Новости 358 0 3 года назад

НУРБӘК БАТУЛЛА – БАЛЕТ БЕЛӘН ТӨНГЕ КЛУБНЫ БӘЙЛӘҮЧЕ

НУРБӘК БАТУЛЛА

XXI гасырның заманча татар егете нинди ул дип сорасалар, мөгаен, Нурбәк Батуллага төртеп күрсәтергә кирәктер. Ул чын мәгънәсендә тулы яшьләр тормышы белән яши.

Роберт Батулла малае, элек “Яңа гасыр” телевидениесында чыккан “Син – минеке, мин — синеке” тапшыруы алып баручысы, татар яшьләре оештырган чараларның даими тусовщигы, төнге клубларда МС һәм, ниһаять, Татар дәүләт опера һәм балет театрында балет биюче. Санап бетердем бугай…

– Нурбәк, балет һәм дискотека – бөтенләй капма-каршы нәрсәләр. Синең яшьтә төнге клубта селкенүне аңлыйм инде, әмма балет яшьләр өчен гомумән кызыклы сәнгать түгел бит?

 

– Киресенчә, балет ул яшьләр һөнәре. Балет биючеләр лаеклы ялга 20 елдан чыгалар, ә солист булсаң, бөтенләй дә 15 елдан. Дусларым арасында шаяра идем: 20 елдан пенсиягә чыксам, миңа 39 була – өйләнергә, университетка керергә менә дигән чор! Ә әлегә вакыт юк.

 

– “Яңа гасыр”да күпме эшләдең? Анда ничек килеп эләктең һәм ни өчен киттең?

 

– Телевидениедән кемдер шалтыратып кастингта катнашырга тәкъдим итте. Кастингны уңышлы гына уздым. “Син – минеке, мин – синеке” тапшыруын Әдилә Һадиева белән алып бара идек. Бергә эшләү бик җиңел булды, чөнки мин Әдилә белән әле “Сәләт” оешмасыннан ук таныш. Тапшыруга мине ул тәкъдим иткән бугай. Ике ел чамасы эшләгәч, киттем. Чөнки хореография училищесында дәүләт имтиханнарын тапшырасым бар иде.

 

– Анда имтиханны ничек тапшыралар, биеп күрсәтепме?

 

– Әйе. Классик, дуэт һәм халык биюе буенча иде имтиханнар. Һәм балет тарихыннан теоретик фән, анысы буенча реферат языла.

 

– Опера һәм балет театрына ничек барып кердең? Анда синең яшьтәшләр бармы?

 

– Хореография училищесын бетергән кешенең безнең театрга эләгүе гадәти хәл. Без төркемдә 5 егет 7 кыз идек. Алтыбызга театрга эшкә килергә тәкъдим иттеләр. Дүртебез шушында эшлибез. Калганнар Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Йошкар-Олада, Чабаксарда балет сәнгатенә хезмәт итәләр.

 

– Синең дә Мәскәү яки Питер кебек зур калага китәр теләгең юкмы?

 

– Миндә ватанпәрвәрлек көчле. Шулай тәрбияләгәнмен. Бәлки, 20 яшьлек егет авызыннан бик пафослы яңгырыйдыр, әмма мин татар балетына хезмәт итәсем, аны күтәрәсем килә. Һәрхәлдә, Мәскәүгә китә калсам, тәҗрибә җыеп, кире Казанга кайтыр өчен китәчәкмен.

 

– Мәскәүдәге берәр уку йортына кермәкче буласыңмы?

 

– Әйе, шундый теләгем бар. Әмма кая керәсемне әле төгәл хәл итмәдем. Балетмейстер һөнәре буенча булыр ул. Театрны эченнән өйрәнәсем бар. Бөтен цехларын. Максатым – балет белгече булып формалашу.

 

– Замана яшьләренә башка биюләр якынрак бит. Брейк-данс, мәсәлән.

 

– Мин биюнең бөтен төрләрен дә яратам. Брейк белән студент чакта шөгыльләнә идем. Заманча балет ул синтезга юнәлгән. Чит илдә, күрәбез, классик балет бик әз калып бара. Шуңа күрә алар рус балетын бик хөрмәт итәләр, чөнки бездә классика күбрәк сакланып калган. Чит ил балетында брейк, модерн, джаз, стрит-джаз да, башка элементлар да бар. Бервакыт безгә Петербургтан бер балетмейстер килеп “Снежная королева”ны куйган иде. Брейк бии белүем шунда бик урынлы булды. Төп тискәре герой Тролльне уйнаганда кирәк иде ул. Кыскасы, синтез әкренләп безгә дә килә. Бар юнәлешләрне дә параллель рәвештә үзләштерергә кирәк.

 

– Төнге клубка килеп керсәң: сигарет, төтен, сыра… Яшьтәшләреңнең бу мавыгуларына ничек карыйсың?

 

– Әлбәттә, мин сигарет һәм хәмерне хупламыйм, аларсыз да күңел ачып була. Тик тәмәке тартып, сыра эчкәнгә генә кешене начар дип тә атап булмый. Стереотип бу. Кайбер кеше эчми-тартмый, әмма күңеле черек, мәкерле була.

 

– Килешәм, әмма бит татар яшьләре барыбер тәрбиялерәк, әхлаклылар санала. Әллә инде монысы да стереотипмы?

 

– Безнең тамырлар көчле. Казанга кунакка килгән клабберлар сизә: Мәскәү яки Петербург клублары белән аерма бик зур. Киенүдә дә, үз-үзеңне тотышта да ниндидер әхлак сакланып килә. Шулай ук Мәскәү һәм Питер клубларында күп кенә яшьләр үзләренең традицион булмаган ориентация вәкилләре булуларын яшермиләр. Бездә исә алай түгел.

 

– Син профессиональ биюче һәм төнге клубларның даими кунагы. Шуңа күрә чираттагы сорауны бирми булдыра алмыйм. Тәкъдим итсәләр, стриптиз бии алыр идеңме?

 

– Юк. Беләсеңме, бездә, гомумән, стриптизга караш дөрес түгел. Стриптизда иң мөһиме чишенү дип уйлыйлар, ә анда иң мөһиме бию!

 

– Алайса, бәлки, сезнең хореография училищесында да стриптиз бүлеге ачып җибәрергә вакыттыр?

 

– Белмим. Балетта синтез турында әйттем бит. Менә күптән түгел Опера һәм балет театрына Мәскәүдән бер труппа килгән иде. Шунда бер балерина топлес, ягъни билгә кадәр өске өлеше шәрә килеш чыгыш ясады.

– Ә ни өчен мин бу турыда белми калдым?

 

– Ул турыда, гомумән, матбугатта сүз булмады. Бер рус газетасы гына язды, анысы да үтеп барышлый гына. Матбугат, гомумән, балетка бик аз игътибар бирә, шуңа күрә күбесе белми дә калды.

 

– Татар дискотекаларының форматы турында ни әйтерсең?

 

– Алар хәзер ике агымга аерылу юлында, минемчә. Авыл яшьләре һәм шәһәр яшьләре өчен. Әйтик, без оештырган “Үзәк-Party” ул күбрәк кала егет-кызларына. Анда даими чыгыш ясаучы “Иттифакъ” рэп-төркеме дә күбрәк шәһәр форматында иҗат итә.

 

– Ә авыллар өчен кем эшли алайса? Зөлфәт Зиннуровмы?

 

– Алай ук дип әйтмәс идем. Тик шулай да Зөлфәтнең “Күңел” дискотекасы күбрәк попса әйләндерә бит. Ә аны, гадәттә, авыл яшьләре үз итә. Зиннуров молодец ул, зур компанияләр белән бер дәрәҗәдә көндәшлек итә.

 

– Ә “Барс-Медиа” дискотекаларында булганың бармы?

 

– Бар. Әмма алар дискотека белән концерт төшенчәләрен бутый бугай. Беркөнне бардым, халык шыгрым тулган. Басып карый торган концерт булды ул. Дәртле биюләр концерты. Биергә урын юк. Программа нонстоп рәвешендә бара. Дискотеканың культурасы бераз башкача бит, анда кеше ял итәргә, аралашырга, биергә килә. Гел чыгышлар, уеннар белән дыңгычларга ярамый, минемчә.

 

– Сине әтиең турында сорап аптыратып бетергәннәрдер инде. Шулай да, Рабит Батулла малае булуың тормышыңда ярдәм итәме?

 

– Бәләкәй чакта миннән: “Батулла малае булуы авырмы?” – дип сораганнар. “Белмим, башка кеше малае булып караганым юк”, – дигәнмен (көлә). Чынлыкта, бүген дә шулай дип җавап биреп була. Кайвакыт уйлап куям: Батулла малае булмасам, берәр уңышка ирешә алыр идем микән? Монда медальнең ике ягы бар: кайвакыт Батулла малае булуым аркасында ярдәм итәргә мөмкиннәр, ә кайбер очракта, киресенчә, аяк чалырга. Чөнки, көнләшүчеләр бар. Менә Опера һәм балет театрына үзем урнаштым. Андагы җитәкчеләр дә, балетмейстерлар да рус кешеләре. Аларның Рабит Батулла дигән исемне, гомумән, ишеткәннәре дә юк.

 

– Инде энекәшең Байбулат та хореография училищесына кергән икән.

 

– Әйе, халык биюләре бүлегенә. Ул безнең өчен көтелмәгән хәл булды, чөнки  башта биюгә күңеле ятмый иде.

 

– Аңа ничә яшь тә, сиңа ничә яшь?

 

– Аңа – 15, миңа – 20.

 

– Исемнәрегез бик оригиналь. Бу Рабит абый табышыдыр инде?

 

– Мин тугач, әти әнигә берничә исем язып керткән. Әни шулардан Нурбәк дигәнне сайлаган. Ә Байбулатның тарихы кызыграк. Финляндиядә яшәүче бер татар гаиләсенең фамилияләре Байбулат. Балалары гел кызлар, фамилия югала дип курыкканнар. Әти шуларга “әгәр икенче балам да малай булса, аңа Байбулат дип исем кушам” дип вәгъдә иткән. Һәм сүзендә торды.

 

– Димәк, исем кушудан бигрәк саваплы эш булган бу.

 

– Әйе.

 

– Нурбәк, әгәр иҗат дигән нәрсә, гомумән, булмаса, үзеңә ипилек акчаны ничек эшли алыр идең?

 

– Әйтүе кыен. Бәлки педагог, оештыручы, продюсер булыр идем. Барыбер шул иҗатка барып тоташа. Төгәл фәннәргә сәләтем юк. Алгебра, геометрияләр буенча билгеләрем яхшы булса да, ул юнәлештә эшли алмас идем.

 

– Бүген яшьләр китап укымый. Язучы малае буларак, ничек уйлыйсың, нидә икән сәбәбе?

 

– Безнең буын язучылары килеп җитмәгәндер. Татарда тарихи әсәрләр дә, лирик әдәбият та җитәрлек. Ә менә шәһәр яшьләре өчен юк. Ә рус әдәбиятында бар бит.

 

– Китап укучыларның бер өлешен интернет та йолкып алды сыман. Син интернетта буласыңмы? Ул тормышыңда нинди урын алып тора?

 

– Интернет минем өчен аралашу, хат алышу чарасы. Әмма аннан әдәби әсәрләр укый алмыйм.

 

– Аңлыйм сине. Минем дә әдәби әсәрне А4 кәгазендә принтердан чыгарып укырга маташып караганым бар. Булмый! Китап уку эффекты юк, куллар андый кәгазьгә күнекмәгән.

 

– Аннары, китапка бәяләр дә бик кыйммәт. Арзанрак ясарга кирәк, минемчә. Китапны алсыннар дип куярга кирәк бәясен, ә акчаны күбрәк китерсен дип түгел. Китапка бизнес итеп карамаска иде. Ул, беренче чиратта, фикер тарату чырасы, белем янчыгы һәм шуның өстенә авторга реклама да.

автор:Данил СӘФӘРОВ; источник:http://sahne.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>