Новости 390 0 2 года назад

Масленица

456462

Яз якынлашуын яктырак балкучы кояш, озыная барган көннәр генә түгел ә “Масленица” бәйрәме дә дәлилли. Бәйрәм җиткән икән, димәк яз янәшәдә генә йөри.

22февраль, якшәмбе көнне Аккош күле паркында кышны озату бәйрәме узачак. Һәрвакыттагыча бәйрәм кунакларын яңа пешеп чыккан  тәмле коймаклар һәм каймак көтеп торачак. Салкын көндә кайнар чәй белән тәмле хуш исле коймак ашап җибәрсәң, тагын ни кирәк!  Узган елны да язны каршы алу бәйрәмендә ике мең коймак һәм илле киллограм каймак ашалган булган, бу елны тагын да күбрәк булыр,  дип көтелә. Тәмле ризыклардан кала бәйрәм уен-көлкегә дә бай булачак. Чаналарда шуу, яратып өлгергән ярминкә һәм, әлбәттә, Масленицаның төп символы — әйлән-бәйлән уйнап булачак. Килегез, гаиләгез белән матур бәйрәмдә күңел ачып кайтыгыз!

Автор: admin
Автор фото: libkanda.ru

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>