Новости 200 0 3 года назад

РАФИС ФАЗЫЛҖАН: “УЙНАП УЗГАН УН ЕЛЫМ”

РАФИС ФАЗЫЛҖАН

– «Күрәсең, һәрбер нәрсәнең Ходайдан бирелгән үз вакыты бардыр».

– Рафис әфәнде, ун ел дисез инде, алайса...

– Ун ел, иҗат кичәсе дип без бераз алдаштык. Бу – халык игътибарын җәлеп итү һәм тамашачы белән очрашу өчен бер сәбәп кенә. Әмма бөтенләй дөреслек юк димәс идем. Минем иң беренче пародия жанрында чыгыш ясавыма чыннан да быел ун ел. Ә, гомумән, үземнең иҗат юлым 1996 елны Мәскәү татар эстрада “Уен” миниатюралар театрында башланды, дип саныйм.

– Белүемчә, әлеге театр заманында СССРны аркылыга-буйлыга йөргән коллектив?

– Әйе әлеге театрга 1988 елны Бәрхәт Гәрәй нигез сала. Халык арасында аны “Көлке патшасы” дип тә йөриләр. Бүгенгә кадәр ул театрның авторы да, алыштыргысыз сәнгать җитәкчесе дә.

– Сез бу театрга ничек килеп эләктегез?

– Бу үзе бер тарих. Бәрхәт абый миңа ышанып, аерым номер белән үз программасына кертте. Соңрак инде мин театрның яңа спектакльләрендә катнаша башладым. Тора-бара минем Айгыр Мәрьяме кебек “үз” номерларым, пародияләр барлыкка килде.

– Айгыр Мәрьямен күбрәк Нәфкать Нигъмәтуллин концертларында күрә идем.

– Ул заманда миңа сәхнә практикасы җитенкерәми иде. Шуңа да Нәфкать Нигъмәтуллин үз төркеменә чакыргач, бик рәхәтләнеп кабул иттем. Анда миңа үземне төрле яктан сынап карарга да, тәҗрибә тупларга да мөмкинлек туды. Моның өчен мин Нәфкатькә зур рәхмәтлемен.

– Юбилейны ник зурлап үткәрергә булдыгыз?

– Күрәсең, һәрбер нәрсәнең Ходайдан бирелгән үз вакыты бардыр. Минем вакытым килеп җитте дип уйлыйм. Бүген төрле яңа проект идеяләре бар. Алар гадәти җырчы концерты рамкаларына гына сыеша алмый.

– Тамашагызда Мәскәү “Уен” миниатюралар театры да катнашачакмы?

– Әйе. Бу яңа бер сулыш, кан алыштыру булачак. Алдагы концертларыбыз шушы яңа идеяләрнең башлангычы. Без җыр программасы күрсәтмибез. Беренче бүлек чиста эстрада миниатюраларына корылган тамаша-спектакль. “Кыямәт алдыннан яки эх, замана, замана” дип аталган бу кәмитнең авторы – Бәрхәт Гәрәй һәм без аны Бәрхәт абый белән икәү уйныйбыз. Икенче бүлектә исә күбрәк музыкаль номерларга урын бирелде. Иҗат кичәсе булгач инде котлаулар, открытка, букет, машина-фатир ачкычлары бүләк итешү, озын нотыклар булмаячак. Әмма минем иң якын дусларым котларга киләчәк. Алар – Яр Чаллыдан “Наз” җыр студиясе егетләре Азамат Гайнанов һәм Наил Әзһәмов, Казаннан Гүзәл Арсланова белән Ренат Шаһидуллин һәм Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда шөгыльләнүче “Салават күпере” Халык бию ансамбле егетләре-кызлары.

– Рәхмәт. Тамашалар уңышлы узсын.

– Рәхмәт.

автор:Рәйсә БОРҺАНИЕВА; источник:http://matbugat.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>