Новости 404 0 3 года назад

Җәмилә: “Ялынып йөрисем килми“

Җәмилә

Финляндиядә яшәп иҗат итүче җырчы Җәмиләнең популярлыгы чамадан тыш ташып тормаса да, аны чит илдән килүче, татарча җырлый торган экзотик җырчы итеп кабул итү бар иде. 

Сәхнәгә чәчләрен ике толымга үреп, татар читекләрен киеп чыккан Җәмиләнең “Зәк-Зәк” җырын да күпләр хәтерли. Өч бала әнисе булудан тыш, ул җырларга да, төрле проект, фестивальләрдә дә катнашырга вакыт таба иде. Ә бүген ул игътибар үзәгеннән югалды.

“Аерылышу трагедия түгел”

– Җәмилә, сине югалттылар. Берара Казанда зур концертларда катнашып балкып алдың, “Татарстан – Яңа гасыр”дан, радиолардан җырларыңны куялар иде, ә хәзер юк булдың. Җырчы һөнәреңне ташладыңмы әллә?

– Югалмадым, киресенчә, тулы канлы тормыш белән яшим, өлгер генә. Татарстанда күренмәвем миңа бәйле түгелдер, татар эстрадасының үз кагыйдәләре, эшләү тәртибе бар. Радио әле бер куя, әле юк, аларга “куегыз” дип әллә ялынырга кирәк, әллә башка нәрсә, аңламыйм, ләкин минем шалтыратып сөйләшергә вакытым юк. Балачакта радио, телевидениедә бары тик талантлы, мәшһүр кешеләрне генә күрсәтәләр дип уйлый идем, ләкин хәзер киресенчә кебек. Күп нәрсә танышлык, дуслык аша хәл ителә дип беләм. Җырчылар күбәйгән саен көндәшлек арта, шуңа күрә кем ничек булдыра, шулай эш итә, берсен дә гаепләп булмый. Еламаган балага имезлек бирмиләр бирмәвен, ләкин үземне тәкъдим итеп йөрисем дә килми.

Иҗат белән шөгыльләнүемне дәвам итәм, ләкин хәзер күбрәк фин җырчылары белән эшлим. Уртак проектларыбыз бар. Фин караокесы дигән популяр проект бар, шул бәйгедә хөкемдар мин. Бу конкурста катнашучыларга җыр, сәхнә осталыгы буенча дәресләр уздырам. Әлеге проектта икенче урынны яулаган Дженни Юлитало белән дүрт җыр яздыртабыз, икебез мәш киләбез. Үземнең төркемем бар, репетицияләр уза, концертларга әзерләнәбез. Иҗади процесс дәвам итә.

Моннан тыш үземә яңа һөнәрләр дә үзләштердем. Визажистлар академиясендә укыдым. 4 ел дәвамында бу өлкәдә осталыгымны чарладым. Клиплар төшергәндә визажист, стилист эшен башкардым. Образлар тудыру бик кызык икән ул! Әлеге вакытта медицина колледжында белем алам. Хатын-кыз өчен бу кирәкле, файдалы һөнәр, чөнки музыка, визажист булып кына дөньяны тартып булмый. Ә мин – реалист, иртәгәсе көнне уйларга кирәк. Үзем өчен генә яшәсәм бер хәл, ләкин мин өч бала анасы да бит әле, алар өчен дә җаваплымын.

– Син иреңнән аерылган дигән сүз дөресме? Финляндия татарлары арасында бу гадәттән тыш күренеш кебек...

– Ялган сүз түгел, аерылдым. Ләкин бу турыда әллә ни сөйләшәсем килми. Аерылышу бөтен дөньяга хас күренеш, фин татарлары да искәрмә түгел. Әмма Россиядән килгән килен буларак, миңа мөнәсәбәт башкачарак һәм аерылышу да авыррак булды. Башта кыен иде, хәзер исем китми, ничек бар, шулай кабул итәм. Сабырлык белән барысын да җиңеп була, яралар да төзәлә. Бары тик вакыт кирәк һәм ул арада эш белән үзеңне юатып, алга карап эш итү мөһим.

Финляндия җәмгыятендә “бу – аерылган хатын” дип кимсеткән яки кызганган мөнәсәбәт юк. Хатыннар да, ирләр дә бер үк хокуктагы кешеләр. Балаларның кем белән каласын, милек мәсьәләсен – барысын да үзара килешеп башкардык. Балалар миндә дә, әтиләре белән бергә дә яши. Күп очракта минем белән. Фин­ляндиядә балаларын ялгыз тәрбияләүчеләргә дәүләт пособиеләрне кысып түгел, ә мулдан бирә. Ләкин миңа ул тиеш түгел, Аллага шөкер, керемем җитәрлек.

– Улларыгыз ни белән шөгыльләнә?

– Өчесе дә егет булып җиттеләр. Олы улым Тимергә – 19 яшь, Иреккә – 18, ә кечесе Камил озакламый 16сын тутырачак. Олысы мәктәпне тәмамлап, бүген армиядә хезмәт итә. Диңгез флотына эләкте. Биредә баласы армиягә эләгә икән, ата-ана куана, горурлана гына. Диңгез флотына эләгү җиңел түгел, кеше физик яктан бик көчле, чыныккан булырга тиеш, бик авыр психологик, интеллектуаль тестлар узып, улым шунда эләкте, үзе дә шунда бик теләде. Ирек эшкуарлар мәктәбендә укый. Камил быел сәнгать мәктәбенә барырга ниятли. Бәлки, сәеррәк яңгырар, ләкин өч улым да кече күңелле, талантлы, акыллы, тырыш балалар, аларга карап сокланып туя алмыйм. Һәрбер ана өчен үз баласы иң-иң булып тоеладыр, бу шулай булырга тиеш тә.

Европаны тәнкыйтьләүчеләр алдаша

– Европаны әхлаксызлык урыны дип санаучылар җитәрлек. Баланы дөрес тәрбияләп булмый дигән фикер яши. Европада ата – улны, ул атасын белми, җенси азчылыкны пропагандалау бар дип язалар. Син ни диярсең?

– Россия телевидениесе Европа турында һаман начар сөйли. Ә Европа белән куркытучылар үзләре шунда ял итә, балалары белем эсти. Кемне алдыйлар? Мәктәпне алыйк, бездә уку бушка, балаларга китаплардан тыш дәфтәрләр, канцелярия товарлары таратыла, ашау өчен дә акча ата-ана кесәсеннән алынмый. Биредә аларны үзаллы фикерле, эш сөючән, һәр эшкә җаваплы караучы шәхесләр итеп тәрбияләү максаты куела. Мәсәлән, иртәгәсе көнгә нинди эшләр башкарылырга тиешлеге турында план төзү һәм аны үтәргә тырышуны таләп итү бар. Бер көнгә генә түгел, бер атналык, айлык, еллык планнар төзергә өйрәтә­ләр. Бу бик мөһим, чөнки бала үз вакытын исәпләргә күнегә, буш вакытын исраф итмәскә дә яхшы. Финнар бер көн белән генә яшәми, ул иртәгәсе турында уйлый. Үз проблемаларыңны үзең хәл итәргә өйрәнү мөһим, ата-ана, калын кесәле бабайның капиталына өмет итеп яту юк. Бу – баланы үзаллы тормышка өй­рәтү.

Балаларны тәрбияләүнең кызык яклары да бар. Мисал өчен, татарда бала әйткәнне аңламый икән, аны селкеп алу, суккалау бар, ә биредә балага бармак белән дә тияргә ярамый. Беренче сыйныфта ук укучыларга остазлары, әгәр әти-әниегез сезгә сукса, безгә килеп әйтергә тиешсез, дип көн саен тукып тора. Бер очрак гел искә төшә: бер бабайга, күз-колак булып тору өчен, оныкларын алып килгәннәр. Те­геләре бәйдән ычкынып, мәш килеп йөгерешә, кычкырыша башлый, тыңламыйлар. Бабалары чыбык тотып артларыннан йөргән, ялгыш кына берсенә тиеп китеп, тегесенең тәне сыдырылган. Анасы моны күрә һәм нишли? Тоткан да полициягә хәбәр иткән, бабайга 3 мең евро штраф чәпәгәннәр.

Россиядә ата-анага баланы аякка бастыруы авыр. Ә монда бала тугач та дәүләт барлык кирәк-яракны сатып алып бирә. Декрет ялы кыска: 3 ай гына, тагын 7 айлык ата-ана ялы дип аталган өлеше бар, бу вакытта эш хакының 70 проценты түләнеп килә. Эшкә чыгасың килми икән, өйдә утырырга ярый, дәүләт ай саен 500 евро түләп бара. Финляндиядә бала өчен пособиене 17 яшькә кадәр түлиләр. Нарасыен балалар бакчасына биргән ата-ананың йөрәге дә тыныч, чөнки бер тәрбиячегә 4 бала туры килә, ә Россиядә бер тәрбияче 25 баланы уйнатырга да, ашатырга да тиеш. Баланың интеллектуаль үсеше турында уйлый алмый инде ул, имгәнә күрмәсен дип коты очып тора.

– Син ике дистә ел Финляндиядә яшисең, чит илдә яшәгән кешенең менталитеты үзгәрә. Ничек уйлыйсың: синдә ничә процент татар, ничә процент фин?

– Минем хисчән темпераментым турында тыштан да, күңелдә дә һәрвакыт тыныч булып кала белгән финнар белән туры килмим дип әйтәләр, ничек яшисең дип аптырыйлар иде. Ләкин биредә үземне чит кеше итеп хис итмим. Финнар белән эш итү авыр түгел. Алар белән бер дулкында яшим. Алар, чыннан да, сабыр, кешене ничек бар, шулай кабул итә белә. Европада, Финляндиядә дә кешене аның кыяфәтенә, туганлыгына карап бәяләмиләр. Кешене эшкә алганда, бизнес алып барганда төп шарт – аның белгечлеге.

Мин биредә инде 22 ел яшим, бервакытта да проблемалар туганы булмады. Телләрен беләм, яратам. Алар да башка итагатьле милләт кешесен яратып кабул итә. Европалыларның күбесенә башка кешенең теле дә, мәдәнияте дә кызык, бернинди дә кимсетү юк, татарча сөйләшәсең икән, сәерсенеп карау юк. Күптеллелек байлык дип санала, күп телләр белгән кеше – ихтирамга лаек шәхес. Биредә яшәүчеләр кимендә өч-дүрт тел белә һәм бу норма. Алдашмыйм, ләкин үземне күбрәк фин кешесе итеп хис итәм. Россиядә туып-үскән кеше дә түгелмен кебек. Минемчә, кеше балалары, гаиләсе яшәгән урынны, аңа кешечә караш булган җирне үзенеке дип исәпли.

“Әти белән күрешеп өлгердем”

– Шулай да синең туган якларың барыбер Россиядә. Әни-әтисез үскән кеше булсаң да, үзең әни булгач, әтиеңне эзләп таптың. Туган яклардагы кешеләрең белән аралашасыңмы?

– Әтине таптым, ләкин ул ярты елдан үлеп китте. Үләр алдыннан аны табуыма, күрешүемә бик шатмын. Аңа бернинди дә үпкәм юк. Мине кызлыкка алып үстергән Хөршидә апа, аның кызы Гүзәл белән Интернет аша аралашабыз. Удмуртиягә барырга исәп бар, анда абыемның, бабамның каберләре бар, аларны зиярәт итеп кайтасым килә.

– Син кайчак татар эстрадасын көлемсерәп тәнкыйтьлисең. Аны ишеткән җырчылардан Җәмилә үзе эшләп күрсәтсен дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә.

– Миңа татар эстрадасының бертөрлелеге ошамый, композиторлар бер төрле яза, аранжировщиклар бер төрле итеп аларны шалт-шолт әвәли, мең дә бер тапкыр кабатланган җыр туа, бер-берсеннән берни белән аерылмаган җырчылар аларны башкара. Радионы яки телевизорны фон итеп кабызыгыз, бер үк хатын яки ир җырлый дигән хис туа. Аерым бер образ юк, үзенчәлекле тавышы булган җырчылар бик аз. Бер Салават булуы җитә, ә аның клоннары инде кызык түгел. Һәр кешенең үз зәвыгы, кемгәдер Хәния Фәрхи ошый, кемгәдер – Зуля Камалова. Кемдер Мәликәне ярата. Сүз уңаеннан, ул – Европа стандартларына туры килә торган җырчыларның берсе, ә кемдер артык тавышы белән дә мактана алмаган, ләкин ихлас Зөлфәт Зиннуровның җырларын үз итә. Аның “Ак барс – чемпион” җырын улларым үлеп ярата.

Берничә тапкыр татар җырчысын сайлап алып, Финляндиядәге җыр фестивалендә катнаштырасым килеп, оештыручыларга тәкъдим итеп карадым. Ләкин финнар “бигрәк озын җыр, җитмәсә, бер-берсенә охшаган” дип кире кага. Татар эстрадасында барысы да бер чүмәләгә өелә, заманга яраклашыр өчен нинди генә кыяфәткә кермиләр, сәхнәгә чыкканда модасын да күрсәтә, бии дә, ятып та, сикереп тә ала, күлмәген дә күтәрә… Мирей Матье гомер-гомергә сәхнәгә кара күлмәктән чыгып җырлый. Кечкенә гүзәл зат, ә меңәрләгән аудиторияне үзенә каратып тора ала. Дөрес, хәзер гармунга кушылып кына җырлап булмый, каенга сөялеп төшерелгән клиплар инде батмый, заманасы ул түгел. Руслар Көнбатышны кабатлый, ә татарларга үз юлын табарга кирәк, чамадан артык чишенү безнең менталитетка туры килми. Тавышы булмаган саен, кызның итәге кыскара, диләр бит. Бездә дә шул күзәтелә.

автор:Римма БИКМӨХӘММӘТОВА; источник:http://vatantat.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>