Новости 348 0 3 года назад

Курай радиосында — Илгәрәй

qG3-4aVYuRo

Җырчы Илгәрәй Курай радиосына кунакка еш килә. Тамашачы аны ярата — эфир вакытында үзенең теләкләрен, җылы сүзләрен җиткерә. “Курайда — кунак” тапшырунда да тыңлаучы җырчыны игътибарсыз калдырмады.

Җырчы, алып баручы, көйләр язучы Илгәрәйнең 31март көнне “сольный” концерты булачак икән. Өр-яңа программада Шамкай, Альбина Апанаева, Гүзәл Жәләлова һәм башка артистлар, биючеләр чыгыш ясаячак.  Җырчы кыйбатлы бүләкләр уйнатылачагы турында да әйтеп китте.

4 клип төшергән, 4 альбом чыгарган Илгәрәй киләчәккә планнары белән бүлеште. Исәбе — җәй көне тагын бер клип төшерү. Кайсы җырга икәнлеге әле сайланмаган.

Илгәрәйнең яңа җарлары байтак. Шундый җырларның берсе -Сергей Жуков белән Салават Шәехов язып биргән “Вспомним 90-е года” җырын, Курай радиосы беренче булып тамашачы хозурына чыгарды.  Әлеге җырны Илгәрәй русча башкара. “Бәлкем шушы җырым белән “Золотой граммофон” да алырмын” —  дип шаярып та куя.

Бик актив иҗадый тормыш алып барса да, Илгәрәй гаиләсе – хатыны Айгөл һәм кызы Адиләне беренче урынга куя. Гаиләгә вакыт калмый дип акланучыларны  ул аңламый: “Вакытны дөрес итеп бүлсәң — барысына да өлгерәсең. Гаиләм, әти-әниемә, туганнарыма  зур рәхмәт. Бар яктан булашалар”, дип йомгаклады сүзен җырчы Илгәрәй.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>