Новости 220 0 3 года назад

«Шәхес булырга омтылам!»

Илсур МОСТАФИН

Кызлар бик ярата торган Илсур МОСТАФИНны бер тапкыр да күргәнем юк иде. 

Ярата дип интернетта аның турында язылган имеш-мимешнең күплегеннән чыгып әйтәм инде. Яшь егетнең шулкадәр күп кызлар йөрәгендә ут кабыза алуы гаҗәп түгел анысы, әмма башкасы кызык бит – дөресме бу «гайбәт чиләге»? «Яңа Гасыр» радиосы аша яңгыраган «Юкәләр», «Күкләр никахы», «Хуш, бәхетем», «Дуслар» кебек җырлары популярлаштырганмы аны, әллә уйланылган пиар-компаниясеме – шуларны белергә теләп, Илсурны редакциягә кунакка дәштем.

– Андагы гайбәткә ышанмагыз, аларның күбесе дөрес түгел. 3 ел Лилия исемле кыз белән йөрдем – шуннан ничек бабник булыйм инде мин? – дип, сорауга сорау белән җавап кайтарды Илсур. – Мин тиз кызып китәм, әмма гаугалы кеше түгелмен. Позитив кешеләр белән аралашырга яратам, тормыш үзәгендә кайнап яшәү яклы. Офис эше минеке түгел – бер урында көне буена утыра алмыйм.

– Кайда утыра аласың соң?

– Үземнең эшем бар. Цемент белән бәйле ул, үземнең шәхси ширкәтем. Ир-ат буларак, үз тамагымны үзем кайгыртырга тиешмен дип саныйм.

– Ә сәхнә вакытлы мавыгу гына мыни?

– Әлегә ул хобби гына булып кала бирә. Чөнки танылу, радио һәм телевидениедән кирәгенчә «әйләнү» өчен акча кирәк. Акча күктән яумый, аны эшләп тапкач, аякка баскач, бары тик сәхнә эшчәнлеге белән генә ныклап торып шөгыльләнәсем килә.

– Кемнәр әзерләде соң сине әлеге сәхнәгә?

– Туган ягым Баулыдагы музыка мәктәбендә тавышымны кую белән Рифкать абый Вәлиев шөгыльләнде. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында исә вокал буенча Лидия Әхмәтовада укыдым. Кумирым исә – Венера Ганиева. Ул җыр сәнгатендә минем өчен иң зур шәхес.

– Эстрадага уңышлы эшләнелгән җырлар аша кереп киттеңме, әллә арттан «төртүчең» булдымы?

– «Оскар Рекордс» белән 4 ел хезмәттәшлек иттем, аннан миңа җырлар сайларга булышкан Лилия Таһирова исемле композитор репертуар белән ярдәм итте. Татар дискотекаларында чыгыш ясавыммы, радиода яңгыраган җырларым үз тамашачысын табумы – сәхнәдә үз урынымны булдырдым, дип саныйм. 2009 елда «Тәүге җырлар» исемле дискым дөнья күрде, аның турында бик күп җылы фикерләр ишеттем.

– Берсен ташлаган, икенчесе белән очраша башлаган, дигән күптин-күп гайбәтләргә ничек карыйсың, әле бердәнберең булырдай кызны очратмадыңмы?

– Әлегә юк. Әмма минем өчен идеал – әнием Резеда. Анда хатын-кызда булырга тиешле бөтен уңай сыйфатлар да бар. Ул минем өчен изге кеше. Әти белән абый һәм мине кырыс тәрбиядә үстерсә дә, тиешле назны бирде, димен.

– Эстрада синең өчен нәрсә ул?

– Һәрвакытта да чиста булып кала алмаган өлкә. Мин аңа ир-ат булганга гына тартылдым, кыз бала булсам, әллә кайчан борылып киткән булыр идем.

– Син бүген танылганмы, кемнәрне, менә болар кебек була алсаң иде ул, дип үрнәк итеп атый алыр идең?

– Мине беләләр, таныйлар, концертларга даими чакыралар. Мин ошаткан, мине яратмаган кешеләр бар. Иң мөһиме – битарафлар юк. Ә эстрадада минем өчен Габделфәт Сафин, Рәсим Низамов, Зәйнәп Фәрхетдинова – биеклек. Үзем өчен максат – шәхес булу.

– Үз-үзеңә теләкнең матди ягына күз салсак?!.

– 2-3 елдан өйләнергә, ике ул үстерергә, өч катлы шалаш, «Бентли», үземнең студия, аншлаг белән баручы концертлар…

автор:Гөлнара ГАЛӘВИЕВА;http://shahrikazan.com/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>