Новости 401 0 3 года назад

РАИЛ САДРИЕВ: «МИН «МЕДАЛЬЛӘР» ӨЧЕН ЭШЛӘМИМ»

РАИЛ САДРИЕВ

Беркөнне редакциягә тагын очып кына Раил Садриев кереп чыкты. Керүен очып керсә дә, чыгуын бик тиз чыгып китми ул.

Башта театры турында, аннан куйган спектакльләре хакында сөйли. Буа театрыннан башка театрларның урта буын драматургларга игътибар итмәвен шелтәли. Аның хәтта үзенең аерым бер «ромашкасы» да бар. Моңарчы «яратамы-яратмыймы?» дип фаразлауга гына ярый дип исәпләнгән чәчәкнең кыл уртасына «БДТ» дип язып куя, вакланмый, башкала театрларыча гына мөһерли ул театрын.

Таҗларда әлеге дә баягы урта буын драматурглар – Рәдиф Сәгъди, Аманулла, Хәбир Ибраһим, Ләбиб Лерон, Данил Салихов һәм драматург буларак әле шактый яшь Илфак Шиһапов белән Искәндәр Сираҗи. Һәркемнең колагында булган бу исемнәрне «невостребованныйлар» исемлегенә куеп булмый. Драматургиядә булмаса прозада яки публицистикада күп ишетелгән исемнәр болар. Раилнең аларны сәхнәдән төшмәүче драматурглар ясыйсы килә. Таҗларда башка театрларда спектакль кую мөмкинлеге булмаган кайбер режиссерлар да бар. Кайсылары махсус белемле, кайберләре күңел халәте буенча гына. Раил аларны да үстерү ягында. Ул билгеле хаклы. Драматурглар белән режиссерларны театр гына үстерә ала. Театрны исә драматурглар һәм әйбәт режиссерлар. Бүгенге көндә Раилнең Буа драма театрын алда телгә алынган драматурглар белән бергәләп үстереп яткан көне.

Аны ярату-яратмау һәркемнең үз эше, ләкин күрмәү, тыңламау, ишетмәү мөмкин түгел Раилне.

– Буада театр ачарга йөргән, булырмы ул театр юкмы, дип шикләнгән көннәрең артта калды инде. Буа театры дәүләт театры булып яши. Бу үзгәрешләр шәхсән Раил Садриев тормышына ничек тәэсир итте?

– Раил Садриевның вакыты болай да җитми иде, хәзер бөтенләй җитми башлады. Тәүлегенә 3-4 сәгать йокланамы икән. Театрны яшәтү, аны аякка бастыру өчен көне-төне чабарга кирәк. Республикада театрның үзе директоры, үзе режиссеры булган кешеләр икәү генә без. Качалов театрында Славутский, Буа театрында мин.

– Син моны дөрес хәл дип санамыйсыңдыр бит? Бухгалтерияне дә, ижатны да бердәй яхшы белү мөмкин эш түгел, минемчә.

– Бервакыт сәнгать өлкәсендә эшләүче акыллы гына егетләр белән театрларның хәле турында сөйләшеп тордык. әйе, алдагы гасырлар театр, режиссерлар һәм артистлар гасырлары булганнар. Егерме беренче гасыр исә менеджерлар гасыры. әгәр бүгенге театр җитәкчесе менеджер булмый икән, иҗат оешмаларын автономияләштерү, акционерлаштыру заманында театрын яшәтә алмаячак. Минем театрымны ачтан үтерәсем килми икән, димәк, халыкка нинди пландагы спектакльләр кирәклеген белеп төзелгән репертуарым булырга тиеш. Классик репертуар, әлбәттә, һәр театр өчен дәрәҗә. Ләкин классикага күп очракта халыкны китереп булмый. әгәр чын менеджерларча әйтсәм – акча эшләп булмый аның белән. Менә без хәзер унбер юнәлешкә чыгып китәбез – Самара, Чиләбе, Ульяновск, Екатеринбург, тагын бик күп кенә татарлар яшәгән өлкәләр. Татарстан районнарында да күп йөрибез. Һәр юнәлештә тугызар, унар спектакль. Гастрольгә дә акчасыз чыгып китеп булмый.

– Гастрольгә йөрү һәр театр өчен гадәти хәл. Сезгә кадәр ун, алтмыш, җитмеш, хәтта йөз ел элек гастрольгә йөри башлаган театрларыбыз да бар безнең. Бүгенге көндә читкә чыгып күрсәтерлек репертуарыгыз җитәрлекме һәм татар театрының дәрәҗәсен тотарлыкмы?

– Спектакль ул – товар. Театрның идән юучысыннан алып иң югары җитәкчесенә кадәр җитештерә аны. әгәр синең товарың начар икән, аны беркем дә сатып алмый. Ничек инде начар товар белән читкә чыгып китәсең. Нишләп йөрисең анда ыштан туздырып.

– Начар товар дигәндә нәрсәне күздә тотасың соң син?. Классик спектакльләргә халык йөрми дидең, аңа карап ул начар товар дип атала алмый, минемчә.

– Мин классика начар димим. Жюль Верн әйткән бит: «Воспитывать развлекая» дип. Мин дә шул фикердә. Спектакль театрга килгән сыер савучы Мәрфуга түтигә дә, профессор Гали Галиевичка да аңлашылсын. Алайса бер премьерадан соң спектакль турында матбугатта: «Бу спектакль акыллы кешеләр өчен», – дип яздылар. Моңа кадәр куелганнары җүләр тамашачы өчен булган булып чыга. Тамашачыларны акыллы белән акылсызга кем бүлеп утыра соң? Кирәкме ул бүлү? Без бит психиатрлар түгел, безнең максат – һәркем спектакльдән нидер алып кайтып китәргә тиеш. Уйланырга яки күңелен ачарга. Соңгы вакытта театрларның классика куеп мавыгулары күбрәк Мәскәүне шаккаттыру, режиссерларның үз горурлыкларын канәгатьләндерүе өчендер кебек тоела. Башка халыклардан аермалы буларак без заманча драматургия кытлыгы кичермибез бит. Күп драматургларны бары тик театрларга гына кертмиләр.

– Шулай да, театрга кәмит эзләп кенә килмәгән зыялы тамашачы өчен Буа театрында бүгенге көндә нинди спектакльләр бар?

– Ләбиб Леронның «Биш минут калгач бәхеткә» мелодрамасы, Илфак Шиһаповның «Зират» пьесасы. Соңгысында бөтен дөнья күтәрә торган проблема – яшәү мәгънәсен эзләү, яшәүдән соң ни буласын белергә теләү.

Минем әйтәсем килә, бүген Буа театры татар драматургиясе өчен кайнап торган казан. Бу фикеремне мин һәркайда әйтәм. Безне күрмәскә дә тырышалар, кайберәүләр көлеп тә маташа инде. Ләкин бернигә дә карамый без кайнап торабыз. Татарның күпме урта буын драматургы безнең белән бергә яши, эшли бүген. Театры булмаса драматург ничек үссен соң ул. Артист спектакльдән спектакльгә үсә, дибез, драматургияне үстерү дә кирәк түгелме. Йөзләгән пьеса җыеп, аның дүрт-бишен генә сайлап алып утырып та ерак китеп булмый. Драматургиядә монополия булырга тиеш түгел.

– Син хәтәр җитез, тиктормас, тынгысыз. Үзеңне кайсы җанвар белән чагыштыра алыр идең?

– Мин үземне Америка гербындагы бөркет белән генә чагыштыра алам. Кабинетымда да өстән очып баручы шул бөркет сурәте.

– Кабинетыңда акчага күмелгән алтын бакалар да шактый күп синең. Бик нык акча яраткангамы?

– Безнең театр аша акча үтәргә тиеш, чөнки һәр артистның, сәхнә эшчесенең артында гаиләсе тора, аларның көн саен ашыйсылары килә. Без акчага табынмыйбыз, ләкин аннан башка берни эшләп булмавын да аңлыйбыз.

– Буа халкының шәхсән үзеңә мөнәсәбәте ничек?

– Көнләшүчеләр дә, дошманнар да бардыр инде ул. Мин бит инде кырык ел яшәү дәверендә төрле ситуацияләрдә булган. Иң мөһиме – мин беркемнән дә көнләшмим, дошманнарым юк. Мин менә исем-акылым китеп Илһам Шакировтан яки Салаваттан көнләшеп утырыр идем дә, барыбер беркайчан да алар була алмыйм, алар да мин була алмыйлар. Җүләргә караган кебек караучылар да бардыр. Ник дигәндә безнең бик күп атаклы шәхесләр биргән Толымбайда коррекция мәктәбе бар иде. Минем әни шунда утыз ел укытты. Аның янына бара идем, шунда русча сөйләшергә өйрәндем. Толымбайдан диюгә, әһә, җүләрләр мәктәбендә укыгансың икән, диючеләр дә бар иде. Дөресен әйткәндә, безнең заманда бераз җүләррәк булсаң яхшырак та әле ул. Дөм акыллы кеше буш урында театр ача алмый. Җүләрлек төрле була ул, үз алдына сөйләшеп йөрүчеләр бар, җүләрлек белән зур эшләр майтарып атучылар бар. Уолт Дисней кебек җүләр дөньяда башка юктыр да, ә нинди империя – мультипликация империясе төзеп калдырган.

– Ни өчен син инде шактый еллар башка эш белән шөгыльләнгәч театр белән «бәйләнергә» булдың?

– Алдагы тормышымда, мөгаен, мин театрны иң беренче башлап җибәрүчеләрнең берсе булганмындыр. Никтер шулай тоела. Шул уй китерде дә инде театр дөньясына.

– Спектакльләрдә үзең дә уйныйсың. Артистларың җитмәгәнгәме, әллә сиңа уйнау ошыймы?

– Бик ошый. Мин сәхнәдән тамашачыларга энергия бирәм, аларның һәр күзәнәгенә үтеп керергә тырышам.

– Театрың әлегә яшерен батырын түгел – үзешчән дәрәҗәдә. Кайчан да булса профессионал артистлары, режиссеры булган театрга әверелә алырмы ул?

– Үзешчән, бәхәсләшмим. Ләкин без Казанга бишәр көнгә килеп туп-тулы залларда уйныйбыз. Чаллы театры профессиональ театр, Казанга кайчан килгәннәрен дә онытканнар инде. Чаллыга барып Сара Садыйкова исемендәге залда атна буе аншлаг җыябыз без. Кайбер кешеләрдән театрыгыз кайда дип сорасаң, Чаллы театрының кайдалыгын да белмәүчеләр бар. Профессионал булудан ни мәгънә бу очракта. Халыкны җыя алмыйсың икән, алма пеш – авызыма өзелеп төш, дип мәктәп балаларын җыеп килгән укытучыларны көтеп, спектаклеңне тик «кочаклап» утырачаксың. Буа театры киләчәктә, һичшиксез, профессионал театр булачак, башка театрлардан үзгәрәк театр булачак ул, тамашачыларны телевизордан аерып ала алган, тамашачыны үз артыннан ияртеп бара алган, традицион булмаган театр булачак ул.

– Син бер дә Алла боерса димисең…

– Алла бирәчәк, чөнки… Нишләп инде Алла бирмәскә тиеш ди, мин бит кеше үтерергә план кормыйм, нинди дә булса кабахатлек эшләргә план кормыйм. Халыкны агартырга, аның күңелен күтәрергә, театрга йөрми башлаган кешеләрне кире театрга кайтарырга план корам бит мин. Гел Алла боерса дип үз-үземне страховать итеп торырга мин бит мулла түгел. Дөрес эш һәрчак Ходай тарафыннан алдан расланып куя, дип ышанам.

– Әлегә Буа театры синең әрсезлегең, үҗәтлегең, гаҗәеп энтузиазмың хакына гына бар. Син иртәгә киттең, ди. Шуннан театр ни эшли?

– Дөресен генә әйткәндә – үләчәк. Дәүләт театры булдым дип, Буада гына утырып эшли алмый ул. Халык санының артык күп булмавы сәбәпле, бу мөмкин эш тә түгел. ә кайтып кермичә, башка төбәкләргә һәм шәһәрләргә йөрер өчен театрны бик яратырга, яшәвен бик тә теләргә кирәк. Бу ситуация безгә генә түгел, күп театрларга кагыла. Дөрес аларның күбесендә еллар буе җыелган, чарланган команда бар. Шуңа да карамастан лидер берәү була. Мин монополист булып, театрыма башка шәхесләрне кертергә куркып утырмыйм, миннән көчлерәк кеше килә икән, рәхим итсен. Башка җирдә дә югалмаячакмын мин, барыбер берәр масштаблы проект уйлап табачакмын.

– Зур эш эшләнгәч, ул эш өчен кайчак «медальләрне» бөтенләй башка кешеләр ала. «Корьәнен теләсә кайсыгыз укыгыз, сәдакасын мин алам», – дигән абыстай кебек. Син мондый хәлгә ничек карыйсың?

– Минем бик күп мактаулы исемнәрем булды ди. Шуннан ни?.. Буранда калсам, мине коткарамы соң алар?..

– Туңып үлсәң, затлырак итеп күмәләр…

– Үлгәч миңа кирәкме ул? Омар Хайямның: «Переплюнул всех, а что потом?» – дигән сүзләре бар. Күп итеп медальләр җыйдым ди, аннан соң нәрсә. Минем тормышымда катлаулы ситуацияләр күп булды. Үтерергә дә теләделәр мине, үлем белән күзгә-күз карашып та тордым. Мин үземнең ни өчен яшәвемне бик яхшы беләм. «Медальләр» җыяр өчен түгел.

автор:Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА; источник:http://sahne.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>