Новости 373 0 3 года назад

Серле моң

Әлфия Афзалова

Карамый калалмадым шул,
Күзлəрем алалмадым:
Җансызга җаннар бирə ич
Елмаеп карауларың.
Хəсəн ТУФАН

Әлфия Афзалова 1933 елда Татарстанның Актаныш авылында дөньяга килə. Аңа язмыш кечкенəдəн ятимлек əзерлəп куйган була. Ачлык, ялангачлык, ятимлек кызчыкны сындыра алмый, ул атаклы җырчы булып китə. Аның иҗаты, узган юлы хөкүмəтебез, халкыбыз тарафын-нан югары бəя алды. Татар халкында мəшһүр хатын-кыз җырчылар аз түгел. Əмма Əлфия Афзалованың мəшһүрлеге аерым бер могҗиза. Аның иҗат гомере бар җырчыларныкыннан да озынрак булып чыкты, шөкер. Салкын яңгырларда, кышкы бураннарда ягылмаган клубларда, СССРның бөтен почмакларында җырлап та, тамагына катлаулы операциялəр ясатып та Əлфия ханымның тавышы кимеми. Кайсы халыкта бар мондый легендар җырчы? Аның бу фидəкарь хезмəте хөкүмəт тарафыннан да, халкыбыз тарафыннан да югары бəялəнде, ул Татарстанның халык артисткасы, ул Россиянең атказанган артисткасы, ул ике тапкыр «Кызыл байрак» ордены һəм бихисап мактау кəгазьлəре алган кеше.

Əлфия апа белəн бөтен татар миллəте горурлана. Һөнəри эстрадада гына да 55 ел өзлексез җырлаган, һəвəскəрлекне, агитбригадалар белəн хезмəтен дə санасаң, 63 ел сəхнə тоткан җырчы ул Əлфия ханым. Андый сəнгатькəре булган халык үлемсез.

Минем гаилəм атаклы җырчы Əлфия ханым белəн ишеккə-ишек күрше булып торды. Күршелəр буларак, без бик еш аралаштык, кунак-кунак йөрештек. Аның өендə кунаклар күп булса, Əлфия апа йокларга безгə керə, безнең өйдə урын калмаса, без Əлфия апаларга кереп кунабыз. Кич утырабыз, аулагөй ясыйбыз. Шушы кич утыруларда мин магнитофонны əйлəндереп җибəрəм яки кич утырганны видеокамера белəн тасмага төшерə барам.

Бу сөйлəшүлəрнең төгəл системасы булмый торган иде. Сүз иярə сүз чыкканнан, башка ни килə, телгə ни төшə, шундый өзек-төтек хатирəлəр, мəзəклəр магнитофонда да, видеотасмада да, куен дəфтəрендə дə байтак җыйналган.

Əлфия апа ул – мəзəк сөйлəү остасы. Туганнары, якын танышлары утырган табын янында Əлфия Афзалова булса, көт тə тор, кич буе халык эч катканчы көлəчəк. Ул үзе белəн булган аяныч хəллəрне дə, башкалар турында да көлке итеп сөйли белə.

Җае чыккан чакта, Əлфия ханым ишетелер-ишетелмəс кенə моңлана башлый. Ул кычкырып җырламый, ул шушы бүлмə эчендəгелəргə генə моңлана, аның бу моңлануы – нинди дə булса сагышлы хатирəлəргə ияреп уйлануы иде булса кирəк. Аның шулай моңлануы табындашларга гаять көчле тəэсир ясый, хислəр ташкыны күз яшьлəре булып бəреп чыга.

Безнең Əлфия апа белəн сөйлəшүлəр бер китап булып җыелды, миңа аның хакында фильм төшерү дə насыйп булды. Бу кыска гына язмада шул китапка һəм фильмга кергəн кайбер мизгеллəр.

БЕРЕНЧЕ МИЗГЕЛ

Бүтəн бер сүз өсти алмыйм

Мин шушы язганыма:

Татар Моңы Алиһəсе –

Əлфия Авзалова!

Лəбиб ЛЕРОН

1996 елның азакларында Əлфия Афзалованың кинəт кенə тавышы бетте. Əлфия апа моны: юлда салкын тигердем, шуныкы гына, дип юрады. Лəкин тавышы кимегəннəн кими барып, җырлау түгел, хəтта ул бөтенлəй сөйлəшə алмас дəрəҗəгə җитте. Табиблар Əлфия Афзалованың балаларына, якыннарына җырчыбызның тамагында яман шеш барлыгын əйттелəр. Бөек җырчыбызның гомере өч-дүрт ай, күп дигəндə бер ел гына калган, дип котны алдылар. Əлфия апаның кызы Зөлфиянең ире – Равил Нигъмəтҗанов, үзе дə табиб кеше, җырчыны коткару эшенə керештелəр. Җəмəгатем Рузия Əлфия Афзаловаларга кереп китте. Бераздан чыкты да:

– Карале, – диде. – Əлфия апаның бер дə кəефе юк. Ул күңелсез уйларга баткан, аны чəйгə дəшик, авыр уйларыннан бераз аерылып торыр. Хəл ителде, Əлфия апаны кунакка чакырдык.

Əлфия апаның тавышы карлыккан, карлыккан гына түгел, аның тавыш сеңерлəре авыру, ул көчкə сөйлəшə, аның тамагында шеш.

– Унлап врач карыйлар да – чыш-пыш сөйлəшəлəр, карыйлар да – чыш-пыш… Беттем мин… Егерме бер көн бит. Хəлем юк… Ютəл басты.

Рузия: Уза ул, Əлфия апа… Син тəрəзə кырына, җил өрə торган җиргə утырма, менə монда утыр. (Рузия Əлфия апаның җилкəсенə мамык шəл сала. Əлфия ханым урыныннан күчə).

Батулла: Бөркəн зәңгəр шəлеңне, Мəйсəрə.

Əлфия апа: Булырсың монда Мəйсəрə, җырлау түгел, сөйлəшергə дə тавыш калмады.

Рузия: Əлфия апа, син үзеңне сакламыйсың бит…

Бүген əче җил, утыз дəрəҗə суык, син муеныңа шарф та салмагансың, биялəй дə кимəгəнсең, урамнан барасың, яшь кызмыни!.. Тунының бер төймəсен генə каптырган да бара…

Əлфия апа: Анысы ерунда аның, менə муендагы, тамактагысы куркыныч.

Батулла: Үтə ул, Əлфия апа.

Рузия: Кызыл борыч белəн сөт кайнатып бирим əле мин

сиңа, йөткерүең бетəр.

– Үтсен инде… – диде Əлфия апа, лəкин ул боек иде. Рузия борыч салып кайнатылган сөт китерде. Əлфия апа шул сөткə карап уйга калды.

Əлфия апа: Минем каты чирлəгəнем булмады, несмыкание белəн дə мин айлар буе җырлап йөри идем, больничныйга чыкмадым… Магаданга чаклы барып җитеп, больничныйга чыксаң, җир убар, өзми идем гастрольлəрне. Минем ятып авырганым булмады, менə беренчесе, яткызды бит, мəлгунь, куркыта, малакаем. Əнə шул несмыкание белəн айлар буе җырлаганнарның нəтиҗəседер инде бу тамак рагы. Үлемем шушы икəн, дип уйлыйм.

Батулла: Юк, Əлфия апа, əле яшибез…

Əлфия апа: Алла боерса!

ИКЕНЧЕ МИЗГЕЛ

Гүзəл дə түгел кебек син,

Чибəр дə түгел кебек,

Ямьлерəк лəкин барыннан

Синдəге сөйкемлелек.

Хəсəн ТУФАН

Əлфия Афзалова хастаханəгə кереп ятты. Дөнья хəлен белеп булмый. Видеокамера алып, аның янына хастаханəгə киттем. Камерага ничек төшерелгəн, сөйлəшү шулай бирелə. Əлфия апа иреннəре белəн генə сөйлəшə. Аның хəлен белергə Зəй хакимияте башлыгы Рəшит Хəмəдиевнең ярдəмчесе Рəис Нəҗипов та килгəн иде. 1997 елның 18 гыйнвары иде бу.

Əлфия апага сөйлəшергə ярамый, аңа операция ясарга əзерлек бара. Лəкин Əлфия апа табиблар кушканга буйсына торган хатын түгел, барыбер сүзгə катнаша:

– Зəй ягы бит ул… Зəй кебек матур җир юк дөньяда. Зəйдəн чыккан язучылары гына да ни тора, җүлəр! Зəйнең хуҗалары ни тора? Рəшите белəн Рəисе алтын бəясе, җүлəркəем. Алар ны бер күрсəң, авыру булсаң, шундук терелəсең. Аларның ачык чырайларына, якты йөзлəренə карап, сикереп торасың, валлаһи. Рəхмəт аларга! Кунакчыл халык! Өч концертка дип килсəм, унбишне биреп китəм мин Зəйдə.

– Əллə, минəйтəм, Зəйгə бер йорт салып, шунда яшəргə кайтасыңмы?

– Исəп шулай иде дə бит… – ди Рəис Нəҗипов.

– Алай булмас инде, – ди Əлфия ханым.

– Əлфия апа, ничə яшьтəн җырлый башладың син?

– Бишенче, алтынчы, җиденче сыйныфларда ук җырлый идем инде. Агитбригада белəн җөрдем Актаныш авыллары буйлап… Казанга шомарып килдем инде мин. «Күккүк»лəрне, «Гөлҗамал»ларны җырлап…

– Бу халыкка чыгу дигəн сүз бит. Димəк, кырык биш түгел, ничə ел җырлаган булып чыгасың?

– Кырык бишкə сигезне куш!

– Илле өч ел була! Сөбханалла! Машалла! Кайсы илдə, кайсы халыкта бар шушындый җырчы? Бу бит Гиннесс китабына керергə тиеш!

– Ул бит агитбригадада гына бит инде…

– Агитбригада ул хезмəт түгелмени? Агитбригада ул сəхнə түгелмени?

– Профессиональ сəхнəдəн генə санала башлый бит ул пенсия.

– Əлфия апа, син үзеңне уникаль, даһи шəхес, дип таныйсыңмы?

– Мин аны яшь чагымда белмидер идем, дөресен генə əйтим, шуннан белегез, үземдə бер генə пластинкам да юк, бөтенесе кешедə. Таратып бетердем. Үземнең җырымнан мин бер вакытта да риза булмадым. Ошамый җырлавым. Бүген бик күп җырчылар җырлый, тасма əйлəндереп, ə минем шул тасмам да юк. Кассета да юк. Шуннан уйлап кара инде, мин үземне зур итеп санамадым. Олыгая башлагач, үземнең җырларымны тыңлыйм да уйлап куям: нинди киң сулыш, нинди тавыш! Соңгы елларда җырлаганнарымны да тыңлап карыйм. Аллага шөкер! Барысы да үз урынында!

ӨЧЕНЧЕ МИЗГЕЛ

Əлфия апа: Актанышта багана башындагы (районга бер генə радио иде бит) йомыры радиодан Гөлсем Сөлəйманованы тыңлый идем, бəлəкəй генə кызчык мин – Гөлсем апа җырлап бетергəнче баганага сөялеп басып торамын. Аннан Зифа Басыйрова килеп чыкты. Аны йотлыгып тыңлыйдыр идем. Икесен дə бик нык яраттым. Опера җырчыларын да яратам мин. Хəзерге опера җырчыларыннан Зилə белəн Венераны мин беркемгə дə алыштырмыйм. Хəтта вафат булган данлыклы җырчыларга да.

Батулла: Татар халкының аның җырчылары тарихта күп булган. Əйтик, Фəттах Латыйпов, Камил Мотыйгый, Газиз Əлмөхəммəтов, Рəшит Ваһапов, Усман Əлмиев һəм башкалар бик мəшһүр җырчылар иде. Лəкин шул мəшһүрлəр арасында аеруча дан яулаганнар сирəк. Җырчы үз заманасында вакыйга ясаса гына даһига əверелə. Вафатыннан соң да аның турында риваятьлəр сөйлилəр. Җыр сəнгате өлкəсендə вакыйга ясаган артистыбыз Гөлсем апа Сөлəйманова булды. Рəшит Ваһапов татарның җанына, бəгыренə үтеп керə алды. Аннан соң – Илһам Шакиров!

Əлфия апа: Менə мине олы җырчыга санасагыз, Əлфия апагызны да вакыйга ясаган артистка, дип уйласагыз, мин сезгə шуны əйтəмен: мин җырларга Илһам Шакировтан өйрəндем. Аның матур бормаларын кабатларга тырыштым, аның милли аһəңен тотып алырга тырыштым. Илһам олы җырчы гына түгел, ул əле остаз да бит. Аңа ошарга тырышалар, аңа ошатырга тырышалар. Аннан өйрəнəлəр. Кызганыч, Илһамдагы кебек ул милизмнар башка берəүдə дə күренми əле… Мин шунысына шаккатамын, Илһам җитмеш яшенə якынаеп килгəндə дə тавышын югалтмады. Югыйсə, ул режим белəн дə яшəмəде. Тавышымны саклыйм дип, җылы өенə биклəнеп тə утырмады, кышкы салкыннарда, җəйге яңгырларда да җырлады. Ə тавышы саф. Гайрəте кайтыш түгел. Моны могҗиза дими, ни диярсең? Алтмыштан узган җырчыларның һаман сəхнə тотканын кайсы миллəтнең күргəне бар? Татарда бар ул могҗиза, ул – Илһам Шакиров!

ДҮРТЕНЧЕ МИЗГЕЛ

Батулла: Синдəге моң каян килгəн дип уйлыйсың, Əлфия апа?

Əлфия апа: Җəтимлектəн! Əтием җырчы иде. Көтүче. Əти киң күкрəкле, авылның башыннан кайтып килгəндə җырлый иде, бөтен авыл яңгырап тора. Бəлəкəй вакытта мин аның моңын аңламаганмындыр. Моң җəтимлектəн килə, авырлык күрүдəн… Күкəй эченнəн чыкканнарда моң була алмый. Əнə, минем кызларда моң юк. Алар рəхəттə үстелəр. Ə мин хəер сорашып үстем.

Батулла: Мəшһүрлек бар синдə! Данлы кеше син! Сине яраталар! Сине белмəгəн кеше юк! Син тормышыңнан канəгатьме? Узган якка борылып карагач, ни əйтер идең?

Əлфия апа: Бик авырлык күреп үстем бит инде… Салкын пич башында үстем, əни үлгəч… Шул яшьлегем кайтса, шул авыр тормышка мин кире кайтыр идем! Үлмəдем бит! Тырыштым! Кемгə кер җудым, кемгə идəн җудым. Кайтыр идем шунда, шул салам түбəле ятим өебезгə кайтыр идем… Үкенмимен! Ризамын! Яшьлегем кире кайтса… Тормышның кадерен белер идем. Җиңел тормыш – сөенеч тормыш түгел ул. Аллага шөкер, эшлəп алдым, димен. Тəмсез булса да, «тəмле» дидем. Аллага шөкер, бу бар, дидем. Риза мин. Хəзерге тормыштан да риза мин! Элеккеге тормышны да сагынам мин.

автор:  Рабит БАТУЛЛА; источник: http://sahne.ru

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>