Новости 463 0 3 года назад

Раяз Фасыйховтан мәхәббәт бәйрәме

Раяз Фасыйхов

– «Кечкенәдән үзешчән сәхнәдә мин. Тәрбия шундый иде минем. Әти-әни сәләтемне күрә белеп, сәхнәгә чыгарга ярдәм итте»

– Профессиональ сәхнәдә ничә ел инде син?

– Кечкенәдән үзешчән сәхнәдә мин. Тәрбия шундый иде минем. Әти-әни сәләтемне күрә белеп, сәхнәгә чыгарга ярдәм итте.

Профессиональ сәхнәдә 2003 нче елдан, Татарстан республикасы дәүләт фольклор ансамблендә җырлый башлаганнан бирле. Ул вакыттагы тәҗрибә әле дә ярдәм итә. Без Татарстан сәхнәсенә генә түгел, ә чит ил залларында да татар халык җырларын яңгыраттык. Нәкъ менә шул вакытта иммунитет барлыкка килде – халык алдында югалып калмаска, сәхнә серләренә өйрәндем.

– Сольный концертлар сирәк бирәсең. Бу нәрсәгә бәйле, Раяз?

– Мин шулай тиеш дип саныйм. Ике елга бер концерт уздыру – иң шәбе. Беләсеңме, туйдырасы килми бит. Концертымнан да халыкның туеп китмәвен телим – нәрсәдер җитешмәгән сыман булсын. Алла боерса, озын булмаячак. Концертымда кирәкмәгән урын булмаячак. Бөтенесе дә энәсеннән җебенә кадәр уйланылган.

– Беренче сольник турында искә төшереп китик әле?

– 2006 нчы елда “Барс-Медиа” компаниясе белән эшли башлаган елның беренчесендә үк булды ул. Халыкка Яңа тавышны тәкъдим итү максатыннан уздырылган чара иде. Хәтерлим, ул вакытта әле мине сольный җырчы буларак санаулы кешеләр генә белә иде. Аллага шөкер, вакыт барысын да үзгәртә.

– Чистайда инде концертың булып узган икән?

– Әйе, анда да нәкъ мин теләгәнчә узды. Тамашачылар күп алкышлар бүләк итте – канәгать калуларын шуннан аңладым.

– Ни өчен Казан нәкъ менә быел?

– Сольный проект буларак инде дүрт ел иҗат итәм. Әйтеп үткәнемчә, узган елны җырлар җыентыгым дөнья күрде. Ничә еллар буена тупланган материалны тамашачыга җиткерәсебез килә. Бу концертым имтихан сыман – тамашачының бәясен ишетү өчен.

– Программа турында ниләр сөйли аласың?

– Яшь башкаручы – Алия Шәрәфетдинова, остазым – Венера Ганиева, туган энем – Рәсим Фасыйхов, “Дорога из городоа” бию төркеме, “Барс-Медиа” инструменталь ансамбле ярдәм итәчәк. Матур сәхнә бизәлеше һәм җанлы тавыш.

– Һәр җырчы, тамашачыны шаккатырам дип, шоу әзерли. Синдә нинди сюрпризлар булачак?

– Мин, киресенчә, алай тырышмыйм – шоу күрсәтергә уйламыйм. Ә җанлы, моңлы җырлар бәйләме әзерлим. Мәхәббәт бәйрәме булгач, нәзәкатьле, үзәкләргә үтеп керә торган җырлар башкарачакмын.

– Үзең концертларга йөрисеңме соң?

– Тәҗрибә туплар өчен, рус эстрадасы җырчыларының кичәләренә барам. Витаста булдым. Валерия, Филипп Киркоровның чыгышларын калдырмаска тырышам. Бу җырчыларның энергетикасы ошый миңа – шул энергетика каян туа икән, шуңа әлегәчә төшенә алмыйм. Алардан күзне алып булмый бит.

Гаиләбез белән татар җырчыларының тамашаларына йөрү традициягә әверелде. Дусларымның концертларында да күреп була мине.

– Визит карточкаң булырлык җырыңны тасвирлап бир әле?

– Моңлы әсәрләр. Озын көйләр.

– Концертыңның кульминацион өлешен уйладыңмы инде?

– Сәйяр Хәбибуллин иҗат иткән “Пар йолдызлар алдамас” дигән җырны башкару – нәкъ шушы урын булачак.

– Баянда уйнавыңны да беләбез, бәлки, осталыгыңны күрсәтергә вакыттыр.

– Баян белән сәхнәгә дә чыккан вакытлар булды. Хәзер мин моны кирәкле дип санамыйм. Җырларымны яздырганда, үземә үзем уйныйм анысы. Әмма мин баян уйный-уйный җырларга яратмыйм. Җырласам – җырлыйм, уйнасам – уйныйм. Гармун уйнауга бик сусаганда, җырлаучылар булса, рәхәтләнеп уйнап, җырлауларын гына тыңлап утырырга яратам.

– Ниһаять, быелгы концертыңнан ниләр көтәсең?

– Теләк-отмылышлар бөтен җырчының да бер инде ул: үз тамашачыңны табу һәм аны канәгать калдыру. Үзеңнең кирәклегеңне тоеп, мин башкаланы яуладым әле дип (көлә), инде район үзәкләренә, регионнарга сольный концерт белән чыгарлык әзер булырга.

– Алдагы адымнар турында уйладыңмы соң?

– Уйламыйча мөмкин түгел. Репертуарга яңача караш кирәк дип саныйм. Җавапсыз мәхәббәт турында күбәеп китте җырлар. Махсус түгел, ничектер шулай килеп чыга. Кайбер тыңлаучыларым инде мине жәлли дә башлады (көлә).

Икенче альбомны әзерләргә, клиплар төшерергә исәп. Иҗат кайнап торырга тиеш. Бу бит безнең төп эшебез.

Белешмә:

Үзе турында:

Раяз Фасыйхов Наил улы булам мин. Балтач районының Нөнәгәр авылында туып үстем.Туган көнем 8 июльдә (1983 нче ел). Мәктәптән соң, Арча педагогика көллиятен тәмамладым. ТДГПУның 5 нче курсында укыганда, Венера Әхәт кызы Ганиева классына күчтем (Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты).

Остазлары:

Марсель Фәйзрахманов, Айдар Фәйзрахманов, Венера Ганиева, “Барс-Медиа” продюсерлык үзәге.

Музыка өлкәсендә уңышлары:

Барысы да гаиләдән башланды. Безнең өйдә әти, өлкән абый һәм мин баянда уйныйбыз. Уйнарга иске мунчада өйрәндек, ә өй – сәхнә, анда уйный белсәң генә керергә мөмкин. Әтием еш сөйли иде: “Радиоалгычтагы музыкага ияреп, көй чыгарырга маташып утыра идең, шуннан соң гармунда уйнарга өйрәтә башладым”.

Мәктәптә вакытта ук инде, 7 нче сыйныфта укыганда, Татарстан делегациясе белән Болгариянең Бургес шәһәренә дә җибәрделәр. “Сандугач керде күңелгә” конкурсының беренчесенә дә әти-әниләрем алып барды. Ул вакытта инде тальянда да уйный, җырлый идем.

Баянга булган мәхәббәтем Арча педагогия көллиятенә алып килде. Гомерем буе нота өйрәнәсем килә иде. Тәки баянда яхшылап уйнарга өйрәндем. Җырлауны ташлап тордым. Күчеш чоры иде, тавышны бөтенләй бетерермен дип уйладым. Фанатизм белән баянда уйнадым. 3 нче курста консерватория программасын тапшырдым.

Арчада укыганда, Марсель абый Фәйзрахманов җитәкләгән “Арча егетләре” ансамблендә гармунчы булдым, әз-мәз җырлый да башладым. “Ягымлы яз” бәйгесендә Айдар абый белән таныштым. Укуны тәмамлагач, үзенә чакырды.

Педагог булырга укып йөргән вакытта “Сәләт”кә дә барып кайтырга өлгердем. Анда җәйге лагерьда ди-джей статусын бирделәр.

Татарстан республикасы дәүләт фольклор ансамблендә эшләү бик зур тәҗрибә бирде миңа.

Аннары 2006 нчы елда “Йолдызлар фабрикасы” кастингында катнашып, уңышлы чыгыш ясаганнан соң, “Барс-Медиа” бергә эшләргә тәкъдим итте. 2008 нче елны “Татар җыры”нда “Алтын барс”ка ия булдым. “Эзләмә син” җырына матур гына клип төшерелде. 2009 нчы елда “Ярат әле” альбомым чыкты. Киләчәктә классик композиторларның әсәрләреннән, халык җырларыннан торган җыентык яздырырга исәплим.

Кызыксынулары:

Балык тотарга яратам. Тагын татарча кинода да төшәргә һәм пародияләр дә күрсәтергә, Дисней мультфильмы геройлары булып сөйләшергә дә туры килде. Монысы аның кызык өчен генә, әлбәттә. Яшьләр өчен проектларда теләп катнашам, “Музыкаль десант”, “Tatar music awards” шундыйлардан. Яшьләргә дә якынрак буласы килә бит.

Гаиләсе:

Без биш бала үстек. Безнең өйдә бары тик гаиләле кеше генә авторитетлы санала. Нинди генә һөнәр иясе булсаң да, син гаиләле булырга тиешсең. Минем өчен гаилә беренче урында тора. Мин өйдә гел икенче, шаян, шук. Халык алдында, әлбәттә, лирик җырчы буларак, шаярып йөреп булмый бит инде. Сәхнәнең үз культурасы бар.

автор:Наилә ХӘБИБУЛЛИНА; источник: http://www.bars-media.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>