Новости 374 0 3 года назад

Мода 2015

1369119213_fashion-and-beauty-2

2015 елгы моданың девизы-романтика һәм 60 еллар элегантлыгы. Дизайнерлар безне уникаль, гадәти булмаган киемнәр белән шатландырырга уйлыйлар. Модада алсу, зәңгәрсу, сары, яшел, әфлисун төсләре. Төп акцент хатын-кызларның билендә. Леопард төсендәге, тропик төсмерләр өстәлгән, абстрак сюжетлы, йөрәк формасындагы принтлар популяр.

Күлмәкләр һәм итәкләр тагын да нәфисрәк, матур чылбыр каешлар белән баетылган. Киң итәкләр, иркен, билне асызыклаучы чалбарлар — сезонның төп тренды.

 Төрле фасонлы шорталар модада.  Сезонның яңалыгы озын билле шорталар.  Гадәти булмаган-яшерен төймәләр һәм заклепкалар белән бизәлгән  шорталар да модага керәчәк. Популярлыкның беренче рәтләрендә киң җинле һәм кесәле, беренче карашка ир-ат күлмәген  хәтерләткән күлмәкләр. Аларны нечкә каеш һәм калын беләзекләр белән кияргә була. Бер җилкәле, озын, чигелгән, пайетка һәм ташлар белән бизәлгән күлмәкләр дә модада. Әгәр романтикага өстенлек бирәсез икән бала итәкле күлмәкләргә игътибар итегез.

2015 елда җиңел, үтә күренмәле материаллар өстенлек ала. Сезонның тагын бер яңалыгы-төрле төсләрдәге  үтә күренмәле өс киеме.

Автор: admin
Автор фото: mylitta.ru

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>