Новости 329 0 2 года назад

Парларны чыгарабыз…

Яхшы кәеф белән эшкә барасыңда берәр хезмәттәшең белән сүзгә килеп аласың, җыелыш вакытында җитәкчең эт итеп сугеп ата, җәмәгать транспортында ялгыш аягына баскан өчен берәр әдәм актыгы аты юлы белән сүгеп ата.

Нәтиҗәдә, күңелгә бер-бер артлы начар эмоцияләр, тискәре хисләр кереп оялый. Җыелган букет исә сумкага салына да өйгә кайта. Менә шунда башлана да инде.. Шырпы кебек сызарга гына торган кәефкә бер кыек сүз җитә. Вак кына әйбер өчен якыннарың белән пырылдашып китәсең, хәттә почмакта посып утырган мәчегә дә эләгә. Ачу бер гаебе булмаган туганнар һәм дуслардан алына. Көн дәвамында җыелган тискәре әмоцияләр бәреп чыга. 

Аянычлы хәлләр әзрәк булсын дисәгез, вакыт-вакыт парларны чыгарып ала белергә кирәк. Психологлар сүзенә колак салсак, кайчакларда эмоцияләрне чыгарып алу тискәре уйларга каршы эммунитет та барлыкка китерә икән.

Ничек чыгарырга соң ул парларны? Менә сезгә берничә киңәш:

1.    Шәхси көндәлек алып барыгыз. Көн дәвамында булган вакыйгаларны берничә җөмлә белән язып, анализлап бару да җитә. Тискәре уйлар кәгазь битенә (агылып) сеңеп, күңелегез бушап калыр.

2.    Көн саен берничә чакрым җәяү йөрергә тырышыгыз. Саф һавада йөреп керү, билгеле булганча, башны кирәкмәс уйлардан арындыра.

3.    Иң кулай вариантларның берсе – спорт белән шөгелләнү. Физик күнегүләр эшләп алҗыганнан соң тәннәр авыраеп калса да, күнелдә җиңеллек сизеләчәк.

4.    Мунча, бер дә булмаса душка кереп әйбәтләп юынып чыксагыз да начар эмоцияләрдән арынганачаксыз. Кер белән бергә начар тойгылар да юылып төшәр,  башларыгыз “чистарыр”.

5.    Урман, кыр яисә башка аулак урынга барып “парларыгызны” чыгарсагыз була. Бар көчегезгә кычкырырга, чинарга, булдыра алган тавышларны чыгарып начар энергиядән котылып була. 

 

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>