Новости 232 0 3 года назад

Рафил Сәгъдуллин: «Үзебезгә селкенергә кирәк!»

Рафил Сәгъдуллин

Режиссёр саллы рольлəрне берсе артыннан берсен ышанып тапшырсын өчен артист нинди серне белергə тиеш?

«Шабашкалар» ни белəн куркыныч? Бизнес белəн театр үзара тыныша аламы? Кемнəр өчен дəүлəт театрга йөрүне мəҗбүри итеп куярга тиеш? Кайсы очракта Чаллы шəһəре Чулман аръягы театрларының Мəккəсенə əверелəчəк? 18 гыйнварда 50 яшьлек юбилеен уздырган Татарстанның атказанган артисты, «Тантана» премиясе лауреаты Рафил Сəгъдуллин белəн əңгəмə əнə шулар турында.

– Рафил, син «Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы» номинациясендə беренче булып «Тантана» премиясен алдың. Жюри əгъзаларының берсе Нияз Игъламов моның бертавыштан диярлек хəл ителүе турында əйткəн иде. Ə үзең ышандыңмы җиңəсеңə?

– Мин алган азмы-күпме бүлəклəр арасында «Тантана» – иң зур премия. Бигрəк тə иң беренче булып алуым кадерле, чөнки ул елны дəгъва итүчелəр арасында көчле артистлар бик күп иде, бик нык сайлап алдылар җиңүчелəрне. Дөресен генə əйткəндə, мин бу хəлнең буласына ышанмадым да, хыялланмадым да. Сəхнəдəн минем исемемне атагач, шатлану белəн бергə уңайсызлану хислəре дə кичердем…

– Кайбер артистлар: «Мине режиссёр яратмый, миңа рольлəр бирми», – дип зарлана. Син, киресенчə, соңгы вакытларда кайбер рольлəрдəн үзең баш тартасың. Серен ач əле, артистка ничек рольсез йөрмəскə?

– Рольне сорап алып булмый бит аны. Зур рольлəргə килер өчен берничə баскыч үтəргə кирəк. Рафил Сəгъдуллин дигəн артистның исеме сəхнəдə, матбугатта чагыштырмача соң яңгырый башлады. Мин инде театрда 30 ел эшлим бит. Бик күп кечкенə рольлəр уйнадым. Һəрбер биргəн рольгə чытырдап ябыша идем. Аннары шундый бер чор килде, миңа зур рольлəр ышанып тапшыра башладылар: «Өйлəнү»дə – Подколесин, «Корт»та – Хəйдəр, «Көнлəшəм, яратам»да – Мансур. Ə соңгы 4-5 елда шактый гына саллы рольлəр берсе артыннан берсе китте. Əйтик, «Саран»да Гарпагон бик уңышлы килеп чыкты, бу ролемне бик югары бəялəделəр. Шул ук сезонда – «Абага алмасы ачы була»да Насыйбулла.

Мин бу пьеса турында хəзер аның авторы белəн əңгəмə корып утырган өчен генə, синең салпы якка салам кыстырыр өчен генə əйтмим. Бик күп кешелəр белəн бəхəслəшкəнем бар бу турыда. Бу нəкъ мин күрергə телəгəн, заманча, көн кадагына суга торган əсəр. 86 яшьлек картның тормыш юлы турында гына, сугыш газаплары турында гына түгел бу спектакль, ул безнең бүгенге тормышыбыз турында.

Менə еш кына əйтəлəр инде, халык драмаларны яратмый, дилəр. Ə нигə «Абага…»ны яраталар? Ничə ел уйныйбыз инде, һаман саен заллар тулып тора?! Начар комедия караса, кеше бик озак театрга килмичə йөри, чөнки күңеле бизеп китə. Ə «Абага…»га кеше берсеннəн-берсе ишетеп килə. Чөнки бу спектакльдə беркемгə дə көчлəп ниндидер фикер тагылмый, ул кешене артык ялыктырмый, чөнки юмор белəн үрелеп бара, бик тирəн фəлсəфəсе дə бар. Бүген без нинди дəүлəттə яшибез – шул турыда спектакль. Бу спектакльне карагач, беркемне гаеплисе дə килми, беркемгə ачу да тотмыйсың, ул шулкадəр мəрхəмəтле, шəфкатьле спектакль!

Шул ук вакытта монда бик кыю һəм усал фикерлəр дə яңгырый, əмма лəкин алар бик җайлы гына, матур гына итеп әйтелә, һәркем уйланырлык итеп бирелә. Кеше үз-үзенә сораулар куя: «Нәрсә өчен яшим мин? Нәрсәгә балалар үстерәм? Нәрсә өчен эшлим?» Зур дәрәҗәле урта яшьләрдәге ирләр кыенсынмыйча күзләреннән яшьләр чыгарып карыйлар бу спектакльне. Минем үземә килеп әйткәннәре бар: «Бик озак шул спектакль турында уйланып йөрдем», – диләр. Шундый пьесалар күбрәк булсын иде…

– Тагын кайсы спектакльләр синең өчен шулай ук кадерле?

– Менә күптән түгел бездә француз драматургы Жеральд Сиблейрасның «Тирәкләр шаулый җилдә» пьесасын бик кызыклы режиссёр Туфан Имаметдинов куйды. Без анда олы артистлар уйныйбыз, безгә яшь режиссёр белән эшләве, ГИТИСны яңа гына бетергән Туфан белән хезмәттәшлек итү бик кызыклы булды. Ул егет белән мин тагын бер мәртәбә рәхәтләнеп эшләр идем. Ул бөтенләй яңача эш алып бара, безнең өчен таныш булмаган яңа методлар куллана, ул бик ипле егет, бик укымышлы. Ул һәркайсыбызның мөмкинлекләрен бик тиз аңлап алды, үз фикерен беркайчан да көчләп такмый, әмма барыбер әкренләп кенә үзенекен кертә белә спектакльгә. Гомумән, режиссёрларның алышынып торуы артистларга файдага гына.

– Ә Тинчурин театрында эшләгән чорлардагы Тукай роле, «Сират күпере»ндәге?

– Мин ул рольне яратып башкардым, мине дә яраттылар, әмма мин шул Тукаема хәзерге күзлектән карыйм да бүгенге тәҗрибәм белән бөтенләй башкача уйнар идем, дим. Ничек 20 яшемдә Батулла курыкмыйча миңа ышанган?! Хәер, ул эшемнән канәгать калган иде. Аны бик матурлау кирәк булмагандыр… Артык тәтәй килеп чыкты ул минем!

– Шулай да рольсез йөрмәүнең сере нәрсәдә?

– Репетициягә әз генә алданрак, әзрәк кенә булса да текстыңны кабатлап, әзерләнеп килергә кирәк, репетициядән соң беразга гына булса да калып тагын эшләргә кирәк. Бераз гына режиссёрны тыңларга кирәк, аның белән артык күп бәхәсләшмәскә кирәк. Менә шундый беренче карашка вак кына нәрсәләрдән җыела ул сер. Бик җайлы кебек, тик бик катлаулы! Мин репетиция башланырга 5 минут кала янып-пешеп йөгереп килгән артистны берничек тә аңлый алмыйм. Әле кайберләре спектакль башланырга 5 минут кала киләләр! Кемгәдер кисәтү сүзләрен әйтеп була, кемгәдер әйтүнең файдасы юк. Күп әйткән кешене кем ярата?

– Гадәттә, андый артистлар: «Театр түләгән акчага яшәп булмый, шуңа чабабыз инде!» – диләр…

– Кайбер артистларга театрда 100 мең сум хезмәт хакы куйсаң да, алар барыбер читтә эшләүдән туктамаслар иде. Минем дә бит өстәмә эшем бар. Мин бу әйберне яшермим, бик күп еллар инде безнең гаиләнең үз бизнесы бар. Әгәр дә мин театрдан китеп шул бизнеска гына бөтен вакытымны багышласам, бүген шактый гына хәлле кеше булыр идем. Ләкин, минемчә, театрда эшләргә өлгерә алмаган кеше, репетициягә соңга калып килгән артист, читтә дә әллә ни бик күп акча эшли алмас иде. Әгәр дә материаль байлык бик нык кызыктыра икән, театрдан китәргә кирәк. Үзең дә газапланма, башкаларны да газаплама. Театр үзен яратканнарны гына ярата!

– Син җыелышларда еш кына ялкынлы чыгышлар ясый торган, туры сүзле артист. Җаның театр өчен янганы әллә каян күренеп тора. Сине бүген иң нык борчыган мәсьәлә кайсысы?

– Бина. Режиссёрыбыз Фаил Ибраһимов әйтмешли, без инде хәзер өлгереп җиттек, хәзер бу сәхнәгә генә сыймыйбыз. Һәр чорның үз таләпләре бар, бинабыз бүгенге таләпләргә җавап бирми. Сәхнә уңайлыклары да юк, гомумән, театр болай гына булырга тиеш түгел. Театр – шәһәрнең йөзе бит ул. Аның бинасы зур, матур, иң шәп бина булырга тиеш! Шәһәрдәге бердәнбер татар һөнәри театры, мин ышанам, болай гына булмас та, Алла теләсә. Узган җәйдә боз урыныннан кузгалгандай булды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән шәһәребез җитәкчесе Васил Шәйхразиев «Азатлык» мәйданында бина төзеләчәк урында булып киңәшеп тә алдылар.

Тагын бер бик борчыган мәсьәлә – яшь кадрлар. Ел саен труппага бер кеше кушылу мәсьәләне хәл итми, 5-6 ел саен төркемләп-төркемләп яшьләрнең труппаны тулыланды-руы кирәк. Канны алыштыру кирәк. Бәлки үзебездә студия ачып яки шәһәребезнең сәнгать училищесы белән берлектә Чаллы яшьләрен театр тирәсендә тупларга вакыт җиткәндер. Хәзер Казанда укыган студентларны безгә китертү бик авыр мәсьәлә.

– Студент димәктән, Рафил, син үзең ничек артист булып киттең?

– Ишле гаиләдән мин, тугыз малай идек без, мин – тугызынчысы. Әтнә районы, Ташчишмә авылыннан. Мин әле дә авылга кайткач олы кешеләрне сөйләштерергә яратам. Аларга һәрбер нәрсәгә уен-көлке, шаяру белән карау, бер-берсенә төрттерү, сарказм, сатира хас. Менә шулар барысы җыела-җыела иң төпчек малайга күбрәк өстәлгәндер, күрәсең.

Сигезьеллык мәктәпне бетергәч, 15 яшьтә Казан театр училищесына укырга кердем. Миндә һәрвакыт артист булам дигән теләк булды һәм теләгемә ирештем. Бер урынга 5-6 кеше иде ул заманда, керә алмасам, укый алмасам, дигән уйлар да булмады нишләптер.

– Керү имтиханнары ничек үтте?

– Безнең курсны Марсель Сәлимҗанов җыйды. Буйга бәйләнделәр. «Үсәсеңме тагын?» – диләр. Үсәм, минәйтәм. «Әтиләрең, абыйларың озынмы?» – диләр. Озын, минәйтәм. Кая озын булсын инде?! Барыбыз да бер чама! Укытучыларыбыз Наилә Гәрәева, Илдар Хәйруллиннар булдылар. Унҗиде кеше бетереп чыктык. Шулардан бүген Венера Шакирова, Лениза Заманова һәм мин өчебез генә театрда артист булып эшлибез. Ул һәрбер курстан шулай. Безнең курс бик матур, көчле курс иде. Сабакташларым, артист булмасалар да, барыбер театр тирәсендә. Мәсәлән, режиссёр Фәрит Бикчәнтәев, драматурглар Гафур Каюмов, Данил Салихов, Зур концерт залы директоры урынбасары Роберт Мортазин безнең курстан. Тагын берничә кеше мәдәният тирәсендә, берничә кешебез мәрхүм инде…

– Син бит Чаллы театрында беренче көненнән үк эшлисең?

– Әйе. Училищены бетергәч мине Тинчурин театрына алдылар, анда биш ел эшләдем. Ә Чаллыда театр ачыла дигән сүз без студент вакытта ук йөри иде инде ул. Бөтен курс белән китәргә дип хыялланып та йөргән идек. Шуңа күрә Фаил Ибраһимов чакыргач, мин шундук ризалаштым. Абыйларым да монда яши иде, алар янындарак буласы килгән иде. Хәзер инде Чаллы кешесе булып беттек, Казан минем өчен хәзер бөтенләй ят шәһәр.

– 200 кешелек залда 50 генә тамашачы утырган вакытларда уйнавы авыр түгелме?

– 200 кешелек залда 300 кеше спектакль караган чаклар да була.Ә уйнауның авырлыгы-җиңеллеге тамашачы саныннан тормый. Әнә шул 50 кешег дә уйнавы рәхәт көннәр булгалый. Миннән генә торса, мин бүген интеллигенция вәкилләренә, чиновникларга театрга йөрүне мәҗбүриләп куяр идем. Ә бездә, Чаллыдаисә, дистәләгән әгъза исәпләнгән язучылар оешмасы бар, театрга шуларның ике-өче генә йөри. Аларга ул мәҗбүри булырга тиеш! Шулай ук мәктәп директорларына да, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына! Театрны да күзәтеп бармагач, ничек балаларга әдәбият укытмак кирәк?

– Мәҗбүриләп үк кую дөрес булыр микән соң? Андый вакытлар узды ич инде…

– Театрга соңгы елларда халыкның азрак йөри башлавында безнең дә гаеп юк түгел. Тик без гаепне күбрәк телевидениедән, интернеттан күрәбез. Әмма ләкин хикмәт шунда, халык, бигрәк тә татар тамашачысы театрны аеруча ярата. Хәзер материаль байлык турында уйлау беренче урынга чыккан, халык бераз буталыбрак киткән заман бит. Дәүләт тә әзрәк кенә театрдан йөз чөерде.

Шуңа күрә, минем тирән инануымча, хөкүмәтнең театрны, гомумән, сәнгатьне пропагандалау, аларны киң халык массалары арасында тарату, популярлык казандыру буенча махсус идеологиясе, программасы булырга тиеш. Хәзер инде мәҗбүриләп куярга вакыт җитте. Әйтик, урта мәктәпне тәмамлау мәҗбүри булмаса, хәйран гына кеше мәктәпкә дә йөрмәс иде. Башлангычны бетергәч, укый-язарга, акча санарга өйрәнгәч, әллә күпмесе туктар иде. Мәҗбүри булгач, укыйлар! Мәктәп укучыларсыз яши алмаган кебек, театр да тамашачыларсыз яши алмый.

– Ә нигә кирәк ул театр, гомумән?

– Без малай вакытларда урамда татарча сөйләшү бөтенләй беткән иде. Хәтта мәктәп-бакчаларда да татарча сөйләшү юк иде, нәрсәгә кирәк ул татар теле, диләр иде. Әмма ләкин Камал театрында һәр көнне татарча спектакльләр уйналды. Татарлык театрда гына сизелә иде. Димәк, театр – милләтне милләт буларак саклап торучы. Мәктәпләрдә яңа программалар да уйлап чыгарып карыйлар, ниләр генә эшләмиләр, ләкин аларда татар теле барыбер бик җәелеп китә алмый. Берара күбәеп киткән иде татар мәктәпләре, хәзер тагын кими башлады. Ә театрда татарча сөйләшәләр, татарча спектакль карыйлар, татарча җырлыйлар. Театр үзебезнең милли йөзне саклап калыр өчен кирәк.

– Синеңчә, бүгенге татар артистлары беренче чиратта нәрсәгә мохтаҗ? Алар өчен нинди сорауны кичекмәстән хәл итәргә кирәк?

– Хет кырыкта, хет алтмышта булсын, артист барыбер сабый бала шикелле. Аның хезмәтен күреп, вакытында бәяләсәң, төнлә уйнарга дип чакырсалар – төнлә дә килә, теләсә кайсы рольне уйный ала. Игътибар булмаса инде, ул кайдадыр эшләргә кирәк булган өчен генә йөри башлый, иҗатка урын калмый. Үз-үзеңне мәҗбүриләп театрда эшләргә ярамый.

Һаман да шул «Тантана» премиясенә кайтсак, ул – артистка бик зур игътибар күрсәтү. Мин бик рәхмәтле Камал театрына, Фәрит Бикчәнтәевкә. «Һөнәр», «Нәүрүз» фестивальләрен үткәрү, анда спектакльләр буенча фикер алышулар, төрле укулар оештыру, шулай ук менә бу «Тантана». Ул бит бик олы бәйрәм итеп оештырыла Камалда һәм үзләре өчен генә түгел, бөтен татар театрлары өчен дә. Безне, Казаннан читтәге театрларны, бергә җыеп бер-беребез белән күрешергә, спектакльләребезне карарга, аралашырга мөмкинлек тудыралар. Бу юнәлештә камаллар бик зур эш алып баралар. Театр үз эчендә генә кайнап ятса, ерак китә алмый. Безгә Казаннан, шәһәр җитәкчеләреннән генә нидер көтеп яту кирәкми.

Без хәзер театрның яшәргә хаклы икәнен раслар өчен төрле юллар эзләргә тиешбез. Безгә дә яңа проектлар уйлап табарга кирәк. Без дә үзебездә берәр яңа төрле фестиваль үткәрә алабыз. Читкә чыгу, башка шәһәрләрдә, илләрдә уза торган фестивальләрдә катнашу турында уйланырга, шуңа омтылырга кирәк. Шунсыз без үз бәябезне белми ятачакбыз. Үзеңне күрсәтә белергә дә кирәк, каядыр чакырганны гына көтеп ятарга ярамый.

Безнең менә дигән артистларыбыз, спектакльләребез бар. «Безгә игътибар җитми, безне беркем күрми, ишетми, белми!» – дип зарланып кына кемгә файда бар? Үзебезгә селкенергә кирәк! Минемчә, безнең театр көн саен гөр килеп торырга тиеш, Чаллы Чулман аръягы театрларының бертөрле Мәккәсенә әверелергә тиеш. Һәрхәлдә, киләчәктә шулай булыр дип ышанасы килә.

автор:Равил САБЫР ; источник:http://sahne.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>