Новости 959 0 2 года назад

Нәүрүз бәйрәме якынлаша

Untitled-9(3)

24март көнне Нәүрүз бәйрәменә, ЮНЕСКОның штаб-квартирасы булган Парижга, Татарстанның данын якларга танылган баянчы, халыкара конкурслар лауреаты Айдар Вәлиев барачак. Бәйрәмдә Әзербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм башка дәүләтләрдән йөзләгән артист катнашыр дип көтелә. Шулай ук бәйрәм көнне “Нәүрүз буяулары” дигән фотокүргәзмә дә узачак. Төрки дөньяны берләштерүче матур бәйрәм Германиянең Кельн һәм Австриянең Вена шәһәрләрендә дә узачак.

18 алып 31 мартка кадәр Нәүрүз Төркиянең егерме шәһәрендә үткәреләчәк. Әлеге чарада төрки дөньяның егерме ил һәм регионыннан йөз илле артист катнашачак.

Автор: admin
Автор фото: aif.ru

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>