Новости 365 0 3 года назад

Ник безне яратмыйлар?

7b1b3629

   Әһә, чираттагы сессияләреннән чыгып киләләр. Бу юлы кем кемгә төкерек чәчә-чәчә нәрсә аңлаткандыр, кайсы депутат дигәннәре икенчесенең йөзенә стакан белән су җиппәргәндер, билгесез. Депутатны  күрә алу  зур бәхет бит! Үзен түгел, машина –йөртүчесен дә тотып булмый. Алар бит күктәге йолдызлар сыман, сайлаулар вакытында ай-яй матур ялтырыйлар да юкка чыгалар.

-              Ну-с, –  минәйтәм  депутатка, —  яңа чыккан закон –халыкны пошманга төшерде. Халык аптырашта… – дип җөмләне әйтеп бетерә алмадым, тезеп китте бу.

-              Без – депутатлар —  берничек халыкка ярый алмыйбыз бит ә! Болай итәбез, тегеләй итәбез, ә халыкка ошамый. Законнарны гына алыйк, күпме чыгарабыз, ә үтәргә теләмиләр. Менә бу яңасын да ничә төннәр йокламыйча үзем яздым.. Гаеп халыкның  үзендәдер әле. Җаваплылыкларын ташка үлчим, ә этләшергә ярата торган халык. Бераз гына тын алырга бирсән — бетте башлар, шундук канәгатьсезлек белдерә башлыйлар.

-              Хезмәт хакы күбрәк булса, бәлкем бераз… — диеп әйтергә өлгермәдем, тагын тезеп китте бу.

-              Эш эшлиләр икән бит алар, ә акча әз алалар! Эшләрен әйтер идем. Сөт сату да, чәч кисү. Даруларны бераз кыскан идек, ничава анысы.  Эшсезләр кимеде. Кем эшләр сезнең өчен? Без  - депутатларның   - эше болай да күп. Законнар язып чыгарабыз. Халык кына без  - депутатлар —  чыгарган законны үтәү түгел, укырга да теләми! Ниемә дип язабыз икән соң? Акча күп безнең, халык каргышын да, баш авыртуын да җитәрлек алдык. Юк-юк, бу авыр эшкә сез түзмәссез. Без күргәнне сезнең башлар күрсәме? Акылдан язарсыз, валлаһи! Ник Руссиядә депуталарга гел төкереп карыйлар, аңламыйм. Юк, юк.. бөтен җир шарын әйләнеп чыксаң да, мондый халык юк, Валлаһи!

Без  - депутатларның  - эше күп – законнар язып чыгарабыз. Ничава, без үз законнарыбызны оештырачакбыз, законлаштырачакбыз әле илне!

Менә син.. Ник безне яратмыйлар?!  Журналист бит син, белергә тиешсең! Язып чык әле бер мәкалә. Халык имансыз диген, халык әшәке диген! Ә акча ягына килгәндә..ни..соңрак, соңрак…башта язма чыксын инде..

 

 

 

Автор: admin
Автор фото: valekse.ru

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>