Новости 416 0 4 года назад

НУР АЛИЕВ: «ИҢ КАЙНАР ТАНЦПОЛ ХӘЗЕР ӨЕМДӘ!»

НУР АЛИЕВ

Иң яхшы режиссура» номинациясендә Руслан Шакиров җиңү яулады, ә «Иң яхшы музыкаль клип» номинациясендә беренчелекне «AzaN Project» төркеменең «Без ачкан йолдызлар» видеосы алды. Шушы уңайдан «AzaN Project» музыканты Нур Алиев белән әңгәмә корырга булдык.

Күптән түгел Казанда беренче тапкыр «Museek» исемле музыкаль видео, видео-арт һәм клипларга багышланган фестиваль узды. Бәйгедә катнашкан хезмәтләр арасында татар клиплары да бар иде. «Иң яхшы режиссура» номинациясендә Руслан Шакиров җиңү яулады, ә «Иң яхшы музыкаль клип» номинациясендә беренчелекне «AzaN Project» төркеменең «Без ачкан йолдызлар» видеосы алды. Шушы уңайдан «AzaN Project» музыканты Нур Алиев белән әңгәмә корырга булдык. Нур үзен нинди генә өлкәләрдә сынап карамаган! Шуңа күрә әңгәмәбез дә җәйге яфрак сыман әле бер темага әле икенчесенә авышыр.

– Нур, димәк, син хәзер клип төшерү белән мәшгуль? Бу синең төп эшеңме?

– Минем катнаштагы иҗади төркем клиплар төшерү белән инде күптән шөгыльләнә. Соңгы берничә ел дәвамында утызга якын клип төшердек. Шулар арасында тамашачыларга яхшы таныш хезмәтләр дә бар. Мәсәлән, Иделия, «Дөбер-Шатыр», Зөфәр Хәйретдинов, Алсу Әбелханова, «AzaN Project», Тәслимә Низами, Алия Исрафилова h.б. җырчыларның клиплары. Бу проектларда мин сценарист һәм режиссёр вазыйфаларын башкарам. Татар клипларыннан тыш, безнең студия реклама роликлары, компания эшчәнлеген чагылдырган фильмнар төшерү белән дә мәшгуль. Ләкин, бу минем төп эшем түгел. Төп эш урыным – «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе. Анда мин төрле тапшырулар чыгарам, алып барам.

– Кайчандыр син иң популяр радио ди-джейларның берсе идең. Радио эше сагындырмыймы?

– Әйе, Гали Урманов белән бергә без беренче татар радио ди-джейлары булдык. Дөресен әйткәндә, радиодан киткәнгә инде алты елдан артык вакыт узса да, радиостудия һаман үзенә тартып тора. Радиода эшләвем әле дә бик еш төшләремә керә! Мондый төшләрдән соң мин бик бәхетле уянам. Күрәсең, радио минем һәрбер күзәнәгемә сеңгән (көлә).

– Синең «Курай»дан китүең күп имеш-мимешләр тудырды. Хәзер, ничә еллар узгач, турыдан-туры үзеңнән сорыйсы килә: радиодан китү ничек булды һәм аның сәбәпләре?

– 1996 елда ачылганнан бирле «Курай» «Бим-радио»ның «кече энесе» булып яшәп килде. Ләкин, финанс яктан үз-үзен аклап килсә дә, бизнес-проект буларак радио табыш китерми иде. Радионың алдагы директоры китәргә мәҗбүр булды. 2002 елда без – мин һәм Гали Урманов – ситуацияне үз кулыбызга алырга булдык. Эфирны тирәннән үзгәрттек: репертуар алышынды, күпсанлы актуаль тапшырулар булдырылды, яңалыклар хезмәте эшли башлады, татар радиоларында беренче булып, чын мәгънәсендә, иртәнге шоу-тамаша әзерләнде. Иң мөһиме – иганәчеләр табылды һәм радионың форматы музыкаль-күңел ачудан музыкаль-сөйләм радиосына үзгәрде – көндезге сәгатьләр күбрәк музыкага түгел, ә килгән кунаклар чыгышына бирелде. Әйтергә кирәк, «килгән кунаклар» бу очракта эстрада йолдызлары түгел, ә дәүләт әһелләре, безнең тыңлаучыларыбызга, гади халыкка социаль проблемаларны чишәргә булышырлык кешеләр иде.

Әлбәттә, мондый зур үзгәрешләр зур финанс чыгымнарны тәлап итә. Компания боларга акча сарыф итү мәгънәсез дип тапты. Шуннан чыгып, югары җитәкчелеккә безнең тәкъдим шундый булды: без бу яңарышларны үз көчебез белән тормышка ашырабыз, иҗади чыгымнарны тулысынча үз өстебезгә алабыз, ләкин тапкан табышны урталай бүләбез: яртысы – компаниягә, яртысы – иҗат коллективына. Килештек. Бәлки, югары җитәкчеләр керем булмас дип уйлаганнардыр, әмма 3-4 ай эчендә радио табыш китерә башлады. Сайлаулар якынлашу белән төрле сәяси партияләр безнең эфирда чыгыш ясарга теләк белдерде. Ләкин, «акча исен» тойгач, алдан радионың директоры Гали Урмановны азат иттеләр, аннан минем урынга кеше эзли башладылар. Мин ул вакытта радионың баш мөхәррире идем. Мондый шартларда радиода калуның перспективасы булмавын аңлап, мин «Курай»дан китәргә булдым. Икенче көнне алты ди-джей китү турында гариза язды. Мине саботажда гаепләделәр. Өстәвенә, җиде ел дәвамында мин үз теләгем, үз көчем белән җыеп, туплап килгән электрон фонотеканы сөртеп ташлагач, җитәкчеләрнең ачулары бик зур булды. Фонотеканың үземә күчерелгән копиясен бирергә өндәделәр. Мин бирмәдем. Фонотеканың электрон вариантын булдыру өчен миңа хезмәт хакы түләнмәгәне җитәкчеләргә шунда гына мәгълүм булды. Менә шулай булды минем «Курай» белән саубуллашуым (көлә).

– Ә башка радиоларда эшләп карарга исәбең юкмы? Чакырулар булмадымы?

– Радиода эшләргә теләгем бик зур. Бер-ике сәгатьлек шәхси радио-шоу ясарга да риза. Тик, чакырулар булмады. Гомумән, 2003 елда «Курай»дан киткән бер ди-джей да киләчәген радиода дәвам итмәде. Минем уйлавымча, бу очраклы түгел. Кызганыч. Минем иң зур хыялым – «Курай»га яңадан кайтып, анда кабат «Курай»ның «алтын составын» җыю: Сәет Әминов, Мостафа Маликов, Әмир Исламов, Нәргиз Асман, Язгөлем, Сылу Хәмзина, Гали Урманов, Йолдыз Әхмәт, Хәмит Кәримов, Алтынай.

– Син чын мәгънәсендә популяр идең. Танылган кеше булу авырмы ул?

– Популяр булу – бик авыр хезмәт. Берара бу популярлык басымыннан мин бик арыдым. Шуңа да, берникадәр тәнәфес барлыкка килүе уңай гына булды. Хәзер күренмисең диләр. Мин моның белән килешмәс идем. Мин атна саен экранда, тапшырулар һәрдаим чыгып тора. Ә истериканың кимүен мин җәмгыятьтә барган үзгәрешләр белән бәйләр идем. Радио һәм ТВ «йолдызлары» көндәлек күренешкә әверелде, алар турында күп сөйлиләр, күп язалар – серләр калмады. Халык та «йолдызларга» күнекте, сүрелде. Элегрәк мине фатир ишек төбендә көтсәләр, хәзер мөнәсәбәтне интернет, телефон аша гына җиткерәләр (көлә).

– Нур Алиев – псевдоним ул. Элек син аны фаш итүгә, үз исемеңне атауга бик каршы идең. Хәзер дә шулаймы?

– Хәзер дә шулай. Нур Алиев – иҗади псевдоним. Ул Казан Кремле эчендә урнашкан Нур Али мәчете атамасыннан килә. Мин моны бик символик дип саныйм. Тамашачылар, тыңлаучылар мине Нур дип белә. Шулай калсын. Ә чын исемем ул бик якын кешеләр өчен генә.

– Сине татар дискотекаларының атасы дисәм дә ялгышмам. Хәтерлмим, сез «УНИКС»та татар танцполлары оештырып йөргән вакытта, бу юнәлеш бездә әле бөтенләй юк иде. Хәзер татар дискотекалары даими оештырыла, үзара ярышып эшлиләр. Шушы ярышка кушылырга, дискотека оештыру эшендә үзеңне сынап карарга теләгең юкмы?

– Юк. Даими рәвештә кичәләр оештыру бик катлаулы эш. Ул күп вакытны, күп көчне ала. Боларны ерып чыгарга минем физик вакытым да чикләнгән. Кичәләргә чакырылган кунак буларак баруны кулайрак күрәм. Гомумән, төп эштән бушагач, тизрәк өйгә, 10 айлык кызыкаем янына кайтырга тырышам. Ул бик тиз үсә, шуңа күрә аның һәрбер адымын, һәрбер авазын күзлисе-ишетәсе килә. Иң кайнар танцпол – минем өемдә хәзер (көлә)!

– Гомумән, бүгенге татар дискокультурасын, танцпол репертуарларын ничек бәялисең?

– Сорау катлаулы. Бер карасаң, әйе, кичәләр уза. Син әйтмешли, «ярышып эшлиләр». Яшьләрнең сайлау мөмкинлеге бар. Әмма, бераз җитдирәк карасак, соңгы өч-дүрт елда артык алга китеш юк. Һәрбер кичәдә бер үк репертуар, ди-джейлар бер үк трекларны куя. Музыка җитештерүчеләр бертөрлелеккә баткан. Жанр, стиль, перфоманс төрлелеге юк. Дискотекаларның исеме төрле булса да, җисеме, нигездә, бер үк. Алга китеш бары тик ирекле татар ди-джейларының ирекле танцпол трекларын яздыра башлауда гына булырга мөмкин. Бу дөньякүләм тенденция: әгәр син музыкаль продакшн белән шөгыльләнмисең икән, димәк синең перспективаларың юк. Бүгенге шартларда танцпол радио һәм телевидениесез яши алмый! Клубта яңгыраган өр-яңа треклар киң аудиторияне радио һәм ТВ аша табарга тиеш. Ләкин, Татарстан радио һәм телевидениесендә яшьләргә багышланган тапшырулар күренгәләсә дә, бу өлкәне тирәнләп, киңләп чагылдырган программалар юк. Чөнки бу өлкәнең тенденцияләрен, музыкаль катламнарын аңларга, күп мәгълүмат белергә, «шәхесләр» белән һәрдаим аралашырга кирәк. Клуб музыкасын әйләндергән татар радиотапшырулары, нигездэ, смс-сәламнәр укуга кайтып кала. Бу нонсенс!

– Җырлавың турында сорауны иң соңгыга калдырдым. Очраклы түгел. Синең өчен җырлау хобби сыман, моңа җитди карамыйсың шикелле. Әллә мин ялгышаммы?

– Әйе, Азат Гыйльметдинов белән бергә оештырылган «AzaN Project» исеме астында җырлар язу-яздыру, шулай ук – бер мавыгу. Барлыкка килгән хис-тойгыларның тышка чыгу ысулы. Татар музыкасының катгый янгырашлы, формасы, эчтәлеге белән үзгә була алуын дәлилләү. Яздырылган җырларның эшләнеш дәрәҗәсе бик югары – моны күп профессионаллар әйтә. Бүгенге көнгә кадәр татар проектлары арасында мондый «саунд» бирүчене ишеткәнем юк, әлегә. Димәк, монда барысы да бик җитди.

автор:Данил СӘФӘРОВ; источник:http://sahne.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>