Новости 194 0 3 года назад

ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВА: “КҮЗЛӘРГӘ КАРАГЫЗ – АНДА БАРЫСЫ ДА КҮРЕНӘ”

ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВА

“Бу дөньяның бар ләззәте – ярату гына икән” дип нәтиҗә ясап җырлаган Ландышның, юкка гына нәкъ шушы исем астында чираттагы җыентыгы чыкмагандыр. 

Альбомга барлыгы унбиш матур җыр кергән: “Ярату”, “Ак күгәрчен”, “Гомерлеккә бул син”, “Барыр идем яннарыңа”, “Айлы төн”, “Үпкәлисең дә китәсең”, “Авылым таулары”, “Көзге әрәмә”, “Шаярту”, “Өмет кенә булсын” (Илдар Әхмәтов белән) һ.б. Рәхәтләнеп тыңла һәм ярат!!!

– Ландыш, син сәхнәгә чыгуга ук, күпләрнең игътибар үзәгенә эләктең. Синең турыда күп язалар, сөйлиләр. Мондый игътибар арытмыймы?

– Мин шоу-бизнес дөньясына очраклы рәвештә генә килдем дисәң дә буладыр. Шуңа да миңа татар эстрадасы кагыйдәләренә тиз арада күнегергә туры килде. Минем турында язылган һәм әйтелгән һәр сүзне – дөресме ул, юкмы, әти-әниләр дә, мин дә күңелгә бик якын кабул иттек. Ләкин журналистларны да аңларга була. Аларның үз эше. Әгәр аларга мин кызыклы икән, димәк, минем үз тамашачым бар дигән сүз. Аннан соң, Көнбатыш папараццилары белән чагыштырганда, татар газеталарының минем шортының озынлыгын тикшерүе, бала-чага уены сыман тоела миңа.

Интернетка килгәндә, ул аноним рәвештә фикерләрне җиткерергә мөмкинлек тудыра. Кемдер аны изге максаттан куллана, ә кемдер юк-бар язып, башкаларны кимсетә. Шулай да бу аларның законлы хокукы. Бу уңайдан Франция президентының хатыны Карла Бруни сүзләре ошый миңа. Журналистларның бәйләнүләренә ничек карыйсыз, дигән сорауга, көзгедәге чагылышыма таш атуларына бик борчылмыйм, дип җавап бирә ул. Кыек көзге – кешенең үзе ул, дип уйлау – мәгънәсез.

– Әти-әниләрең турында искә алдың. Ә менә алар ничек популяр җырчы тәрбияләргә кирәклеге турында киңәш бирә алырлар иде микән?

– Минем уйлавымча, шулай җиңел килеп чыгуына үзләре дә гаҗәпләнгәннәрдер. Без гаиләдә өч бала. Алар, үз чиратында, безне яхшы һәм күпкырлы белемгә ия булган кешеләр итеп үстерергә тырыштылар. Минем әтием милли көрәш буенча спорт мастеры. Бәлки әтидән безгә спортка мәхәббәт һәм үҗәтлек күчкәндер. Миңа аның бик күп җиңүләрен күрү бәхете насыйп булды. Шул исәптән, тормышка яраклашырга өйрәткән җиңелүләрен дә.

Әнием – минем өчен хатын-кыз идеалы. Ул үзен гаиләгә, балалар тәрбияләүгә багышлаган кеше. Ул мине хатын-кыз, ир хатыны һәм ана башкарырга тиешле бар нәрсәгә дә өйрәтте һәм шундый әйбәт итеп ки, хәтта ирем миннән уңачак. (Көлә).

– Яшүсмер вакытта спорттан тыш тагын нәрсә белән шөгыльләндең?

– Яр Чаллы шәһәрендә Флера Хөрмәтова җитәкчелегендәге “Җәүһәр” балалар ансамбленә йөрдем. Анда җыр, бию белән шөгыльләндек, концертлар куйдык, күп төрле конкурсларда катнаштык. Димәк, тәүге зур җиңүем, 2005 нче елда алынган “Алтын Барс” премиясенә кадәр, 10 яшьтә “Таң йолдызы” бәйгесендә 1 урын алуым булды дип әйтергә дә буладыр.

Минем белән бергә ансамбльдә танылган җырчылар Рәсүл Салихов һәм Марат Фәйрушиннар шөгыльләнде. Марат бездән 2-3 яшькә кечерәк булса да, ансамблебезнең иң зур йолдызы булып саналды. Ул вакытка аның берничә альбомы чыккан иде. Ә бүген мин аның татар эстрадасында үз йөзен табуына һәм иҗади уңышларына бик тә сөенәм.

Ансамбльдә мин 3 кенә ел шөгыльләндем. Соңыннан әтием эш буенча Испаниягә китте. Мин дә аның белән барырга булдым. Анда миңа бик ошады. Мин анда бер елга якын яшәдем һәм укыдым. Телне бик җиңел үзләштердем. Шунысы кызык: чит ил булса да, уку бик җиңел бирелде миңа. Мөгаен, Испаниядәге алтынчы сыйныф программасы Россиядәге дүртенче сыйныф программасына тәңгәл килгәнгәдер. Россиядә белем бирү күпкә тирәнрәк икән.

– Популярлык аркасында нәрсәдән дә булса баш тартырга туры килдеме?

– Бернәрсәдән дә. Киресенчә, мөмкинлекләр күбәйде генә. Мәсәлән, ГАИ хезмәткәрләре тоткарламый һәм базарда итнең иң сыйфатлысын гына сайлап бирәләр.

– Татар эстрадасының киләчәген ничек күз алдына китерәсең? Бармы ул?

– Бер мәкаль бар: Аллаһны көлдерәсең килсә, аңа үзеңнең планнарың турында сөйлә. Хәтта иртәгә минем белән нәрсә булачагын да мин әйтә алмыйм.

– Үзеңдә Россиякүләм эстрада дәрәҗәсенә чыгу көче бар дип уйлыйсыңмы?

– Көч барлыгын сизәм, ләкин мөмкинчелек юк. “Кавказкая пленница» фильмыннан бер тост исемә төште әле, рус телендә әйтәм инде: «…так выпьем же за то, чтобы наши желания совпадали с нашими возможностями». (Көлә).

– Сәясәт белән шөгыльләнү теләге туганы булмады?

– Сәясәткә барып кергәнче, мин вакытымны яраткан кешем белән уздырыр идем. Сәясәттән дә кызыклырак шөгыльләр бар. (Көлә).

– Алайса ни өчен политолог белгечлегенә укыдың?

– Сәясәтне өйрәнү һәм сәясәтче булу – икесе ике нәрсә. Телибезме, теләмибезме без барыбыз да сәяси тормышта катнашабыз: сайлауларга йөрибез, реформаларны күзәтәбез, ләкин сәясәт белән профессиональ шөгыльләнү өчен, сәясәтче булып туарга кирәк. Аның өчен кешедә махсус сыйфатлар булуы шарт, ә миндә алар юк.

– Шул сыйфатларга ия булган кайсы хатын-кыз сәясәтчеләрне билгеләп үтәр алыр идең?

– Конкуренция, интрига, зур җаваплылыктан курыкмаган хатын-кызлар ошый миңа. Шул ук вакытта алар ир-ат башкарырга тиешле эшне эшләп тә, хатын-кыз булып калырга тиеш. Шулар арасыннан Германия канцлеры Ангела Меркельне билгеләп үтәр идем.

– Уңышка һәм теләгәненә ирешү өчен, хәзерге заман хатын-кызына нинди булырга кирәк?

– Барысы да хатын-кызның үзеннән тора, нәрсәне ул уңыш дип саный бит. Традицион хатын-кыз кыйммәтләре бар – гаилә, балалар дип яши берәүләр. Кайберәүләр ир-ат кыйммәтләренә кызыгалар, лидер булырга омтылалар, бизнеста, сәясәттә үзләрен табарга тырышалар. Урта гасыр заманы түгел хәзер, шуңа да үзеңне реализацияләү өчен мөмкинлекләр күп. Әмма ир-атларның ул мөмкинлекләре әлегәчә күбрәк. Балаларны тәрбияләү дә оешма белән җитәкчелек итүдән җиңелрәк, димәс идем. Уңышны акча белән, тамашачылар саны белән генә бәяләп булмый. Уңыш һәр кешенеке үзенчә.

– Психологлар еш кына һәр кешенең дә бу тормышта башкарган миссиясен аңлап яшәргә тиешлеге турында сөйлиләр. Күптән түгел җырчы Венера Шәмиева да бер интервьюда үзенең яшәү мәгънәсен табуы турында әйтеп китте. “Мин дөньяга бәхет, шатлык тарату өчен килгәнмен?” ¬ диде. “Мәхәббәтем белән – гаиләгә, иҗатым белән – тамашачыга”. Ә син үз миссияңне таптыңмы?

– Фәлсәфә курсларыннан исемдә калган бер нәрсә бар: анда яшәү мәгънәсе турындагы сорау иң төп сораулардан санала. Әле бер генә философ та аңа төгәл җавап бирә алмаган.

Мин үземә беркайчан да андый сорау биргәнем булмады.

Бу арада бик кызыклы китап укыйм мин – Эрик Бернның «Люди, которые играют в игры» и «Игры, в которые играют люди» дигән хезмәте. Менә анда кешеләр барыбер әти-әниләре язган сценарий буенча яшәүләре турында язылган. Кечкенәдән безгә биргән тәрбия, кыйммәтләр системасы безне кеше буларак формалаштыра. Мин махсус миссия башкарам дип яшәмим, болай, үземчә яшим… Бу мәсьәләдә Венера белән килешәм. Мин дә башка хатын-кызлар кебек гаилә өчен яратылган.

Нәрсә генә булмасын, бу дөньяда үзеңне һәм үз юлыңны табу – иң зур бәхет ул.

– Күбебез хыяллар, теләкләр белән яши, мөмкинлегең булса, “алтын балык”тан нәрсә сорар идең?

– Миллион доллар акча сорамыйм анысы. Әмма мөмкинлек бирсәләр, Габдерәхим исемле журналистны тәмугъка җибәрер идем. (Көлә). Бу, әлбәттә, шаяру. Мин аның эшен хөрмәт итәм.

– Мин сине ихлас кеше дип әйтер идем. Ландыш, ачыктан-ачык сөйләшү сиңа комачаулаганы булмадымы?

– Сәхнәдә һәм тормышта мин төрле кеше. Көндәлек тормышта мин бик тыныч, йомшак холыклы. Мин – өй өчен яратылган, ә кеше күп йөргән җирләрдә булырга яратмыйм. Ихласлыкка килгәндә, мин ялган сөйләргә дә һәм ялган сөйләүчеләрне дә сөймим. Әлбәттә, бу яшәү өчен комачаулыйдыр да. Кайчакта ялганласаң яхшырак була. Өйрәнергә тырышам – әлегә килеп чыкмый. (Көлә).

– Инде дүртенче альбомың чыкты. Аның аша тамашачыларыңа ни-нәрсә җиткерергә телисең?

– Альбомым белән мин халыкка ике нәрсә җиткерәсем килде: җырларның эчтәлеге эчке дөньямны ачып бирсә, ә көйләре исә күңелләрен күтәрүен теләдем.

– «Блондинка» – ул синең өчен чәч төсе генәме, әллә яшәү рәвешеме?

– Хәзер сәхнә образаның бер өлеше ул. Сәхнәгә чыкканчы ук инде мин “блондинка” идем. Хәзер образымны үзгәртәсем килми, тамашачым мине икенче образда кабул итә алмас, дип уйлыйм. Шуңа да минем өчен ул – чәч төсе генә, ә яшәү стиле түгел. Анекдоттагы блондинкалар белән минем бер охшаш ягым да юк. Гомумән, кешенең нинди һәм кем икәнен беләсең килсә, тышкы кыяфәтенә түгел, ә күзләренә игътибар итәргә кирәк. Күзләргә карагыз – анда барысы да күренә…

автор:Наилә ХӘБИБУЛЛИНА; источник:http://www.bars-media.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>