Новости 292 0 3 года назад

«Мәхәббәт бетсә, яшәп торасы да юк»

Фәридә-Алсу

Күпчелек парлар бергә яшәлгән елларына карап мәхәббәткә үзенчә бәяләмә бирә – хисләр тына, мәхәббәт хөрмәткә әверелә, бер-береңә ияләшәсең...

Фәридә-Алсу дуэтының солисты, Татарстанның атказанган артисты Фәридә Әхмәтшиналарга кунакка барып, ире Мараттан (Әтнә дәүләт театрының музыкаль җитәкчесе, «Фәридә-Алсу» дуэты продюсеры – Г.Җ.) исә мин башка төрле фикер ишеттем. Ир-атны кем әле хиссез ди – хәзер сезнең белән бәхәскә керәм!..

Күбәләк, кара фрак, ак рояль

Фәридә белән Маратларның 3 бүлмәле фатиры Имәнлек урамында урнашкан икән. Алар ике уллары – Самат һәм Фәрһад белән монда биш ел элек күченгәннәр. Әмма гаилә әгъзалары моның белән генә бетми – олы уллары Самат туганнан бирле Фәридәнең дәү әнисе – бүгенгесе көндә сиксән яшен түгәрәкләгән Миңлебәдәр апа да алар белән яши. Подъезд ишегенә күршеләре туган көне белән котлап элгән сүзләргә башта ук игътибар иткән идем – баксаң, юбиляр мин кунакка килгән фатирда яши булып чыкты.

– Без сәламәт гаилә, чирләргә бирешмибез, – диде 10 яшьлек Самат. – Иртән мине мәктәпкә, энемне бакчага озатканда әни баш өстеннән «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим» дип сыйпап озата. Шуның нәтиҗәсе ул.

Самат тышкы кыяфәте белән әтисенә охшаса, кечесе Фәрһад әнисенә тартым. «Аның урынына эчке дөньясы белән Самат – миңа, Фәрһад әтисенә охшаган», – ди әни кеше. Самат сабыр, итагатьле, басынкы, һәр сүзен үлчәп сөйләшсә, Фәрһад тешләгән җиреннән өзә торган егеткә охшаган – максат куя, шуңа ирешми туктамый, ди аның турында гаиләсе. Олы уллары хоккей белән кызыксына икән аларның, шуның белән беррәттән фортепианода уйный, яулаган дипломнары да юк түгел. «Үскәч, музыка юлын сайлаячаксыңмы соң?» – дигән сорауга исә Самат олыларча җавап бирде:

– Мин банкир булам. Ә менә корпоративларда кара фрак киеп, күбәләк тагып, хезмәттәшләрем алдында ак рояльдә уйнарга чыгачакмын.

Чын ир-ат һәрвакыт «подкаблучник»

Мин килгәндә, Марат эштән кайтып кына кергән иде. «Упкын», «Зөләйха», «Бөркетләр» кебек фильмнарга саунд-трэклар, 30 спектакльгә көй язган Марат Әхмәтшин белән чәй өстәле артында мәхәббәт турында гәп куертабыз. Әлбәттә, сүз танышу тарихыннан башлана.

– Фәридәне беренче тапкыр «Сандугач керде күңелгә» конкурсында күреп алган идем. Шундук күңелгә киртләп тә куйдым – бу кыз затлы нәселдән. Шулай булып чыкты да – ул үзенең 13 буын нәселен белә. Икенче очрашуга Камал театрына чакырдым. Ул вакытта шунда оркестрда эшли идем. Мин аны хезмәткәрләр ишегеннән көтәм, ә ул тамашачы керә торган ишек төбендә тора икән. Көттем-көттем дә, «сак»ка иптәш егетне калдырып, спектакль башлануга уйнарга кереп киттем. Ул, соңарып булса да, арткы ишеккә килде, спектакльне карады. Менә шулай аралашып киттек.

– Фәридә ул вакытта инде танылып килгән җырчы булган. Артистлыгы, чибәрлеге караттымы, әллә эчке дөньясымы?

– Миңа аның иң ошаган сыйфаты – хатын-кыз нәзакәтлелеге. Ул үзен хатын-кыз итеп тота белә – караткан сыйфаты да шул булгандыр дим. Шуңа да бергә яшәгән еллар дәвамында мәхәббәт арта гына бара. Монда хатын-кызның үз урынында, ир-атның ир-ат булуы мөһим роль уйный.

– Нинди була инде ул чын ир-ат?

– Чын ир-ат һәрвакыт «подкаблучник» була. Хатыныңа юл кую, аны тормышта да, сәхнәдә дә аңлый белү. Иҗади процесста сүзгә килүләр булса да, өйдә безнең һәрвакыт бер-береңнең сүзеннән узмау, аңлашып яшәү төп нигез. Шуңа да, Аллага шөкер, яшибез, дим. Мәхәббәт дигән учакка туз өстәп торганда гына җылысы өскә үрли.

Мин иң югары ноктада

1992 елда «Хыял» хоры нигезендә оешкан «Фәридә-Алсу» дуэты турында халыкка сөйләп тору да кирәкми төсле. Аларны кем генә белми дә, кем генә яратмый икән. Чыгарган альбомнары, язылган җырлары, концертларының чуты-чамасына чыгарлык түгел. Чәчрәп чыкмасалар да, кызларның үз юлы, үз кыйблалары бар. Аларны яраткан тамашачы да һәр яңа җырларын көтеп ала. Җыр дигәннән, йомшак һәм иркә тембрлы меццо-сопрано тавышлы Фәридәнең композиторлык сәләте дә күпләргә мәгълүм. Аның «Әни теләкләре», «Иң якты йолдыз», «Үз өем», «Чишмәләр көе» кебек җырлары – һәрберсе тамашачының хәерһахлы рәхмәтен алган иҗат җимешләре.

– Дуэт булып эшли башлауга 16 ел тулып китте, – ди Фәридә иҗат гомере турында. – Эшли башлаган гына елларда, сез, күп дигәндә, биш ел эшли алачаксыз, дигән кеше аз булмады. Янәсе, ике хатын-кыз сүзгә киләчәксез, гаилә кешеләре. Ә без Алсу белән «үрелеп» иҗат итүебезне дәвам итәбез. Икебезнең дә бер тирә улларыбыз үсеп килә – гаиләгә дә, сәхнәгә дә тигез карашта яшәргә тырышабыз. Холыкларыбыз белән дә капма-каршылык дип әйтә алмыйм.

– Үтә тыныч, салмак, тормышның һәр чагылышыннан канәгать кешегә охшагансыз Сез.

– Үз-үзең белән гармониядә яшәмәсәң, бәхеткә ирешеп булмый. Минем, Аллага шөкер, андый бәхетем бар. Гомумән, иҗаттагы бүгенге көнемне мин кульминация белән чагыштырыр идем – эчемдәге энергиямне тизрәк тамашачыма бирәсем, бөтен күңел җылысын җырларыма саласым килә. Моңарчы булган иҗат юлында да без Алсу белән алга чабарга омтылмадык. Безнең үзебезнең карашыбыз бар, дөрес юлдан атлыйбыз, шуңа да узган юлдагы бер нәрсә өчен дә оят түгел. Без татар дигән олы милләткә хезмәт итәбез. Җырларыбыз да, сәхнә образыбыз да, эчке дөньябыз да шуңа тәңгәл килергә тиеш.

– Сәхнә образы җыр тематикасына туры китереп сайлана бугай?

– Сәхнәдәге кием аерым тема. Ул шулай ук профессиональ югарылыкта, һәр җөе, һәр тегелеше оста кулы аша узарга тиеш. Безгә Гөлнара исемле рәссам кыз булыша. Штрихларны үзебез дә өстибез. 30 меңнән дә ким булмаган костюм үзенә күрә озын юл үтә.

– Көйләр язу таланты каян килә, Фәридә?

– Мин бит фантазер (көлешәбез)! Мохит, кәеф, теләк булганда шундый илһам килә ки!.. Аның өчен аерым бер сулыш та кирәк. «Әни теләкләре» дигән җыр, мисалга, бала тудыру йортында беренче улым Саматны тапкач язылды. Баладан котылуым да булмады, Марат язу кисәге җибәрә: «Тәрәзәгә кил әле». Көчкә килдем. Ә аста бер оркестр музыкантлары «Король лев»тагы бишек көен уйнап җибәрмәсенме! Февраль ае, салкын, ә тәрәзә төбендә тере музыка уйный!.. Баладан соң урыннан да тора алмый яткан әниләр бөтенесе тәрәзәгә сарылды. Минем күзгә яшь бөялде, күңелдә исә яңа җыр туды. Һәм мин үземә күрә бер нәтиҗә дә чыгарып куйдым – җырның дәвалау үзлеге дә бар икән. Шуңа да үз җырларыма шул сыйфатны сыйдырам.

Кыз табасым килә

– Ике ул үстерүче ана, ир хатыны буларак, өйне дә алып барырга кирәк бит әле..

– Тырышам инде. Әниемә охшатып, бәлешен дә салам, өстәлен дә матурлап бизим. Минем бит балачактагы хыял йә артист, йә югары класслы пешекче булу иде. Шулай булгач, икесен дә тормышка ашырырга мәйдан җитәрлек. Иремнең әйбәт булуыннан да күп нәрсә тора. Мин аның туганнары, гаиләсе белән танышырга дип беренче тапкыр Бөгелмәгә кайткач та аңлаган идем – андый гаиләдә үскән егет начар була алмый. Әнисенең нәзакәтле, зыялы, матур булуын, тормышны да, кешеләрне дә ярата белүен, бервакытта да кешеләргә тавыш күтәреп сөйләшмәвен күреп, сокланган идем. Бүген инде үзем дә шул дәрәҗәгә ирешеп барам.

– Бу юлда нинди хыял күз кысып тора?

– Кыз бала табасым килә. Мин бит үзем табиблар гаиләсендә өч сеңлем белән үскән кеше. Идеаль гаилә бала күп булганда гына була ала. Шуңа да сәхнәдә үсештә булырбыз, гаиләбездә сәламәтлек һәм гармония хөкем сөрер дип өметләнәм. Ә өебез исә балаларыбызның чыр-чуыннан тынып тормасын иде.

автор:Гөлнара ҖӘЛИЛОВА; источник: http://shahrikazan.com/

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>