Новости 246 0 3 года назад

«Сәхнәдә мәтәлчек атсам, гаҗәпләнмәссез…»

Данир Сабиров

Алып баручы булса да, торып-торып җырлап, биеп җибәрергә дә күп сорамый үзе. Ай-һай, җитешмәгән җире юк бу Данир Сабировның, дип куясың кайчакта.

Тамашачы аны Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, ИлСаф, Фирзәр Мортазин, Асылъяр, Илшат Вәлиев, Лилия Муллагалиева, Вил Усманов, Гөлнара Тимерҗанова, Гүзәл Әхмәтова, Әнвәр Нургалиев һ.б. артистларның концертларында, шәһәрдә үткән төрле мәдәни чараларда, телетапшыруларда алып баручы сыйфатында күрә. Алып баручы булса да, торып-торып җырлап, биеп җибәрергә дә күп сорамый үзе. Ай-һай, җитешмәгән җире юк бу Данир Сабировның, дип куясың кайчакта.

– Данир, сине Азнакай музыка мәктәбенең баян классында укыган вакытыңнан ук беләм. Ялгышмасам, яшүсмерләр арасында Татарстан чемпионы исемен алган көрәшче; «Йолдызлык» һәм «Рухият» яңарыш фонды үткәрә торган «Сандугач сайрар илем» бәйгеләрендә гел катнашып килүче биюче идең син ул чагында… Җырга, эстрадага ничек килеп кердең?

– Чыннан да, мин көрәшче буларак күп кенә ярышларда катнаштым. Әти көрәшче, һөнәр училищесында физкультура укытучысы булгач, безне бөтен җиргә үзе белән йөртте. 1 нче сыйныфтан алып 19 яшькә кадәр көрәштем. Шуңа да җиңү тәмен татыдым дип әйтә алам. Спорт остасына кандидат булдым. 10 нчы сыйныфта укыганда, Яшел Үзәнгә Татарстан чемпионатына баргач, кулым сынды. Нәкъ шул чорда ни биеп, ни көрәшеп булмый торган бер вакыт булып алды. Шуннан җырлый башладым да инде.

– Тик торгандамы?

– Юк инде. 8 нчедә укыганда ук иләсләнгән идем җыр белән. Салаватның «Сезгә илтә юлларым» дигән концерты килгән иде. Тамаша залына билет тикшерүчедән качып кереп киттем. Баскычта утырып карадым. Эх, моның кырыенда гына булса да басып торасы иде, кулын тотып карарга иде, дип хыялландым. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан мәдәният университетының хореография бүлегенә укырга кергән идем, Салават Фәтхетдинов классына – эстрада бүлегенә күчтем. Шулай итеп, хыялларым әкрен-әкрен тормышка аша башлады. Вокал буенча Римма Ибраһимова укытты.

– Шуннан мин алып баручы булып киттем, димәкчеме инде син?

– Алып баручы булып китүемдә Шәмси абый Закировның өлеше зур булды. Ул 4 кешедән торган (Рифат Закиров, Әбри Хәбриев, Алия Ногаева һәм мин) «Кыек шәүлә» дигән төркем оештырды. Шуның белән Татарстан буйлап гастрольләрдә йөрдек.

– Укыганда бию бүлегеннән китсәң дә, чыгышларыңны бию белән бизисең, степ белән дә чыкканың бар.

– Биюсез булмый. Татар җыры өстендә эшлим икән, аңа, һичшиксез, бию дә куям. «Мөкәррәмә», «Эх, заманалар» такмакларына биюне үзем куйдым. Ә степка кечкенәдән кызыктым. Төшләремә кереп йөдәтә иде ул. 8-9 нчыларда укыганда ботинка табанына консерв банкасын кисеп ябыштырулар да калмады инде. Тик алар ике биюдән артыкка чыдамыйлар иде. 2007 елда Мәскәүдән махсус ботинкалар кайтарттым. Шуннан «Эзләдем, бәгърем, сине» көенә хореограф Чулпан Закирова беренче биюне куйды.

– Алайса пародиягә килүнең дә үз тарихы бардыр инде?

– Әлбәттә. Мәктәптә укыганда ук укытучылар булып кылана торган идем. Ул вакытта үзләре күрсәләр, баш беткән булыр иде инде. Институтны тәмамлагач, иң беренче мине алып баручы итеп Фирзәр абый Мортазин чакырды. Аның «Берсен- берсе күзләп», «Пар балдаклар» җырлары күңелгә шуның кадәр кереп утырды. Көннәрдән бер көнне ул булып җырлап торганда, Фирзәр абый күрмәсенме?! Алай каты бәрелмәде. «Энекәш, сиңа пародия эшләргә кирәк», – ди. Шуннан эшли башладым. Бу үзенә күрә миңа хәер-фатиха бирүе булды. Хәзер Фирзәр Мортазин, Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Нәфкать Нигъмәтуллин, Рәшит Сабировларга пародияләрем бар.

– Синеңчә бар да җиңел генә килеп чыга кебек. Инде сәхнә өчен яза да башлагансың икән. Гомумән, сиңа авыр бирелә торган нәрсә бармы?

– Җитдилек авыр бирелә. Хәлем авыр булса да шаярам.

– Син үз-үзеңә таләпчәнме? Үзеңдәге җитешмәгән як дип нәрсәне әйтер идең?

– Таләп, чыннан да, зур. Шулай да барыбер тырышлык җитеп бетми торгандыр. Үз өстеңдә нык эшләргә кирәк. Соңгы вакытта акробатика, гимнастика белән мавыгам. Шуңа күрә сәхнәдә мәтәлчек ата башласам, гаҗәпләнмәссез. Аннан тиз кызам. Тиз суынам. Кызган вакытта миңа каршы төшмәвең хәерле.

– Гаиләгездә бар да синең кебекме?

– Әтием Исламбай музыкаль кеше. Ул рубап дигән уен коралында уйный. Үзешчәннәр концертларында чыгышлар ясый. Әнием җырлый, ашханә мөдире булып эшли. Әнинең әтисе Зөфәр бабай бик оста гармунчы булган. Гаиләдә без өч ир туган. Энем Нәзир җырлый. Балалар иҗат үзәгендә тавыш операторы булып эшли. Кечкенәсе Динарис 6 нчы сыйныфта укый, компьютер белән мавыга.

– Кызыңа бик матур исем куйгансыз. Кем тапты?

– Кызыбызга 1 яшь тулды. Исемне хатыным Миләүшә белән бәхәскә кереп булса да, үзем куйдырттым. Гайсә пәйгамбәрнең әнисенең исеме – Мәрьям.

– Сәхнәгә чыгар алдыннан ырым-шырымга ышанасыңмы?

– Элегрәк көрәшкәндә келәмгә уң аяктан керү гадәте бар иде. Хәзер белгән догаларымны укып чыгам. Миләүшәнең дәү әнисе – Миннегаян әби дә минем өчен хәер-догада. 86 яше белән баручы әбиебез һәрвакыт концертларга киткәндә мине: «Хозер вә Ильяс юлдаш булсын. Мәхәббәтле булып күрен, Ходай тел ачкычлары бирсен», – дип озатып кала. Әбинең теләк теләгәнен тыңлап тору үзе бер рәхәт. Аның күңелендә яхшылык кына.

– Миләүшә белән ничек таныштыгыз, нинди шартларда тәкъдим ясадың?

– Миләүшә энергетика университетында укый. Моннан 3 ел элек бер кафеда мөселман туе алып бардым. Шуннан соң ул минем янга килде. «Миңа 18 яшь тула. Егетем туган көнемне зурлап «Сувар Плаза»да үткәрергә тели. Рус телендә алып бар әле шуны», – ди. Беренчедән, мин 18 яшьләр үткәрмим. Икенчедән, русча алып барырга да җыенмыйм. Өченчедән, алай зурдан кубып туган көннәр үткәрергә башың яшь бит әле синең, дидем. Барыбер телефонымны сорап алды. Шалтыратты. Аралашып киттек. Тора-бара ул минем һәр нәрсәгә үз тырышлыгым белән ирешүемне күрде һәм шуны бәяләде булса кирәк. Ничектер каядыр барганда, үргә менгәндә машина сүнде. Шуны чыгып икәүләшеп эткәндә, гел уйламаганда, мин аңа тәкъдим ясадым. Риза булды.

– Сәхнә кешесен аңлавы кыен түгелме соң аңа?

– Киресенчә. Ул миңа һәр нәрсәдә булыша. Сәхнәгә чыгасы һәр әйбер: чыгышмы ул, костюммы аның мөһере аша үтә. Ул үзенә күрә бер эксперт. Рус эстрадасына күземне ачучы да ул булды. Кешене тыңла, үзеңчә эшлә, ди ул миңа.

автор:Расиха ФӘИЗОВА; источник:http://shahrikazan.com/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>