Новости 250 0 3 года назад

Радик Сәлимов: «Сөйләм – ул микросимфония»

Радик Сәлимов

Радик Сәлимов – композитор, «Радик Сәлимовның иҗат остаханәсе» дип аталган иҗади һәм социаль технологияләр үзәген (kazanart.ru) оештыручы, музыкаль проектлар продюсеры.

Түбән Кама музыка училищесын һәм Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. II курста укыганда ук Бөтенроссия яшь композиторлар конкурсы лауреаты булган. V курста автор кичәсе үткәреп үз экспериментларын тәкъдим итүен хәтерләүчеләр дә бардыр. Ул 2004 елдан ТР һәм РФ композиторлары берлеге әгъзасы. Хореографлар Наил Ибраһимов, Олег Николаев, режиссерлар Фәрит Бикчәнтәев, Салават Юзеев, Илдар Ягъфәров, җырчы Альберт Асадуллин белән эшли.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле композиторның «Җиде энҗе» мюзиклын тәкъдим итте. Биредә Радик композитор гына түгел, идея авторы да, сценарист та, аранжировка ясаучы да, башкаручы да. Күптән түгел генә ансамбльнең 75 еллыгы уңаеннан Мәскәүдә куелган концертта да шушы мюзикл яңгырады.

Камал театры балалар һәм үсмерләр өчен чыгарган фэнтезида да («Кечтүкле уен») Сәлимов көе. Үзенең иҗат лабораториясендә ул педагог буларак та актив эшли. Хәтта үзе «сәдака» дип аңлата торган социаль проектлары да өлгереп килә.

София Гобәйдуллина исемендәге заман музыкасы үзәгендә урнашкан студиягә кергәч, биредәге пөхтәлеккә гаҗәпләнеп куйдым. Чөнки иҗат кешеләрендә була торган «иҗади тәртипсезлек»не гафу итәргә өйрәнелгән, аптырамый идем. Монда исә җиһазлар да уйланып урнаштырылган, журналларга кадәр киштәләрдә тәртип белән ята. Студия күрке булган ак рояль дә ямь биреп тора.

– Музыка ул матурлык, димәк, тирә-юнь дә матур булырга тиеш, – дип куйды студиянең хуҗасы Радик Сәлимов, минем игътибарым кая юнәлүен аңлап. – Биредә кеше бөтен мәшәкатьләрен онытып, тынычланырга тиеш.

– Студияне үзегез җыештырасызмы?

– Үзем, әлбәттә. Тузан суырткычым да бар, әнә. Хәтерлисезме, Антуан де Сент Экзюпериның Нәни Принцы: «Иртән планетаңны җыештыр!» – ди. Мине әни чисталыкка өйрәтте, хәзер үзем улымны өйрәтәм. Җыештырганда баш мием дә чистарадыр кебек. Яратып эшлим. Хатыным: «Яз, җыештырма!» ди. Эш урынымны чистартып, баш миемдә дә тәртип урнаштыруымны аңлый алмый.

– Бәлки Сез бигүк яшь композитор да түгелдер инде. Шулай да, Татарстанда яшь композиторлар ничек яши?

– Күрәсез – яшибез. Заказлар коткара. Дөрес, алар йә була, йә юк. Композитор бит ул сирәк товар. Без курста, мәсәлән, ике генә кеше укыдык. Мәскәү консерваториясенең композиция кафедрасына быел беркем дә укырга кермәде дигән хәбәр күргән идем. Хәзер бу һөнәрнең кадере, кыйммәте калмады. Композиторлар мескен кебек йөриләр (русча интервью биргән Сәлимов соңгы җөмләсен татарча әйтте. – Р.М.). Хәзер бит музыка очсызланды. Элек вакыйга буларак яңгыраган музыка фонга әверелде. Компьютер программасы булган һәркем музыка ясый ала башлады. Зәвыгы формалашмаган кеше, әлбәттә, мондый «муллык»тан югалып калды. Музыка тыңлау үсешенең мантыйгы югалды. Моның сәбәпләре байтак: музыка тәрбиясе бирүнең чылбыры өзелү, мирас югалу, кешенең бербөтенлеге какшау… Музыкаль зәвык булдыру өчен консерватория тәмамлау мәҗбүри түгел. Мисалга Рафаэль Хәкимовны алыйк: классик музыка концертларына калдырмый йөри. Ул музыкант түгел, әмма аның эчке бербөтенлеге какшамаган, матурлыкны күрә белә.

– Татарстан композиторлары берлеге әгъзасы буларак, берлеккә таяна аласызмы?

– Берлектә «һава торышы» начар димәс идем. Композиторларның әсәрләрен сатып алу системасы җайга салынган. Конкурслар да үткәрелә. Совет сайлап алган әсәрләрне вакыт-вакыт ТР Мәдәният министрлыгы сатып ала. Әмма мин аңа өмет баглап утырмыйм, үземне үзем туендыра алам – зарланмыйм.

– Сез Илдар Ягъфәровның «Югалту» фильмында уйнадыгыз…

– Булды андый хәл.

– Төп герой – музыкант. Күпмедер дәрәҗәдә үзегезне уйнадыгызмы?

– Тулысы белән үземне уйнадым. Башта төп герой рәссам иде. Көннәрдән бер көнне, дөресрәге, төн уртасында Илдар шалтыратты да: «Ул рольдә син булырга тиеш. Үзеңне уйна», – диде. Героем үзен аңларга омтыла. Композитор үзен читтән карап бәяли ала. Ә бәяләгәндә, һичшиксез, тамырларга кагыласың: кем син, кайдан? Фильмдагы өч туган – татар халкының өч торышы. Берсе – милләтче, башкалар фикерен кабул итми, татарча белмәсәң – син урод, флагын күтәрә дә, әйдә, алга! Ул үзенчә хаклы. Бизнесмены бөтенесен акча хәл итә, дип уйлый. Анысында да хаклык бар лабаса. Ә бит өченче вариант та бар: анысы дөньяны үзенчә кабул итә, барлык нечкәлекләрне тоемлый. Туганнар бер-берсен аңларга тырышалар. Аларны берләштерүче – ата кеше.

– Матди яктан канәгатьлек турында сорамыйм – зур акчалар эшли алмагансыздыр. Ә эшегезнең нәтиҗәсеннән риза булдыгызмы? Фильм барып чыктымы?

– Бу «Аватар» түгел, әлбәттә. Ягъфәров үз халкы турында фильм төшерде. Уйлану фильмы. Сорау куя торган фильм. Ул яшәргә тиеш. Ә акчага килгәндә, без беребез дә акча өчен эшләмәдек. Режиссер артистларга түләде, әлбәттә. Мөгаен, үз акчасын түләгәндер.

– Профессионал булмаган кешегә кинода төшү авырмы?

– Мин кинематографиядә яңа кеше түгел: тавыш куям, музыка язам. Үзең төшүе авыр да, кызык та икән. Ике атна эчендә командадагылар белән туганлашып диярлек бетәсең. Санкт-Петербургта һәм Пермь өлкәсенең Барда районында эшләдек. Пермьдә съемкалар вакытында авырып китүем генә кыенрак булды.

– Студиягез София Гобәйдуллина исемендәге заман музыкасы үзәгендә урнашкан. Гобәйдуллиналар яшәгән ул йорт бөек композиторның рухын саклаганмы? Тоясызмы?

– Әлбәттә. Ул, Казанга кайткач, монда да килде. Мин бу студиядә үз программам белән эшли идем инде. София Әсгатовнаның төпсез коедай тирән күзләрен истә калдырдым. Мәгънә тулы күзләр… Вакыт аз иде, берничә реплика алышып кына өлгерсәк тә, ул миңа шулкадәр нык тәэсир итте. Статуслары турында уйламыйча, аны кеше буларак тойдым. Бу йортта аның рухы бар. Шуңа да үзәкнең асылы миссионерлык һәм мәгърифәтчелек кенә була ала. Бәлки шушы бер мизгеллек очрашу да тәэсир иткәндер – быел «Тыңлау һәм ишетү технологиясе» исемле проектымны эшләтеп җибәрә алдым. Иҗат лабораториясендә кешегә аның янында гына була торып та, игътибар ителмәгәнне ачып салабыз.

– Гади генә итеп әйткәндә, кемнәр өчен ул лаборатория?

– Иң мөһиме – атмосфера булдыру. Күз алдына китерегез: бүлмәдә чүп чиләге аунаса, аркылы-торкылы баскычлар ятса, лабораториягә охшамас иде, әйеме. Монда уңайлы, чиста. Ә проектның механизмы бик гади. Бирегә төрле һөнәр ияләре килә. Алар музыкаль белеме булмаган килеш тә көй иҗат итә башлый. Теләге булганнар белән педагоглар индивидуаль рәвештә шөгыльләнә. Мин һәр пәнҗешәмбе саен студиядә семинарлар уздырам. Алар бушка. Теләсәгез, сез биш минут эчендә шушы ак рояльдә уйнарга өйрәнә алачаксыз.

– Кызым музыка мәктәбендә өченче ел өйрәнеп тә, әлегә әлләни майтара алмаганны…

– Күнегүләрне күрсәтсәм, «фишкасы» кайда икәнен аңларсыз. Импровизациянең күп төрле «мәктәп»ләре бар, без уен кагыйдәләрен үзебез уйлап чыгарабыз. «Болай тиеш», «шулай кирәк» дип көчләп тагылган уен кагыйдәләре белән килешеп бетәсем килми. Музыкаль белемне кире какмыйм, мин уйларны көй аша дөньяга чыгарырга өйрәтәм. Әйтик, без сөйләшәбез. Сүзләр – уйларның киеме. Сөйләм төзү шул ук композиция ләбаса. Сөйләм – ул микросимфония. Ә бит шул ук уйларны музыка аша да биреп булыр иде. Димәк, кеше музыка чыгара ала дигән сүз. Без шундый проектларыбызның берсен София Гобәйдуллинага да күрсәткән идек. Аңа бик ошады. Ә бит ул көйләрне музыкаль белеме булмаган егетләр тудырган иде.

– Бу проект матди яктан үзен аклыймы?

– Өч ел элек, 20 мең сумга 47 квадрат метрлы бүлмәне арендалап, проектымны башлап җибәргән идем. Хәзер ул зыянга эшләми. Мин заказдан заказга гына яши алмыйм. Бу проект миңа кызыклы. Әгәр инде ул үзен-үзе финанслый башласа, бигрәк тә яхшы.

– Радик, ничек сезне эстрада кызыктырмады? Анда «ипи» җиңелрәк табыла түгелме?

– Кайчандыр язылган биш-алты җырым бар. Аларны Зө-Ләй-Лә, Асылъяр башкарды. Мин эстраданың аерым бер дөнья булуын аңладым. Ул дөньяда яши белергә кирәк. Ә миңа башка музыка кызыграк. Мин башка төрле композитор.

– Үз юлыгызны таптыгызмы?

– Үз куышымны дисәк, дөресрәктер.

– Тиз эшлисезме?

– Формада булсаң – тиз языла. «Тиз генә язып атасың да, диванда ятасың», диючеләр бар. Тиз генә язуымның артында еллар буе эшләгәнем чагыла лабаса. Төнлә колагыма плейер киеп йоклауларымны беләмени алар?! Бөтенесенең тәртибе бар: иртәмне укудан башлыйм, көндез уен коралында шөгыльләнәм, төштән соң шәһәрдә йөреп кайтам… Бу тормыш ритмы.

– Зуррак әсәрләр – опералар, балетлар, симфонияләр язу турында хыяллар бармы?

– Шул атмосферага эләксәң, андый заказлар да булырга мөмкин. Теориядә. Һәрхәлдә, мин үземне формада тотырга тырышам. Кешегә күрсәтми торган эксперименталь эшләрем бар. Үземә кызыклы композиторларның композиция алымнарын өйрәнәм. Шулай итеп миемне тукландырам. Бер эксперименталь авангард әсәрем ята. Мин аны монда башкармаячакларын да беләм. Әмма язарга, үсәргә кирәк.

– Сәлимовны ничек Мәскәү яки чит ил кызыктырмады әле?

– Мәскәүгә дә, Штатларга да китәргә җыенган вакытлар булды.

– Нәрсә тотып калды?

– «Глаза глупого на краю земли» дигән мәкаль бар. (Кызык: «Аңгыраның күзләре җир читендә», буламы икән аның татарчасы. – Р.М.). Бервакыт эчемнән генә зарланып барам: «Йа Аллам, мин монда нәрсә эшлим? – дим. – Минем талантым белән…» – дим. Ә син, чын кеше булсаң, менә шундый очракта нәрсәдер эшләп кара! Зарланма, чыгу юлын тап! Шушы хәлдә шедевр тудыр! Мин һавадагы торна артыннан кумыйм, учтагы песнәгем кадерлерәк. Эшләгәндә нәрсәдер уңмый, ә бит нәрсәдер килеп тә чыга. Эшеңне эшләсәң, сине күрәчәкләр. Кыен чагында ниндидер кызыклы фәлсәфи китап очрый, заказ килеп төшә. Ходай ярдәм итә, үзе өйрәтәдер кебек…

автор:Рузилә МӨХӘММӘТОВА; источник: http://sahne.ru

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>