Новости 308 0 3 года назад

Һәр заманда – ул заманча…

исламия махмутова

Күп балалы гап-гади татар гаиләсенең (ир белән хатынны Исламия белән Хәлил Мәхмүтовлар уйный) бетәргә хөкем ителгән авылны ничек тә саклап калырга тырышып йөрүләре. Ә авылны саклап калуның бердәнбер чарасы – мәктәпне яптырмау… 

Безнең авыл клубына «театр килгән». Ягъни – Татар дәүләт Күчмә театры артистлары. Сәхнәдә Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Без бит авыл малае» спектакле бара. Тамашачы спектакльгә җаны-тәне белән «йотылган»: ни дисәң дә, үз тормышларының чагылышы.

Күп балалы гап-гади татар гаиләсенең (ир белән хатынны Исламия белән Хәлил Мәхмүтовлар уйный) бетәргә хөкем ителгән авылны ничек тә саклап калырга тырышып йөрүләре. Ә авылны саклап калуның бердәнбер чарасы – мәктәпне яптырмау… Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Исламия Мәхмүтованың иҗат юлын күзаллаганда, ни өчендер иң элек әнә шул спектакль хәтеремә килеп төште.

Спектакль 30 еллар элек куелса да, анда күтәрелгән проблема бүген тагын да актуальрәк яңгырый. Артистларны «уйный» дип сөйләү гадәткә кергән, әмма алар бит уйнамый – тормышның беркайчан да чишелеп бетми торган проблемаларын, берсеннән-берсе актуаль темаларын күрсәтеп, шулар арасында чын мәгънәсендә яши. Уйландыра, тетрәндерә, көлдерә, елата. Битараф кына калдырмый.

Тамашачыга элек «Күчмә» исеме белән танылган, хәзер исә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрын Мәхмүтовлардан башка күз алдына да китерү авыр. Ни дисәң дә, ярты гасыр буе сәхнә тоткан төп геройлар иде шул алар. Ни кызганыч, «иде» сүзен күптән түгел арабыздан киткән Хәлил абыйны искә алып әйтергә мәҗбүрмен. Исламия апага сәхнәгә күтәрелүенең 50 еллык, үзенең 70 яшьлек юбилеен сыңар канат белән каршыларга туры килә.

«Мин артист булам!»

Әлки районының Югары Әлки авылында яшәүче Мәрвия апа белән Һидият абыйның Исламия исемле чая кызы кечкенәдән үк «Мин артист булам!» дигән хыял белән яши. Радиодан тапшырылган җырларны тыңлаганда, авыл клубында күрсәтелгән киноларны караганда, тәэсирләнеп, дөньяларын оныта. Төрле юллар белән эзләп табып, киноартистларның фотооткрыткаларын җыя. В.Тихонов, Н.Мордюкова, Ю.Яковлев, Н.Рыбников, А.Ларионоваларны… Артистларны илаһи затлар итеп күзаллый. Авылга кайчакта «тере артистлар» да килеп, спектакльләр куйгалыйлар. Андый чакта алар Һидият абыйларга фатирга керә. Фердинанд һәм Люция Фарсиннар, Сания Исмәгыйлова, Гата Нуруллиннар… Шулай булмыйча – Исламиянең әти-әнисе дә сәнгатькә гашыйк кешеләр ич. Һидият абый үзе дә, тальян гармунда уйнап, озын милли көйләрне сузып җибәрсә, артистлардан ким түгел. Исламияне дә алардан күчкән чаткы шулай бимазалыйдыр.

Мәктәптәге бер генә концерт, бер генә бәйрәм дә Исламиядән башка узмый. Шул чакта ук «коеп куйган» артист була инде ул. Мәктәпне тәмамлауга, укырга алуларын сорап, Казандагы театр училищесына хат язып җибәрә. Тик… драма артистлары бүлегенә укучыларны дүрт елга бер генә тапкыр җыюлары, быел андый курс булмавы турында өметсез җавап килә. Исламия үз мәктәбендә эшләргә кала.

Бер елдан соң, авылларында эшләгән Казан кызы Талиягә ияреп, шәһәргә кунакка килә. Талия Казанның һәр почмагын күрсәтеп йөри үзенә. Кремльнең Спас манарасына да килеп чыгалар. Тукта, анда «Татар дәүләт күчмә театры» дигән элмә такта куелган түгелме соң? (Ул елларда театр администрациясе шунда урнашкан, ә «Күчмә»нең үз бинасы юк). Исламия, тәвәккәлләп, театр директоры Хәмзин, режиссер Тумашев, артист Юнысов утырган бүлмәгә барып керә дә: «Абый! Алыгыз әле мине артистлыкка!» – дип ярып сала. «Абыйлар» сынап карарга булалар үзен: җырлатып та, биетеп тә, шигырь сөйләтеп тә карыйлар һәм… вакытлыча башка штатка булса да – шунда ук эшкә алалар. Әмма сайлаган язмышының кырыс булачагы турында кисәтергә дә онытмыйлар: «Хезмәт хакың кечкенә, фатир бирелми, кияүгә чыга алмыйсың, юлдан кайтып кермисең…» Исламия барысына да риза – артист кына була алсын! Хыял иленең чынбарлыкка әверелүе әнә шул көннән башланып китә дә инде.

Озын кара толымлы, зәңгәр күзле чибәр кызны лирик героиня образлары көтеп кенә торган диярсең. Өстәвенә, аңа күбесенчә җырлы рольләрне тапшыралар. Аяз Гыйләҗевнең «Кара күзле кызлар»ында Гөлләр, Кадыйр Даянның «Дулкынлана тирән күл»ендә Фәйрүзә, Мәсгут Шәрифуллинның «Туганнар»ында Роза – иҗат юлы башындагы әлеге рольләрне Исламия апа бүген дә яратып, сагынып искә төшерә. «Туганнар» спектакле шуның белән дә истәлекле: анда бергә уйнаган партнёры Илдус Вәлиев укырга китә дә, аны театр училищесыннан килгән Хәлил Мәхмүтов исемле яшь, чибәр артист алыштыра. Сәхнәдәге мәхәббәт ялкыны чынбарлыкка да үрләп китә: алдан ук «кияүгә чыга алмыйсың», – дип кисәтелгән артистка язмышын Хәлил белән бәйли дә куя. Юлдан кайтып кермәүләре дә – хәзер инде бергә, җил-яңгырлары да уртак. Төрле һава шартларында, трактор, ат чаналарында авылдан-авылга күчеп йөрсәләр соң? Аның каравы, һәркайда кадерле кунак итеп көтәләр үзләрен. Еллар үткән саен тамашачыларның: «Мәхмүтовлар киләме икән? Алар килсә, әйбәт спектакль була инде», – дигән бәяләмәләре дә ишетелә башлый.

Режиссёрың кем?

Мәхмүтовлар режиссерлардан да уңа. «Туганнар» спектаклен Кәшифә апа Тумашева куйган булса, аннары аның эшен улы Равил Тумашев дәвам итә. Режиссёрларының һәр киңәшенә колак салып, образларын чын, тормышчан итеп тудырырга омтыла яшь артистка. Әле укырга дигән теләге дә сүрелмәгән. Ләкин Равил абый: «Училищеда уздырасы дүрт елда син инде танылып өлгерәсең», – ди. Шулай итеп, аны укытучы-өйрәтүче дә театр һәм аның режиссёрлары, тәҗрибәле артистлары була. «Сәләтле бригадага эләктем, көчле артистлар белән эшләдем. Люция апа һәм Фердинанд абый Фарсиннарга, Гата абый Нуруллин, Сания апа Исмәгыйлова һ.б. артист-остазларыма рәхмәтем зур», – ди Исламия апа.

Яшьлегендә күбесенчә үзе кебек үк япь-яшь замандаш кызларын гәүдәләндерсә, тора-бара артистканың рольләре җитдирәк, саллырак була бара. Равил Тумашев Илдар Юзеев пьесасы буенча куйган «Кыр казлары артыннан» спектаклендәге Ясминә ролендә, мәсәлән, башка һичкемне дә күз алдына китереп булмый. Спектакль өчен Мәсгут Имашев иҗат иткән сагышлы-моңлы җыр да бары тик аңа гына – Исламия апаның бәрхеттәй җылы-йомшак тавышына гына туры килә кебек.

Режиссёр Рәшит Заһидуллин куйган «Кураж ана һәм аның балалары» (Бертольд Брехт) спектаклендәге Кураж ана, «Итил суы ака торур»да (Нурихан Фәттах) Койтымбикә, «Хаҗи әфәнде өйләнә»дә (Кәрим Тинчурин) Галимә абыстай – төрле заманда яшәп, төрле шартларда күрсәтелсәләр дә, Исламия апа уйнавында көчле рухлы, нык холыклы образлар булып гәүдәләнә. (Сүз уңаеннан: ике ел элек аның Галимә абыстае «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Тантана» театр премиясенә лаек була).

«Кураж ана»га килгәндә, пьесаны татарчага Исламия Мәхмүтова тәрҗемә итә. Баш режиссёр аңа алдан ук шундый теләген белдереп куя: «Әсәр немец язучысыныкы булса да, ул безнеңчә, саф татарча яңгырасын иде», – ди. Исламия апа бу эшне уңышлы башкарып чыга. Хәер, «Кураж ана…» – каләм осталыгын сынауда Исламия апаның беренче тәҗрибәсе түгел. Пьесаның сәхнәдәге яңгырашын, аның уңышлымы яисә уңышсызмы килеп чыгачагын гомер буе сәхнәдә яшәгән кешедән дә яхшырак кем тоемлый ала?

Шулай да, каләмгә тотынганчы, Исламия апага режиссёрлык эшендә сыналырга туры килә әле. Йомшак табигатьле, артистлар белән киңәшләшеп эшләүче режиссёр Равил абый Тумашев янында Исламия апа үз фикерен дә шикләнмичә белдерә. Бер фикер яхшы, ике фикер тагын да яхшырак дигәндәй, режиссёр еш кына аның белән килешә дә. Театрга яңа режиссёр – Дамир Сираҗиев килгәч тә, Исламия апа, гадәтенчә, «тәгәрмәчкә үз таягын» кыстыргалый: «Ә болай эшләсәк, ничек булыр? Ә тегеләй?..» Бераздан Дамирның түземлеге төкәнә: «Исламия апа! Өйрәтергә бик яратасың! Мә, үзең куй әле шушы спектакльне», – дип, пьесаны аның кулына тоттыра. Исламия апа, йөрәкләнеп, әсәрне өенә алып кайта, укып чыга. (Данил Салиховның «Яшьлек хатам – йөрәк ярам» пьесасы була ул). Ярый әле, ул чакта ничек борчылганын, каушаганын, «Әллә кире илтеп биримме икән?» – дигән икеле-микеле уйларын беркем күрми, сизми. Ә шулай да сынатырга ярамый бит. Җиң сызганып эшкә керешергә кала. Артистлар да аның тәвәккәллеген уңай кабул итәләр, рәссам Скоморохов эшләгән декорацияләр, Ганс Сәйфуллин музыкасы белән дә баеткач, яңа режиссёрның беренче «коймагы» сәхнәгә төерләрсез килеп чыга.

Аннары Исламия Мәхмүтова театр училищесының чыгарылыш курс студентлары белән Илдар Юзеевның «Резидәкәй» әсәрен сәхнәләштерә. Үз театрларында – Рәдиф Сәгъдинең «Сынган беләзек» әсәрен… «Сынган беләзек» 13 ел буе сәхнәдән төшми, аны татарлар яшәгән ерак төбәкләрдә – Урта Азиядә, Урал аръягында Себер шәһәрләрендә дә куеп йөриләр.

Буа драма театры директоры Раил Садриев, Ләбиб Леронның «Бәхеткә биш минут кала» пьесасын сәхнәләштерү өчен дә нәкъ менә Исламия Мәхмүтованы чакырып ала. Тамашачы бу спектакльне дә яратып кабул итә.

«Үзем язам!»

Спектакльне алкышлап кабул иткәндә, аны «дөньяга китерү» өчен никадәр хезмәт куелганын, шушы камиллеккә җиткерү өчен күпме көч түгелгәнен тамашачы күрми, әлбәттә. Өстәвенә, әдәби әсәрне сәхнә әсәре итүнең режиссёрлар, артистлар гына тоемлый торган үз нечкәлекләре бар. Укып кабул итү белән ишетеп-күреп кабул итү арасында аерма зур. Шуңа күрә, автор белән килешеп, пьесага шактый үзгәрешләр керткән чаклар да була. Мондый эштә байтак «тоз ашаган» Исламия апаның башына берзаманны: «Үзем язам!» – дигән уй кереп «кунаклый». Нәрсә турында язарга дип борчылмый ул. Тормыш тәҗрибәсе зур, күргән-ишеткән гыйбрәтле вакыйгалары да җитәрлек.

Армиягә хезмәт итәргә китеп, табутларда үле гәүдәләре генә кайткан яшь егетләрнең фаҗигале язмышын нигез итеп алып, Исламия Мәхмүтова «Син бит минем бер генәм» дигән пьесасын яза һәм аны үзе үк сәхнәгә куя да. Аннан соң «Күрәсем килгән иде», «Мәхәббәт чишмәсе» дигән пьесалары языла. Һәркайсында тормышчан, тамашачының күңел кылларын кузгатырдай вакыйгалар ята. «Мин алдаша белмим, чынбарлыкта булган хәлләрне генә яза алам», – ди Исламия апа. Шуңадырмы, гастрольләргә чыккач, сез бит минем язмышны уйнадыгыз, дигән тамашачылар да очрый. Димәк, язмышлар кабатланучан.

Хәзер Исламия апа, шул пьесаларын туплап, китап итеп чыгарырга ниятли. Башка сәнгать коллективлары да укысын, үз тамашачыларына куйсын иде, ди.

Кәрим Тинчурин театрында зур уңыш белән барган «Мәхәббәт чишмәсе» спектакле Бөтендөнья татар конгрессы съезды делегатларына да күрсәтелә. Милли фольклорга, җырга-биюгә бай әлеге мәхәббәт драмасын төрле төбәкләрдән җыелган татарлар алкышлап кабул итәләр.

Дәвам

Педагогикада «шәхси үрнәк» дигән төшенчә бар. Нинди генә акыллы сүзләр белән тәрбияләргә тырышсаң да, балаң иң элек синең гамәлеңә, эшеңә, үз-үзеңне тотышыңа игътибар итәчәк һәм шуларны сеңдереп үсәчәк. Хәлил абый белән Исламия апаның кызлары Лилия белән Ләйсән дә сәхнәне сайлый. Югыйсә, өлкәне Лилия, әти-әнисе сүзен тыңлап, Казан дәүләт университетының физика факультетына укырга кергән була. Күңеле ятмый. Югары Әлкигә кайткач, дәү әнисенә елый-елый артист буласы килүен сөйли. Мәрвия апа шунда кызы Исламиягә: «Мин гади колхозчы булсам да, ике кызымның да артист булуына каршы килмәдем. Ә син, сәхнә кешесе була торып, балаңның хыялын чиклисең», ди. (Икенче кызына килгәндә, укучы бу урында сүзнең Исламия апаның сеңелесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Рузия Мотыйгуллинага кагылуын аңлагандыр, әлбәттә).

Хәзер Лилия дә, аның ире Ренат Шәмсетдинов та Кәрим Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә уйныйлар.

Мәхмүтовларның икенче кызы Ләйсән, мәктәпне тәмамлауга, турыдан-туры театр училищесына барып керә. Хезмәт юлын шулай ук Кәрим Тинчурин театрында башлый. Әмма, кайчан роль бирерләр, дип көтеп, режиссёрга гына бәйле булып яшисе килми, үзенең ташып торган энергиясе өчен киңрәк юнәлешләр эзли. Хәзер «Зө-Ләй-Лә» ансамбленең аерылгысыз «компоненты» Ләйсән үзе егермегә якын җыр авторы да.

Лилиянең – Ришат исемле, Ләйсәннең Сөләйман һәм Йосыф исемле уллары үсеп килә. Аларның киләчәген әлегә фаразлап булмый. Ләкин, нәрсә белән генә шөгыльләнсәләр дә, аларның күңелендә дә сәнгатькә мәхәббәт яшәр, алар да дәү әти-дәү әниләре һәм әти-әниләренең лаеклы дәвамы булыр.

автор:Фәйрүзә МӨСЛИМОВА; источник:http://sahne.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>