Новости 429 0 3 года назад

«РАЙЯН»: «ОҖМАХ ИШЕГЕ» АША ҖЫР СӘНГАТЕНӘ

«РАЙЯН»

Яшьләр арасында популярлык казанган «Казан егетләре» төркеменнән Азат Адиев һәм Вәли Фазлыйәхмәтов китте. Алар хәзер дини эчтәлекле җырлар башкара. Попса белән тулган сәхнә аларны кабул итәрме? Җилбәзәк җырларга күнеккән яшьләр аңлармы? Вакыт күрсәтер.

– Егетләр, «Райян» төркеме, дөресрәге дуэты, ничек барлыкка килде?

Вәли: Азат моннан алты ел элек исламча яшәү рәвеше алып бара башлады. Мин исә исламга өч ел элек килдем. Эчке дөньябыз үзгәргәч, җырларның да аңа туры килә торганнарын җырлыйсыбыз килде.

Азат: «Казан егетләре» төркеменнән китеп, Вәли белән исламча төркем төзедек.

– «Райян» сүзе нәрсәне аңлата?

Азат: «Җәннәттә «Райян» исемле ишекләр булыр һәм аннан ураза тотучылар гына керә алыр…» – дип әйткән Пәйгамбәребез. Бу исемне сайлавыбыз да очраклы түгел, чөнки без үткән Рамазан аенда оешкан идек.

– Әллә төркемнән китү теләге ачык киемле «Рәхәт Лукум» кызлары пәйда булгач барлыкка килдеме? Икегез дә бер үк продюсер иҗат җимеше бит, ялгышмасам...

Вәли: Төркемнән китүне аларга бәйләп карау дөрес булмас. Иманлы кеше качу ягын карамый, ә үзгәртү ягын карарга тиеш ул. Марат белән Артур өчен дә, продюсерыбыз Рафаэль Мәҗитов өчен дә китүебез сюрприз булмады. Һәрнәрсә дә вакытлыча бу дөньяда.

– Ә җыр дөньясын, сәхнәне бөтенләй ташлау теләге тумадымы?

Вәли: Миңа андый уйның кергәне булмады. Бары тик башка юнәлештә эшләү теләге генә бар иде. Җырчы булырга укыдык, бу безнең һөнәребез. Татар эстрадасында ун елдан артык тәҗрибәбез бар. Аерма шунда гына – элек исламсыз яши идек.

Азат: Ә миндә андый ният бар иде. Исламча яшәү рәвеше белән шоу-бизнесны бер яссылыкта күз алдына да китерә алмадым. Башка эшкә китәргәме икән әллә, дигәнем булды. Әмма без дөрес карарга килдек дип уйлыйм, башкача була да алмый.

– Дуэт булып оешкач нинди хис-тойгылар кичердегез?

Азат: Әлбәттә, канәгатьләнү хисе. Мөселманга дини җырлар җырлау да гыйбадәт. Без халыкка әлегә тамчылап булса да, үгет-нәсыйхәт җиткерәбез. Җырларның текстлары җентекләп уйланылган, мәгънәсе тикшерелгән. Әгәр дини кануннарга туры килеп бетми икән, төзәтәбез, ярамаган юлларын төшереп калдырабыз. Шуңа күрә бер теләк – авторлар безгә үпкәләмәсен иде.

– Авторлар дидегез, кемнәр инде ул?

Азат: Әлегә дүрт җырыбыз бар. Мөхәммәт пәйгамбәр турындагы җырны Гөлсәрвәр язды, «Мөселман кызы» җырының сүзләрен – яшь шагыйрь Рифат Сәлах. Бик зур рәхмәт аларга.

Вәли: Дини җырлар дигәч тә, алар мөнәҗәт укуга гына кайтып калмый. Аларның көе заманча, матур яңгырашлы. Төп игътибарны җырның эчтәлегенә бирәбез. Ләкин җыр яшьләргә дә, хәзрәтләргә дә ошарлык итеп эшләнә, сыйфатлы итеп яздырылган көй белән. Әлбәттә, бу өлкәдә эшләүче авторлар юк диярлек.

Азат: Тамашачылар аеруча «Мөселман кызы» җырын яратты. «В контакте» сайтында «Райян»ның үз төркеме бар. Анда кызлар шушы җырны тыңлап ошатканнар, рәхмәтләрен белдергәннәр. Шунда ук җыр текстларына бәйге игълан иттек. Бик ошатканнарын репертуарыбызга кертәчәкбез.

– Сезнең фанатларыгыз, ягъни иҗатыгызны сөючеләрегез бар дигән сүз. Алга таба канатланып эшләр өчен әйбәт этәргеч бит инде.

Азат: Чыннан да, хәзер халыкны берни белән дә гаҗәпләндереп булмый бит. Нәрсә кылсаң да ярый дигән караш шулкадәр нык тамыр җәйгән. Җәмгыятьне сафлыкка омтылып кына күпмедер дәрәҗәдә уятырга мөмкин һәм уянучылар да, безнең иҗатыбызны сөючеләр дә бик күп булып чыкты.

– Гаҗәпләндерү дигәннән, шоу-бизнеста шаккатыру, пиар-адым киң таралган. «Райян»ны да пиар-адым дип кенә күзаллаучылар бармы?

Азат: Дини яшәү тормышын мода дип кабул иткән кешеләр, бүген шулай яшәп, иртәгә кире элекке тормышына кайтканнар байтак. Ләкин иманга килү ихластан, акыл белән инану аша булырга тиеш. «Пиар» сүзенә килсәк, бездә ул пиар түгел – нәрсәгә ышанабыз, шуны эшлибез һәм башкаларны өндибез.

– Димәк, сез дини төркемнәрнең күбрәк булуын телисез, дөрес аңладыммы?

Азат: Әйе, булсын, алар кирәк.Татарстан артистлары да дини җырлар язалар икән, җиренә җиткереп эшләсәләр, бу безне сөендерә генә. Исламга конкуренция юк.

– Киләчәктә продюсерлык белән дә шөгыльләнә алырсыз, мөгаен. Башкаларга да ярдәм кулы сузарсызмы?

Вәли: Сүз дә юк, без моны бик теләп башкарачакбыз. Чыннан да, бүгенге көндә без мөстәкыйль рәвештә эшлибез. Үзебез җырчы, үзебез продюсер, үзебез администратор.

Азат: Шигырь белән көйләрне дә үзебезгә язарга туры килер, ахры. Шагыйрьләр дә, композиторлар да дини җырлар язу белән сирәк очрашалардыр. Алар табигать, сөю, туган як, әти-әни турында җырлар язуга күнеккән. Безгә кирәкле җырларны язу өчен дини гыйлем кирәк.

– «Райян»ны үстерү буенча планнарыгыз белән уртаклашсагыз иде. Иганәчеләрегез бармы?

Азат: Әлхәмдүлилләһ, финанс ягыннан ярдәм күрсәтүче кешеләр, эшчәнлегебезне ихтирам итүчеләр бар. Хәзер махсус киемнәр тектердек, фотосессия үткәрдек.

– Клиплар төшерәчәксезме?

Вәли: Әйе, клиплар булыр, иншаллаһ! Беренче чиратта альбом чыгару турында уйлыйбыз әле. Алдан әйтеп куясы килми, Корбан гаетендә дөнья күрер дигән өмет бар. Клипны исә бик яхшылап уйлап, артистларны сайлап, бик яхшы итеп, фильм сыман төшерергә телибез. Шуңа күрә аңа билгеле бер вакыт кирәк, тиз генә булмас әле.

– Телевидение белән элемтә ничек? Сезне телевизордан күргән юк.

Азат: Барысы да дәүләт кулында, кирәк санасалар, безнең иҗат җимешләрен дә тәкъдим итәрләр дип уйлыйм. Әлегә зур эш күрсәткәнебез юк бит, ашыкмый гына репертуар туплыйбыз. Эшләргә теләгебез зур, телевидениене җырлар белән тәэмин итәргә әзербез.

Вәли: Болгар шәһәре, шул чор турында тарихи фильм кебек тирән эчтәлекле клип төшерәсе килә. Бу шактый зур чыгымнар таләп итәчәк, шулай да тырышырбыз. Әлеге клип тәэсирләндерергә, сокландырырга, уйландырырга тиеш.

– Хатын-кызларга, балаларга җырлау ярыймы?

Вәли: Гомумән алганда, җырлау тыелмый. Ләкин башкаручының кем каршында, нәрсә, нинди кием белән җырлавы мөһим. Хатын-кыз үзе кияүгә чыгарга ярамаган ирләр каршында җырлый ала. Мәсәлән, бертуган белән гаилә корырга ярамый, димәк, аның алдында җырлау хәләл. Ә менә дискка яздырылган, радио дулкыннарында яңгыраган җырлар ул тавышның күчермәсе, фотография кебек, анысы хәләл.

– Вәли, хатының Гөлназ җырчы бит. Син аның сәхнәдән җырлавына каршы булып чыгасың, димәк?

Вәли: Каршы. Ләкин, аның туры юлы минем кулымда түгел, минем өстемдә бары тик ачык аңлату гына. Ул әлегә Яралтучысына сәҗдә кылырга әзер түгел. Монда аның әти-әниләренең дә фикерен исәпкә алырга кирәк. Чөнки алар Гөлназны җырчы булсын дип тәрбияләп үстергән.

– Ул бит консерваториядә белем ала. Классик әсәрләр җырлау бөтенләй башка, җитди нәрсә, эстрада түгел бит инде.

Вәли: Ислам динендә «ихтиләт» ягъни җәмгыяттәге ирләр һәм хатын-кызлар арасындагы мөнәсәбәтләргә кагылган законнар бар. Алда әйтеп үткәнемчә, «нәрсә» җырлау гына түгел, «кем каршында» һәм «ничек» дигән яклары бар. Ә гаиләгә килсәк, улыбызга Мөхәммәт исеме куштык, аны да дин белән таныштырырга җыенам, игелекле бала булып үссен дип телим.

– Азат, ә синең гаиләң ничек кабул итте?

Азат: «Тәрбия – ул ярты дин», дигән хәдис бар. Минем дә, тормыш иптәшемнең дә әти-әниләребез безне тәрбияләр өчен күп көч түккәннәр булса кирәк. Шуңа күрә, тормышта дөрес юлны табар өчен, безгә бик күп әйберләрне үзгәртергә туры килмәде. Әмма, иманың булмаса, күп әйберләрдән баш тарту, үз-үзеңне җиңү, тәрбияләү мөмкин нәрсә түгел. Бу тормыш турында мөселманнар белән бәхәсләшеп, һәр сорауга җавап тапкач, гаиләм белән исламга килдек. Бүгенге көндә өч кыз тәрбиялибез. Әлхәмдүлилләһ!

P.S. «Казан егетләре» сәхнәгә аяк баскан гына чакта озын милли халатлардан «Кол Шәриф» җырын башкарганнар иде. Тарих кабатлана бугай…

автор:Данил СӘФӘРОВ, Рәйсә БОРҺАНИЕВА; источник: http://sahne.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>