Новости 272 0 3 года назад

«Сабыр булырга тырышам»

Роза Әдиятуллина

Роза Әдиятуллинага телевидение балачактан бирле таныш. «Әлли-бәлли-бәү» тапшыруыннан башланып китә аның карьерасы.

Сәхифәнең кунагы – Роза Әдиятуллина.

Роза Әдиятуллинага телевидение балачактан бирле таныш. «Әлли-бәлли-бәү» тапшыруыннан башланып китә аның карьерасы. Яшьләр тапшырулары редакциясендә эшләүче Рамилә апасы Розаны еш кына үзе белән телевидениегә ияртеп килә торган була. Көннәрдән бер көнне нәниләр өчен тапшыруның бер чыгарылышында төшәргә чакыра ул аны. Үсә төшкәч, кызны «Тамчы», «Яшьләр тукталышы» телепроектлары көтеп тора.

«Әлли-бәлли-бәү»дән алып…

Роза: «Мин бик актив бала идем. Мәктәптән тыш дәресләргә, түгәрәкләргә үзем ашкынып барып язылам, барысына да кызыксынып йөри идем. Хәзер дә тынгысыз, бер минут вакытымны бушка әрәм итми торган кешемен. Телевидение дә күпсанлы мавыгуларымның берсе булды, анда эшкә керү теләгем юк иде. Барысы да әниемнең сеңлесе Рамилә апамның йогынтысы, аның тәрбиясе нәтиҗәсе. Телевидениегә «блат» белән керде дигән сүзләр дә ишеттерәләр үземә. Сүз дә юк, кирәк чакта этәргеч биреп, терәк, үрнәк булырдай шундый туганым барлыгына сөенәм һәм горурланам, ләкин ул миңа башкалар белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк таләпчәнрәк булды. Бу өлкәдә тырышмый гына, кемнеңдер канаты астында эшләү мөмкин түгел. Журналистика белән 14 яшемдә, яшь журналистлар форумына баргач чын-чынлап кызыксынып киттем, мәктәпне тәмамлагач, шушы белгечлек буенча югары белем алдым. «Һава торышы» тапшыруын алып баручыга кастинг игълан ителгәч, анда катнаштым. Раил Өметбаев белән икебезне сайлап алдылар. аның белән уртак телне бик тиз таптык, дус эшләвебезне күреп алып, «Хәерле иртә!» тапшыруын алып барырга тәкъдим иттеләр».

Каушауның гомере кыска – 5 минут!

Экспериментлардан курыкмый, киңәшләрне һәм конструктив тәнкыйтьне кабул итә белә. Үз өстендә тырышып эшләве, ихласлыгы өчен тамашачы да үз итә аны.

Роза: «Һәр тапшыруның үз үзенчәлеге. Кайсында җитди булырга, ә кайсында, киресенчә, үзеңне иркен тотарга кирәк. Турыдан-туры эфир күңелемә якынрак. Ни өчен дигәндә, анда мин үзем булып кала алам. Раил белән «Хәерле иртә!»не алып барганда безгә тулы ирек бирелде, күтәренке кәеф тудыру өчен ни генә кыландырмадык. Миңа «Кара-каршы» дигән ток-шоуны да алып барырга насыйп булды. анда барысы да башкача, уртага салып сөйләшкән темалар да җитди.

Каушау хисе барлык кешеләрдә дә бар, әлбәттә. Тапшыру башланып, 5 минут үтүгә ул эреп юкка чыга. Бу мизгелләрдә режиссер, ассистентлар киеренкелектән чыгарга ярдәм итә, колакка кидерелгән җайланма аша берәр мәзәк сөйләп куялар, йә берәр көтелмәгән шуклык эшлиләр. Бик каты каушаган кеше телевидениедә озак эшли алмыйдыр, минемчә. Ниндидер күнегүләр эшләп үзеңне чыныктырырга да мөмкиндер, әмма бу бик күп хезмәт сорый. Телевидениегә, гадәттә, тартынуның ни икәнен белми торган кешеләр җыела.

Театрдагы спектакльләрнең уңышы уртак тырышлык нәтиҗәсе булган кебек, безнең хезмәт тә күмәклектән гыйбарәт».

Сабырлык, сабырлык һәм тагын сабырлык!

Сөйгәне белән кавышып, матур гаилә корган һәм бәхетенә шөкер кылып яшәүче хатын-кызларның берсе ул. Һәр туган көнгә куанышып, ире Рәмис белән Алисә исемле 2 яшьлек кызчык үстерәләр.

Роза: «Тормышның нинди генә өлкәсен алсак та, беренче чиратта, сабырлык кирәк дип саныйм. Бу гүзәл затларга гына түгел, ир-егетләргә дә кагыла. Кайчак түземсезләнеп, ашыгып, хаталар эшләп ташлаганыбызны сизми дә калабыз. Мин дә күп очракта сабыр булырга тырышам. Мәсәлән, миңа нәрсәдер яки кемдер ошамаса да, ниндидер конфликт килеп туса да, яхшылап сөйләшергә, мөнәсәбәтләргә ачыклык кертергә омтылам. яшәешнең фәлсәфәсен аңлап, гармониядә яшәгәндә, барысына да ирешеп була. Һәм бернәрсәдән дә курыкмаска кирәк. Курыккан очракта, аны җиңәргә тырышырга! Мин үзем бик тә экстрим яратам. иң зур хыялым – парашюттан сикерү. аны кайчан да булса тормышка ашырачакмын. аквапаркка ял итәргә баргач та иң биек, иң текә аттракционга таба йөгерәм. Үзем куркам, ләкин шуннан тәгәрәп төшү теләгем бик көчле! Кечкенә чагында тәрәзә төбендә китап актарып утырган җирдән егылып төшкәнем дә (беренче катта булса да, шактый биек иде ул), суда бата язганым да истә. ләкин бу хәтирәләр барыбер күңелемә куркаклык оеткысы салмаган. Руль тоту да ошый, ләкин ирем рульгә бик сирәк утырта. Минем өчен курка. Шуңа күрә буш вакытым булган чакларда картингка йөрим, шунда рәхәтләнеп «пар» чыгарам.

Иң көчле бәхет хисен мин әни булгач кичердем. Бу тойгыны башка берни белән тиңләп, чагыштырып булмый. Ярый әле гаиләм бар, таянычым да, бәхетем дә бит ул».

автор: Рәйсә БОРҺАНИЕВА; источник:http://sahne.ru

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>