Новости 327 0 3 года назад

Ә сез кайсы ысулны сайлыйсыз?

sozdanie-inet-magazina

       Моннан биш ел элек кешеләр товар алырга кибет-базарларга чапса, хәзер тормыш җиңеләйде. Рәхәтләнеп урындыкта утырып, интернет аша үзеңә кирәкле бар әйберне дә алып була. Өеңә үк китереп бирәләр. Вакытыңны-көчеңне әрәм итеп чабып-эзләнеп йөрисе юк. Әле товар югары сыйфатлы да булса,  шатлыгың эчеңә сыймый инде. Шулай ук интернет-кибетләрдә раритет, эксклюзив кием-салым да табып була. Алган киемеңне башка кешедә очрату ихтималы бик аз. Бәяләр интернет-кибеттә чагыштырмача очсыз, скидка һәм сезонлы распродажаларны да очратып була. Дус кызым гел интернет-кибеттән кием ала.  Мактап туя алмый, бик сыйфатлы  ди. Аяк киеме, чалбар, юбканы гына алмыйм. Үлчәмләре белән буталып бетәсең, кибеттән алу җайлырак һәм ышанычлырак  ди ул. Һәр көн күрәм, чыннан да бик килешле утыра, оригиналь киемнәр.

       Интернетта жуликлар да бар. Сыйфатсыз, пычрак хәттә тотылган әйбергә юлыгып була. Заказ буталып, товар да алмашына ала. Бер танышым интернет аша кроссовкаларга заказ биреп, косметичка килде дип сөйләгән иде. Шалтыратып, ялгышлык киткәнен аңлаткач,кроссовкаларны китергәннәр китерүен, сыйфаты да яхшы булган, косметичканы гына хаман алып китә алмыйлар, өйдә ята ди ул.

             Кызыктыра, бик җайлы шул. Интернетка керден, сайладың, китереп бирделәр. Кибеттә бар әйберне үз кулларын белән тотып, киеп карап була.  Ә интернет-кибеттә товарның үлчәмен, тукымасын, төсен җентекләп укырга кирәк. Товарларны тикшерелгән интернет-кибетләрдән генә алырга тырышыгыз. Заказ бирер алдыннан түләү юлын һәм товарның ничек киләсен белешергә кирәк. Гадәттә аны өеңә 300-3000 сумга алып килеп бирәләр, почта аша җибәрәләр, кайвакыт үзең дә барып ала аласын. Заказ бирер алдыннан товарны интернет-кибеттән инде алган кешеләрнең фикерен уку да зыян итмәс.

  Һәрберебез ике юлның үзенә хуш килгәнен сайлый. Минем үземә консультантлар белән сөйләшә-сөйләшә, киемнәрнен төрлесен тотып-киеп карау ,эзләү ләззәт бирә.  Кулыма кош тоткандай, арып-талып кибеттән кайтуны бернинди интернет-кибетләр дә алмаштыра алмый.

Автор: admin

Читайте также:

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>