Новости 204 0 3 года назад

Лилия Муллагалиева: «Эстрадада акча хакимлек итә»

Лилия Муллагалиева

– «Эстрадага тәүге адымнарыңны гына атлаганда, тамашачы сине күз уңына ала, сыный. Әнә шул халык сынавын уңышлы үтсәң, иҗади карьераң да озын гомерле була».

– Лилия, сезне, кайда югалды икән, дип юксынучылар шактый.

– Алай дигән кешеләргә шаккатам. Мин бөтен күмәк концертларда диярлек катнашам. Ел башында Айгөл Бариева белән зур концерт оештырдык. Көзгә тагын шул концертны кабатларга уйлыйбыз. Соңгы вакытта без бергә эшлибез. Дуэт җырлау, башка төрле иҗади тәҗрибәләр – кан алмаштыру кебек үк кирәкле нәрсә.

– Асаф Вәлиев белән уртак концертыгыз сезнең иң популяр вакытыгызга туры килде дисәм, килешерсезме?

– Эстрадага тәүге адымнарыңны гына атлаганда, тамашачы сине күз уңына ала, сыный. Әнә шул халык сынавын уңышлы үтсәң, иҗади карьераң да озын гомерле була. Ә сыналган вакытта матбугатта да синең хакта күп язалар, аулак урыннарда да күп чәйнәләсең. Менә шуңа күрә бу чорны минем «алтын чор» булган икән дип атаучылар шактый. Миңа калса, ул җитлегүгә алып барган юлның башы гына. Дөрес, хәзер миңа тамашачы ияләште, шуңа күрә минем тирәдә шау-шу да тынды. Әмма бу, иҗатым саекты, дигән сүз түгел әле. Мин һаман эзләнүдә. Әле яңа гына тугызынчы җыр дискы сатуга чыкты. Шунысы да бар: гел бер юлдан гына барырга ярамый. Гаилә кору, башка эш, бизнес белән шөгыльләнү дисеңме, адәм баласы үз тормышында барысын да татып карарга тиеш. Ә хатын-кыз өчен, нинди генә карьера ясасаң да, беренче урында гаилә тора. Бала табу – хатын-кызга Ходай тарафыннан насыйп булган иң зур бәхет. Бу бәхетнең кадерен генә белергә кирәк.

– Иҗади үсешнең икенче баскычы...

– Көйләр язу. «Мәхәббәтем сиңа көч бирсен» (Гөлшат Зәйнашева сүзләре), «Мәктәбем» (Светлана Хәбибуллина сүзләре) тәүге җырларым иде. Үзем профессиональ композитор булмагач, күп кенә көйләр авторы, баянчы Рөстәм Вәлиев белән киңәшләшәм. Ул уңай бәяләсә генә, җырны яздыра идем. Хәзер дисктагы җырларның 80 процентына көйне үзем яздым. Җиңел җырлар бик аз, күбесе моңлы, лирик җырлар. Әзһәр Кәшфуллин, Әсхәт Зәйниев иҗатларын бик яратам. Аларның шигырьләре үзеннән-үзе көй сорап тора. Җырларымны башкалар да бик теләп башкара. Әйтик, Айгөл Бариевага «Бер гомер җитми икән» җыры якын, җырлар җыентыгына да шул исемне биргән.

– Авылдан килгән моңлы бала, матди мөмкинлекләре булмаса, җырчы булып китә аламы?

– Тормыш зур бер имтихан кебек. Кемдер барлык диярлек билетларны өйрәнә, ә аңа өйрәнми калган бердәнбер сорау эләгергә мөмкин. Кайсы кеше башын бәрә-бәрә укып азапланып та тормый, ә имтиханны җиңел генә тапшырып чыга. Кем ничек уңа бит. Эстрадада да шулай: йә уңасың, йә юк. Әмма уңучылар өлешенә йөз очракның икесе генә туры килә, дип уйлыйм мин. Эстрадада акча хакимлек итә. Кесәң буш икән, радиолар җырыңны да әйләндерми, тавышыңны да яздыра алмыйсың, концерт куярга зал да алып булмый.

– Алай булса, эстраданың бик аз өлеше генә сәләтле булып чыга, калганнары урыннарын сатып ала...

– Бәлки, шулайдыр да. Икенче яктан, «Барс Медиа»ны –моңcызларны штамплап чыгаручы оешма, дигән киң таралган фикер белән килешә алмыйм. Ул чыгарган җырчылар арасында эстрада стилендә җырлаучылар да, шул ук вакытта халыкчан башкаручылар да шактый. Шуларның теләсә кайсына халык җырын җырла, дисәләр, сынатмаячагына ышанам. Җыр сәнгате бер урында таптанмый. Ул үсештә һәм шул үзгәрешләрне кабул итәргә кирәк. Баянчылар элеккеге баянчылардан камилрәк уйный. Моңа аларның дөньякүләм бәйгеләрдә җиңеп кайтуы дәлил. Җырчылар да профессиональ яктан камилләште хәзер.

– Җырчы булып китәр өчен «бәхетле очрак» кирәк дигән идегез.

– Минем өчен шулай булды. Әти үзе кебек үк хисапчы һөнәрен үзләштерүемне теләде. «Сандугач керде күңелгә» республика бәйгесендә җиңүче исемен яуламасам, бәлки финанс институтында укып, соңрак эш таба алмыйча аптырап йөргән булыр идем. Дөрес, әти һөнәре тормышта бик кирәк, шуңа күрә аның киңәшен тотмавыма үкенеп тә куям кайчак. Әмма җырчы булуыма үкенмим. Актаныш районының Зөбәер авылыннан килгән, бернинди ярдәмчесе булмаган кыз идем. Туганнан туган апамнан кала, башкалада беркемем юк. Казан дәүләт мәдәният институты укытучыларын хәзер дә рәхмәт хисләре белән искә алам. Бәйгедә җиңү яулагач, «Казан» милли мәдәният үзәге җитәкчелеге икенче курстан ук эшкә алды. Алдан Вил Усманов, аннан Асаф Вәлиев төркемнәрендә җырлап йөрдем. Асаф Вәлиев «Сандугач керде күңелгә» бәйгесендә үк күреп алды һәм мине сәхнәгә чыгарды. Берзаман урамда: «Син бит – Асаф белән җырлаучы кыз», – дип таный башладылар.

– Лилия, иҗади портретыгызны төзегәндә, коллегаларыгыз, аңа җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән әйтемне кулландылар.

– Үз йортыбыз белән торганга, миңа нәрсәләрдер уйлап табарга, ашыгыч кына ниндидер һөнәр серләренә төшенергә туры килә. Ишегалдын табигый ташлар белән бизәп, декоратив таучыклар өю, фонтаннар, күлләр, гаҗәеп чәчәк түтәлләре ясау минем җитәкчелектә башкарылды. Өйдә диварларга плитә, вак мозаикаларны исә үз кулларым белән ябыштырдым. Мәрҗәннән картина-паннолар ясау да – күңелгә рәхәтлек бирә торган шөгыль. Ә сәхнә кешесе буларак үзеңне формада тоту, матурлык серләренә төшенү – анысы инде мәҗбүрият. Бу уңайдан ничарадан бичара төшенгән һөнәрләр дә бар. Шуларның берсе – тырнакларны үстерү дигәне. Мин өйдә озын тырнак белән йөрүне өнәмим, ә сәхнәгә чыкканда кул-тырнакларны тәртипкә китерергә туры килә. Берзаман концерт алдыннан матурлык салонында берничә сәгать уздыргач та ясалма тырнагым купты. Шул вакыт кемдер эшли алган эшне нишләп мин булдырмаска тиеш соң әле, дип уйлап куйган идем. Ниятләгән эш – беткән эш. Кибеттән маникюр ясау җыелмасын сатып алдым да, бу һөнәр серләрен дә үзләштердем. Хәзер андый вак мәсьәләләр белән белгечләргә мөрәҗәгать иткәнем юк.

Лилия Муллагалиеваның кул эшләре

1(199)      4(90)

2(160)      3(114)

 

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>