Новости 470 0 3 года назад

“СӘХНӘДӘ ЯЛКАУ БУЛЫРГА ЯРАМЫЙ”

Нуретдин Нәҗмиев

Ул көй-моң остасының ап-ак баянын күреп, аннан күзен ала алмыйча, шаккатып карап тора. “Нәрсә, баянчы буласың киләме әллә?” — дип сорап куя композитор. “Юк, артист булам”, — дип җавап кайтара малай. 

Нуретдин абый Нәҗмиев үз гомерендә тере артистны беренче тапкыр 11 яшендә күрә. Туган авылы Балыклы Чүкәйгә концерт белән килгән композитор Фәтхерахман Әхмәдиев була ул. Озын тәнәфестә бала-чага, моң иясен күреп калырга дип, клубка йөгерә. Алар арасында Нуретдин дә була, билгеле. Ул көй-моң остасының ап-ак баянын күреп, аннан күзен ала алмыйча, шаккатып карап тора. “Нәрсә, баянчы буласың киләме әллә?” — дип сорап куя композитор. “Юк, артист булам”, — дип җавап кайтара малай. Бүген Нуретдин абый 45 елдан артык гомерен театр сәхнәсенә багышлаган. “Мин бәхетле артист булдым, беркайчан рольсез тормадым. Үз гомеремдә 27 режиссер белән эшләргә туры килде, мине берсе дә какмады”, — ди ул. Яхшы артист булуы өстенә, Нуретдин абый яхшы ир, әти һәм бабай, оста пешекче һәм гөмбәче дә. “Бөтен төр ризыкны әзерли беләм. Коймак пешерергә яратам. Гөмбә тозлауны беркемгә дә ышанып тапшырмыйм”, — ди ул.

Безнең белешмә:

Тулы исеме — Нуретдин Гыйльмихан улы Нәҗмиев

Туган көне — 5 октябрь 1946 ел

Туган урыны — Балык Бистәсе районы

Балыклы Чүкәй авылы

Мактаулы исеме — Татарстанның халык артисты

Эш урыны — 1976 елдан бирле Тинчурин театрында эшли.

— Нуретдин абый, әтиегез дүрт хатынга өйләнгән, дүртесе дә үлгән. Әниегез әтиегезгә бишенче хатын булып барган. Аңа өйләнгәндә әтиегезнең дүрт хатыннан туган дүрт баласы булган. Хатыннары нидән үлде икән?

— Шаккатмалы хәл. Берәр бала табып, дүрт хатыны да үлеп китә шул. Бала исән кала, ана үлә. Әни бишенче хатыны булып килә, әтидән егерме яшькә кече була. Дүрт бала да әнине бик хөрмәт иттеләр, әле дә йөрешәбез. Әти-әниебез бик дини иде.

— Үзегез намазга бастыгызмы соң?

— Шөкер, үзем дә намазга бастым. Хәзер күңелсез вакытларымда Коръән аятьләрен укыйм: шундук җиңеләеп китәм, рәхәт була, онытылам, уй-фикерләрем ачыла. Кайгыны күрдек. Шул чагында Аллаһы Тәгаләдән сабырлык сорарга, тыныч булырга кирәк, чәбәләнергә ярамый.

— Кайгыны күрдек, дидегез, нинди хәсрәт ул?

— Салават исемле олы малаебыз үлде. 1979 елда Чиләбе якларында гастрольдә йөрибез, хатыным да, малаем да үзем белән. Татар-башкорт яши торган Чибәркүл дигән поселокта күл буена туктадык. Табигате шулкадәр матур, су коенабыз. Кызарып җир җиләк­ләре пешкән, уйламыйбыз да, балага җыябыз да бирәбез.

Чиләбедән Свердловскига күчкәндә бала хәлсезләнә башлады, врач: “Борчылмагыз, бернәрсә дә юк”, — ди. Баланың сул як тамак төбендә шеш килеп чыкты. Улыбызга дүрт яшь иде. Казанга кайтып киттек. Бала авырый башлады, ашавы да юк. Поликлиникага бар­дык: “Үпкәсе ялкынсынган”, — диләр. Күпме кирәк укол бирәләр, алга китеш юк. Балабыз йөрми башлады. Кан алып карасалар, лейкоз, кан рагы. Өч ел яшәде, бер дару да ярдәм ит­мәде. Җиде тулып, сигезенче яшендә 1982 елда үлде. Быел вафатына 30 ел тулды, 38 яшьтә булыр иде. Бала югалту хәсрәте бик авыр, сөйләп бетерә торган түгел. Күл буенда балабызга агуланган җиләкләр ашатканбыз икән. Фәүзия Бәйрәмова “Караболак” әсәрендә бу хәлләр турында язып чыкты.

— Башка балаларыгыз бармы соң?

— Кызыбыз Рузилә, биш яшьлек оныгыбыз бар. Рузилә курчак театрында эшли.

— Нишләп?

— Нишләтим? Мәктәптә укыганда безнең театрда рольләр дә уйнап йөрде. Үзе теләде, курчакларны үлеп ярата. Ире шофер.

— Сез тугыз бала үскәнсез, биш туганыгыз исән, дүртесе мәрхүм. Туганнарыгыз кемнәр?

— Хәзер бишәү калдык, ике абыем, ике апам, мин — төпчек. Икесе Алабугада, бер абыем Казанда экскаваторчы булып төзелештә эшләде, икенчесе төп йортта яши, ветеринар иде. Аңа 75 яшь тулды, умартачылык белән шөгыльләнә, 15 баш умарта тота.

— Балны сатамы?

— Сатмый, без бик күп бит.

— Нуретдин абый, заманында әтиегез белән бабагызны кулак дип сөргенгә сөргәннәр…

— Әйе. Авылдан биш-алты гаиләне сөргәннәр. Башкалар соңыннан Кытай белән Төркиягә киткән, бары тик әти белән бабай гына туган туфрак, туган җир дип кире кайтканнар. Атлар, умарталар, җир күп булган. Ул чагында өч-дүрт аты, биш-алты баш умартасы булса да кулак дигәннәр бит. Әти-бабайлар бик хәлле булганнар, үзләре эшләп баеган, хәзерге кебек урлап түгел, билгеле. Ялчылары булган, ул нәрсәнең кайда ятканын белгән, күрәсең, һәм кулак дип сөргәндә бөтен байлыкны күрсәтеп йөргән. Шул хезмәтчене соңыннан яшен сугып үтерә.

— Авылыгыз Балыклы Чүкәй (Балык Бистәсе) исән-саумы?

— Исән-сау. Казаннан 71 км ераклыкта урнашкан. 120 хуҗалык. Бик матур безнең авыл. Чишмәләр бик күп, елгалар, урман чорнап алган. Җиләклек. Сөйләп бетерә торган түгел.

— Кайтып йөрисезме?

— Әйе. Әти-әни шунда күмелгән. Быел корбан чалдырып килдем. Элек һәрвакыт театр белән кайта идек. Бүген бит билет сатып алып халык йөрми, илле-алтмыш кеше килергә мөмкин. Спектакль куярга ике машина белән кайтасың, декорация, чыгымнар бик күп, күтәрә алмый. Авылда 250 кеше яши, урта мәктәп, китапханә, мәчет бар.

— Нуретдин абый, сез бит Камал театрында да менә дигән артист булыр идегез, барып карамадыгызмы?

— Театр училищесын бетергәч, Минзәлә театрына эшкә киттем, өйләнгән идем. 1976 елның көзендә Минзәләдә миңа дигән фатирны икенче бер артистка бирделәр. “Алар икесе дә иҗат кешеләре, безгә артистлар кадерле, сезгә декабрьдә була”, — диделәр. Мин кызу канлы, әмма тиктомалдан кызмыйм. “Хатыным бит театрда тегү цехында эшли, ул шу­лай ук иҗат кешесе. Фатир бирмисез икән, алайса, театрдан китәм”, — дидем дә саубуллаштык. Директор Анатолий Богатырев (мәрхүм): “Мин министрлыкка шалтыраттым, бер театрга да урнаштырттырмыйм, сезонны өзеп киттең”, — диде.

Туры Камал театрына кайттым, документларны Марсель Хәкимовичка тапшырдык, хатыным Санияне бутафор цехына урнаштырырга дип сөйләштек, әмма яшәү урыны юк иде, майларга булыр, диделәр. Шуннан юлыма Күчмә театр режиссеры, авылдашым Сәет Шә­күров очрады: “Минем бүлмәм бар”, — диде. Күчмә театрга күчтем, шул вакыт Марсель Хәкимович: “Җүләр икәнсең”, — диде, бу сүзләрне гомер онытмыйм. Үкенмим. Премьерадан-премьерага уйнап торам, артистка шул кирәк бит. Хәзерге вакытта унике спектакльдә катнашам.

— Театр артистлары аз хезмәт хакы ала, дип сөйлиләр, бу сүзләр дөресме? Мөмкин булса, сезнең акчаны саныйк әле.

— 5530 сум хезмәт хакы. Окладтан чыгып халык артисты булганчы 30 процент түлиләр. 40 процент стаж, 800 дә ничә сум Президент аппаратыннан килә. Айга күпме спектакль уйныйсың, шулкадәр түләнә. Шул бөтенесе җыелып, ноябрьдә 15 мең сум, ә хатын 5500 сум алды.

— Хатыныгыз Сания апа белән ничек таныштыгыз?

— 1974 елда тормыш корып җибәрдем. Танышуыбыз кызык кына, уйламаганда булды. Элек гастрольләрдә фатирдан-фатирга йөри идек. Җәй көне Болгар районы Чәчәкле авылында үзем генә фатирга кердем. Сания әнисе белән генә яши икән, күңелемә якын булды бу кыз. Танышып киттек, бер ел хатлар язышып, телефоннан сөйләшеп тордык. Кайтып өйләндем. 38 ел бергә яшибез, бер театрда эшлибез, Сания — тегүче.

— 14 яшьтә авылыгыздан киткәнсез, Казанда кемдә тордыгыз?

— Туганнарга, Сәйдәш урамына килеп урнаштым. Казанда кичке мәктәптә белем алдым. Көндез ФЗӨдә укыдым. Киез итек фабрикасында эшләдем. 1968 елда театр училищесына укырга кердем. Артист булу балачак хыялы иде. Профсоюз урамында урнашкан Укытучылар мәдәният сараенда Таһир Якупов белән бергә “Казан сөлгесе” спектаклендә катнаштым. 1976 елга хәтле Минзәләдә эшләдем, аннары Тинчурин театрында.

— Бүген мәшәкатьләрегез бармы?

— Күземне дәвалап йөрим, операция булырга тиеш. Кисәк кенә уң күземдә кара таплар пәйда булды. Директор сөйләште, хатлар илттек, операцияне министр түләргә тиеш, декабрь ахырында булыр инде.

— Директорыгыз ярдәм итәмени?

— Рәхмәт яусын, булыша.

— Артист гел формада булу өчен нишләргә тиеш?

— Сәхнәдә ялкау булырга ярамый. Күп укырга кирәк. “Укымыйбыз, нәрсәгә ул газета, хәзер укырлык роман-хикәяләр дә юк”, — диләр. Нишләп булмасын?! Бик кызыклы документаль әсәрләр бар. Концертларга йөрергә, музыка тыңларга кирәк. Буш вакытым булса, Сәйдәш концерт залына барырга тырышам. Укымасаң, алга китеш булмый, артистның фантазиясе үсәргә тиеш. Әйдә, ярар, көн үтте, дип йөрсәң, үсә алмыйсың.

— Спектакль вакытында бер егет сәхнәгә менеп сезне кыйнаган дип тә сөй­лиләр, дөресме бу?

— “Хыянәтче”дә Көтүчене уйнадым. Мине немецларга сатылган дип уйлыйлар. Җөри авылында булды бу хәл. Берзаман яңа гына армиядән кайткан ике метрлы егет, сәхнәгә менеп: “Әле син, җирбит, немецларга сатылдыңмы?” — дип йодрыгы белән берне тондырды. Муен кыйшайды, уенны туктаттык. Авыл советыннан кеше килеп, дәвам итегез инде, дигәч, муенга массаж ясап, спектакльне дәвам иттек. Икенче көнне теге егетне дә, мине дә авыл советына чакырдылар. “Нишләтәбез моны?” — диләр. “Тимәгез, ул бит чын күңеленнән караган”, — дидем. Армиядән кайту хөрмәтенә егет салган булган.

Нуретдин Нәҗмиевның гомерендә дә режиссер белән конфликтка кергәне юк. Мөхәммәт Мәһдиев белән дуслар булып яшәгәннәр. “Кояш төшмәгән җирдә” спектаклендәге роленә гашыйк булган. Кызу канлы артистның әлеге сыйфатын хатыны көлеп, юмор белән үткәреп җибәрергә тырыша икән.

Булгандыр инде. Сорауларыгыз калган икән, Тинчурин театрына барыгыз, Шүрәле кебек өйдә генә ятмагыз!

автор:ГАБДРӘХИМ | 15.01.2013; источник: http://im-kazan.ru/news/202

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>