Новости 266 0 3 года назад

Мишәр малае узган юл

Хисмәтов Әсхәт Әсәдулла

Үзен бик күптәннән, әле «Яшь йөрәкләр»дәге Хәйретдине заманыннан ук белсәм дә, мишәр икәнлеген яңа белдем мин аның. И, самими иде дә инде аның Хәйретдине, и, беркатлы иде. Нигә бу героеның холкына мишәр хәйләкәрлеген бер дә кушмаган булды икән ул?!

Куеныннан саплы калачны дөньяның иң затлы ризыгыдай тартып чыгарган Хәйретдинне Сәрбиҗамал-Зөлфирә (Татарстанның халык артисты Зөлфирә Зарипова) шаяртып үчекләгәндә, Әсгат-Хәйретдин өчен без дә үртәлеп утыра идек. Авылда печән чабып калган абыең кебек иде шул ул. Ә җыры… Җыры шаккаткыч бит! Театрда җырлый торган артист – кызлар күзен кызыктыручы төп объектларның берсе дә әле ул. Әсгат Хисмәтнең җырын тыңлар өчен генә дә күпме чаптык без театрга. Ул көннәрдән соң күпме сулар аккан да, нинди генә җилләр исмәгән!..

Быел гыйнвар аенда Әсгат абыйга алтмыш яшь тулды. Моны да мишәрлегенә шаккаткандай кабул итәргәдер инде. «Зәңгәр шәл»дә Булатны уйнап туктаганына әле генә бит, «Гөргөри кияүләре»ндәге «өйләнәм» дип йөрүче Бәчкәсен әйт тагын – мәңгелек егет! Хәер, берничә ел элек «Зәңгәр шәл»дә Булаттан Шәйхи бабайга әверелдергәннәр иде аны, спектакльнең яңа куелышында яңадан биш хатын асрарлык ишанга әйләнде Хисмәтов.

Артист тормышында булып торучан үзгәрешләр хакында да, артистлыкка килгән көннәр турында да, шәхси хәлләрне дә сөйләштек аның белән. Аның тормышы белән бәйле кайбер тарихларга «Монысын язмассың инде» дигән үтенеч тә «ябышты». Язмамын. Бу артистның «монысын язарга ярый» дигән тарихлары да күп ләбаса.

Бер чемодан йомырка һәм «сайлау мөмкинлекләре»

«Авылдан мин «җырчы булам!» дип чыгып киттем. Безнең сыйныфтагы кырык баладан андый хыялы булганы мин генә идем бугай. Казанга килгәч, анда-монда йөрмәдем, туп-туры консерваториягә кердем дә, Зөһрә апа Бәйрашева белән очраштым. Ул мине җырлатып карады да: «1 сентябрьгә килерсең, сине әзерлек курсларына алырбыз», – диде.

Шул өметләр белән җылынып, әнкәй авылдан күчтәнәчкә дип биреп җибәргән бер чемодан йомырканы күтәреп, әтинең сеңелләренә киттем. Апа белән чәйләр эчтек, мин аңа консерваториягә укырга керәсемне сөйләдем. Кич белән эштән җизни кайтты, сөйләшеп утырганда апа: «Әсгат җырчылыкка укырга керергә килгән», – дип әйтә куйды. Җизни үзе РТИ заводында эшли иде, сикереп торды да: «Нинди җырчы булу ди ул?! Ир-ат эше түгел, кеше көлдереп йөрисең юк. Безнең заводка эшчеләр кирәк, әнә!», – диде дә, икенче көнне иртүк уятып, заводына ияртеп китте. Авылда каймак ашап, саф һава сулап үскән егеткә медосмотр узу кыен булмады. Барган көнне үк медосмотр узып, саженный цехта эшләп тә кайттым. Эштән туры абыйларга, әнинең энеләренә киттем, теге бер чемодан йомырканың яртысын әни аларга дип җибәргән иде. Килдем, чәй эчтек, сөйләштек. «Менә Казанга эшкә килдем. Җизни РТИга саженный цехка эшкә урнаштырды», – дим. Шуннан, и, кызып китте абый: «Ничек саженный цехка, малолетка башыңнан. Анда бит үпкәң актарылып чыгарга мөмкин», – дип, и тузына, и тузына. Шуннан бу мине төзелешкә монтажник итеп урнаштырырга булды. Икенче көнне иртүк торып төзелешкә эшкә киттек, минем документлар әзер бит инде, медосмотр да үтелгән. Абый кадрлар бүлегенә кереп китте, тегеләр «малолетка»ны монтажник итеп алмыйбыз, төрле эштә эшләргә генә алабыз», – дип әйтәләр икән. Анысының ни акчасы, ни дәрәҗәсе дигәндәй… Шуннан абый начальникка кереп, сәгать ярым сөйләште дә, мине монтажник итеп эшкә урнаштырып та чыкты. Шулай итеп мин төзелешкә «ябыштым», теге ярты чемодан йомырка хәл итте дә ташлады язмышны. Төзелештә эшләгәндә армиягә алып киттеләр. Ике ел чик буен саклап, тагын шунда әйләнеп кайттым. Тулай торакта яшибез, Профсоюз урамындагы Укытучылар йортына үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөрим. Концертларда җырлыйм. Тормыш җайлы гына бара шулай. 1974 елда безнең Калинин урамындагы тулай торакка Мәдәният институтыннан кызлар килеп, үзешчән театрга кешеләр җыя башладылар. Аларның диплом спектакле куясылары бар икән. Кызлар чибәр, ничек шул театр түгәрәгенә язылмый түзәсең ди инде? Илсөяр исемлесенә гашыйк булып та йөрдем әле (төпчек кызыма исемне дә шуның хөрмәтенә куштым). Бу төркемнең җитәкчесе Халит Кумысников иде, спектакльләре бик әйбәт булды. Шул спектакль белән Төзүчеләр мәдәният сарае исеменнән авылларда да йөрдек.

Төзүчеләр мәдәният сараена йөргәндә мин Мәсгут абый Имашев белән таныштым. Профессиональ театр хакындагы сүзне дә миңа иң беренче тапкыр Мәсгут абый әйтте: «Синең театр училищесына керәсең килмиме?» – дип сорады ул беркөнне. «Мин армиядән кайткан карт егет бит инде», – дим. Шулай да Мәсгут абый мине Марсель абый Сәлимҗанов янына алып китте. Марсель абыйны ул көнне очратмадык. Икенче юлы театрга килгәч, юлыбызга Хәким абый Сәлимҗанов очрады. Бер-ике сүз алышкач ук, миңа «Мишәр малае» дигән кушамат такты. Аннан соң инде бер тапкыр да исемем белән эндәшмәде, очраган саен: «Ә, Мишәр малае, нихәл?» – ди иде».

Марсель абый

«Өченче тапкыр килүебездә, ниһаять, Марсель абыйны очраттык. Аның янында Алмаз Монасыйпов та бар иде. Режиссер бүлмәсенә кердек, мине җырлатып карарга булдылар. Бер озын көй җырладым. «Тиз җыр җырлый беләсеңме син?» – дип сорады Марсель абый. «Беләм», – дим. Анысын да җырладым. «Шигырь сөйли беләсеңме?» – ди. Анысын да сөйләдем. Шуннан Алмаз абый Монасыйпов әйтә: «Марсель, син бу егетне миңа бир, аннан бик шәп җырчы чыга», – ди. «Юк, – ди Марсель абый, – ул сиңа килмәгән бит, миңа килгән, артист була ул!» – ди. Мине театр училищесына укырга алырга дип килештеләр.

Укуын укырмын да, эштә бу хакта ничек әйтергә? Әйтмичә китеп булмый, төзелештә эшлим, төзелеш тулай торагында яшим. Авыл баласы тулай торак булмаса, кая бара ала. Шикләрем дөрес булып чыкты, «Эштән китсәң, тулай торактагы «койка-место»ңны бушатасың», – диделәр. Ул чакта Төзүчеләр мәдәният сараеның директоры Фомин дигән кеше иде. Исеме, кызганыч, истә калмаган. Мәдәният сарайларының гөрләп торган еллары, мин бер концертны да калдырмыйм, җырлыйм, театрда уйныйм, тәртибем яхшы. Шушы Фомин дигән абый янына кереп: «Шундый хәл, – минәйтәм, – укырга кергәч, тулай торактан чыгаралар», – дим. Шуннан бу миңа әйтә: «Борчылма, мин сине дворник итеп эшкә алам, беркем дә чыгара алмас», – ди. Бар бит җир йөзендә яхшы кешеләр! Шулай булды да. Мине тулай торактан чыгарам дип «кызган» теге начальникка: «Ну хәйләкәр булып чыктың син!» – диюдән башка чара калмады.

Шулай итеп студент тормышым башланды. Монтажник булып йөргән җиреңнән капыл гына Сәлимҗанов кадәр Сәлимҗановның шәкертенә әйлән әле, башларың әйләнер! Килүгә сәхнә теле укытучысы Асия апа Хәйруллинага алып керде ул мине, алып керде дә: «Бу егетнең телендә мишәрлек бар, шуны бетерергә кирәк», – диде. Асия апа бик яхшы укытучы иде, «мишәрлегем»не бик тиз бетерде ул. Беренче көннән үк үз улы кебек яратты мине Марсель абый. Укып бетергәч, театрга эшкә алды, рольләр биреп үстерде. Аның яраткан сүзе бар иде: «Мин сезгә рольнең сөяген бирәм, итен үзегез кундырыгыз!» Син менә: «Геройларны күп уйнау «одноплановый» дигән кушамат тагылуга сәбәп ул», – дисең. Бар андый куркыныч, тик, теләгәндә, җырлый торган мәхәббәт геройларына да «ит кундырып» була. Аннан соң, Әсгат Хисмәтов геройларны гына уйнаган дигән сүз дә дөрес үк түгел. Колхозга зыян салучы «вредитель»ләрне дә, көтүчеләрне дә, тегермәнчеләрне дә уйнадым мин яшь чакта. «Өч аршын җир»дә тегермәнгә килгән кешеләрне алдап ятучы тегермәнчене уйнаганда, Марсель абыйга гел нидер ошамады: әле тегесе болай түгел, әле монысы тегеләй түгел. Шуннан каршы әйттем мин моңа: «Марсель абый, Сезнең гомерегездә бер тапкыр булса да тегермәндә булганыгыз бармы соң?» – дим. «Бар, өч тапкыр тарттырып кайттым», – ди бу миңа. Кая барсын инде ул тегермәнгә?! Уйлап таба иде бит җавабын да.

Марсель абый белән бәйле кызыклар күп иде инде ул. Берара мин «Монда тудык, монда үстек» спектаклендәге Ринат абый Таҗетдинов уйный торган нефтьче егет роленә кызыгып йөрдем. Уйныйсы килә генә бит шуны. Марсель абый әйтә: «Рольне өйрән, икенче состав булып керерсең», – ди. Өйрәнеп беттем дә Марсель абый янына кердем. «Менә Ринат абыең туктар, аннары уйнарсың», – дип чыгарды. Улы кебек ярата дигәч тә, алай артык узындырмый иде ул. Бервакыт театрга Мәскәүдән тәнкыйтьчеләр килеп төште. «Зәңгәр шәл»не дә карадылар. Минем әле Булатны уйнаган вакыт. Икенче көнне Марсель абый үз бүлмәсенә чакырып кертте: «Әсгат, тәнкыйтьчеләр сине Булат өчен картрак дип әйттеләр», – ди. Янында эте дә бар иде, шуңа төртеп күрсәтте дә: «Ышанмасаң, менә шушы бердәнбер этем белән ант итәм», – дип тә өстәде. Театрда була торган хәл ул. Моңа үпкәләп тә, каршы килеп тә булмый. Шәйхи бабай таман гына булды да куйды миңа соңрак. Инде хәзер ишан булдым. Театр тормышы шулай тәгәри инде ул».

«Күлмәк киеп туган» артист

«Син дөрес әйтәсең, мин чыннан да күлмәк киеп туган артист. Һәр спектакльдә диярлек ролем бар. Марсель абый гына түгел, башка режиссерлар да күп уйнаттылар мине. Профессионал җырчы булмасам да, җырлы рольләрем аша тамашачы җырчы итеп тә таныды үземне. Иң беренче җырлы ролем Хәй Вахитның «Талак, талак» комедиясендә Мирсәет булды. Аннан соң гастрольдә вакытта Ринат абый Таҗетдинов «минем файдага» Туфан абыйның «Диләфрүзгә дүрт кияү»ендәге Җәмиленнән баш тартты. Ролен яратмаганга түгел, үзен Җәмил өчен картаебрак киткән дип уйлап, күрәсең. Ринат абый үз кулы белән күчереп язган ул рольне әле дә саклыйм. Марсель абый белән сөйләшеп, алар мине өлкән артистлар – Дэллюс абый Ильясов, Хәлим абый Җәләлов, Равил абый Шәрәфиевләр арасына кертеп җибәрделәр. Анысы тагын җырлы роль булды. Шулай башланды ул «уңыш күлмәген» киюләр. Празат абый Исәнбәт «Яшь йөрәкләр»дә Хәйретдинне уйнатты, ул миндәге авылча беркатлылыкны ярата иде. Дамир Сираҗиев килгәч, ул да күп кенә рольләр бирде. Дамирның артистларның күңелен күтәреп, үсендереп җибәрү өчен әйтә торган бер сүзе бар иде: «Старик, ты гениален. Лучше тебя артиста нет!» Фәрит Бикчәнтәев тә рольләрне биреп кенә тора. Мәскәүдән укып кайткач, беренче куйган спектаклендә үк уйнаткан иде ул мине, хәзер дә рольсез тотмый. Артистның иң бәхетле көне, беләсеңме, кайчан – яңа спектакльдә рольләр бүленгән вакытта үз исемен приказ тактасында күргән көн. Зур роль биргәннәрме сиңа, кечкенә рольме – кайсы да шатлык. Димәк, син әле кирәк, синең хакта уйлыйлар, сиңа ышаналар. Исемен күрмәсә, һәр артист, һичшиксез, борчыла».

Туры йөрсәң – баш бәрелә

«Кемнән генә сорасаң да, мине туры сүзле диярләр, ләкин гадел түгел димәсләр. Беркайчан да арттан сөйләп йөрмим, сүземне кешенең үзенә әйтәм. Азга гына үпкәләп йөрүчеләр булса да, дошманнарым юк. Шулай да тормышта гел дөресен генә сөйләп, дөрес кенә яшәп бетереп булмыйдыр инде ул. Әни мәрхүмә дә әйтә иде: «Улым, гел туры йөрсәң – баш бәрелә ул. Кайчак бөгелергә дә кирәк», – ди иде. Бөгелгән чаклар да булгандыр инде – тормыш бит бу! Тик нахакка кеше рәнҗетмәдем, намусыма хилафлык китермәдем, дип ышанып әйтә алам.

Әти-әни сүзләре олыгайган саен күбрәк искә төшә икән. Әнинең тагын бер юравы искә төште: «Улым, синең әле дөньяда күрмәгән илләрең, җирләрең калмас», – дип юраган иде. Шулай булды да: театр белән кайларга гына сәяхәт итмәдек! Тик туган җиргә берсе дә җитми шул! Еллар узган саен балачак та ешрак искә төшә, авыл да тарта. Әти белән әни авылда бер кешеләр иде. Гөрләшеп кенә яшәмәгәннәрдер дә, бәлки, тик беркайчан да дәрәҗәсез булмадылар. Бердигән итеп мәҗлесләрне күтәрәләр, кара-каршы бик матур итеп җырлыйлар иде. 57 ел бергә гомер иттеләр: өч малай, ике кыз үстерделәр. Әти, Аллага шөкер, исән-сау әле, быел 88 яшен тутыра, авылда сеңелкәшләр белән яши. Әти-әни дәрәҗәле булгач – балалары да дәрәҗәле була. Авылдашлар алдында без дә ак йөзле булдык. Быел 60 яшемне тутыргач, тагын әни сүзе искә төште: «Улым, 50 яшькә кадәр бик озак уза ул гомер, 50не узгач, тәгәри дә китә, сизми дә каласың», – дип әйтә иде ул. Чынлап та шулай икән. Тәгәрәгән дә киткән… Театрга килгәнгә дә быел 36 ел тулган».

Һәркем үз урынында кирәк

«Син миннән: «Артист сәхнәдән кайчан китәргә тиеш?» – дип сорыйсың. Әгәр артист театр арбасына үзе утырып бара ала икән, димәк, театрга кирәк – ул эшләргә тиеш. «Тартып» кына бармасыннар, һәм артист театрга йөк кенә булмасын! Яшьләре олы дип Ринат, Равил, Әзһәр, Наил абыйларны, Нәҗибә, Наилә апаларны чыгарып кара – алар урынына куярлык кем бар?! Юк бит! Алар үз урыннарында бик кирәк. Театр дигән йөзекнең бриллиант кашлары алар.

Театрдан үзләре китүчеләр булды. Шәүкәт абый Биктимеров китте, Фирдәвес апа Әхтәмова, Гөлсем апа Исәнгулова, Әнвәр абый Гобәйдуллин… Вера апа Минкина да хәтере начарлангач, сүзләрен оныта башлагач, үзе китеп барды. Элек тә театрдан үзләре киткән артистлар булган. Гали ага Надрюков, нинди зур артист, колагы начар ишетә башлагач, Марсель абый янына кереп, үзен театрдан җибәрүен сораган: «Мин кеше авызына карап уйный алмыйм», – дигән. Вера апа белән «Гөргөри кияүләре»ндә уйнаган вакытлар истә әле. Спектакль көнне Вера апа ике сәгать алдан килә иде. Киенә, грим сала. Спектакль башланырга бер сәгать кала ул инде сәхнә артында йөри. Өлкән артистларда тәрбия шундый аларда».

Исәнлек-саулык булса, гомер – шатлык ул

«Узган еллар өчен уфтанырлыгым юк – мин тормышымнан канәгать. Кайчак, нигә Ходай кешегә гомерен үлчәп кенә бирә икән, дип уйланам. Карга белән ташбака да кешедән озаграк яши бит. Гомеренең чиклелеген, гөнаһлары өчен җәза булачагын белмәсә, адәм баласы үзен ничегрәк тотар иде икән, дип уйлап куям да, бу фикеремнән кире кайтам.

Мин ике тапкыр җитди генә авырып алдым. Аякларымның йөрми башлавын нервлар какшаудан диделәр. Шәхси тормышымның көе китеп йөргән вакыт иде ул. Беренче хатыным белән аерылышканда мәктәпкә дә кермәгән ике кызыбыз бар иде. Гаепме? Бу очракта гаеп бер якта гына була алмый, икебездә дә булгандыр. Хәзер инде үпкәләр онытылган. Ул хатыным исән түгел. Кызларым үзләре әни инде хәзер. Әниләре белән аерылдым дип, кызларым белән аралашмый тормадым. Кая гына барсам да, иң беренче аларга бүләк эзли идем. Аннан фатирлары төбенә барам. Лифт янында бүләкләремне бирәм, сөйләшеп торабыз да аннан кайтып китәм. Театрга да гел килеп йөрделәр, кияүгә чыкканда туйларына да бардым. Бездә булган мәҗлесләргә беркайчан да килми калмыйлар. Хатыным Рашидә дә: «Килсеннәр», – дип кенә тора.

Икенче хатыным Рашидә белән театрда таныштык. Ул училищеның курчак театры актерлары бүлеген тәмамлап, «Әкият» курчак театрында эшләгән җиреннән безгә парикмахер булып эшкә килгән иде. Ачык йөзле Шәле кызы яулады да куйды йөрәкне. Инде бу гаиләдә дә ике балабыз үсеп буй җитте. Алар да кайчан гына «Су төбендә сөйгәнем» спектаклендә судагы маймычларны уйнап йөриләр иде, хәзер улым консерваториянең 4нче курс студенты, кызым Илсөяр быел 11нче сыйныфны тәмамлый. Улым уйнаган гармунга җырлый башлавыма да шактыйдан. Кызым да җырлый. Шулай, күңел гел егермедә булса да, паспорттагы яшьне буй җиткән балалар искәртә ул».

Хыял турында

«Күп артистларның иң зур хыялы булган Гамлетлар, Король Лирларның минем өчен түгеллеге аңлашыла бит инде. Татар мөхитеннән китмичә генә үзебезнең зирәк картларны уйнауга күчәсем килә. Аерым хыялым – Әлмәндәр картны уйнар идем. Тик ул театр тарихына Шәүкәт абый исеме белән калачак. Бәлки, миңа атап шундый бер роль язылыр әле».

P.S. Кисәттем Әсгат абыйны: «Бу кадәр шома сөйләшүне «үтә кызыллык»та гаепләячәкләр. Әйдәгез, бераз зарланып та алыгыз инде», – дидем. Зарланмады. Димәк, чынлап та, барыннан да канәгать ул. Гыйнварда узган юбилей кичәсен генә искә алсаң да, Хисмәтовка халык мәхәббәтенең никадәр өлешләнгәнен аңлап була. Залда алма төшәр урын юк, ә халыкның урамда калганы күпме иде әле! Тамашачылар сәхнәгә бертуктаусыз чәчәк ташыйлар, берәрләп менмиләр, унарлап, унбишләп… Менә ул безнең халыкка тансык артист: биленә билбау бәйләгән гөрнәдирдәй буй-сынлы Булат, урманны шаулатып җырлаган Шәйхи бабай, бераз пәшкәү, бераз беркатлы, аз гына хәйләкәр татар Ишаны. Үзебезнеке, үзебезчә. Шуңа күрә кадерле дә ул безгә.

автор:Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА; источник:http://sahne.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>