Новости 301 0 4 года назад

Мәликә: “Ярдәмчеләр ялларга телим”

Мәликә

Мәликәне мин Казан үзәгендә очраттым. Кремлевский урамы буенча каядыр ашыга-ашыга барган җиреннән, дәшеп алдым. Гадәттә, Мәликә урамда очраган кешеләр белән сөйләшми икән. Ләкин бу юлы ул искәрмә ясады. Тиз генә менә нәрсәләр турында сөйләшеп алдык.

– Казанда нишләп йөрисең, Мәликә?

– Шәхси эшләр буенча кайттым. Минем монда өем, рәхәтләнеп ял итәм.

– Казан һәм Мәскәү. Кайсысы күңелеңә якынрак?

– Казан якынрактыр. Монда мин җаным, рухым белән ял итәм. Тормышымның зур өлеше шушында узды. Ә Мәскәү минем өчен ул эш урыны. Андагы тиз ритмга, ыгы-зыгыга күнегү авыр булды. Ләкин хәзер бар да яхшы. Дусларым да барлыкка килгәч, бу шәһәрдә үземне “үз кеше” итеп тоям.

– 1 ноябрьдә туган көнең иде. Аны ничек уздырдың?

– Соңгы ике елда туган көн үткәрергә кәеф юк. Бәлки, бу олыгаю билгеседер. Бәләкәй чакта туган көн сихри, изге бер бәйрәм кебек иде… Ә хәзер башымда бүтән уйлар: эш, эш, уку… Аннары көне буе котлыйлар, язалар, шуларга җавап биреп көн үтә дә китә. Ә 1 ноябрьдә шалтыраттылар, шалтыраттылар да, якын кешеләр барыбер байтак җыелды.

– Мәскәүдә кайда яшисең? Кем белән?

– Бер ел берүзем яшәгән идем. Аннары яныма әнием күченде. Ул хәзер эшкә урнашты. Иҗат эше. Ул эшләгәч, мин күп әйберләрне үзем башкарам: үзем барам, кирәк кешеләр белән сөйләшәм, документ эшләрен дә ерып чыгам… Ләкин әле тиздән үземә ярдәмчеләр ялламакчымын. Ничә кеше икәнен әле уйлап бетермәдем: берсе администратор, берсе агент һ.б. булыр. Иҗат кешеләрен оештыру эшләре боза дип уйлыйм. Ул иҗат итәргә тиеш.

– Мәскәүдә үз фатирыгызмы?

– Әлегә “снимать” итәргә туры килә. Казанда да озак еллар кеше фатирларында торып арылган. Ләкин андый гына авырлыклар һәр кеше тормышында була. Әлеге юлны, Мәскәүне үзем сайладым бит.

– Шәхси тормышыңда үзгәрешләр юкмы?

– Әлегә юк. Мин ирекле кыз. Кияүгә чыгарга уйламыйм, чыгарга теләгем дә юк. Ләкин башыма төрле уйлар керә башлады инде: яшем шундый. Мин балаларны бик яратам. Урамда бала күрсәм елмая башлыйм, сөйләшәм. Бала карыйсым килә. Кайчан кияүгә чыгуны Алла гына белә. Никах күкләрдә була диләр. Шуңа аны планлаштырмыйлар. Вакыты җитү белән бу минем белән дә булыр, иншалла. Һәрбер хатын-кыз буларак мин дә яхшы хатын, яхшы ана булырга хыялланам.

– Син укыган ГИТИСта танылган йолдызлар күптер?

– ГИТИС ул бик “ябык” җир. Анда йолдызлар, артистлар күп. Ләкин алар йолдыз чире белән авырмый, үзләрен бик тыныч хис итә, кыланып, аерылырга тырышмыйлар. Аларга игътибар бирүче кеше дә юк. Бер-берсенә карап, күзәтеп торырга артык вакыт юк анда. Без тәнәфес вакытында буфетта тамак ялгап алырга гына өлгерәбез.

– Якташлар да очрыймы?

– Минем бик яхшы дустым Гадел режиссерлыкка укый. Ул Казан егете. Бик талантлы егет, режиссерлык факультетында ике генә бюджет урыны иде — берсенә аны алдылар. Тагын Татарстаннан бер егет эстрада бүлегендә укый. Гомумән, республикабыз егетләре бик итәгатьле, сәләтле һәм аралашучан.

– Казанда планнарың нинди?

– Мин клубларда йөри торган “тусовщик” түгел. Өй корты мин. Өй эшләре белән шөгылләнермен, дуслар белән ял итәрмен, журналистлар белән аралашырмын, дип уйлыйм.

автор:Лилия ВӘЛИШ; источник:http://matbugat.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>