Новости 414 0 3 года назад

Майамидан Джорджиягә җыр яздырырга йөрүче Иделия бик текә машина алган

идл

Җырчы Иделиянең Казаннан Майамига күченеп китүенә дә 4 ел булган икән бит. Иделия – татар шоу-бизнесын бер сулышта яулады да, инде дөньякүләм масштабта яуларга дип, Америкага китеп барган җырчы. Ул – күренекле композитор Марс Макаров белән фән өлкәсендә кайнаган Фирдания ханымның бердәнбер кызлары.

Америкада 4 ел яшим. Бер үзем фатир «снимать» итәм. Әлегә кияүдә түгел. “Bridge12 Entertainment” музыка компаниясе белән җырлар иҗат итәбез. Яздыру өчен махсус Джоржия штатының Атланта шәһәренә очам. Әле күптән түгел генә кайттым. Кайсы компаниядә эшлиячәгемне әйтми торам. Әгәр минем шушы җырым үзен акласа, мин ул компания белән килешү төзиячәкмен. Ә ул компания белән дөньякүләм йолдызлар эшли. Алла боерса, бар эшләрем дә килеп чыккач, барысын да сөйләрмен. Татарстанга кайтып, пресс-конференция дә үткәрермен. Әлегә татарстанлыларга миннән күп сәлам, — диде җырчы Иделия.

Татарстанда җырчы Иделия буларак танылган булса, киләчәктә без аны IDELIA MARS исеме астында күрә алачакбыз. Америка тамашачысы алдында ул шундый исем астында чыккан. Бик матур яңгырашлы, әтисенең исеменнән алынган.

- Мин каядыр яшәүләре рәхәт, каядыр – начар, дип бер дә әйтәсем килми. Тирә-юньне ничек кабул итәсең бит. Әлбәттә, Майами миңа бик ошый. Хыялларымны тормышка ашыру максатыннан мин монда “эләктем”. Чөнки аларны тормышка ашыру өчен барлык мөмкинлекләр дә бар монда. Бер хыялымны тормышка ашырдым инде. “Chevrolet Camaro” маркалы кара төстәге спорт машинасын сатып алдым. Әле дә шатланып туя алмыйм, – дип хәбәр итте җырчы.

Җырчы өчен Майами җәннәт кебек. Анда тропик һава саклана. Шулай ук туган шәһәре Казанны, анда яшәүче әти-әнисен, туганнарын, дусларын, тамашачыларын сагынуын да яшермәде. Ара ераклыгы нык сизелсә дә, Иделия көн саен диярлек якын кешеләре белән Skype аша элемтәгә чыгып тора. Ел саен җәй көне туган ягына кайта. Хәзер тормышында берөзлексез җәй аның. Ул үзе дә җылы һава ярата. Салкын кышларны бик авыр кичерүе турында да әйтте. Егете турында сөйләүдән баш тартса да, кайбер фотосурәтләрдә бергә төшкән егет түгел микән дигән шикләр уянды…

ид2   ид1

автор:Эльза ГАЗИЗОВА; источник:http://intertat.ru/tt/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>