Новости 348 0 2 года назад

Серле Һиндстан

Достопримечательность,_Тадж-Махал,_Индия

               Сәяхәтебезне иң популяр куротлардан саналган Гоадан башлыйк. Әлеге Штат Көньяк һәм Төньяк өлешләргә бүленгән. Гоаның яр буе 110 чакрымга сузылган, анда 40 гаҗәеп пляж урнашкан.

             Һиндстанда гаҗәеп сарайлар, музейлар, зоопарклар, шарлавыклар һәм башка могҗизалар бихисап. Мәсәлән, Һиндстаннаң киноиндустриясе саналган Болливудның ишекләре барлык туристлар өчендә ачык. Бомбей шәһәрендә урнашкан җитештерү үзәгенә сәяхәт кылып йөргәндә массовкаларда төшергә дә мөмкинлек туа икән. Ә джунгли яшәшәсендә Дудхсагар дигән шартлавык үзенең матурлыгы белән дан казанган. Кирпечтән ясалган дөньяның иң биек манарасы да бу илдә урнашкан, Филигран орнаментлары төшерелгән, һиндлар архитектурасына яңа сулыш өргән Кутуб-Минар манарасының биеклеге 73метр.

             һава торышына килгәндә Һиндта сезон үзгәреше муссоннардан ачыклана.Эссе һәм коры көннәр апрельдан алып июнь аена кадәр бара. Ул вакытта уртача температура  +38…+46 °C, а июнь уртасыннан  октябрьга кадәр  яңгырлы көннәр тора, температура +35…+38 °С градусны күрсәтә. Һиндның Көньяк өлешендә исә туристлар сезоны октябрь аеннан алып март ахырына кадәр дәвам итә. Термометрларда +25…+30 °C саклана.

            Сәяхәттән нәрсәләр алып кайтырга дигән сорауга тиз генә җавап биреп тә булмас. Ин беренчедән – тукымалар: кәшемир, ефәк һәм раджастан мамыгы. Алардан сари, яулык, итәкләр тегәләр. Икенчедән, чәй алырга кирәк. Өченчедән, һинд тәмләткечләе: борыч, шафран һәм башкалар. Гүзәл затлар үзләрен зәркән эшләнмәләр, кыйбатлы ташлардан эшләнгән бизәнү әйберләре белән сөендерә ала. Матур сувенирларга килгәндә, балчыктан һәм бакырдан эшләнгәннәре, һинд камышы һәм чикләвегеннән, ал агачтан ясалганнарын алырга була.

          Инглиз яисә һинд телен белсәгез, Көньяк Азиядә урнашкан Һинд иленә рәхим тегез!

Автор: admin
Автор фото: tonkosti.ru

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>