Новости 353 0 3 года назад

Милләтпәрвәр

Рабит Батулла

Бу язмамда мин бернинди дə Америка ачмам. Батулланың тормышын һəм иҗатын яктырткан тəфсилле язмалар үз вакытында күренеп барды.

Һаман да күренеп тора. Мин бахырыгызның да, аның турында сүз алып, берничə мəртəбə матбугат мөнбəренə чыкканы булды. Рабит Батулла – үтə билгеле шəхес. Аны таныйлар. Укыйлар. Тыңлыйлар. Алкышлыйлар. Яраталар. Көнлəшəлəр. Мактаучылар бихисап булган кебек, үзен тəнкыйтьлəүчелəр дə, өнəмəүчелəр дə шактый. Язучыны күралмаучылар да, əдипкə карата астыртын эш йөртүчелəр дə бардыр. Хөсет-мəкер һəм золым-яманлык белəн игелек-əхлаклылык, мəрхəмəт-шəфкатьлелек үзара буталып, укмашып беткəн бу болгавыр, катмарлы заманнан, фани, чуар дөньябыздан барысын да көтəргə була. Шуңа да карамастан, каударланып-ярсалып, дəртлəнеп-илһамланып язуын дəвам итə Галиҗəнап Калəм Иясе. Хəер, гомерлəре буе энə белəн кое казып яшəгəн мəшһүрлəребез Нəкый Исəнбəт белəн Бакый Урманчены рухи остазлары санап, ал-ял белмичə иҗат иткəн Батулланың яшəү рəвешен бүтəнчə күзалларга тырышу – мөмкин эш түгел.

Кырмыскадай тырыш-үҗəт, тиктормас-эшчəн калəмдəшебез əле дə китап арты китап, том арты том чыгара. Кайсы гына гəзит-журналны ачма, анда Батулланың нинди дə булса теманы яктырткан яисə берəр калəмдəшенə, чордаш-замандашына багышланган əтрафлы мəкалəсе булыр. Киносценарийлар яза. Алар, шөкер, берəм-берəм кинога əверелеп, зур экраннарга чыга тора. Тулы метражлы «Бичаракай» (төп рольдə – əдипнең кече улы Байбулат Батулла уйный), Тукайның соңгы көннəрен сурəтлəгəн «Күк капусы ачылса», дөньякүлəм танылу алган «канатлы» биючебез Рудольф Нуриевка тəгаенлəнеп төшерелгəн «Ватан белəн хушлашу» фильмнары киң җəмəгатьчелекнең игътибарын җəлеп итте, тирəнтен кызыксыну уятты. Бу урында Рабит Батулла тарафыннан əзерлəнгəн Коръəн тəфсире хакында да зурлап əйтү лаземдыр. Чын мəгънəсендə бик олы хезмəт бу. Камил татар телендə язылган, халык арасында шөһрəт казанган əлеге күркəм тəфсирнең инде бишенче басмасы дөнья күрде. Заманында Коръəн тəфсирлəрен дин гыйлеменə ия булган күренекле шəхеслəребез Габденнасыйр Курсави, Хөсəен Əмирханов, Таҗетдин Ялчыгол, Шəйхелислам Хəмиди, Мөхəммəдсадыйк Имəнколый, Ногмани, Камил Мотыйгыйлар язганы мəгълүм. Батулланың үзенчəлекле тəфсире дə шулар арасында үзенең мəртəбəле урынын алды.

Үз гомерендə өч мəртəбə үлем белəн якалашкан əдипнең кылган эш-гамəллəренə, аның тау-тау хезмəтлəренə карап, таң калырлык, ис-хəйраннар китəрлек. Кайберсен искə төшереп үтəм: «Урыннары җəннəттə булсын!» (Мəрхүм шəхеслəребез турындагы хатирəлəр, мəрсиялəр. Казан, «Рухият» нəшрияты, 2007. Иң калын китапларыннан берсе – 990 битле!), «Тузга язмаган хəллəр» (Күренекле шəхеслəребезгə бəйле гыйбрəтле хəллəр, мəзəклəр. Казан, Татарстан китап нəшрияты, 1997, 447 бит.), берсе-берсе җидешəр йөз биттəн торган томнар (əйтик, «Яралы бүрелəр», «Мираж», «Шайтан таягы» һ. б.)… Əле мин монда язучы Рабит Батулланың, ул язган саллы əдəби əсəрлəренə игътибарны аеруча юнəлтеп, «Сөембикə» дигəн тарихи роман-кыйссасын, «Кылдан нечкə, кылычтан үткен» белəн «Юл буенда зəңгəр чəчəк» романнарын, «Кичер мине, əнкəй» дигəн атаклы пьеса-спектаклен иң беренчелəрдəн итеп телгə алырга тиеш идем. «Юл буенда зəңгəр чəчəк» əсəре өчен аңа 1991 елда Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендəге əдəби бүлəге бирелде (Батулла бу бүлəкнең тəүге лауреаты булды). «Сөембикə» һəм башка тарихи кыйссалары өчен язучы Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендəге Дəүлəт премиясенə лаек булды. «Үлемсез егет», «Куян баласы Наян», «Тычкан баласы Чикыл», «Алтын куллы Гөлчəһрə», «Алып батыр маҗаралары» дигəн күпсанлы мавыктыргыч əкияти əсəрлəр язган могтабəр авторыбыз «Ак бүре» əкияте өчен заманында – 1988 елда – Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендəге бүлəген дə алган иде. «Кичер мине, əнкəй» пьесасы исə, Татар дəүлəт академия театрында озак еллар куелып, Кəрим Тинчуринның «Зəңгəр шəл»е, Туфан Миңнуллинның «Əлдермештəн Əлмəндəр»е кебек, сəхнəдə иң күп уйналган спектакльлəр рəтендə.

Бəхəссез, Рабит Батулла – күпкырлы талант иясе, җəмəгать эшлеклесе, татар халкы язмышы өчен борчылучы, парə-парə янучы, миллəтен кайгыртучы асылзат, үз ватанын хөр күрəсе килеп, аңа ирек-азатлык даулап көрəшүче фидакарь əдип. Артист, драматург, əкиятче, прозаик, мəзəкче, публицист, тел белгече, режиссёр, киносценарист, кичəлəр оештыручы (бер ШТМы гына ни тора!), телевизион тапшырулар алып баручы («Кичке əкиятлəр», «Батулла дəреслəре»), мөгаллим-остаз… Бер кешегə бик күп түгелме бу? Күп, əлбəттə. Лəкин Батулла өчен түгел. Аның болардан бигүк кайтыш булмаган тагын бүтəн һөнəр-шөгыльлəре дə бар əле: ашчы, бакчачы, шофер… «Җегет кешегə җитмеш төрле һөнəр дə аз», дилəр. Ир-җегет Батуллага җитмеш түгел, сиксəн-туксан, хəтта йөз һөнəр дə аз булыр.

Режиссёр Фаил Ибраһимов, диктор Фəйрүзə Исхакова, академик Гали Арсланов, шагыйрь Мөхəммəт Мирза, артист-режиссёр Шəмси Закиров, җырчы Хəния Фəрхи кебек һəммəсе дə республикабызның мəртəбəле исемнəренə лаек булган əдəбият һəм сəнгать əһеллəре үзлəрен Батулланың шəкерте дип саный. Шундый шəкертлəре булган Батулла-остазның күпкырлы эшчəнлеген күздə тотып, əдипнең 60 яше тулу уңаеннан уздырылган бəйрəмендə, татар миллəтенең бəхетле яшəве өчен көрəштə алгы сызыкта булган икенче бер асылзатыбыз Илһам Шакиров мондыйрак сүзлəр əйткəн иде: «Батулланы аны əкиятче дə, хикəяче дə, мəзəкче, драматург та, укытучы, режиссёр да дилəр. Мин үзем аны бер генə сүз белəн əйтер идем: Батулла ул безне, халыкны агартырга тырыша, аң-белем тарата. Ул – Мəгърифəтче!» Һичшиксез – хак сүзлəр. Əмма мин Батулла эшчəнлеген икенче бер олуг сүз белəн бəялəр идем. Ул – Миллəтпəрвəр! Икенчелəй əйтсəк – Миллəт хадиме! Соңгы вакытта матбугатта, аерым алганда, кайбер шəхеслəребез турында язган чакта, «миллəтпəрвəр» сүзенең мəгънəсен кечерəйтү, дəрəҗəсен түбəнəйтү күренеше ешайды, бу сантыйлык чигенə җитү күңелсез төс ала башлады. Əйе, əйе! Калəм тибрəтүче кайбер кемсəлəр бер иш шəхеслəребезнең əле миллəт алдында үзлəрен тырнак очы кадəр дə танытырга өлгермəгəн оныкларын-дəвамчыларын (аларның татарча сөйлəшə һəм җырлый белүенə ислəре китеп!) миллəтпəрвəр дип əйтүгə кадəр барып җитте. Миллəтпəрвəр (бу сүзне зурдан кубып əйтəм) – минем уемча, бик кадерле, изге сүз. Бу сүзне телəсə кайда, телəсə кемгə тагарга, аның белəн уйнарга, шаярырга ярамый. Миллəтпəрвəр шəхес күп була алмый. Алар бармак белəн генə санарлык икəн. Батуллага 75 яшь тулу уңаеннан уздырылган кичə алдыннан (иртəгəсен кичə буласы төнне), мөхтəрəм язучыбызга (минем өчен ул Остаз да əле!) тəгаенлəп, «Миллəт баганасы» дигəн шигырь яздым. Шуны язган вакытта, миллəтпəрвəр шəхеслəребезнең алай бик күп түгеллеген, чагыштырмача аз санда гына икəнлеген ачыкладым (бəлки ялгыша торганмындыр, минем шəхси фикерем, үз карашым гына бу). Биредə миллəтпəрвəр белəн миллəтчене бер үк өслүбкə, бер үк биеклеккə куеп карарга кирəкми. Миллəтпəрвəр миллəтче шəхестəн, миңа калса, барыбер бер башка өстен тора. Кемнəр соң безнең миллəтпəрвəрлəребез? Һичбер шөбһəсез, Шиһабетдин Мəрҗани, Ризаэтдин Фəхретдин, Муса Бигиев, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Фатыйх Əмирхан, Һади Атласи, Нəкый Исəнбəт, Бакый Урманче, Əмирхан Еники, Нурихан Фəттах, Аяз Гыйлəҗев, Миркасыйм Госманов, Мөхəммəт Мəһдиев, Туфан Миңнуллин… Халык əдибе исемен йөрткəн шагыйрьлəребез һəм язучыларыбызның кайберлəре миллəтпəрвəр дигəн əлеге дəрəҗəле исемгə берничек тə дəгъва кыла алмый. Бар вөҗүде белəн миллəтем дип, халкым дип яшəгəн Батулла исə бу титулга чын мəгънəсендə лаек. Килешəсездер?!

автор:Ләбиб ЛЕРОН; источник:http://sahne.ru

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>