Новости 285 0 4 года назад

Сез соры поши бәрдергәнсез! (“Киңәш казаны” рубрикасы)

Татар Production

Сынадылар һəм сынатмадылар!

Көн дə бəйрəм, көн дə туй! «Татар Production» төркеме яшьлəренең яшəү рəвешен əнə шул сүзлəр ача да бирə. Рамил Агдеев, Руслан Харисов һəм Айназ Абдуллин бəйрəм җиткəнен көтеп утыручылардан түгел, алар бəйрəмне үзлəре оештыра. КВН мəктəбен үткəн тапкыр егетлəр мəзəк сөйлəү осталыкларын эстрадада сынап өлгерде инде. Сынадылар һəм сынатмадылар!

Бик тиздəн килеп җитəчəк Көлке көнен «Татар Production»нарның һөнəри бəйрəмнəре дисəк тə ялгыш булмас. Егетлəр «Сəхнə» укучыларына 1 апрель уңаеннан нинди кызыклар тəкъдим итəр икəн?..

Рамил Агдеев: «Мин елмаеп уянам, көлеп яшим, көн дə диярлек шаярам. Бəлки шуңа да КВНда уйнаганмындыр, ə хəзер «Татар Production» иҗат берлəшмəсен җитəклим. Эштə көн дə диярлек мəзəклəр язабыз, бер-беребездəн көлеп алабыз. 1 апрельгə килгəндə исə, үзем күп тапкырлар сынап караган шаяруны тəкъдим итəр идем. Өйдə рəхəтлəнеп диванга җəелеп ятасың да телефоннан берəр дустыңа шалтыратасың: «Син кайда? Подъезд ишеге төбенə төш əле. Мин сине монда көтеп торам», – дисең. Ул төшкəч үзе сиңа шалтыратыр. Ə син: «1 апреля никому не верю!» дисең. Гади мəзəк, əмма күпме дустым аңа тотылды».

«Яхшы кəеф озак саклансын дисəгез, оптимистик караш белəн яшəгез! Башыгызны югары күтəреп йөрегез, якты килəчəккə ышаныгыз, аны шундый итəргə тырышыгыз да!»

«Спортзалга йөрегез! Гомумəн, хəрəкəт, күнегүлəр физик форманы да саклый, күңелне дə күтəрə!»

«Дусларыгыз белəн ешрак очрашыгыз. Саф һавада йөрегез. Табигатькə чыгулар һəрчак позитив энергия белəн баета».

Блиц-киңәшләр:

Укырга: тарихи əсəрлəр.

Карарга: К.Тарантино фильмнарын. Режиссёрның үзенчəлекле карашы киноларны үтə дə кызыклы, афористик, сарказмга бай итə.

Күрергə: Баку шəһəрен, андагы су буйларын.

Руслан Харисов: «Мин бик юаш кеше. Бəлки шуңадыр да гел елмаеп йөрим, матур итеп сөйлəшəм, əбилəрне юл аша чыгарам.☺ Шаярырга бик тə яратам. Дусларым да мине алдаштыргалыйлар. Аеруча 1 апрель көнне. Үзем исə шундыйрак шаяру тəкъдим итəр идем. Берəр дустыңнан полиция хезмəткəре «ясыйсың». Ул икенче бер дустыңның (бу ике дустыгыз, əлбəттə, үзара таныш булырга тиеш түгел) машинасын туктатып болай ди: «Фəлəн-фəлəн көнне Сез юл аша чыгучы соры пошины бəрдергəнсез. Видеофиксатор моны күрсəтə ала». Протокол чыгарган була. Нидер язгалый. Аннан үзенең машинасы янына чакыра. «Юл кагыйдəсен бозучы» машина турысына килүгə, машинадан үзегез чыгып «Тотылдыңмы?!» дип кычкырасыз. Сынап караган булды бу шаяруны. Көчле».

«Кəеф яхшы булсын дисəгез, яраткан китапларыгызны укыгыз, кино һəм тапшырулар карагыз. Шоколад та менə дигəн итеп ярап куя».

«Яраткан кешегез белəн очрашыгыз. Мəхəббəт – зур көч ул. Барлык хəсрəтлəрне тарата ала».

Блиц-киңәшләр:

Укырга: А. Конан Дойльнең «Шерлок Холмс» романын.

Карарга: «Облачный атлас» фильмын.

Күрергə: Доминикан ярларын һəм китларның «кавышу биюлəре»н.

Айназ Абдуллин: «Мин – романтик. Мəхəббəт хисе минем йөрəгемне билəп алды да, мине мəңгелек лəззəт һəм рəхəтлек «дөньясына» алып салды. Мин – кош! Мин очам!!!☺ Аз гына икенче якка «очып киттем» ахрысы. Шаярулар дисез инде… Көлеп яшəгəн кеше – бəхетле була. Шуңа да мин көн дə диярлек шаярам, елмаям, күтəренке кəефтə йөрим. Алдау көне, əлбəттə, искəрмə түгел. Күбрəк үзем шаяртам, мине алдаучылар сирəк. Укучыларга шундыйрак мəзəк тəкъдим итəр идем. Интернет, социаль челтəрлəр белəн күп кеше мавыга бит. Ясыйсың фейк бит, анда матур кыз рəсемен урнаштырасың да, берəр белгəн дустыңа шул биттəн язасың: «Сəлам! Əйдə танышыйк» һ.б. Чакырасың аны очрашуга. Кызның сурəтен принтер аша чыгартып, битлек итеп ясыйсың да, «принц»ның каршысына «мəхəббəтем!» дип чабып килəсең».

«Һəрчак күтəренке кəеф саклансын өчен вакытында ашагыз да, тиешенчə йоклагыз! Сынап каралган киңəш!»

«Җырлагыз, биегез! Музыка – кəеф күтəрү өчен көчле корал».

Блиц-киңәшләр:

Укырга: «Көмеш кыңгырау» гəҗитен.☺

Карарга: Джеки Чан катнашкан фильмнарны.

Күрергə: Сочи һəм Минск шəһəрлəрен.

автор:Рания ЮНЫСОВА; источник: http://sahne.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>