Новости 498 0 3 года назад

Раяз Фасыйхов: «Әтинең теләген үти алмадым»

Раяз Фасыйхов

Ходай тарафыннан аңа бик зур бүләк бирелгән. Ул да булса, күңелләрнең иң нечкә кылларына үтеп керердәй моң.

2003 елда җырларга теләп авылдан башкалага килә егет. Гади, эчкерсез, талантлы. Кесәдә артык акча да, калада дәрәҗәле танышлар да юк әле. Тик Ходай тарафыннан аңа бик зур бүләк бирелгән. Ул да булса, күңелләрнең иң нечкә кылларына үтеп керердәй моң. Ә елларны юкка гына агымсу белән чагыштырмыйлар икән. Шулай сиздерми генә ага да, ага алар. 2003 елда кая барырга белми, юллар чатында аптырап торган егет, бүген тамашачы мөкиббән киткән Раяз Фасыйхов булды.

Зифа буй сын, матур йөз-кыяфәт, гаҗәеп моңлы тавыш… Ул чыннан да сәхнә өчен яратылган, ул чыннан да артист. Халкыбыз яраткан җырчылары Илһам Шакиров, Габдулла Рәхимкулов, Мөнир Якупов, Мингол Галиев, Салават Фәтхетдиновлар артыннан килгән лаеклы алмаш.

Тамашачы аны тәүге тапкыр зур сәхнәдә “Татар җыры 2008” фестивалендә күреп таный башлады.

“…Каңгылдашып оча кыр казлары,

Кыр казлары оча — санама….”

дип сузып җибәрүеннән ул йөзләгән татар тамашачысын уйларында гына булса да яшьлекләренә, туган якларына, тәүге сөйгән ярлары янына алып кайтты. Ә алдынгы карашлы тамашачы егетнең иҗади юлы сихри бер моңга һәм тамашачы мәхәббәтенә уралып узасын фаразлады. Һәм ялгышмады… Моңлы җырлар әйтерсең Раязны үзләре эзләп таба. “Кыр казлары”ннан соң “Эзләмә син башка очрашулар”, “Ярат әле”, “Яшьлек иле” иҗат ителә… Тамашачы аларны да яратып кабул итте.

Яңа ачышлар, иҗади планнар, концерт оештыру мәшәкатьләре, икенче тапкыр әти булу бәхете һәм яңа “Гомерләр мизгел генә” дип аталган җыентыклары хакында Раяз белән кара-каршы утырып сөйләшәсе иттек.

– Раяз, репертуарыгызда әтиегез иҗат иткән җырлар да бар. Син иҗади гаиләдә тәрбияләнгәнсең дип беләм. Әти-әниең белән таныштыр әле.

– Безнең гаиләдә тәрбия бик көчле иде, әти-әнием кешегә хас бөтен яхшы сыйфатларны да булдырырга тырышты. Иң беренче планга олыларга хөрмәт, тугрылык, дуслык төшенчәләре чыкты. Әти: “Көтүчегә дә сәлам биреп кит, үзеңне беркайчан да башкалардан өстен куйма”, – дия иде. Әти башта инженер, аннан мәдәният йорты мөдире булып эшләде. Мине төрле конкурсларда катнашырга даими йөртеп торды. Әнием хисапчы иде, хәзер лаеклы ялда. Ә җырга мәхәббәт чыннан да гаиләдән килгәндер. Минем җырлый алачагымны күреп, миндә әлеге бөреләрне ачарга тырышып йөрделәр. Өч яшьләр тирәсендә мине хәтта гармунда да уйнарга өйрәтә башладылар. Әти гармунда уйный, әни аңа кушылып җырлый торган иде. Мин бит ишле гаиләдә тәрбияләндем. Хәзер дә бергә җыелабыз да гаилә концерты куябыз.Ә менә моңсу җырларга, озын көйләрне үз итү әбидән күчкәндер.

– Сезне тамашачыга Раяз Фасыйхов итеп таныткан “Кыр казлары” җырына тукталыйк әле.

– Әле училищеда укыганда ук, әти “Кыр казлары” дигән җыр иҗат итүе хакында әйтте. Андый-мондый танылып китеп җырчы була алсаң, шушы җырны чыгарырсың әле дип әйтеп куйды. Тик мин җырны чыгара алмадым. Җыр мине чыгарды. Алай гына да түгел, ул мине “Татар җыры” сәхнәснә кадәр алып менде.

– “Татар җыры” турында сүз чыккан икән, шуны да сорыйм әле. Әлеге фестиваль сезнең өчен нәрсә?

– Яшермим бик күп җырчыларныкы кебек үк, минем дә хыялым “Татар җыры”нда катнашу иде. Анда номинантлар исемлегендә булу да яхшы нәрсә, ә менә җиңүчеләр арасында булсаң… бу әйтеп бетермәслек тойгылар. Туганнарым да, бигрәк тә әни, “менә быел шундый җырчылар көч сынашачак диләр, әйдә син дә тырыш инде, бриллиант күзләрен карыйсы килә бит” дия торган иде. Менә Аллага шөкер, хәзер минем коллекциямдә дә “Алтын барс” сыннары бар. Аңлашыла ки, бу сыннар гади бүләк кенә түгел. Ул җырчының еллык эшенә бәя, тамашачы һәм коллегалары алдында тоткан сынавы.

– Популяр кешеләр тирәсендә таныш-белешләр шактый була. Тик ышанычлылары сирәк диләр. Эчке тоемлау хисе сездә көчлеме?

– Эстрадага килеп кергән елларда мин әлеге дөнья өчен бәлки артык гади һәм чамадан тыш эчкерсез дә булганмындыр. Шуңа кемнең кем булуын әллә ни аңлап та бетермәгәнмендер. Тик һәркемне вакыт үз урынына куя, әгәр кешенең эчендә ямьсез уйлары бар икән, ул нинди генә тәмле телле булмасын, барыбер аның эш-гамәлләрендә аның чынбарлыгы беленәчәк. Тоемлау көче дигәннән ул сыйфат минем тормыш иптәшемдә бик көчле. Ул кешенең нинди икәнен миннән күпкә тизрәк ача, миңа әле моны аңлаганчы күпмедер вакыт та кирәк булырга мөмкин. Тик шөкер ышанырдай кешеләр дә бар. Ансыз булмас та иде. Тормыш иптәшем Люциягә мин һәрчак ышана алам, сыналган дуслар да бар. Ярдәм кирәксә аларга да бара алам.

– Бәлки егерме беренче гасырда бу сорау дөрес тә яңгырамыйдыр, шулай да сезнең гаиләдә кем баш та, кем муен вазифасында?

– Дөресен генә әйткәндә, бездә мондый төшенчәләр юк һәм мин аларны әллә ни кирәктер дип тә санамыйм. Мин даими гастрольләрдә йөргәч, Люциягә еш кына бүген, хәзер хәл итәргә тиешле эшләрне үз җилкәсенә алырга туры килә. Ә мин исә аның барысын да булдырачагына ышанып, тынычлап гастрольгә чыгып китә алам. Мин дә үземнең гаилә башлыгы икәнемне истән чыгармыйм. Вакытымның күпчелеген аларга багышлым. Күрәм, алар минем сүземнән чыкмый.

– Бала тәрбиясендә куелган кагыйдәләрегез бармы?

– Беребез тәрбияләгәндә, сөйләшкәндә, икенчебез килеп кысылмый. Һәм һәр гаиләдәгечә инде, әти ачуланганда әни итәгенә качып, әни ачуланса, әтидән яраттырып була. Бу кагыйдәләр бер-берсенә каршы да килә кебек, тик бу шулай.

– Раяз сез тумышыгыз белән авыл егете, Балтач якларыннан. Иҗат кешесенә тынычлыкта калып үз-үзе белән булырга кирәкле вакытлар да була, шул вакытта авылны сагынасызмы? Кайвакыт шәһәр ритмы авыл баласын шактый туйдыра, сездә мондый хәл буламы?

– Әлбәттә була. Кайвакыт шундый дәрәҗәгә җитәм ки, җырлый алмый башлыйм. Кешеләрнең миңа нәрсә әйткәнен ишетмим. Шәһәрдән чын-чынлап туям. Менә шундый вакытта кешегә тынычланыр өчен, туган ягы, туган нигезе, әти-әнисе кирәк. Кеше үзе туып үскән җирдә генә яңадан яшәргә көч алырга мөмкин. Мин дә авылга кайтам да берүзем урамга чыгып басам. Ишетү, тыңлау сәләтемне җайларга тырышам. Әкрен генә табигатьне тыңлый башлыйм, кайдадыр кортлар безелди, яфраклар шыбырдаша, монда бит җилнең дә тавышы башка,ул хисле, ул сихри. Әти-әнигә эшләрендә булышам, рәхәтләнеп балык тотам, мунча керәм. Менә бу миңа заманча сүз белән әйтсәк чын релакс, хәтта “перезагрузка” да дияр идем. Авылдан шәһәргә яңа көч белән киләм. Тынычланган, җырларга әзер тавышымны укытучым Венера Ганиева дөрес юнәлешкә кертә.

– Әгәр бүгенге Раяз Фасыйхов, моннан ун еллар элекке Раязга киңәш биреп хат яза алса, иң беренче пункт нәрсә булыр иде?

– Ооо, мин аңа шундый озын хат язар идем. Ниндидер хаталар турында искәртер идем. Юк, үкенерлек ялгышлар ясамадым үзе, ә шулай да нәрсәнедер башкача эшләргә мөмкин булыр иде. Мин яшь Раязга укуыңа җитдирәк кара, белемне күбрәк алырга тырыш; иҗатка катнашу булмаган тагын берәр һөнәр үзләштер дип әйтер идем.

– Үткәннәргә кайтуны дәвам итсәк, беренче гонорарыгызны нәрсәгә тотканыгызны искә төшерә аласызмы? Хәзер нәрсәгә сарыф итәсез?

– Егет чакта нәрсәгә тотылсын инде алар, шул дуслар белән җыйналашып күңел ачуга, кызлар янына йөрүләргә булгандыр. Дөресен әйтим, мин өйләнгәнче акчаны җыеп тота белми идем. Бүген бармы-бар. Иртәгә яңа көн туар, иртәгәсен иртәгә уйлармын. Тик тормыш барына үзе өйрәтә икән ул. Хәзер алай уйлап булмый билгеле. Хәзер без бит дүртәү. Ә бала булгач, иртәгәсен уйламый яшәргә ярамый инде.

– Безнең эстрадада сез ак көнләшү белән караган кешеләр бармы?

– Бар. Салават. Бүген аның турында ни генә сөйләмиләр, язмыйлар, ә мин менә сокланам, шул сез әйткән ак көнләшү белән карыйм. Чит җирдән килеп үзеңне шундй җырчы итеп таныту, шушы яшьтә абруеңны югалтмау, үз тамашачыңны тотып тору, бизнесыңны булдыру һәм шәхес булу… Шактый көч сораучы эшләр. Яшьрәк вакытта, мин аның концертында җырлаганда, аның шушы концертлар алдыннан шактый күп көч куйганын күрә идем. Тик үзем концерт куеп карамыйча, мин аны аңламаганмын икән.

– Концерт дигәннән, үзегезнең дә Камал театрында концерт биргәнегез бар. Канәгать калдыгызмы? Тамаша бетеп пәрдә ябылгач, ниләр эшләдегез?

– Тамашачыдан да, әлеге концертка катнашы булган кешеләрдән дә канәгать калдым. Тик үземнән генә түгел. Җитеп бетмәгән якларын үзем күрдем, эшлисе эшләр байтак икәнен аңладым. Ә концерт беткәч, Камал сәхнәсенә утырып әлеге залга, бинага рәхмәт әйтеп, кабат синдә концертлар бирергә язсын иде дип дога кылдым. Һәм күңелемдә, Аллага шөкер, үтте дигән тойгы да булмады түгел.

– Еш кына җырчылар концерт ничек үтүенә дә карамастан, ул төнне йоклап булмый диләр...

– Әлбәттә. Мин дә искәрмә түгел. Үз концертыңда тамашачы белән артист арасында шулкадәр көчле энергетика алмаша. Концерт алдыннан коточкыч борчылу, дулкынлану өермәсендә, ул узгач бик зур хисләр ташкынында атналар буе йөзәсең әле ул.

- Хәзер сатуга әлеге концерттан CD һәм DVD дисклар чыкты…Җыентыкларың “Гомерләр мизгел генә” дип атала...

- Бу сүзләр Фирзәр абый Мортазин иҗат икән җырдан, ул әлеге альбомга да кергән. Без аны продюсерым белән бергә бик ошатып сайлап алдык. Ул халык күңеленә юлны да тиз тапты. Кая гына барсам да әлеге җырны җырламый калган юк. Тик аңа кадәр “Сөям димә” җыры популярлашкан иде. Күпләр альбомны да шундый исем астында чыгар дип көтте. Тик бу альбом алдарак чыккан җыентыктан аерылып тора. 2009 елгысында җырлар тулысынча мәхәббәт тематикасына бәйле иде. Ә яңа җыентык киңкырлы һәм өр-яңа җырлардан тора.

- Әлеге альбомда иң яраткан җырың?

- Аерасым килми инде… “Миңа сине онытырга кирәк” җырын аеруча да яратам.

– Үз-үзегезне ачуланган вакытлар буламы? Булса ни өчен?

– Була. Үти аламмы юкмы икәнен азагынача уйлап бетермичә вәгъдәләр бирергә туры килә. Кайвакыт кичектергесез эшләр килеп чыгып, кемгәдер ышандырган эшемне эшләп өлгермәскә мөмкинмен. Аны да, үземне дә уңайсыз хәлдә калдырам. Моны бетерү өстендә эшләргә тырышам билгеле, тик әлегә әллә ни алга китеш юк. Әлбәттә уңайсыз якларым да юк түгел, нишләтәсең, һәрьяклап камил булу бик сирәк кешеләргә генә эләгәдер инде.

– Кешеләрдә хөрмәт иткән сыйфатларыгыз?

– Ышанычлы кешеләрне яратам. Тугрылыкны бик хөрмәт итәм.

– Яратмаган сыйфатларыгыз?

– Икейөзлеләрне һәм алдакчыларны яратмыйм.

– Концерт сезоны тәмамланды. Канәгать калдыгызмы? Шәхси тормышыңда да күңелле үзгәрешләр булды бит…

– Әйе, узган елда мин икенче тапкыр әти булдым. Улым Рамазан туды. Үз йортыбызны булдырдык. Концертларым булды. Хәзер яңа җыентыклардан да тамашачы канәгать калса, әзрәк сулыш алырга ярыйдыр.

– Укучыларга теләкләрегез?

– Сәламәт булыгыз. Ул булса барына да ирешеп булыр. Гаиләләрегездә иминлек, муллык, тынычлык булсын. Ә иң мөһиме тормышны елмаеп үтегез. Башлап үзегез елмаегыз, башкалар сезгә шулай ук җавап бирсен. Һәрчак оптимист булып яшәгез!

автор:Лилия КАДЫЙРОВА; источник: http://www.bars-media.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>