Новости 245 0 3 года назад

Рүзил Гатин: «Авызга чикләвек кабып сөйләшәм»

Рүзил Гатин

Бездə кунакта – Рүзил Гатин. Федераль каналның пародиялəр шоу-тапшыруында теле телгə йокмаган татар комментаторын күрсəтеп, күплəрнең исендə калгандыр Рүзил.

«Үземне актёр итеп күрəсем килə, лəкин, кечкенəдəн вокал белəн шөгыльлəнгəч, беренче чиратта, җырчы һəм, сызык аша гына, актер дип əйтергə кирəктер», ди ул. Ə саный китсəң, сызык аша язылырга тиешле сəлəт-шөгыльлəре җитəрлек Рүзилнең. Уйный, җырлый, алып бара, пародия ясый – һəм бик дөрес эшли. Үзеңне сəхнə сəнгатенең барлык өлкəлəрендə сынап карау – шəп бит ул!

«Былтыр Казан консерваториясен тəмамладым. Анда белем алу белəн берьюлы Мəскəүнең ГИТИСында эстрада факультетында укыдым. Без диплом спектаклен куйганда, яшь актёрлар «караштырырга» дип, «Беренче» каналдан продюсерлар килгəн иде. Шунда күреп безне «Большая разница» тапшыруына чакырдылар. Беренче вакытта күмəк күренешлəрдə катнаштык, ə фестивальдə үзебез əзерлəгəн «Комментаторлар» номерын күрсəттек. Матчларны бəян итеп бару миңа кечкенəдəн кызык тоела иде. Əле хəзер дə, дуслар белəн футбол тибəргə чыксак, комментатор булып кыланып, егетлəрне көлдерəм».

«Кирəкле мизгелдə кирəкле җиргə туры килсəң, иртəгə үк танылган кеше булып уянуың бик мөмкин. Уңыш казануда да күп вакыт нəкъ менə бəхетле очрак булыша. Лəкин хезмəт һəм тырышлыкның да əле беркайчан да уңышсызлыкка китергəне юк».

«Пародиялəр ясауга сəлəтем ГИТИСта укыганда ачылгандыр. Пародия ясар өчен иң мөһиме – күзəтə белү. Башта үзеңə «объект» сайлыйсың (мин, мəсəлəн, Дима Билан булып чыгыш ясаган идем). Шуннан аның сəхнəдə үз-үзен тотышын, ничек җырлавын, хəтта ничек сулыш алуын күзəтеп, отып алырга тырышасың. Пародия ясар өчен абсолют ишетү сəлəте кирəк дип əйтмəс идем. Безнең курста гомумəн музыкаль белеме булмаган студентлар бар иде, тик алар да җырчыларның «фишка»ларын күрсəтеп, бик шəп пародиялəр ясады».

«Хəзерге заманның төп проблемасы – кешелəрнең бер-берсенə ышанмавында. Гел ниндидер алдау көтеп яшибез. Телевидение дə, кинематограф та шушы алдауны, ышанычсызлыкны, куркуны көчəйтə. Лəкин гаделлек, эчкерсез күңелле кешелəр бар ул дөньяда – моңа ышанырга кирəк».

«Йолдызнамəлəргə ышаныр идем дə, тик ни өчен миңа интернетта – бер төрле, телевизор кабызсам – икенче төрле, журнал ачсам – бөтенлəй өченче төрле йолдызнамə тəкъдим итəлəр? Табышмак! Ырымнарга ышанырга да киңəш итмəс идем. Андый «ышанулар» комачаулый гына. Кеше үз көченə ышанырга тиеш. Үзенə ышанса, аңа йолдызлар фаразы да, ырымнар да кирəк булмаячак. Театр, эстрада өлкəсенең дə үз ырымнары, гадəтлəре бар. Мəсəлəн, əгəр спектакль əле куелмаган икəн, рольлəрне уку вакытында сценарий кулыңнан төшеп китсə, һичшиксез, сценарий өстенə утырырга кирəк. Мондый ырымнарны үтибез инде, лəкин кызык өчен генə, чын күңелдəн ышанып түгел. Концерт алдыннан ул сценарийларны əллə ничə тапкыр төшереп җибəреп тə, югалтып бетергəн дə бар, лəкин тамаша бик яхшы үтə иде, Аллага шөкер!»

«Сөйлəмне яхшырту өчен күп төрле күнегүлəр бар. Үземə булышканнарын əйтеп китəм. Мəсəлəн, теш арасына шешə бөкесен кыстырып, ашыкмыйча гына, һəр хəрефен төгəл əйтеп, тизəйткечлəр кабатларга. Авыз мускуллары арганчы шулай кабатлагач, бөкесез генə əйтеп карарга. Шулай ук авызга ике əстерхан чиклəвеге тыгып тизəйткечлəр сөйлəп була».

БЛИЦ-КИҢƏШЛƏР

Карарга: С.Михалковның «Сибирский цирюльник» фильмын.

Укырга: М.Булгаковның «Мастер и Маргарита» романын.

Тыңларга: Р.Əхиярованың «Шагыйрь мəхəббəте» операсын, Р.Яхин, С.Сəйдəшев, А.Ключарев музыкасын.

автор:Рания ЮНЫСОВА; источник:http://sahne.ru

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>