Новости 283 0 3 года назад

Оскар Усманов үзе булып калырга тели

Оскар Усманов

Һәр эстрададагы кебек, татар эстрадасында да танылу өчен иң беренче шарт булып хит булырдай җыр тора.

Тавыш та, мөмкинлек тә, кесә калынлыгы да кайвакытта икенче урынга төшеп утыра. Шәп көй, сыйфатлы аранжировка, мәгънәле текст – иң беренче сәхнәгә чыккан яшь җырчы өчен әнә шул гына трамплин була ала. Аннан хәзер күбрәк яшь җырчылар җырны түгел, җыр җырчыны таныта башлады.

Композитор Оскар УСМАНОВ иҗатына мөрәҗәгать итүчеләр дә яхшы белә – Оскар язган җыр шундук хитка әверелә. «Йолдызлар яңгыры», «Буран дулый», «Каеннар арасында», «Бәллүр савыт», «Талбишек», «Мәхәббәт шушыдыр», «Нурлар чәчеп яшә, әнкәй», «Нигә болай ашкынасың, йөрәк?» дигән җырларның кайсын гына алма – аларның рейтингы һәрчак югары. Атаклы композитор Вадим Усмановның улы татар телен камил белми, әмма әлеге киртә җыр язганда бернинди дә комачаулык тудырмый, текстның мәгънәсен аңласаң, җырчының тавыш мөмкинлеген тоемласаң, җыр үзеннән-үзе туа ала, дип исәпли ул.

Оскар аз сүзле, шәхси тормышын җиде кат бик астында тотучы кеше икән. Шуңа да әңгәмәдә биргән җаваплары «кыскалыкта – осталык» принцибына нигезләнгән.

– Оскар, әгәр композиторлар рейтингын төзесәк, Оскар Усманов кайсы урында булыр иде икән?

– Икенче урындадыр, мөгаен. Беренче урындагылар болай да күп бит инде! (Елмая.) Әгәр инде бик рәсми төстә якын килсәк, бу сорау миңа түгел.

– Сезнең популярлык сере нидә һәм Сез аңа ничек ирештегез?

– Белсәң иде аны… Минем фикер йөртү һәм җырны тоемлавым иҗатымны яратучылар күңеленә хуш килә, күрәсең.

– Үз өлкәгездә шәхес булып формалашу юлы нинди булды?

– Музыкага тартылу, аңа мөнәсәбәт балачактан ук формалашкандыр. Әти-әнием кечкенәдән музыкага мәхәббәт тәрбияли алды – джазмы ул, авыр рокмы – һәр стильне мин белә идем. Үземне белә-белгәннән бирле музыкасыз узган бер генә көнемне дә хәтерләмим. Радиоалгычта бөтен дөньяның радиостанцияләрен табарга тырыша, тапкан нәүбәттә аларны комсызланып тыңлый идем. (Ул вакытта аларның күбесе СССРда тыелган!) Бер сүз белән, дөньяви музыкадан һәрвакыт хәбәрдар булдым. Беренче композицияләремне фортепианода мәктәп елларында иҗат иттем. Татар музыкасы белән исә әтинең студиясендә аранжировщик булып эшли башлагач кына таныштым. Беренче елларны татар эстрадасы өчен көйләр иҗат итәрмен дип башыма да китермәгән идем. Аңа да вакыт узу белән кереп киттем.

– Нинди җырчылар белән эшләргә яратасыз – инде танылганнар беләнме, әллә «ярдәмгә мохтаҗлар» беләнме?

– Һәркайсы белән кызык.

– Кайсы җырыгызны аерып, менә бусы аеруча күңелгә якын, дип әйтә алыр идегез?

– Кайсын да аерып күрсәтә алмыйм – аларның һәркайсы үзенчә кадерле. Һәрберсе – минем хезмәт һәм җанымның бер кисәге.

– Музыкаль талант ул тумыштан килгән бүләкме, хезмәт җимешеме?

– Тумыштан булмаса, эшләрлек чимал булмый. Һәр нәрсә Ходайдан һәм ул һәр һөнәрдә шулай дип уйлыйм.

– Хәзерге шоу-бизнеста Сезне нәрсә канәгатьләндерми һәм, гомумән, сәнгатьлелек ягыннан, бармы ул бездә татар шоу-бизнесы?

– Музыка ягыннан канәгатьләндерми. Аеруча кайбер популярлаштырырга теләгән көйләрнең музыкаль эшләнеше ягыннан бөтенләй лаек булмаганнарын ишетсәм… Әмма бу минем фикер. Татар шоу-бизнесы бар инде ул. Шул ук эстрада.

– Гаиләгез турында беләсе килә.

– Мин тамырларым белән үк Казан кешесе. Дүрт яшемә кадәр Кремль янында – Ленин урамында, «Джузеппе» кафесы йортында яшәдек. Кремль, Черек күл – минем ватаным дисәм дә була! Хәзер дә анда йөрергә, балачагым хатирәләренә бирелергә яратам. Үз гаиләм – хатыным Динә мәктәптә музыка дәресләре укыта, кызым Камиләгә 16 яшь. Музыкага сәләте бар.

– Шәхес һәм музыкант булып үсү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Шәхес буларак белмим. Бәлки, күбрәк кешеләр белән аралашырга, үз фикерең булу, дипломат була алудыр. Музыкант буларак, һәр эштәгечә, эшләргә һәм эшләргә!

– Чирек гасырдан соң Оскар Усманов нинди булачак?

– Алла теләсә, үзем булып каласым килә.

автор: Гөлнара ҖӘЛИЛОВА; источник: http://shahrikazan.com/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>