Новости 234 0 3 года назад

РИМ ХӘСӘНОВ: «БӘХЕТЛЕ БУЛУ – КҮҢЕЛ ХАЛӘТЕННӘН ТОРА»

РИМ ХӘСӘНОВ

Күренекле композиторыбыз Рим Хәсәновның иҗаты һәм шәхси тормышы хакында элекке елларда бик күп язылды һәм сөйләнде. Бу табигый дә иде. Чөнки аның кебек зур талантлар Һәрчак игътибар үзәгендә була.

Рим әфәнде дә журналистлар һәм җәмәгатьчелек игътибарыннан мәхрүм булмады. Әмма соңгы елларда яраткан композиторыбыз хакында сирәгрәк ишетәбез. Гәрчә ул һаман да җимешле иҗаты белән сокландырып торса да, аның шәхси тормышы ничектер күләгәдәрәк кала. Соңгы елларда Рим әфәнде күп гомерен Мәскәүдә үткәрә, анда яшәп иҗат итә. Яңарак кына Уфага кайткан иде ул. Шунда очрашып озак кына гәп кордык. Бик кызыклы сөйләшү булды ул. Танылган композиторыбыз иҗат эшчәнлеге һәм тормыш-яшәеш хакында үзенчәлекле фикерләре белән уртаклашты.

– Рим әфәнде, Сезнең белән күптән рәхәтләнеп бер сөйләшергә җыенсам да, һаман форсат чыкмый торды.

– Моңа аптырарлык түгел, хәзер заманы шул, бернәрсәгә дә өлгермисең. Кайчан алдан ниятләгән эшләр дә өзелеп куя, ә кайчан һич уйламаган, алдан план кормаган эшләрне башкарасың, йә булмаса кызыклы очрашуларга тап буласың.

– План кору дигәннән, бер әңгәмәгездә Сез «мин соңгы елларда плансыз яшим» дигән идегез. Бу чынлап та шулаймы?

– Дөрестән дә шулай. Бәлки кемнәргәдер сәер тоелыр, әмма мин хәзер тормыш җаена ияреп яшим. Чөнки план корып кына яшәп булмый ул. Тормышта бит әллә күпме көтелмәгән хәлләр дә килеп чыга һәм алар барлык планнарыңны пыран-заран китерә ала. Шуңа күрә мин чынлап та соңгы елларда алдан озак вакытка план корып яшәмим. Әлбәттә, бу минем тормышым бөтенләй эзгә салынмаган килеш, тәртипсез бара дигәнне аңлатмый. Иртәгә ни эшләсемне, киләсе атнада нәрсә эшләргә җыенуымны беләм инде анысы. Ә кайберәүләр кебек «минем һәр көнемдәге хәстәрлекләрем алдан бер елга билгеле», дип әйтә алмыйм. Алай дип әйтүчеләрнең күпчелеге үзләре дә, йомшак кына итеп әйткәндә, бераз алдаша.

– Хәзерге көндәлек эшләрегез нидән гыйбарәт?

– Инде әйткәнемчә, ниндидер «наполеон» планнары корып яшәмим. Минем көн күрмешем хәзер өлкәнәя барган кешенең тыныч, бер җайга салынган тормышы ул. Һәр көнне иртән уянып киткәч, тагын бер яңа көн туганына шатланам, үземне «мин бәхетле кеше» дип матур көнгә «көйлим». Яңа җырлар язам, элеккеләренә аранжировка эшлим. Мәскәүдә яшәүче кызым Айгөлне һәм оныгым Арнисны сагынсам, анда барып әйләнеп кайтам. Оныгымны бик яратам. Аңа унбиш яшь тулды. Өч яшькә кадәр мин аны үзем генә тәрбияләдем дияргә дә була. Аны инглизчәгә иң беренче өйрәтүче дә мин булдым. Бик ушлы, зиһенле егет ул. Аның белән аралашып кайтсам, тагын беразга «заряд» алам мин. Аңарда да көй-моңнарга маһирлык бар. Хәтта ике инструменталь әсәр дә иҗат иткән инде. Болай ярыйсы гына дип бәяләдем. Менә шулай Ходайның биргәненә шөкерана кылып, яраткан иҗатымнан яшәүгә көч һәм дәрт алып яшәп ятам.

Менә пенсиягә чыктым. Әле Уфага кайтуымның төп максаты да пенсия документларын хәстәрләү иде. Ай саен 2700 әр сум акча килеп торачак хәзер миңа.

– Бәй-бәй, Рим әфәнде, Сезнең кебек бар Рәсәйгә танылган композитор да шулкадәр генә алгач, минем кебек гади журналистка күпме пенсия чыгар соң ул?

– Берәр җаен табарсыз әле. Менә миңа да бер шәп юл өйрәттеләр акыллы нимес дусларым. Әйбәт пенсия алу өчен, Германия Хөкүмәте рәисе Ангела Меркель ханымга мөрәҗәгать итәргә куштылар алар. Мин Башкортостандагы алманнар белән байтак еллар иҗади хезмәттәшлек иткән кеше бит. Әллә күпме алманча җырлар да яздым, аларны үзем үк сәхнәләрдән нимесчә җырлый да идем. Менә шул тәкъдимне уйлап йөрим әле. Мин Башкортостанның Благовар районында туып үстем. Ә шул райондагы Пришиб исемле авылда алманнар яши. Алар белән дә электән үк бәйләнешем булды. Германия кануннары буенча, нимесләр мәдәниятен үстерүгә керткән, өлеше өчен, башка милләттән булган атаклы шәхесләр дә бу илнең пенсиясенә өмет итә ала икән. Үзенең композиторын 3 мең сумга да җитмәгән хәерче пенсиягә калдырган илгә рәхмәтләремне әйтеп тиздән 3 мең евро күләмендә алман пенсиясен алу мөмкинлегем дә бардыр, бәлки. Ул чакта мин урыс хөкүмәтеннән алынган айлык 2700 сум пенсиямне берәр өметле яшь композиторга бирә барырмын, мөгаен (көлә).

– Рим әфәнде, Сез үзегезнең иң популяр берничә җырыгыз белән генә дә үзегезгә һәйкәл куйдыгыз. Сезнең исем, башка бер җыр да язмасагыз да, тарихка кереп калды дип әйтергә була. Шулай да сәнгать сөючеләр барыбер бүгенге көндә дә Сездән матур җырлар өмет итә. Әлеге иҗади эшчәнлегегезне ничек бәяләр идегез?

– Рим Хәсәнов иҗат итүдән туктаган, ахры, яңа җырлары әлләни ишетелми дигән сүзләрне миңа үземә еш кына җиткереп торалар. Ләкин мин беркайчан да иҗаттан туктамадым. Әлбәттә, төрле сәбәпләр аркасында иҗатның төрле мәлләре булды. Азрак ял итү дә кирәк бит иҗат кешесенә. Мин дә үземне башка эшләргә багышлап җырлар, көйләр иҗат итүдән бераз читләшеп тордым. Һәм бу миңа файдага гына булды дип исәплим.

– Башка эшләр дигәннән, Сез Австралиягә китеп тә яшәп кайттыгыз. Анда иҗат итә алдыгызмы? Һәм, гомумән, бу ерак илгә китүегезнең сәбәбен белмәүчеләргә мәгълүмат бирик әле, нинди җилләр ташлады Сезне анда?

– Ул чакта әле мин яшьрәк идем, шуңа да күңел ниндидер үзгәрешләр теләде. Ничектер үзебездәге бертөрлелек ялкыткан иде. Аннан матди хәлләрнең хөрти булуы да теңкәне корытты. Ул чакта ук мин профессиональ композитор булып, көйләр язып, концертлар биреп, шуларның акчасына яши идем. Әмма әкренләп бу эшләр дә сүрелде, чөнки халык сәнгатьне онытып, базар икътисадына томырылды. Үзгәртеп кору җилләре мине шул чакта яңа адымнарга этәрде. Туктале, мин әйтәм, берәр чит илгә чыгып, җилләнеп, дөнья күреп, бәлки акча эшләп кайтырмын. Ни дисәң дә, чит телләрдән инглиз телен әйбәт кенә беләм. Уйлый торгач, инглиз телен берәр илдә яхшылап өйрәнеп кайтып, тәрҗемәче булып эшләргә карар иттем. Иң башта уку һәм яшәү өчен кайсы илләрдә очсызрак булуын белештем. Австралия иң кулай ил кебек күренде һәм шулай булып чыкты да. Тиз арада барлык аппаратураларымны, машинамны сатып һәм бераз бурычка акча алып чыгып киттем Австралиягә. Анда университетка укырга кердем һәм бер үк вакытта эшкә дә урнаштым.

– Ә иҗатка илһамны кайдан алдыгыз?

– Анда илһам төрлечә килә иде. Кайчан сагыну-сагыш хисләре этәргеч бирсә, кайчан яңа илдәге алган тәэссоратлар иҗатка оеткы сала торды. Австралиядә миңа кайда яшәргә теләвемне үземә сайларга куштылар. Кунакханәдә, тулай торакта, йә берәр гаиләдә яшәү мөмкинлеге бар иде. Мин телне дә яхшырак өйрәнермен дип бер гаиләне сайладым, һәм ул гаилә башлыгы – Австралия шагыйре Рон Роджерс иде. Без бу искиткеч ачык һәм сәләтле кеше белән 36 җыр яздык. Безнең кайбер җырлар анда үткәрелгән иҗади бәйгеләрдә дә җиңеп чыкты хәтта. Бу, әлбәттә, иҗатымның үзенчәлекле бер чоры иде. Ә, гомумән алганда, Австралиядә яшәвем миңа күп нәрсә бирде. Дөньяга карашым шактый үзгәрде, күңел офыкларым киңәйде, һәм иң мөһим казаныш – инглиз телен тагын да камилрәк өйрәнүем.

– Уфага әйләнеп кайткач, күпмедер вакыт инглиз телен белүегез икмәк бирде шикелле.

– Әйе, Уфага кайткач мин «Социнвестбанк»та тәрҗемәче булып эшләдем. Җыр сәнгатеннән ерак бер һөнәр булса да, бу эшемнән зур канәгатьләнү алып эшләдем, чөнки үземне яңа бер эштә сынап карау өчен яхшы форсат иде бу. Тәрҗемәче эше дә үзенчә бер иҗат ул. Чөнки һәр кеше, оста тәрҗемә итү өчен, телнең бар нечкәлекләрен файдаланырга омтыла. Берничә ел элек ул эштән киттем, гел иҗатка гына багышладым үземне. Җырлар язар өчен иң заманча компакт – студиям бар. Аны үзем сатып алырлык түгел иде, кыйммәт. Әмма сәнгатьне сөюче һәм минем иҗатымны хөрмәт итүче кешеләр аны миңа бүләк итте. Аларга мең рәхмәтлемен.

– Бер очрашуыбызда язучыларның Переделкино ял йортында яшәвегез турында әйткән идегез. Димәк, башкалада үз фатирыгыз юк.

– Кайдан килсен инде фатир, һаман да Переделкинода яшим. Аена 18 мең түлисе. Мәскәүдә һәммә нәрсә кыйммәт. Хәтта акча җиткерә алмаган чаклар да бар. Андый көннәрдә метро станциясе күчешендә гармунда уйнап ипилек-чәйлек акча эшлим. Баштагы айларда милиция дә, бандитлар да куа иде. Хәтта бер тапкыр кыйммәтле гитарамны да сындырдылар.

– Таныш кешеләрегезнең метрода уйнап торганыгызны күргәне бармы, алар нәрсә ди?

– Нәрсә дисен инде алар, аптырыйлар. «Син монда кызык өчен генә торасыңдыр, акчаң юклыктан түгелдер», – диләр. Берсе дә минем мохтаҗлыкка төшә алуыма ышанмый. Пенсия 2700 сум гына дигәнгә дә күпләр ышанмас әле менә. Минем кызгандырасым да, мескен булып күренәсем дә килми. Бүген миңа күп байлык кирәкми, тормышка фәлсәфи карыйм, исәнлек кирәк, димен.

– Сезне тыңлап торам да, бер нәрсәгә ныграк инанам: чынлап та адәм баласына бәхетле булу өчен әлләни күп тә кирәкмидер ул. Яраткан шөгылең булса, газиз кешеләрең исән-сау булса, кешечә яшәрлек дәрәҗәдә акчаң булса, шул бәхет түгелмени, шулай бит?

– Бәхет төшенчәсен һәркем үзе аңлый инде ул. Әмма мин бер нәрсәгә ныклы инандым: адәм баласын акчаның күп булуы гына бәхетле итә алмый. Азмыни бәхетсез миллионерлар!? Бәхетле булу үзеңнең күңел халәтеңнән тора ул. Бу дөньяда кайчагында адәм балалары шашынып та китә. Әмма аларны да тормыштагы теге яки бу көтелмәгән хәлләр акылга утыртырга мөмкин. Менә әле бөтен дөньяда килеп чыккан икътисадын төшенкелек тә череп баюдан нишләргә белмәгән олигархларны үзгәртер дип уйлыйм. Мин үзем шактый үзгәрдем. Яшь чактарак ихтыяҗларым бер төсле булса, хәзер бөтенләй башкача. Азга да канәгать булырга өйрәндем. Аннан минем, холкым да нык үзгәрде. Элегрәк мин кызу холыклырак идем. Кешегә турысын бәреп әйтүдән дә тайчанмый идем. Хәзер исә андый түгелмен. Җитешсезлекләрсез кеше булмый. Шуңа хәзер кимчелеге булган кешеләрне дә хөкем итмәскә тырышам. Аның белән генә адәм баласын барыбер үзгәртеп булмый. Ә кешенең күңеленә яра саласың – бер, икенчедән үзең алама булып каласың. Шуңа күрә дә хәзер күңел тынычлыгын өстенрәк күрәм.

– Әдәплелекне, сабырлыкны да яшәлгән гомер озынлыгы үзе тәрбияли, димәк.

– Алай ук дип әйтмәс идем, һәр кеше дә өлкәнәйгән саен акыл туплап, зирәк аксакалга әйләнсә, безнең тормышыбыз да күптән уңайга үзгәргән булыр иде. Мин үземнән генә чыгып әйтәм: элеккеге байтак кына кимчелекләремнән котыла алдым. Һәм моңа мин тормыш тәҗрибәм белән дә, күп адымнарыма кире кайтып бәя бирү сәләтем ярдәмендә дә ирешә алдым дип уйлыйм. Беләсезме, мин берүзем 12 ел буе авыр чирле әтиемне тәрбияләдем. Ул үзенә 90 яше тулган көнне үлде. Әти белән яшәп мин бихисап файдалы нәрсәләргә өйрәндем. Холык-фигылем дә аның тәэсирендә нык үзгәрде. Мәрхүм әтием искиткеч тыныч һәм бик ачык кеше иде. Нурлы йөзле карт булып бу дөньядан китте ул. Аның күп кенә уңай сыйфатларын үземә дә күчерә алдым.

– Сезне бер заман Казанга эшкә дә чакырганнар иде шикелле?

– Дөрес, Татарстанның югары җитәкчелеге тарафыннан анда эшкә барырга чакыру алган идем. Әмма әтиемне ташлап анда китә алмадым инде.

– Ә хәзер чакырсалар барыр идегезме?

– Мин җиңел кузгала торган кеше. Чакыру булса, иҗат өчен шартлар тудырсалар, һич уйламый Казанга барыр идем. Бу тарихи, гүзәл шәһәр бик тә ошый миңа. Анда иҗат өчен аерым бер рух бар, дип исәплим. Казанның 1000 еллыгына хәтта минем бүләгем дә булды. Шушы олы юбилейга махсус бер альбом җырлар иҗат иттем мин.

– Былтыр Казанда җырчы Алсуның татар җырларыннан гына торган альбомының исем туен да үткәрдегез.

– Әйе, узган ел минем иҗатымда шактый җимешле булды. Алсуның татарча җырларыннан гына торган альбомны чыгаруны мин тәкъдим иткән идем һәм бу эшне без гомум көч белән уңышлы башкарып чыктык. Алсу үзен чын милләт кызы итеп күрсәтте. Бу альбомдагы 6 җыр минеке, калганнары татар халык җырлары һәм бер башкортча җыр.

– Сез Башкортостанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеменнән баш тарткан идегез, үкенмисезме?

– Юк. Бу адымым үкенечле гамәлләр рәтеннән түгел.

– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Рим әфәнде! Киләчәктә дә илһамлы иҗат һәм сәламәтлек телибез Сезгә.

– Үзегезгә дә рәхмәт. Сәнгатьне һәм зәвыклы җырларыбызны яратып яшәгез.

автор:Фәнис ФӘТХИ; источник:http://sahne.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>