Новости 273 0 3 года назад

Нурзадә: «Хатын-кыз романы язар идем»

Нурзадә

Сәхифәбездә кунакта – үзгәртеп булмаслык оптимист, җырбиюгә, китап укуга гашыйк романтик кеше.

Тормышның мәгънәсен дөньяны яратып яшәүдә, кешеләр белән һәрчак елмаеп-көлеп аралашуда күрә ул. һәр яңа туган көннең кадерен белеп, шатланыпсөенеп яшәү серләре белән Нурзадә уртаклашыр.

«Укырга бик яратам мин. Китапханәгә барып, әдәби журналлар укыйм. Гастрольгә барсам, һичшиксез, китап алып барам, 15-20 минут кына буш вакыт килеп чыкса – китапка ябышам. Әсәр ошаса, төн йокламыйча да укып чыга алам. Өйдә үз китапханәм барлыкка килде инде. Шигырь җыентыклары аерым бер урын алып тора. Шигырьләрне яратып укыйм, авторлар белән танышам, еш кына иҗади хезмәттәшлек тә шулай башланып китә. Һәркемгә китап укырга киңәш итәр идем, ул тел байлыгын арттыра, сөйләмне матурлата. Кайчак үзем дә берәр әдәби әсәр язу турында уйлап куям. Мөгаен, хатынкыз романы булыр иде ул, чөнки татар әдәбиятында мондый жанр әлегә киң таралмаган, ә укучының кызыксынуы бар. Мәсәлән, Зифа Кадыйрованың популярлыгын шулай аңлатыр идем».

«Ир-атларның психологиясен аңлау авыр. Якын дуслар арасында ир кеше булганда уңайлы, ул төрле аңлашылмаучанлыкларны нәкъ менә ир кеше акылы белән аңлатып бирә ала. Мөнәсәбәтләргә кагылышлы психология китаплары да булышырга мөмкин».

«Университетта чит телләр факультетында белем алдым. Инглиз, француз телләрен аңлыйм, ләкин озак вакыт практика булмагач, иркен сөйләшә алмыйм. Чит илгә китеп, берике ай яшәсәң, чит телне өйрәнеп була ул, иң мөһиме – туган телеңне онытмаска! Мин үзем италиягә китәр идем. Анда да татарлар бардыр, шуларны табып аралашыр идем. Татар телен, җырларын, биюләрен өйрәтер идем».

«Кызганыч, без күп вакытта интуицияне тыңлый белмибез, шуңа ялгышабыз. Эчке тавышыбызга колак салырга кирәк ул, ниндидер эшкә күңел тартмый икән – эшләмәскә!»

«Һәр ел ахырында алдагы елга планнарымны корып, көндәлегемә язып куям. Шулай план төзү үзеңне җыйнакландыра, ялкауланырга ирек бирми, максатка ирешергә булыша. Тормышта да, иҗатта да максат-­хыяллар максималь зур булырга тиеш, дип саныйм, шул чакта аларга ирешер өчен күбрәк эшләнелә».

«Начар тәнкыйтьне дә яхшы кабул итәм мин. Тәнкыйтьлиләр икән, димәк синең белән кызыксыналар, сине яхшырак итеп күрергә телиләр. һәр нәрсәнең уңай ягы була, шул уңай яктан карап тормыш итә белергә кирәк».

«Кызганыч, хәзерге дөньяда бар нәрсә дә акчага барып тоташты. Ә бит акчага табынып яшәү дөрес түгел. Иҗатны чын күңеленнән сөюче кеше бигрәк тә акча, дан белән мавыгырга тиеш түгел, дип уйлыйм».

«Безнең халык психологка баруны үз итеп бетерми, ә бит белгечтән киңәш сорауның бернинди куркынычы юк. Ул ситуацияне башка яктан ачып күрсәтә, проблеманы чишү өчен уңайлырак, яхшырак юл табарга булыша ала».

«Бертуктамый алышынып торган көзге һавада суык тидермәскә иммунитетны ныгыта торган чәй булыша. Андый чәйне ясар өчен имбир тамыры, мелисса, бөтнек, өрек, караҗимеш, ясмин чәчәген термоска салып, бераз томалап пешерәсе».

Блиц-кинәшләр

Укырга: Д.Грей, А.Дюма, М.Мәһдиев, З.Кадыйрова, К.Кәримов, Ф.Бәйрәмова, Т.Миңнуллин әсәрләрен;

Карарга: «P.S. Я люблю тебя», «Хатико», «Белый бим, черное ухо», «Апостол», «Брестская крепость» фильмнарын;

Күрергә: Памуккале шәһәрен, Эрмитаж музеен, Байкал күлен.

Беркайчан да кайгырып яшәмәгез, каш ярылып, күз чыкмаган!

автор:Рания ЮНЫСОВА; источник:http://sahne.ru

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>