Новости 408 0 3 года назад

Раниль Нуриев: «Этем үзем кебек кире»

Раниль Нуриев

Исеменең беренче хəрефлəрен кертүгə интернет-поисковик Раниль Нуриевның биографиясен, җырларын, фотоларын тəкъдим итеп өеп-өеп сылтамалар китереп чыгара.

Яшьлəр (яшь туташлар дип əйтсəк, дөресрəк тə булыр) арасындагы популярлыкның билгесе шушы түгелме?! Замана агымын егəрлəп, тормышның барлык мөмкинлеклəреннəн файдаланып калырга телəүче яшь җырчы киңəшлəре белəн уртаклашты. Үзе кебек төз гəүдəле булырга телəүчелəр өчен физик күнегүлəр тəртибен дə сөйлəп бирде Раниль. Куен дəфтəрлəрегезгə теркəп куярга онытмагыз!

«Эшкə тотыныр алдыннан үз-үзеңне, барысы да уңышлы килеп чыгачак, дип ышандырсаң, бу чыннан да шулай булачак! Бирелеп эшлəсəң, уңыш елмая ул. Миңа елмая, күз тимəсен!»

«Мин атта йөрергə бик яратам. Бу шөгыльне һəркемгə дə киңəш итəр идем. Беренчедəн, атта йөрү тынычландыра, хəтта ниндидер рухи рəхəтлек бирə, икенчедəн, физик яктан чыныктыра. Атта йөргəндə тəннең бөтен мускуллары хəрəкəткə килə, һəрберсе ныгый, юкка гына физик мөмкинлеклəре чиклəнгəн кешелəргə атта йөрү терапиясен киңəш итмилəрдер. Гомумəн, атта йөргəндə бар дөньяны онытасың ул. Авыл егетлəреннəн сорагыз, алар минем белəн килешер».

«Кайбер танышларым «Ничек бəхетле булырга?», «Ничек күп итеп акча эшлəргə?» ише китаплар укый. Мондый китапларны миңа да киңəш иткəннəре булды, лəкин мин андый китапларга ышанмыйм. Кемнеңдер тормыш мисалы буенча яшəп, уңышка ирешеп булмыйдыр ул, юлны үзеңə ярырга кирəк».

«Эт дип үлеп китəм мин! Кечкенə чакта урамнан эт ияртеп алып кайканнарым да булды, тик əнинең өйдə хайван тотасы килмəде. Əтигə сəламəтлеге буенча саф һавада ешрак йөрергə кирəк булгач, без, ниһаять, эт алдык. Боня исемле йоркшир. Аны бик яратабыз инде, йоннарын тарап, үреп куябыз. Боняның хəтта күн аяк киемнəре дə бар. Кайтып кергəндə өеңдə яраткан этең каршылый икəн, рəхəт инде ул. Ул бит гаилə əгъзасына əйлəнə. Икенчедəн, əгəр син берəр нинди хайван тотасың икəн, үзеңдə җаваплылык хисе арта. Хайваннар гел хуҗаларына охшаган була. Əни Боняны минем кебек кире холыклы, ди».

«Эгоизмны начар əйбер, дип əйтмəс идем. Күпмедер дəрəҗəдə ул һəркемдə булырга тиеш. Əгəр кеше үзен-үзе яратмый икəн, ничек ул башкаларны хөрмəт итə алсын? Миндə эгоизм бар, лəкин бу мин үз мəнфəгатьлəремне башкаларныкыннан өстен куям дигəн сүз түгел. Əгəр инде кешегə карата яхшы мөнəсəбəтемнəн ачыктан-ачык файдалана башлыйлар икəн, менə шул вакытта эгоизм уяна. Шуны киңəш итəр идем: эгоистик телəклəрдəн курыкмагыз, лəкин аларны йөгəндə тотарга тырышыгыз».

«Кышкы ялны, һичшиксез, саф һавада үткəрергə киңəш итəм: чаңгы, тимераякта шуып, дуслар белəн күңел ачарга. Кышкы аяз көннəрне кулдан ычкындырмаска кирəк».

«Һəрвакыт яхшы физик формада булыр өчен мин атнасына өч тапкыр спорт залына йөрим. Кич, йокларга ятар алдыннан да күнегүлəр эшлим. Прессны ныгытыр өчен күнегүне дөрес башкарырга кирəк. Беренче алымда гəүдəне 10 тапкыр күтəрергə. Ярты минут сулыш алгач, тагын 15-20 тапкыр күтəрелергə. Өченче алымда максималь рəвештə күп тапкыр күтəрелергə кирəк. Күнегүнең нəтиҗəсе арганчы эшлəсəң түгел, ə аргач та дəвам итеп эшлəсəң генə булачак».

БЛИЦ-КИҢӘШЛӘР

Укырга: «Men’s Health», «Esquire» журналларын;

Карарга: «Comedy Woman» телевизион тапшыруын, «Облачный атлас» фильмын, дөнья поп-йолдызларының концертларын;

Күрергə: Испанияне, С.Дали картиналарын, Дали яшəгəн йортны;

Һəрвакыт үзеңə тугры булырга кирəк!

автор:Рания ЮНЫСОВА; источник:http://sahne.ru

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>