Новости 388 1 3 года назад

Миләүшә Айтуганова: «Без һәркемне тыңларга әзер»

Миләүшә Айтуганова

«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова белән Земфира Гыйльметдинова әңгәмәсе

– Миләүшә ханым, «Яңа гасыр» каналы быел 10 еллык юбилеен бәйрәм итә. Түгәрәк дата – яңалыкларга, кызыклы проектлар ачуга этәргеч. Юбилей уңаенннан сезнең тамашачыларны нинди үзгәрешләр көтә?

– Без юбилей елында гына түгел, һәр сезон башында нинди дә булса яңа проектлар башлап, я булмаса тапшыруларга үзгәрешләр кертеп торабыз. быел бик күп тапшыруларда алып баручылар алышыначак. телевидение һәрчак яңа йөзләр таләп итә. Хәзер бездә кастинг чоры. кастингка күбрәк журналистика өлкәсендә эшләгән кешеләрне җәлеп иттек, шулай ук артистлар, җырчылар бар. «Кара-каршы», «Мәдәният дөньясында» тапшыруларында алып баручылар үзгәрәчәк. Мөгаен, үзгәреш «Җырлыйк әле» музыкаль тапшыруында да булыр. «Җырлыйк әле»нең форматы да үзгәрер дип көтелә. «Хәерле иртә» тапшыруының да исеме һәм концепциясе үзгәрәчәк. Ул тапшыруның бик иртә чыгуыннан зарланучылар, күрми калабыз диючеләр бар. Шунлыктан без аны көндез дә кабатлап күрсәтәчәкбез. Тапшыруның исеме «Манзара» булачак. «Яшь ТНВ»да да үзгәрешләр була. Андагы яшьләрнең, фантазияләре бай, гел нинди дә булса яңалык уйлап чыгаралар.

– Алып баручыларны алыштыру мәсьәләсенә килгәндә, минемчә, берьюлы һәм күпләп тамашачы ияләшкән һәм яраткан йөзләрне экраннан югалту рейтингның төшүенә китерәчәк. Федераль каналлар кайбер алып баручыларны дистәләгән еллар буена алмаштырмыйлар бит.

– Алып баручыларны еллар буе тоту да, аларны еш алыштыру да бертигез дәрәҗәдә рейтингны төшерә. Һәр тапшыруның билгеле бер циклы бар. Күпмедер вакыттан соң тапшыруны үзгәртү мәҗбүри. Әлбәттә, беренче урында тапшыруның мәгълүмати, профессиональ яктан кызыклыгы тора, ләкин яңа йөзләр шулай ук телевидениенең мөһим таләбе.

– Соңгы елларда иң зур рейтинг социаль темаларга багышланган тапшырулардадыр, мөгаен. «Яңа гасыр»да шул темага яңа проект ачу күздә тотылмыймы?

– Безнең андый форматтагы, рус телендә чыгучы «Прямая связь» тапшыруы бар. «Кара-каршы» тапшыруы да бу темаларны читләп узмый. Ә аерым проект башлау өчен бит акча, я булмаса булган берәр проектны ябу кирәк. Быелгы бюджетта артык акча каралмаган, ябарлык проектлар да юк. Узган ел өр-яңа ике проект – «Аулак өй» белән «Башваткыч»ны башладык. Аларны бит әле күтәрергә, тиешле дәрәҗәгә җиткерергә кирәк. Яңа проектлар белән артык мавыгу кирәкмидер дә ул. Былтыр – яңа проектлар булды, быел – яңа йөзләр булыр. Яңа сәхифәләр барлыкка килер, дип уйлыйм. Ә быелгы иң төп һәм иң шатлыклы яңалыгыбыз – «ТНВ Планета» каналының ачылуы.

– Ул каналны ачу кемнең идеясе булды?

– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның идеясе ул. Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләр белән очрашулар вакытында еш кына «Хәбәрләр», «Татарлар» һәм башка тапшыруларда читтә яшәүче татарлар турында күбрәк сөйләүләрен сорап мөрәҗәгать итәләр. Рөстәм Нургалиевич ассызыклап әйтте – татар телендә эшләүче ике канал булырга тиеш. Берсе Татарстан өчен, икенчесе читтә яшәүче милләттәшләребез өчен эшләүче каналлар. Әлбәттә инде аларның форматлары да төрле булырга тиеш. Читтәге милләттәшләргә Татарстанның ничек яшәве дә, барлык татар торышы да кызыклы булыр. Бүген ике канал да эшли. «Яңа гасыр» элекке җиһазларда эшли. «ТНВ Планета»ны спутник тәлинкәләре аша «тотып» була.

– Интернетта иң яратып сөйләнелә һәм сүгелә торган тема – телевидение алып баручыларының сөйләм культурасы. Сезнеңчә, бу сүгүләр нигезлеме?

– Телевидениедә генә түгел, гомумән, халыкның сөйләм дәрәҗәсе бик түбән. Ул аерым бер телеканалның гына түгел, милләтнең чире. Җурналистика факультетына, мәдәният университетына татар мәктәпләрен тәмамлаган балалар укырга килә, аларның да «тел»ләре юк. Татар җурналистикасы бүлеген тәмамлап телевидениегә килгән балаларның күбесе татарча ни сөйли, ни камил итеп яза белми. Бу бит инде факультетның да гаебе. Журналистлар татарча интервью алырлык геройлар таба алмый изаланалар. Бу җәмгыятнең, һәр гаиләнең, мәгариф системасының да уртак проблемасы. Үзен татар дип йөргән кеше, ничек инде үз туган телен камил белмәскә тиеш. Интернетта никлар артына качып тәнкыйтьләргә була ул. Ә менә реаль адымнар ясаучылар аз. Килсеннәр дә, ачыктан-ачык үз тәкъдимнәрен әйтсеннәр. Бәлки алар телевидение алып баручыларына сөйләм телен өйрәтергә сәләтле осталардыр. Без һәркемне тыңларга әзер.

– «ТНВ Планета» каналының аерым штатлары, үз техникасы, студияләре булачакмы?

– Өстәмә өч яңа редакция барлыкка килде. «Яңа гасыр»ның тапшыруларын эфирга чыгаручы бүлек бар, шундый ук бүлек «ТНВ Планета» каналынында да ачылды. Ул эфирның һәр секундын исәпләп баручы, зур техник профессиональлек сораучы бүлек. Яңа каналда шулай ук «Хәбәрләр» һәм «Татарлар» тапшырулары редакцияләре дә ачылды. Әлеге тапшырулар «ТНВ Планета»да бераз үзгә форматта эшләячәкләр.

– «Яңа гасыр»ның ике генә студиясе бар һәм анда тапшырулар төшерү өчен редакцияләр һәрчак «чират торалар». Хәзер бу чират тагын да зураер. Әлеге проблеманы хәл итү юллары бармы?

– Булган ике студиянең берсе «Хәбәрләр» тапшыруыныкы. Ул кече студия дип атала. Башка тапшыруларны зур студиядә төшерәбез. Без аны ел да үзгәртергә, яхшыртырга тырышабыз. Тик аны киңәйтү мөмкинлеге әлегә юк. Безнең бинабыз узган гасырның илленче еллары азагында төзелгән. Ул вакытта ТАССР телевидениесе эфирга тәүлегенә 4 сәгатькә чыккан, хәзер ике канал тәүлек әйләнәсе эфирда. Әлбәттә, Татарстан кебек алдынгы республиканың, һәркем күреп тел шартлатырлык, заманның соңгы таләпләренә җавап бирерлек техник базалы телевизион үзәге булырга тиеш. Андый үзәк хакында берничә ел элек сүзләр булган иде. Кем белә, бәлки киләчәктә бу проект тормышка да ашыр әле. Яңа татар телеканалы хакындагы хыялыбыз тормышка ашты бит. Фикер еш кына материальләшә ул.

автор:Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА; источник:http://sahne.ru

Автор: Алия Гилачова

Комментарии

  1. раис:

    я местала быт с вами сам җурналист но я неуверен возмете ли вы меня

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>