Новости 383 0 3 года назад

Минем жавап – лайк!

Виртуаль тормыш белән яшибез, җәмәгать! Чит илләрдә иртәң өй саен гәҗит өләшсәләр, без яңалыклар белән танышырга виртуаль киңлекләргә керәбез.

Эш вакытында да дөньяви пәрәвез челтәренә керми булмый – җитди сораулар да интернет аша гына хәл ителә.

 Көнкүрештә дә ул алмаштыргысыз ярдәмче — ул-бу сорау тудымы, аннан ярдәм сорыйбыз. Ул безгә күптән матбугатны да, кинотеатрны да, табибларны да алмаштырып бара хәттәки.

 Яшерен батырын түгел, интернет — хәл-әхвәл сорашу, аралашу урыны да. Туганнарны да зәңгәр экран артыннан гына күзәтә башладык. Шушы туганнар, якыннар дигәне аеруча пошманга сала.  Туганы, дусты белән соңгы мәртәбә кайчан очрашып, рәхәтләнеп аралашканын кем исенә төшерер? Бик сирәктер андыйлар. Кыскасы – башыбыз белән вируаль дөньяга чумдык.

Минем тормыштан алынган бер мисал китерим әле. Дуслар белән очрашып туган көн үткәрдек. Бәйрәмдә бергә төшкән фотосүрәтләрне дусларга vkте социаль челтәренә җибәрүем булды, сыйныфташым шунда ук иң матурын аватаркасына меңгереп куйды. Гадәттәгечә лайклар куелды, фото астына комментарийлар язылды. Беренче укытучыбыз И.Ахатовнага да фото ошаган күрәсең, “Минем кадерлеләрем)”  дип комментарий язып калдырган. Дус кызым исә, хөрмәтле укытучыбызның ихлас сүзләренә рәхмәт диеп җавап бирер урынына  - коры лайк куелган.

Бу ямьсез күренештә дус кызны гына да гаепләп булмый, заманасы шул күрәсең.. Җавапсыз калдырган комментарийлар, хәбәрләр буа буарлык. Чын тормышта аралашып, кунакка йөрешү турында сүз дә юк. Укытучылар белән генә түгел, буыныңда бер кан агучы туганың белән дә лайклар аша гына аралаша торган көн килеп җитте. Очрашулар сирәгәйде, аралар суынды.

Уйлап карасаң, җавабы да бик гади сыман. Социаль челтәрләрдә барысы да ачыктан ачык: нинди күлмәк алган, чәчен ничек  һәм нинди бәягә кискән, нәрсә ашаган, кая барган, кемне күргән… Ун минут эчендә барлык яңалыкларны карап чыгасың. Сорауларың калса шәхси хәбәр язып җавап табасың да, эш бетте. Көнкүреш мәшәкатьләре басып киткән башны катырасы да юк.

Менә шулай кызык та, кызганыч та дөньяви пәрәвеч челтәрендә яшәүчеләр. Виртуаль рәвештә кияүгә чыгып, виртуаль балалар үстерү көненә калмасак кына ярар иде инде..

 

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>