Новости 526 0 3 года назад

Л.Муллагалиеваның әнисе: Артист белән 10 ел торып карамый ЗАГСка бармыйм диде кияү

Лилия Муллагалиева

Актаныш районының Зөбәер авылы башындагы посадка итәгендә утырган дәү матур йорт болдырында мине Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваның әнисе — Зинфира апа каршы алды.

— Без ике йортта яшибез бит, апаем, — диде ул нәкъ Лилиячә тешләрен балкытып елмаеп (Актанышта үзеңнән кечеләргә “апаем” дип дәшәләр — Г.Җ.). — Лилияләр туган кечкенә йорт авылның икенче урамына карап тора. 1971 елда салып кергән идек, балаларны шунда үстердек. Аннан бакча итәгенә — посадкага якынрак шушы ялан җирдә йорт салып кердек. Монысын 2007 елда Лилия белән киявебез Илсур һәм балалар төзеп бирде.

“БАЛАЛАР ЭШЧӘН БУЛДЫ”

Өйгә кергәнче ишегалды, аның шәһәрчә “әкәмәт”ләрен карап хушландым. Ташлар белән ясалган “күле”, ул “күл” буендагы торна сыннары, бакалар, аерым бер мәйданда балалар өчен таганы, комлыклары дисеңме…

— Балаларым эшчән булды, — ди Зинфира апа үзе дә тагын бер кат сокланып. — Әмма бу нәстәләрне Лилия башлап эшләтә. Аның бит Казандагы йорты да исең-акылың китмәле. Безне дә шул зырылдата. Әле менә бу кайтуларында да караңгы төшкәнче эшләделәр дә, төне буе мунча керделәр.

Хуҗалыкта эш дигәннәре тулып ашкан икән: икешәр сыер, тана һәм бозау, алтмыш бройлер. Болар янына хәттин ашкан бәрәңге, чөгендер, кабак, бөтен төр яшелчә, җиләк-җимеше үскән бакчаны да искә алсаң… “Безнең Әбугали җирнең күп булуын ярата, — ди Зинфира апа тормыш иптәше турында. — Көне-төне үзе дә эшли, өйдәгеләрнең дә кулы эштә булуын таләп итә”.

КЕПКАСЫН БАТЫРЫП КИГӘН: ЙӘ ЫШПАНА…

Көлешә-көлешә Зинфира апа белән сөйләшеп утырганда да шуңа инандым — ачык, гади булуы белән дә Лилия нәкъ әнисе икән. Ялган кыстырып, “уйлап бетереп” сөйләшми Зинфира апа, эчендәгесе — тышында. Үз язмышын сөйләгәндә дә, төпчеге Лилиянекен бәян иткәндә дә “туп-турыдан тут пашул”.

— Үзем 19 яшемдә үк тормышка чыктым, — ди ул. — Мин дә, булачак ирем Абугали да Бөгелмәдә хисапчылар курсында укып йөри идек. Яраттык дип, килешкәнбездер инде шунда, бер-беребезгә ошаганбыздыр. Мин укып бетергән елны кулымны сорады… Әниләрем ризалашмады. Бердән — Абугали миннән тугыз яшькә өлкәнрәк, икенчедән… “Кепкасын артык батырып кигән бу, — диде хәзер инде мәрхүмә әнкәй. — Йә ышпанадыр, йә хатын аерган ирдер”. Без качып, Актанышка кайтып киттек, ЗАГСка кердек.

— Әниләрегез фатыйхасыннан башка гынамы?!

— Ие, алар ризалыгыннан башка гына. Акыл җитенкерәмәгән инде. Унтугыз яшьтә кемдә генә бар икән ул? Әнинең гоманлавы да рас килде: мин — икенче хатыны, беренче никахыннан малае үсеп килә иде Абугалинең. Әмма бер-беребезгә туры килгәнбездер инде — уртак тормыш итүгә 48 ел булды.

— Матур яшәп, итәк тутырып балалар үстергәч, әти-әниегез соңрак кызларының яр сайлавы белән килешкәндер инде?

— Әйе, җайлашып киттек. Бер-бер артлы ике ел аерма белән Илфак, Илфира, Ләйсән, Әлфия, алты елдан соң Лилия туды. Безнең заманда планлаштырып бала табу, бала багу дигән нәрсә булмады бит инде ул, безнекеләр дә туа торды, кул астына керә торды.

— Нишләп, төпчек бөтен гаиләдә дә иң иркәсе була торгандыр инде ул?

— Лилияне күбрәк теләп тапканбыздыр инде — биш бала белән алданрак пен-сиягә китәсең бит (рәхәтләнеп көлешәбез)! И-и, апай, авыл җирен үзең беләсең инде — чүчәк-мүчәк кочаклашып утырыр өчен кем генә бала алып кайткан ди инде ул. Яраттык, анысы, балаларны, бер сүзем юк, әмма хәзерге кебек, күз өстендә кара каш итеп үстермәдек. Абугали көне-төне эштә иде. 43 ел хисапчы булып эшләп, 71 яшендә генә пенсиягә чыкты. Мин үзем 26 ел почтада хезмәт куйдым, хуҗалык эше күпме дигәндәй — балалар эш белән үсте, Лилия төпчеклеге өчен аерылып тормады инде. Алар кечкенә апасы Әлфия белән кул арасына керә башлаганда өлкән балалар кайсы кая чыгып киткән иде. Шуңа өйдәге эшне үзара бүлешеп эшләп куялар иде. Әлфия ашарга пешерсә, Лилия тыштагы эшләрне карады. Җырлый-җырлый уникешәр чиләк чөгендер турый иде ул. Малларга көндез эчерергә дигән суны да иртән мәктәпкә киткәнче ташып куялар иде.

— Алайса, “Без бит авыл кызлары” дип юкка гына җырламый икән ул…

— Мин аны “җенле катыш” дия идем. Без чөгендер тураганда туңып, өшеп керәбез. Лилия өшү дигәнне һич кенә дә белмәде — бит очлары алсуланып, маңгайларыннан тир бәреп чыга иде аның! Әле ул заманда колхоз да эшне өеп бирә бит: җәйләрен чөгендер, суган басуында чиләнә торган идек. Кем-кем, әмма Лилия аһ-ваһны белмәде, эшкә нык булды.

ИЛСУР — БАБАСЫ ТУФРАГЫННАН

— Лилиянең җырга кереп китүенә ни сәбәпче булды, Зенфира апа?

— Ни сәбәпче дип, безнең Абугали да җырга, гармун уйнауга бик хирыс булды. Аның ике туган апасы искиткеч матур тавышлы иде. Була бит ул тырышып, була үзеннән-үзе җырлау дигәндәй. Кеше матур җырлыйм дип тырышмый, ә җанны актарырлык моң саркып чыга… Лилиянең җырлавын да шулай кабул итәм, интегеп җырламый. Әтисенең аны, әлбәттә, хисапчы итеп күрәсе килгән иде. Әмма 1996 елда “Сандугач керде күңелгә” бәйгесендә гран-при алып, Казанга укырга керергә тәкъдим иткәч, каршы килмәде тагын, сөенеп ризалаштык.

— Сезнең өйдә әти сүзе закон идеме?

— Закон иде, закон булачак та. Әтиебезнең талканы коры. Бер, әмма берәгәйле әйтә. Әле менә балалар башлы-күзле булып, оныклар белән ишәеп, теге кечкенә өйгә сыеп булмый башлагач та, яңа өй булдырыйк, дип юмалап карадык. Кияүнең башыннан-ахырына кадәр йөреп, өй салып би-рүенә каршы килмәде, әмма бу яңа өйгә күчмәде! Мин ике өй арасында йөгереп йөрим — монысын җылытам, тегесендә яшибез дигәндәй… Балалар белән бу яңа өйне “кунакханә-ресторан” дип атыйбыз. Балалар кайтып куналар, шау-гөр килеп күңел ачалар. Бездә мунча керү генә ни тора — мунча ташы чыдасын да, каен себеркесе генә җитсен!..

— Өйләр салып бирерлек булгач, балаларыгыздан уңгансыз инде, Зинфира апа…

— Аллага шөкер! Әле ул гынамы соң! Лилия инде өч ел рәттән авыл Сабан туен зурлап үткәрә, авылдашларны мәчеткә ифтар ашына җыйды. Боларның бөтенесе дә йөрәккә сары май булып ята. Гел юлда, гел гас-трольдә бит ул. Шулай да, үз өенә дә җитешә, безгә дә, авылга да өлгерә…

— Кыз бала әни язмышын кабатлый, дигәнгә ышанасызмы, Зинфира апа?

— Шулайдыр инде. Мин аны күбрәк үземә охшатам, анысы. Мин дә иртә кияүгә чыктым, ул да Илсур белән егерме яшендә никахлашты, Абугали миннән — тугыз, Илсур Лилиядән 14 яшькә өлкән. Минем карт та кызуырак, күбрәк юлны мин куям, Лилия дә кияүгә караганда күбрәк юл куючан. Шуңа кияүне бабай туфрагыннан дип шаяртабыз. Бер ел элек рәсми төстә язылыштылар. “Артист кеше белән ун ел да торып карамыйча ЗАГСка кермибез”, — дигән иде кияү, сүзендә торды. Ә болай Лилияне бик санлап, яратып тора, Аллага шөкер.

БӘХЕТЛӘРЕ ТАШЫП ТОРСЫН

Лилиянең әтисе — 77 яшьлек Әбугали абыйның минем белән сөйләшеп торырга вакыты булмады. Башта яшелчә бакчасында кайнашкан Әбугали абый, мин кайтырга кузгалганда чөгендер турап маташа иде инде. Мине озатырга чыгышлый да Зинфира апа кеткелдәп алды: “Менә шулай эш дип берегеп ятабыз инде. Казаннары якын булса бик тә булышыр идек балаларга, ә болай хуҗалыкны бер көнгә дә калдырып китәр хут юк”.

Лилиянең баскан урынында ут уйната алуының серен аңлап кузгалдым Казанга. Авыл кызы кайда да югалмас, кайда да үз урынын табар. Үзенең уңганлыгына да, әти-әнисе тигезлегенә дә күз генә тимәсен. Әнисе әйтмешли: “Бәхетләре генә ташып торсын!..”

1(981)

автор:Гөлнара ҖӘЛИЛОВА; источник: http://im-kazan.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>