Новости 371 0 4 года назад

ӘЛФИНӘ ӘЗҺӘМОВА: “ҖЫРЛАМАСКА БЕРНИНДИ СӘБӘП ЮК”

Альфина Агзамова

Радиодан көне-төне татар җыры агыла. Бүгенге җырчыларның күпчелеген тавышларыннан аеру мөмкин түгел. Башкаларныкыннан аерылып торган тавышлы җырчылар бик сирәк. Шундыйларның берсе – Әлфинә Әзһәмова.

– Әлфинә, Сез сәхнәгә шактый “картаеп” чыктыгыз, кырык яшегезгә кадәр бер дә җырлыйсыгыз килмәдемени?

– Килде. Туганнарым да: “Әлфинә, син матур җырлыйсың бит, ник сәхнәгә чыгып җырламыйсың?” – дип, гел колак итемне ашап тордылар. Яшем кырыктан узгач, үзем дә уйлана башладым: әллә, минәйтәм, тәвәккәллим микән? Тик бу эшне һаман кичектерә килдем, чөнки уртакул, тыңлаучыга кызыксыз җырчы булып калудан курка идем. “Әгәр җырлыйм икән, димәк, башкалардан аерылып торучы җырчы булырга тиешмен”, – дип уйладым. Ничек халык каршына чыгармын, куркуымны ничек җиңәрмен дигән уйларым “Төнге урам” дип исемләнгән иң беренче альбомым дөнья күргәч, тулысынча юкка чыкты. Ул альбом “Барс-медиа”ның иң күп сатылган альбомнарының берсенә әйләнде.

– Аңа кадәр сәхнәдә чыгыш ясаганыгыз юк идеме?

– Туган-тумачалар арасындагы мәҗлесләрдән башка бер җирдә дә чыгыш ясаганым булмады. Тавышымның ниндирәк икәнен чамалый идем, билгеле.

– Күптән түгел Сарманда сезнең концертыгыз булган иде. Зал шыгрым тулы, күпчелеге – ир-ат халкы булган дип сөйлиләр. Сезнең төп тыңлаучыгыз кем?

– Баштарак мине гел яшь кызлар гына тыңлый иде. Ә хәзер, чыннан да, концертларга ирле-хатынлы, олырак кешеләр дә килә. Ник болай – анализ ясап утырганым юк. Әле үзем дә аңлап җиткерә алмыйм.

– Ә сезгә җырларны кем сайлый?

– Үземә нинди җыр ошый – шуны башкарам. Тик шунысын төгәл әйтә алам – сәхнә уртасына чыгып, баян тартып, борынгы татар халык җырларын беркайчан да җырламаячакмын. Элек җырладылар бит инде, без кечкенә чакта рәхәтләнеп тыңлап үстек ул җырчыларны, хәзер аларның күбесе арабызда юк яки картайган. Ә хәзер шул җырларны башка җырчылар җырларга азаплана. Мин бер кешене дә концертыма көчләп китермим. Җырларымны, мине яратып тыңлый торган тамашачым бар. Алга таба шулар өчен җырлаячакмын. Үземнең стилем бар, минем җырларымның күпчелеге мәхәббәт турында.

– Хәзер сәхнәдән курыкмыйсыздыр инде?

– Мин куркуымны, кыюсызлыгымны җиңдем. Хәзер үземә ышанычым зур. Бөтен уем – кайда да булса матур җыр табып, тагын да яхшырак итеп җырлау. “Барс-медиа” оештырган концертларда катнашам. Акча керә торган концертларның берсеннән дә баш тартмыйм.

– Барлыгы ничә альбомың чыкты?

– Дүрт альбомым чыкты, аларның барысында да гел яңа җырлар, бер генә иске җыр да юк. Иң уңышлысы –“Төнге урам”. Гадәттә, бөтен җырчыларның да тәүге альбомнары иң күп тираж белән тарала. Аннары халык әкренләп тавышка ияләшә. Минем тамашачым һаман яңа җырлар сорый.

– “КамАЗ”да эшләгән елларымны искә төшерәсем дә килми”, – дип әйткән идегез берзаман?..

– Юк, яратмыйм. Мондый сорауны биргәннәрен дә яратмыйм. Тиккә-юкка, җырсыз-моңсыз, яратмаган эштә күңелсез үткән елларым бу. Эшемне яратмадым, ничек кенә моннан китәргә микән, ничекләр генә җырлый башларга икән дип уйлый-уйлый, егерме елга якын вакыт узган да киткән.

– Чыннан да, Чаллы радиосына җырларыгыз язылган кассетаны илтеп тапшырудан башланып киттеме карьерагыз?

– Әйе. 2004 елда радиога бер-ике җырымны яздырып илттем. Ул Казаннарга кадәр барып ишетелгән. Бу – продюсерлар яңа тавышларны эзли генә башлаган чор. Мин шул эзләү вакытына туры килгәнмендер инде. Хәзер генә шыплап тулган ул “фабрика”лар. Ә теге вакытта “фабрика”ларның берсе дә юк иде әле. “Барс”ка яңа продюсер килеп, 4 кенә ай эшли иде әле. Күрәсең, яңа “йолдыз” эзләгәндер. Радиога кассета илтүемне оныта башлаган идем инде, беркөнне эштән кайткач, өйдә телефон чылтырады: “Сезне Барс-медиа” компаниясе борчый”, – диделәр. Казанга чакырдылар, җырларыгызны яздырабыз диделәр. Ул чагында дисклар юк иде әле, кассеталар гына. “Килегез, без сезгә ярдәм итәрбез”, – диделәр. “Кәеф ничек?” дигән концертларына чакырдылар. Шуннан соң башланып китте инде.

– “Артыңнан төртеп торучы кешең булмаса, зур сәхнәләрне яулавы мөмкин түгел” дигән сүзләргә ничек карыйсыз?

– Минем “артымнан төртүчем” “Барс-медиа”дагы продюсер – Радик Артемьев булды. Алдан бернинди танышлыгыбыз да юк иде. Мин – аның беренче “йолдызы”.

– “КамАЗ”дан эштән шунда ук китеп бардыгызмы?

– Әйе, чөнки концертлар белән йөрү башланды. Берьюлы ике эшкә берничек тә өлгереп булмый.

– Кисәк кенә “йолдыз”га әверелү мизгелен ничегрәк кичердегез?

– Танылып китүем бик тиз булды шул, тиз арада күтәрелдем. Сизми дә калдым. Иң бәхетле вакытларым иде ул. Көтелмәгән, яңа юл белән, минем шикелле тизлектә бәреп чыккан җырчы бүтән юктыр әле ул. Җырчылар күп, тик нинди дә булса үзенчәлеккә ия җырчы юк. Бүген бөтенесе дә бер төсле, уңышны көтеп, шуңа ирешә алмыйча аптырап йөрүчеләр генә. Бер яклары белән дә шаккатырмыйлар.

Ә мин бик үзенчәлекле килеп чыктым. Башта халык минем тавышымны гына ишетте. Кем икән бу дип кызыксындылар, баш ваттылар, шауладылар. Кеше күзенә беренче тапкыр клибымда гына күрендем, анда да төрле имеш-мимешләр таралды. Хәзер яшьләр тизрәк телевизор экранына чыгарга тырыша. Җырлары юк, исемен дә белмиләр, беркем түгел инде, югыйсә, ә тизрәк үзләрен телевизордан күрсәтәселәре килә!

Мин үзем бервакытта да телевизордан күренергә ашыкмадым. Беренче кассетаны да фотосыз гына чыгардык. Концертларга да чыгып йөрергә исәбем юк иде, бик авырлык белән, озак уйлаганнан соң гына ризалаштым. Кырыктан соң сәхнәгә чыгып басасы килми икән ул. Ә җырлыйсы килә, чөнки кассетам чыккан, җырларымны яраталар, халыкны сөендерәсе килә. Ә үземнең: “Менә мин – Әлфинә!” – дип мактанып йөрисем килми, хәзер дә яратмыйм. Урамда таныганнарын да ошатмыйм, чөнки карый, бәяли башлыйлар. Кибеткә керсәң дә чыш-пыш китә.

Һиндстаннан килгән икән диделәр, ә минем авызымнан Һиндстан турында бер сүз дә чыкмаган иде. Халык үзе уйлап чыгарды, үзе сөйләде һәм үзе шуңа ышанды. Димәк, халыкка шундый әкият кирәк булган. Бу миңа бик мач килде, халык миннән үзе “йолдыз” ясады.

– Ике каш арасындагы миң – ул сезнең үзегезнеке, туганда ук шундый булган дип әйтәләр, хакмы бу?

– Әйе, анда чып-чын миңем бар. Нинди туры килүдер – тавышымны да һиндныкына ошаталар, миңем дә бар.

– Башкортстаннан Чаллыга ничек килеп эләктегез?

– Безнең туганнар бар иде монда. Башкорт дәүләт университетының чит телләр факультетына конкурстан уза алмадым да, Чаллыга килдем. “КамАЗ”га эшкә урнаштым, фатир бирделәр. Эшләдем дә эшләдем. Бер җирдә дә укымадым. Яшь барган саен, җырлый алмыйча калам дигән курку артканнан-артты. Хәзер бу хисем эзсез югалды. Сатылу буенча дискларым озак вакыт гел беренче урыннарда барды, хәзер дә бик яхшы сатыла. Алга таба да җырлаячакмын, чөнки җырламаска бернинди сәбәп тә юк.

– Ирегез җырлавыгызга карата нинди фикердә? Көнләшеп, үзәгегезгә үтмиме?

– Ул минем эшләремә катышмый. “Ошый икән, җырла”, – ди. Көнләшсә, мин күптән җырлауны ташлаган булыр идем инде, яки бөтенләй башламаган булыр идем. Ике улым да җырлавыма сөенәләр.

– Җырларыгызны улыгыз яза икән?

– Кайбер көйләрне кечкенә улым яза, ул хәзер Казанда тора. Сәнгать институтына укырга керде. Олы улым, өйләнеп, Чаллыда яши.

– Киләчәккә планнарыгыз?

– Күптән түгел генә җырлый башлагач, әлегә тавышым бар, картайганчы җырларга, дисклар чыгарырга исәп.

– Җыр белән тамак туйдырып буламы?

– Әйе. Әгәр дә тамакны туйдырырлык та җырлый белмисең икән, шоу-бизнеста буталып та йөрмәскә кирәк. Әгәр син популяр җырчы икән, үзеңә дә рәхәт, кеше дә күп килә. Концертка кеше күп килгәч, акчасы да керә дигән сүз. Халык дискларны кырылып ала, аларны чыгаручы компанияләргә акча керә, җырчыга да. Димәк, тамагың тук дигән сүз.

– Машина йөртәсезме?

– Мин рульгә үзем утырмыйм, йөртүчем бар. Дискларымны чыгарып, машина сатып алдым – “Хонда-аккорд”.

– Журналистларның нинди сорау бирүен теләр идегез?

– Бернәрсә сорамасалар да ярый. Эстрадага чыккан вакытта да ниндидер зур тырышлыклар куеп, интегеп, көчәнеп йөрмәдем, чөнки артыгын тырыша башласаң, бөтен нәрсә киресенчә килеп чыга. Шуңа күрә тормышымда бөтен нәрсә әкрен генә, үз агымы белән бара да бара. Бармый икән, бармасын, анысына да аптырамыйм. Мин тормышны кумыйм, ашкынмыйм, гади генә яшәргә тырышам.

Гадәттә журналист халкы әлеге дә баягы бер сорауны бирә: “Ирең бармы, көнләшәме?” Андый сораулар туйдырды инде. Гомер буена булган ир тора инде ул. Аны алыштырмадым, шул бер ир, ике бала инде, аның нәрсәсен сөйлисең тагын?

– Казанга күчәргә теләк юкмы?

– Казандагы “бөкеләр” бик нык нервыга тия. Бер җиргә барып җитеп булмый, кайтып җитеп булмый. Бик каты комачау итә бу, мин моңа өйрәнмәгән. Иркен Чаллыга ияләшкән инде без. Туган ягым Башкортстанга да кайтып килергә якын. Мин башкалага эш буенча гына, җыр яздырырга, акча эшләргә генә барып киләм. Казанда без нәрсәгә кирәк, анда бездән башка да кеше күп.

– Авылдашларыгыз сезнең белән горурланадыр инде?

– Бик сөенәләр, бик яраталар. Безнең авылдан танылган, азмы-күпме билгеле кешенең чыкканы юк. Шуңа күрә миңа бик сокланып, кызыгып карыйлар, алар өчен мин бик кадерле.

Җырчы булып киткәч, тормышым тамырдан үзгәрде. Урамда таныйлар, елмаялар, рәхәтләнеп, ачылып сөйләшә башлыйлар. ГАИ хезмәткәрләре дә таный. Менә кичә трассадан кайтып киләбез, туктаттылар. Чыктык. Гаишник татар малае булып чыкты. Мине күреп, шулхәтле сөенде, җырларымны бик яратып тыңлый икән. Ник туктатканын да онытты. “Тере Әлфинә Әзһәмованы күрермен дип уйламаган идем”, – ди. Күзләреннән күренеп тора – ул минем яраткан тыңлаучым. Менә шундыйлар өчен җырлыйм да инде мин. Теге гаишникны 4 февральдә «Уникс» театрында узачак сольный концертыма чакырдым.

автор:Лилия СӨНГАТУЛЛИНА;источник:http://www.bars-media.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>