Новости 361 0 3 года назад

Рекламада төшкәннән соң Ләйсән Гимаеваны фанаты «эзәрлекли»

Ләйсән Гимаева

Җырчы Ләйсән Гимаеваны соңгы арада билгесез фанаты чәчәкләргә күмә башлаган.

Сөенечле дә, көенечле дә вакыйга берничә тапкыр кабатланган инде. Берсендә Ләйсәннәрнең фатирына курьер 101 ак роза чәчәгеннән торган бәйләм китерә. Эчендә хаты да була: “Ләйсән, мин сезнең кияүдә икәнегезне дә, ике кыз үстергәнегезне дә беләм. Сезнең сурәтне урамдагы реклама баннерларында күрдем. Кая карама, гел сез. Хәзер инде минем йөрәгемдә дә урын алдыгыз. Иҗатыгызга үлеп гашыйкмын”.
Курьер килгәндә, Ләйсән тормыш юлдашы Булат Бәйрәмов, кызлары Таңсылу, Зифа белән өйдә була. Чәчәк бәйләмен күрсәткәч, Булат: “Менә сиңа мә… Кая торганыңны да эзләп тапканнар фанатларың…” – дип кенә әйтеп куя.

Якынча 4 көннән соң, Ләйсәнне тагын бер сюрприз көтеп тора. Ул көнне Булат радиода эфирда була. Ләйсән исә балаларын мәктәпкә һәм балалар бакчасына илтергә дип чыга. Машинасының капоты өстендә янә 101 розадан торган чәчәк бәйләмен күргәч, чын-чынлап аптырашта кала ул. Бу юлы инде ак түгел, кызыл розалар. Бәйләм эчендә хаты да була: “Ләйсән, мин сезгә гашыйк булдым. Бу розалар сезнең өчен”. Бу үҗәт фанатның җырчының машинасын эзләп табу факты Ләйсәнне инде тәмам сагаерга мәҗбүр итә!

Алга таба интрига куерганнан куера бара. Күпмедер вакыт үткәч, Ләйсәннең телефонына: “Чәчәкләрне ала алдыгызмы? Сезнең белән хәзер очрашырга мөмкинме?” — дип таныш булмаган номердан смс-хәбәр килә. Ләйсән исә хәбәргә каршы җавап җибәрә: “Чәчәкләрегез өчен бик зур рәхмәт. Кем соң сез? Нишләп исемегезне язмыйсыз? Минем кияүдә булуымны белә торып, ни өчен мине очрашуга чакырасыз? Мин бернинди дә очрашуга килмим”. “Бик начар. Килә алмасагыз, мин сезнең белән барыбер күрешәчәкмен. Ничек дип сорамагыз. Сезнең сольный концертыгызга киләчәкмен”, — дип җавап бирә.

Инде хәзер бу вакыйгаларның ничек тәмамлануы, чәчәк хуҗасының кем икәнлеген беләсе генә калды.

автор:Эльза ГАЗИЗОВА; источник:http://intertat.ru/tt/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>