльләнә иде, төрле дәвердә иҗат иткән дөнья композиторларының стильләре белән таныштырды. Минем үземнең дә, композитор дипломыннан башка, фортепиано укытучысы, концертмейстер, музыка теориясе, тарихы укытучысы дипломнарым бар.

– Утыз елдан артык иҗаты белән сокландырып, татар рухын кинәндереп яшәгән композитордан болай дип сорау дөрес тә түгелдер инде. Алай да сорыйм әле: композитор булу өчен нәрсә мөһимрәк – талантмы, тырышлыкмы?

– Композитор хезмәтенең 90 проценты талант белән илһам түгел, кара тиреңне түгеп хезмәт итү! Шул кара хезмәткә түзә алмаганга күрә байтак кына талантлы музыкантлар танылган композитор була алмый калдылар.

– Луиза, минем уйлавымча (чынында да ул шулай), композитор теләсә нинди мәдәнияткә, халыкка хезмәт итә ала, ягъни композиторлык ул интернациональ иҗат кыры. Алай да синең үзеңә нинди музыканы язу җиңелрәк – миллинеме, әллә европаныкынмы?

– Мин икетелле мөхиттә үстем. Милли аһәңнәребез дә, Европа музыкасы да миңа якын.Минемчә, профессиональ композитор теләсә нинди стильдәге музыканы иҗат итәргә, теләсә кайсы халыкның рухи дөньясына үтеп керергә сәләтле булырга тиеш. Минем русча текстларга язган җырларым да байтак. Мәсәлән, «Рубин» футбол командасы өчен гимн яздым. Заказ буенча җырлар язганда сайланып тормыйсың. КАИ на гимн яздым. «Рыбнадзор России» һәм «Российское казачество» җәмгыяте өчен миннән гимннар яздырып алдылар. Русчалап-татарчалап Алексеевский районы өчен җыр язып бирдем. Менә шулай итеп, яшәргә тырышып яткан көнебез.

– 500 ләп эстрада җыры, йөзләп балалар җыры, 20 дән артык спектакльгә музыка язган композиторның көнлекче хәленә төшүенә эч поша. Гафу ит, Луиза, авыл-районнарга заказ буенча җыр язып йөрүеңне, гәрчә алар бик талантлы язылган булсалар да, мин көнлекчелек дип атыйм. Ә мин бит синең – Татарстанның Тукай премиясе лауреатының урынын зур иҗатчылар арасында, мәртәбәле мәйданда күрәм. «Кайту», «Мин сине шундый сагындым», «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Соңлама» кебек онытылмас җырларны язган, «Синдер татар кешесе» циклына кергән «Кол Шәриф мәчете», «Хуҗалар тавы», «Гүзәл җирем» кебек әсәрләр белән меңнәрнең тарихи хәтерен уяткан композитор бит син!

– Минем зур иҗаттан киткәнем дә юк. Гәрчә минем иҗат юлымның иң башында ук бер билгесез кызны ул даирәгә кертмәскә тырышучылар булган иде. Хәтерлим әле, 80 нче еллар уртасында яшь композиторлар концерты булды. Минем «Фортепьяно һәм оркестр өчен концерт»ым уйналырга тиеш иде. Минем яшь балам бар. Репетециягә көн дә килә алмыйм. Үзе юкның күзе юк. Әсәр репетециясез генә уйналды. Кичен минем пианист-солистым, сөенче алырга дип, өйгә килде: «Полный провал!» Шуннан минем хакта җыр жанрында гына эшли ала дигән фикер урнашып калды. Узган ел «Һәлак булганнар истәлегенә» дигән өч кисәктән торган симфониеттамны тыңлагач, композитор Леонид Любовский болай диде: «Оказывается, Вы умеете писать! Луиза, Вам обязательно надо писать для симфонического оркестра». Без, нәкъ менә БЕЗ! Күләмле әсәрләр өстендә эшлибез. Минем балаларым да музыкантлар. Өлкән улым Рәсүл – ул бала чагында Ташкентта әтисе белән яшәде, анда музыка училищесын тәмамлады, аннан минем янга кайтты, Казанда музыка факультетында укыды – бик сәләтле. Бәләкәйдән музыка язды. Хәзер видеоклиплар эшли. Улларымның әтиләре тамырында гарәпләр булган үзбәк композиторы Абдусәет Нәбиев. Икенче улым Рөстәм театрлар өчен һәм Мәскәү продюсерлары заказы буенча реклама музыкасы яза, Көнбатышка эшли. Кызым Гөлнара ары кызым Казан университетын тәмамлады.

– Катнаш никахлардан туган балаларың тәмам интернациональ иҗатка чумганнар икән.

– Түгел! Рухлары, бөтен вөҗүдләре белән татар-болгар балалары алар. Әгәр Татарстанда иҗат тиешенчә бәяләнсә, мин дә, син әйткәнчә, көнлекче булмас идем, балаларым да читкә-миткә тартылмаслар иде. Әйтик, мин «Сертотмас үрдәк» дигән курчак спектакленә язган музыкам өчен 35 мең акча алдым. Ә бит торгынлык елларында миңа җырларым өчен ВАПП ай саен мең ярым сум акча җибәрә иде. Бик күп акча иде ул! Хәзер исә минем җырларым миңа акча китерми. «Яңа гасыр» телекомпаниясе минем әсәрләремне аз яңгырата. Файдаланган очракта да исемем әйтелми, гонорар түләнми. «Яңа гасыр» каналы фонотекасында бик күп язмаларым 80 нче, 90 нчы елларда язылган, заманында бик популяр булган кырыктан артык җырымның язмасы архивларда да сакланмаган.Тасма кытлыгын сылтау иткәннәр. Югыйсә бит аларны Хәйдәр Бигичев, Вафирә Гыйззәтуллина, Зиннур Нурмөхәммәтов кебек мәшһүр җырчылар яздырган иде. Ни аяныч, хәзер алар исән түгел.

– Балалар өчен язылган җырларыңны туплап, «Хәрефле шакмаклар», «Сайра, моңлы сандугач!» дигән нота җыентыклары нәшер итеп, музыка мәктәпләренә генә түгел, гомуми белем бирү мәктәпләренә дә таратканыңны беләм. Аннары яшь башкаручыларны үз тирәңә тупларга тырышуыңнан хәбәрдәрмен. Мәликә белән эшли башлагансың дип ишеттем.

– Җыр тирәсендәге бизнесменнар араларына кертми, дип боегып утырмам бит инде. Мин, тоттым да, үземнең өемдә тавыш яздыру студиямне ачып җибәрдем. Шунда эшлим. Ике улым булыша. Үз әсәрләрен дә яздыралар. Халык көйләрен эшкәртәм. Хәзер үзем дисклар чыгарам: халык минем әсәрләрне ишетсен дип. Минем дискларым югары сыйфатлы. Инде ирем дә безнең «арбага» утырды. Ирем Анатолий Кретов КАИ да укыта. Табигате белән рәссам, шагыйрь кеше, спортчы, сәяхәтче. Романтик! Миңа «смскаларны» да шигырь белән яза. Аны чит илләргә еш кына лекцияләр укырга чакыралар. Аның белән мин дә Норвегиядә, Кытайда булдым. Барган җирләрдә татар музыкасын уйныйм. Кытайда татар моңын бик яраталар. Илләр күрә-күрә, үземнең дә дөньяга карашым киңәя. Татарстанда аңлау тапмасам, дөнья сәнгатенә кирәгем буласын беләм. Кайчандыр бер күрәзәче миңа юраган торгынлык чоры төгәлләнеп килә.

– Хәтерлим әле, синең иҗатыңның 30 еллыгына төзелгән концерт программаң, Татарстан шәһәр-авылларында күрсәтелгәннән соң, Болгариядә уңыш казанган иде. Балаларның йолдызлар фабрикасына әверелгән ул программа белән үзләрендәге фестивальләрдә катнашуыңны сорап, сине Португалиягә, хәтта Лондонга чакырып хатлар килгән иде.

– 2000 нче еллар башы иде бит, сәяхәтләрнең берсенә дә акча табылмады. Балалар өчен студия ачарга ниятләп, Островский урамындагы йортыбызны алырга дип михнәтләнеп йөрүләрем дә уңышсыз төгәлләнде. Югыйсә 1949 елда әтием төзегән йортны да, тирәсендәге җирне дә үземә сатып алган идем. Хөкүмәт органнары да, халык депутатлары да, гәрчә мине якларга тырышып карасалар да, бу очракта көчсез булып чыктылар. Хәтта җирне сатып алу өчен керткән акчамны да кире кайтарып ала алганым юк. Бездә калын кесәле эшмәкәрләр – минем очракта Игорь Фролов – йогынтылырак булып чыкты. «Композиторша! Если куда-нибудь еще пожалуешься, то пожалеешь об этом», – диде. Курыктым! Минем бит 3 балам бар! 90 нчы еллар ахыры иде бит. Минем өчен кадерле нәрсәләр – диплом эшләрем, беренче опусларым чоланда саклана иде. Барысын да сөреп атканнар. Менә шул хәлләрдән соң тавышсыз калдым да инде мин.

– Батыркаева фамилиясен йөрткән композиторны да куркытып була икән. Ике катлы фамилиянең серен ачсак та ярый торгандыр инде.

– Сер дип, сер түгел инде ул. Минем әти ягыннан бабам – Батыркай Иткинин Пугачев гаскәрендә яубашы булган. Пугачевның беренче гаскәр җыйган урыны Пермь өлкәсенең Барда районындагы Озын Ялан авылы бит. Бу авылда Явыз Иванның чукындыру сәясәтеннән качып килгән Казан татарлары яшәгән. Анда иксез-чиксез кара урман – тайга. Без бу авылга 300 елдан соң да яхшы машинада ярты көн бардык. Пугачев, Болгар дәүләтен кире кайтарабыз, дип җыйган татарларны, башкортларны. Мин дә үземне гомер буе болгар кызы дип тоеп яшәдем. Мин болгарлар-татарлар турында бик күп тарихи мәгълүмат тупладым. Болгарлар тарихта эзсез юкка чыкмаганнар. Алар Европага киткәннәр. Бөтен җирдә безнең эзләр ләбаса. Асылда борынгы грек теле дә төрки тел. Бик күп төрки сүзләр – инглиз, немец, француз, венгр һәм башка Ауропа телләрендә. Шул проблема белән үзем бик кызыксынам. Менә шул борынгы халык – тарихта эзле халык үзенең бөеклеген аңламаганга эчем поша, йөрәгем яна минем. Бер генә мисал. Республика бюджетыннан 1000000 доллар бүлеп бирелә торган «Дөньяның яратылышы» фестиваленә бөтен дөньядан музыкантлар чакырыла. Күрше Мари иленнән дә киләләр анда. Тик фестивальдә Татарстаннан гына катнашучы юк. Талантлар булмаганга түгел, бәлки хөкүмәттән ярдәм юкка күрә. Безнең яхшы профессионалларыбыз, үз бәяләрен белгәнгә күрә һәм лаеклы түләү эзләп, Мәскәүгә, яки чит илләргә үк китеп баралар.

Мин төшенкелеккә бирелмим. Үзгәрешләр, яхшы үзгәрешләр җиле исүен көтәм һәм тырышып, үземчә өмет белән эшлим…

автор:Асия ЮНЫСОВА; источник: http://sahne.ru

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>