Новости 261 0 3 года назад

МИН ҮТКӘНГӘ ҮКЕНМИМ

Рәсим Низамов

Әле барысы да – алкышлар да, ялгышлар да, абынулар да, сагынулар да алда. 

Шулай диде егет. Аның талчыбыгыдай сыгылмалы сынын, менә хәзер «лезгинка» биеп китәргә торгандагыдай җитез хәрәкәтләрен күреп-күзәтеп торган кеше колагына бу җөмлә бик сәер тоелды. Утыз яше әнә генә булган кешенең кичәгесе кая да үткәне кая? Әле барысы да – алкышлар да, ялгышлар да, абынулар да, сагынулар да алда. Әле «әти кебек булам» дип тәгәрәп үсеп ятучы борчак малайларның шатлыгын күрәсе бар. Ә менә үзенең әти-әниләре бүген үк инде бала рәхәте күреп, бердәнберләренең ил-көн арасындагы уңышына сөенеп яшиләр.

Үткәнгә киткәннәр, алда көткәннәр хакында бу егет белән утырып сөйләшәсе иде бит бер. Халык үзе сайлап алып яраткан җырчысы хакында, бөтенесен булмаса да, күбрәк белергә тели дип уйлыйбыз бит инде. Шуңа күрә күрешеп сөйләшәсе килү теләге дә укучы хакын хаклаганнан. Ә егет – Татарстанның атказанган җырчысы Рәсим Низамов очрашып сөйләшү өчен вакыт тапмый гына бит. Әллә ялындыра шунда, әллә чыннан да бер чакырган җирдән дә калмас өчен кырыкка ярылып йөргән көне. «Сүзендә бик нык тора торган» Рәсим белән очрашу сәгатьләрен күчерә-күчерә йөдәп беттек дисәм, үпкәләмәс микән соң? Концертына да чакырмас. Чакырмаса ни. Ә без барыйк. Җырчының бер кемне кабатламый торган тавышын тыңлап кинәник, бу тавышның иркә дә, дәртле дә, моңлы да дулкынында тирбәлеп күңел кылларын уятыйк. Мондый тавышны драматик баритон диләр. Бик кадерле, хисләр чагылышына бай тембр бу. Итальян җырчылары арасында драматик баритоннар байтак. Эфир дулкыннары ул тавышларны 80 нче елларда безнең колакка шактый ирештерде. Йөрәкне мамык түшәктә тирбәтә торган җырлар бәхетле мизгелнең, кардәш җанның кайдадыр якында гына икәнлегенә ышандырып, күңелне рәхәт-рәхәт алгысата торган иде. «Тото Кутуньоны тыныч кына тыңлый алмыйм, туйдырмый торган тавыш», – дип сөйләгән иде бервакыт Мөхәммәт Мәһдиев.

Рәсим Низамовны итальян җырчылары белән чагыштыруым түгел бу. Әмма бу егетнең тавышында да шундый бәлзәм, йөкымсырап яткан татлы хисләрне уятырлык куәт бар. Сәхнәгә – софитлар яктысына чыгып басып, «Сәламләү җыры»ның беренче авазларын яңгыратуга ук тамаша залы, «зарядка»сы җитеш батарейкага тоташкандай, «кабынып» китә – хисләнә, дәртләнә, җитез ритмга биеп китәргә әзер аякларын җиңелчә тыпырдатып ала. Концерт шул рәвешле – җырчы белән тамашачы арасында урнашкан җылы дулкында дәвам итә.

Җиһан сыйган олы йөрәк

Өзгәләнә бик.

Онытылган бер төнеңне

Кил дә алып кит!

Ниһаять, җырчы, караңгы дәрьядан җемелдәп күренгән күзләр-йолдызларга карап бу кичәнең соңгы җырын җырлый – хушлаша. Без аны шушы мизгелдә – «Тойота» сына кереп чумганчы эләктереп калырга һәм тел очында торган берничә сорауны әйтеп өлгерергә тиешбез.

– Җырчыларның барысы да синең кебек гел ашыгамы?

– Башкалар өчен җавап бирә алмыйм. Адәм баласы тыныч кына яши алмый инде ул. Дөнья куу гадәте бер миннән генә калмаган.

– Рәсим, сине кайсы язның кайсы кошлары җырчы итте?

– Безнең Төрек Тәмте авылыннан ике генә чакрым ераклыкта урман бар иде. Мин әбигә ияреп шунда гел бара идем. Мөгаен шунда сайраган кошларның берәрсе җыр йоктырып җибәргәндер. Аннары, шул җырлар нәни күкрәгемә сыймый башлагач, мин, уенчык гармунымны тарта-тарта, бабаемны җырлатып теңкәсенә тия башладым. Хәзер үземнең кече малай уенчык гармуны белән минем теңкәгә тия.

– Сине популяр җырчы иткән «Каеннар арасында» дигән җырны да өйрәнеп алдымы әллә?

– Юк. Мин аңа икенче бер популяр җырымны өйрәтәм. Тәрбия моменты да шунда.

Кайда йөрсәң, шунда ил күрке син,

Әй иманлы татар егете!

Мәңге шулай батыр булып кал син,

Күрсәт әле безнең кемлекне!

– Сине коеп куйган лирик җырчы дип йөргәндә репертуарыңны әнә нинди егәрле җырлар белән баетып өлгергәнсең икән ләбаса.

– Минем репертуарымда заманча гына түгел, халык җырлары да байтак. Эзләнәм. Шигырь китапларын һаман актарам. Әнгам Атнабаев китабы минем машинада йөри. Тукай, Җәлил шигырьләрен яратам дигән сүзләрне дә риясыз әйтәм. Кирәк икән, концертта да шигырьләр сөйли алыр идем.

– Рәсим Низамовның Казандагы концертлары хакында хәбәр иткән афишаларның күптән күзгә чалынганы юк. Башкалада концерт куюның аерым бер чираты бармы, әллә тамашачы зарыкканын көтәсеңме?

– Казан концертлары – имтихан ул. Быел менә имтихан тотасы бар. 10-15 көн рәттән зал тутыра алган җырчыларның дәрманы миндә, әлбәттә, соклану уята. Минем үземдә әле андый ук тәвәккәллек юк. Казан концерты зур әзерлек сорый, әмма табыш китерми.

– Табыш дигәне кайда әйбәт табыла – Себердәме, Уралдамы, Мәскәүдәме?

– Бәлки, сорауны кайдагы тамашачы алдында җырлау рәхәтрәк рәвешенә борып куярбыз. Мин ул чагында: «Уфа тамашачысы», – дип аерып куяр идем. Екатеринбург, Чиләбе, Омск тамашачысы да бик әйбәт. Мәскәүдәге «Космос» тамаша залы да безнең өчен гадәти урын.

– Рәсим Низамов тамашачы белән контактлы җырчы. Син дә концертка билет алып, әле кайвакыт чәчәген дә кыстырып килгән тамашачыга «чираттагы җырыбызны бүләк итеп үтәбез» кебек җөмләләр сибәсеңме?

– Әгәр залда минем җырымны махсус көтеп утыручы барын белсәм, әйтәм! Якын дусларыма адреслап та еш әйтәм.

– Берара җырчыларның кытыгын китерәсе килгәндә: «Син менә бәяңне бик беләсең килсә, билет сатып халык җыеп кара. Гарантиягә йөрмә», – ди торган идек.

– Әле күптән түгел генә Лаеш төбәге авылларында билет сатып концертлар куеп кайттым. Заллар тулы булды. Дөрес, билет хакын да авыл халкының тормыш дәрәҗәсенә карап куясың. Уртача 150 сум тирәсе.

– «Иртәнге сәлам» тапшыруларында бер җыр өчен бәя дүрт-биш концерт хакы тора. Сорыйлар бит. Шул ук кешеләр бер җыр өчен түләгән акчага ике-өч журналга ярты елга языла алырлар иде. Рәсим Низамовларның почта ящигына ничә журнал төшә?

– Атна саен авылга кайтып торабыз. Шунда укып киләбез.

– Бу җавабың сине бизәми, әлбәттә. Ә бит сине тамашачы күзенә матур итеп күрсәтәсе килә. Машинасына чумып, үзе белән үзе ялгыз калганда, ягъни лирик сәгатьләрдә Рәсим Низамов шул ук җырчының җырларын тыңлап ләззәтләнәме икән?

– Юк шул. Үземнең сыңар дискым да калмады. Менә Сезгә бирергә дә юк. Мин 80 нче еллар җырларын яки шансон тыңлап ял итәм.

– Син җырчы гынамы?

– Мин иң элек әти-әниемнең улы, аннары ике улыма әти, хатыныма ир.

– Һәм… спортсмен. Ял иткәндә иҗатташ дусларың белән үзең белем алган пединститут спортзалында волейбол уйнарга яратканыгызны беләм. Кайчандыр бер сөйләшүдә остазың Миңгол Галиев сине иң өметле, иң моңлы шәкертем дип атаган иде.

– Рәхмәт аңа.

автор:Асия ЮНЫСОВА; источник:http://sahne.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>