Новости 288 0 3 года назад

«… Шекспир әсәрләрендә уйнармын дип яшәдем»

Хәлил Мәхмүтов

2014 елның 10 мартында Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтовка 75 яшь булыр иде.
Инде менә синең көз дә җитә,
Үзе килә, көтеп алмадың.
Чәчләреңә көмеш сирпелсә дә,
Горур булдың, бүрек салмадың.

Артистлар турында язганда, нишләптер, мине аларның балачагы нинди гаиләдә тәрбияләнүе, мәктәп еллары, гомумән, театр сәнгатенә ничек килеп эләгүләре бик кызыксындыра. Бу бала ник сәнгать юлына кереп китә икән? Кайбер яшьләр тормышта үз урыннарын тапкач та шундый катлаулы сәнгать юлын сайлый. Менә шундый кешеләрнең берсе – артист Хәлил Мәхмүтов. Үзенең «җылы» урынын ташлап, ягъни 150 сум зарплата алып, үз эшендә күтәрелеп, Казан университетының геология факультетына керергә дип документларын әзерләгәндә, 23 яшьлек егет (егетнең дә ниндие бит әле!) Казан театр училищесына барып керә. Айлык стипендия 14сум, шуның 10 сумын фатирга түләргә.

Хәлилнең исән-сау калуы да гаҗәп хәл бит. Мамадыш районының матуртабигатьле Катмыш авылында Сабира апа белән Зәки абый гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә ул. Әти-әнисе, күрәсең, җырга-моңга гашыйк кешеләр булган, балаларына «Галиябану» спектаклендәге халыкның иң яраткан герое Хәлил исемен бирә. Хәлилнең әтисе авылда кибетче була. 1939 елда Советхөкүмәте Финляндиядән тартып алган җирләргә Россиянең төрле өлкәләреннән гаиләләрне күчереп утырта башлый. Катмыш авылына да «вербовщик» килеп төшә. Хәлилнең әтисе Зәки абый, шаярып: «Мин дә Финляндиягә китәм», – дип языла. «Без синнән калмыйбыз», – дип, аңа тагын алты гаилә иярә. Уеннан уймак чыга диләр. Китәр вакыт җиткәч, Зәки абый: «Мин шаярдым гына, нишләп мин туган илемнән китим», – дип тавыш чыгара башлый. Шул сүз җитә кала. «Алай бик карышсаң, Совет властен алдаган өчен без сине төрмәгә ябабыз», – дип Зәки абыйның котын алалар. Нишләсен, берсеннән-берсе бәләкәй өч бала белән Петрозаводск өлкәсе Сартовал дигән авылга китеп яши башлыйлар. Тормышлары начар булмый үзе. Ләкин 1941дә көтмәгәндә сугыш башлана. Бер атна эчендә Зәки абый фронтка китә. Сабира апа, авылдашлары белән киңәшеп,туган илләренә кайтырга була, чөнки немец ул якларны бомбага тота башлый, фронт якынлаша. Авылдашлар җыелышып бер карарга киләләр: бәләкәй балаларны машинага утыртып, Катмыш авылы хатыны җитәкчелегендә туган якларына кайтарып җибәрәләр. Калганнар, сыерларын җитәкләп, күтәрә алган әйберләрен күтәреп юлга чыгалар. Анда күргән кайгы-хәсрәтне язып тормыйм. Шуны гына әйтәсем килә, Сабира апа 9 яшьлек кызы Әлфинур белән авылга кайтып егылгач, ни күрсен, монда аның кырыгын уздырып яталар. Ә иң аянычы, балаларны озата кайтучы теге хатын Сабира апага ике улы – Фәрите белән Хәлиленең машинада кайтканда сазлыкка төшеп һәлак булулары хакында әйтә. Ләкин ана күңеле ышанып бетми, балалары исән-саудыр сыман тоела. Теге хатынны милициягә чакыртып дөресен әйттерәләр. Ул балаларны кайда төшереп калдыруын әйтә. Ана ике ел буе балаларын эзли һәм, ниһаять, таба. Фәрит белән Хәлил Киров өлкәсе Урҗум балалар йортында үсеп яталар. Хәлил әнисен танымый, Фәрит абыйсы русчалап:«Братик, это наша мама», – ди, чөнки Хәлилнең теле русча ачыла. Бик озак әнисенә ияләшә алмыйча интегә ул.

Инде Зәки абый турында бер-ике сүз әйтми мөмкин түгел. Зәки абый фронттан: «Минекеләр исән-сау кайтып җиттеләрме?», – дип авылга хат яза. Теге хатын: «Синекеләр барысы да немец бомбасына эләгеп һәлак булдылар», – дип җавап язганнан соң, Зәки абыйдан бернинди хат-хәбәр килми. Кайда, ничек һәлак булганын беркем дә белми, бәлки ул хатынының, балаларының фаҗигале үлеменә үзен гаепле санагандыр. Һәрхәлдә, Сабира апа гомер буе иренә тугры калып, күз яшьләре белән анны көтеп яши. Нигә шулай Хәлилнең балачагы турында күп яздың дип сорасагыз, шуны гына әйтә алам, мондый язмышлы кешеләр сирәк була.

Үзенең язуына караганда, ул кечкенәдән үк сәнгатькә гашыйкбула. Мәктәп елларында һәрвакыт концертларда катнаша, үзенең укытучыларына моның өчен бик рәхмәтле. 1957 елны унынчы сыйныфны тәмамлагач, авыл хуҗалыгы институтына керәм дип, документларын бирә. Ләкин урыс теленнән имтихан биргәндә төшеп кала, әле ул вакытта татар балалары урыс булып бетмәгән булалар. «Аптырап калмадым, документларны техник училищега, тау эшләре бүлегенә бирдем», – ди. Шунда ул чын хезмәт белән таныша, тормышның әчесен дә, төчесен дә татый башлый, эшендә әкрен-әкрен күтәрелә, Московка карьерына начальник итеп билгелиләр үзен. Менә шунда инде ул аена 150 сум акча алып, җитәкче булып эшли башлый. Кызык бит, 1961 елда без – Мәскәүдә биш ел укып институт бетереп кайткан «Кино һәм театр» артистлары биш ел буе академия театрында аена 70 сум хезмәт хакына эшләдек. Күтәрелеп китәргә бөтен мөмкинчелеге булган яшь егет, барысын да ташлап, Казан театр училищесына укырга керә. Училищены кызыл диплом белән тәмамлый. Аңа укуын дәвам итү өчен Мәскәүгә режиссёрлыкка укырга керергә тәкъдим итәләр. Абыйсы Фәрит бик авырый, олыгайган әнисенә ярдәм итәргә кирәк, нишләсен – Күчмә театрга эшкә керергә туры килә. Минем өчен артист – кайсы театрда гына эшләмәсен, иң кадерле кешеләрнең берсе. Көзге пычракларда, кышкы суыкларда, яңгыр дими, буран дими, авылдан-авылга, ягылмаган, каралмаган клубларда татар милләте башка милләтләрдән ким булмасын, чын театр сәнгатен аңласын, татар әдәбиятын, музыкасын белсен дип, тормышларын, язмышларын татар театрына багышлаган кешеләр алар. Болар инде театрга акча эшләр өчен килмәгән, үзләренең артист икәнлеген исбатларга килгән. Акча турында сөйләшү оят санала, ул заман артистлары – чын сәнгать корбаннары. Менә шулар арасында Хәлил Мәхмүтовны искә төшерми мөмкин түгел. Хәлил сәхнәгә чыкса, тамашачы: «Менә, ниһаять, сәхнәгә чын ир кеше чыкты», – дип кабул итә иде. Чөнки аңа табигать матур буй-сын, чын ирләр тавышы, үзенә генә хас темперамент биргән. Бер сүз белән әйткәндә, Хәлилне сәхнәгә чыгарасың икән, аңа үзенең сәләтенә, кыяфәтенә туры килерлек роль булырга тиеш. Ул сәхнәгә чыккач, сәхнә тулып китә, сәхнәгә җан керә. Уйнаган рольләрен санап тормыйм, аларның күбесе сезнең күз алдында. Китабында үзе язганча, Апас районында гастрольдә йөргәндә Туфан Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш» спектаклендә колхоз рәисе ролен уйнагач, бер партком секретаре аның янына килә дә: «Мин сезне өч авылда карадым. Менә шундый колхоз рәисе белән мин дә рәхәтләнеп эшләр идем», – ди. Аның турындагы китапта мондый мисаллар бик күп. Яшь чактан ук укырга сәләтле була ул. 36 яшендә университетның тарих-филология факультетына укырга керә. Диплом эше итеп «Татар дәүләт Республика Күчмә театры 1933 – 1953 елларда» дигән теманы ала. Күчмә театр тарихчылар тарафыннан өйрәнелмәгән, кирәкле бәһасын алмаган дип, шул эшкә тотына. Соңгы елларда респуб-лика Күчмә театрының өлкән буын артистлары турында телевидениедә матур-матур тапшырулар әзерләнде. Хәлилнең: «Күчмә театрда эшләгән өлкән буын артистлары тормышы турында истәлекләр язып калдырам», – дип сөйләгәне әле дә хәтеремдә. Хәлилдә укытучы, җитәкче буллу сәләте көчле иде. Хәзерге Кәрим Тинчурин исемендәге театрга бина алгандагы хезмәтен аерып әйтергә кирәк, күпме хезмәт, күпме көч түгелде шушы бина өчен. Мин Хәлил турында яман сүзләр ишетмәдем, ә бит тормыш булгач төрле хәлләр була. Ул үзе дә бергә эшләгән иптәшләре турында бары тик якты, җылы сүзләр белән генә искә ала иде. Минемчә, аның характерында иң гүзәл сыйфатларның берсе – сабырлык. Гадәттә, артистлар кызу канлы булалар, ул һәрвакыт үзен кулда тота белде. Аның шундый тырыш, сабыр, белемле булуы балалар, яшьләр белән эшләргә ярдәм итә. Хәлил 20 елга якын Киров районының 73нче урта мәктәбендә сәнгать түгәрәге, риторика дәресләре алып барды. Балалар күңелендә ул шундый ышанычлы, гадел, сәнгатьне яратырга өйрәтүче остаз гына түгел, ә явызлык белән изгелекне, яхшы белән яманны аерырга кирәк икәнен аңлатырга тырышучы чын кеше булып калды. Казан театр училищесында ул сәхнә теле, актёрлык осталыгы дәресләрен укытты. Хәлил белән бер йортта яшәгәч, мин аңа: «Балалар белән эшләүдән ни ямь табасың?» – дигән сорау биргән идем. Ул вакытта Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗат йортында дәресләр алып бара иде Хәлил. «Алар арасында шундый сәләтлеләр килеп чыга, анда баргач минем җаным тынычлана, күңелем күтәрелеп китә, әз генә булса да татар теленә, аның шигъриятенә балаларда хөрмәт уятасым килә. Мин шуннан тәм табам», – дия иде. Балалар анны шулкадәр яратканнар, үз иткәннәр, мәрхүм белән саубуллашырга килгәч, барысы да күз яшьләре белән соңгы юлга озаттылар. Соңгы елларда минем үземә Хәлилнең зур рольләр уйнаганын күрергә туры килмәде. Театр дөньясында андый хәлләр бик еш була, кайвакыт сиңа туры килә торган, синең сәләтеңне күрсәтерлек рольләр булмый да. Бу артист тарафыннан бик зур гаделсезлек итеп кабул ителә. Мин үзем дә андый хисләр кичергәнгә күрә, Хәлилнең хәлен аңлый идем. Менә ул нәрсә дип яза: «Мин гомерем буе Шекспир әсәрләрендә уйнармын дип яшәдем, режиссёрларга тәкъдим итеп тә карадым, кызганыч, мин теләгән әсәрне сәхнәгә куючы режиссёрлар табылмады. Ә бит минем эшләргә көчем дә, дәртем дә бар иде». Булат Мансуров төшерә башлаган «Исә Болгар җилләре» фильмында Чыңгыз ханның гаскәр башлыгы Сүбедәй ролендә, «Мәхәббәт турында легенда» фильмында Хазар ханның тәрбиячесе, гаскәр башлыгы Сабир ролендә ул үзен тамашачыга күрсәтергә теләде. Ни кызганыч, ул фильмнар эшләнеп бетмәгән дип экраннарга чыкмый калды. Кайвакыт шулай була бит ул, күпме тырышсаң да, бер килмәсә – килми. Нишләп Хәлил абый үзенең бөтен сәләтен ачып бетерә алмады, диярсез. Безнең эштә шундый хәлләр була, кайбер артист бер рольдә Ходай биргән бөтен сәләтен ачып бетерергә мөмкин, ә икенчесе рольдән-рольгә ачылып, үсеп бара, шундый үскән чагында Хәлил үзенең бөтен талантын ачып бетермәдем дип уйлаган, күрәсең. Театрда һәр артистның үз язмышы. Хәлил турында шуны гына әйтергә мөмкин, ул Кәрим Тинчурин исемендәге татар театрына бөтен гомерен бирде. Театрның баш режиссёры Рәшит Заһидуллинның Хәлилне соңгы юлга озатканда әйткән сүзләре әле дә хәтеремдә: «Хәлил абый театрда бик күп рольләр башкарды. Ул күпкырлы актёр иде. Андыйлар, мөгаен, башка булмас инде. Өлкән яшьтә булса да, каһарман булып калды».

Бу сүзләргә кушылып шуны гына әйтергә мөмкин: чын талантлы артист, туры сүзле, көчле шәхес икәнен раслады ул. Халкыбызның кадерле артисткасы, Хәлилнең хатыны Исламия Мәхмүтова турында шундый күп яздылар, мин аларны кабатлап тормыйм, бары тик Хәлилнең әнисе Сабира апаны карап, тәрбияләп соңгы юлга озатканы өчен, тормышларын сәхнәгә багышлаган балалар тәрбияләгәне өчен аңа рәхмәт әйтәм. Хәлилне соңгы юлга озатканда халыкның күп булуы аның тамашачы күңеленә никадәр якын һәм кадерле икәнен күрсәтте. Адәм баласына тагын нәрсә кирәк. Артист дөньядан китсә дә, халык күңеленнән китми. Ешрак искә алыйк киткәннәрне!

автор:Әзһәр ШАКИРОВ; источник:http://sahne.ru

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>