Новости 463 0 2 года назад

Мөнир Рахмаев гафу үтенә (ЭКСКЛЮЗИВ)

Мөнир Рахмаев

Нәкъ өч атна элек Intertat.ru җырчы Мөнир Рахмаев белән шау-шу куптарган әңгәмәсен бастырып чыгарды. Ул язмада җырчы тормыш юлдашы Әдилә белән аерылышулары, аралары суынуның сәбәпләре хакында бәян итте. Мөнир 8 ай буе журналистлардан яшереп килгән серен Intertat.ru хәбәрчесенә сөйләгән иде.

Һәркемнең дә тормышында үкенечле гамәлләре буладыр инде. Халык мәкалендә әйтелгәндәй, хатадан беркем дә хали түгел. Мөнир үзе дә, кызып китеп, ахырын уйлап бетермичә ачылып китүен әйтә. Ә журналист каләме эләктереп алган сүзләр дөньяның астын өскә китерергә сәләтле. Бу очракта да Мөнир үзе дә теләмәстән «капкынга эләккән» булып чыкты. Хәзер бар сөйләгән сүзләре өчен үкенә… Бик зур хата ясаганына тәмам төшенеп, барлык кешедән гафу үтеүен белдерде.
- Әдиләнең үзеннән, әтисе Айдардан, әнисе Эльмирадан, аларның якыннарыннан, барлык укучылардан, тамашачыларымнан гафу үтенәм… Кызып китеп, ачулык белән сөйләгәннәрем өчен бик үкенәм… Әдилә белән без гел сүзгә килеп яшәдек… Ләкин мин болар хакында сөйләми торып, бераз түзгән булсам, аның белән мөнәсәбәтләребез әйбәтләнгән дә булыр иде. Кызып китүем халык алдында нинди резонанс уятты?! Барысы да мине пиар өчен эшли дип уйлады… Әдиләне бик нык яратканымны хәзер генә аңладым. Аңардан башка яши алмаячакмын. Кешене югалткач кына, аны ничек яратуыңны, аңардан башка яши алмавыңны аңлыйсың икән. Аны ничек тә булса кире кайтарырга телим. Без бу тормышта барыбыз да хата эшлибез. Әдилә белән без бик күп нәрсәләр аша үттек. Ялгышуым аркасында, аны югалтасым килми, — диде Мөнир Рахмаев.

Бүгенгәчә Әдилә Мөнир белән аралашмый… Хәтта интрига тудырган әңгәмә турында белүгә, Мөнирнең Интернет челтәрендәге барлык битләренә “запрет” куйган. Берничек тә элемтәгә чыга алмаслык итеп эшләгән. Кесә телефонын әйтеп тә тормыйбыз. Мөниргә бик нык үпкәләгән.

Мөнир көннәр буе бары шулар хакында гына уйлый. Әдиләнең аны кичерә алу-алмавына бик борчылган чаклары… Хатасы өчен гафу үтенеп, 10 октябрь көнне Әдиләнең туган көненә сюрприз да ясаган булган. Танышлары аша Әдиләнең Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыган сәгатьләрен белешеп, анда ул аниматор кыз җибәргән. Хәзер шулай котлау модага кереп китте бит. Махсус аниматор әйткән кеше янына килеп, заказ биргән кешенең теләкләрен, бүләкләрен җиткереп китә. Әлбәттә, болар барысы да түләүле хезмәт. Менә Мөнир дә шулай эшләргә булган. Аниматор кыз Әдиләгә Мөнирдән чәчәк һәм алтынчы модель i-phone бүләк иткән. Соңгы модель i-phone турында Әдилә күптән хыялланган булган. Аниматорның Әдиләне ничек котлаганын сез түбәндәге видеодан да күрә алырсыз.

Мөнир тагын бер сюрприз ясарга тора. 17 октябрь көнне узачак Казанның “LUXOR” төнге клубында җырчы Kristina Siның сольный концертына ике билет алган. Әлеге җырчының концертына бару – шулай ук Әдиләнең хыялы. Мөнир гел аның хыялларын тормышка ашырып килүе турында да әйтеп узды. Кайбер сәбәпләр, бер-береңне аңлап бетермәү, барысы да ызгыш-талашка китергән. Мөнир аерылышудан соң, Әдиләне бик нык яратканын аңлап, аны тизрәк үзенә кире әйләнеп кайтуын тели. Моның өчен барлык киртәләрне дә узып чыгарга әзермен, ди җырчы. Шулай ук Әдиләнең әти-әнисенә гафу үтенергә дип, өйләренә барачагын да әйтеп узды. Нәкъ җырдагыча, бер сүз житә кеше жанын яраларга, бер сүз җитә шул ярадан араларга… Без дә Мөнир белән Әдиләнең кавышуын, мәхәббәт учагын яңадан кабынуын телибез.

1(961)

 

автор:Эльза ГАЗИЗОВА; источник:http://intertat.ru/tt/

Автор: Алия Гилачова

Читайте также:

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>