Новости 264 0 3 года назад

Ширин Әл-Анси: «Мине Гөлзада оныгы дип кенә кабул итмәгез»

Ширин Әл-Анси

Ширин Әл-Анси үзе турында иҗат дөньясының башында гына торам дисә дә, моңы, аһәңе, башкару алымы белән күпләрнең хәтеренә кереп калды. Бүген аны төрле чараларда күреп була. Мәдәни Универсиада вакытында, “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә актив катнашкан Ширин, татар эстрадасы җырчыларының берсенә дә охшыйсым килми, дип белдерә.

– Ширин, Гөлзада Сафиуллина оныгы булу җаваплы­лыкны арттырамы?

– Дәү әнием турында бик еш искәртәләр. Бер яктан, бу авыр да. Чөнки еш кына мине түгел, дәү әниемне күрәләр. Әниемне дә, Резеда дип түгел, Гөлзада кызы дип кабул иттеләр. Мин, әлбәттә, дәү әнием белән горурланам, аны бик яратам. Әмма тамашачының мине Ширин буларак кабул итүен теләр идем. Әгәр файда китермәсәм һәм кызыксыну уятмасам, минем хакта Гөлзада оныгы булган өчен генә сөйләмәсеннәр иде.

– Җыр башкару – ул әле җырчы дигән сүз түгел, дигәнсең бер әңгәмәдә. Ә бүген син җырчы булып җитештеңме инде?

– Кечкенәдән төрле бәйгеләрдә катнашып чарлансам да, “Сөембикә варислары”нда алдан катнашып, аннан оештыручылар рәтендә булсам да, “Йолдызлык”та җиңеп, ГИТИСка укырга юллама алсам да, мин авыз тутырып үземне җырчы дип әйтә алмыйм әле. Ләкин шунысы шиксез, бу – минем дөньям. Соңгы вакытта Yummy Music Band төркеме белән чыгыш ясыйбыз. Алар белән халык мирасын яңача эшкәртеп тамашачыларга тәкъдим итәбез.

– Яңача эшкәртү, халык җырларын заманчалаштыруны кабул итмәүчеләр дә җитәрлек. Синеңчә, безнең моңга башка юнәлешләрне дә кушу дөрес алыммы?

– Билгеле бер музыка, юнәлеш бөтен кешегә дә ошый алмый. Әмма без үз тамашачыбызны табарбыз дип уйлыйбыз. Без төрле стильләрне бутасак та, милли моңны юкка чыгармыйбыз. Без – эзләнүдә.

– Үзеңә музыкада нинди стиль ошый?

– Мин төрле музыканы тыңлыйм. Ретроны да, классиканы да. Миңа бар да кызык, бар да яңа.

– Бу, мөгаен, сиңа иң еш бирелә торган сораудыр. Син үзеңне кайсы милләт вәкиле дип саныйсың?

– Әлбәттә, татар инде мин. Шул ук вакытта гарәп тә. Күп очракларда үземне кайбер татарлардан күбрәк дәрәҗәдә татар дип саныйм. Чөнки ул каннан гына түгел, тәрбиядән килә. Кан, тәрбия, яшәү рәвеше миндә татарлыкны тәрбияләде. Әтием ягыннан гарәп мәдәниятен, ислам динен үзләштердем. Гарәпләр динне тормыш рәвеше итеп кабул итә. Соңгы вакытта татарлар арасында да динне яшәү рәвеше иткәннәр күбәйде.

– Кайбер татарлардан күбрәк дәрәҗәдә татармын, дидең. Яшьләрдә татарлыкны ничек арттырырга соң?

– Баштарак “Үзебез” хәрәкәте, хәзер “Мин татарча сөйләшәм” кебек чаралар, чыннан да, файдасын бирә башлады. Соңгы ун ел эчендә милли үзаң шулкадәр үсте. Урам тутырып татарча сөйләшергә оялмаган, татар музыкасын тыңлаган яшьләр артты. Социаль челтәрләрдә татарча статуслар күбәйде. Бу да бик әйбәт күренеш. Татарлыгыннан оялучылар да бар, әлбәттә. Бусы инде гаиләдән тора. Нинди тәрбия бирәсең бит. Әти-әнисе татарча белми икән, аны бала кайдан өйрәнсен? Ярый ла, ана телен өйрәтергә әби-бабасы булса…

– Киләчәгеңне Казан белән бәйләр идеңме?

– Казанны бик яратам. Әмма холкым шундый, бер урында гына торасым килми. Шулай да, язмышымны Казан белән бәйләрмен дип уйлыйм. Чөнки кайда гына булсам да, туган каламны бик сагынам. Сәяхәт дигәннән, абыем Аммар илләр гизәргә ярата. Ул бу хыялын чынга ашырды да. Автостоп белән Кавказ илләрендә, Төркиядә булды, аннан Казанга кайтты. Абыйның илләр гизүенә энем Мурад та бик кызыкты. Үзен шуңа әзерли дә башлады бугай инде. Аның бер минут буш вакыты юк. Баскетболга йөри, брейк-дансны үзләштерә. Музыка мәктәбендә укуын, ушу белән шөгыльләнүен, рәсем түгәрәгенә йөрүен өстәсәк, аның төрле вак нәрсәләргә, Интернетта утыруга вакыты калмавын чамаларсыз.

– Ширин, “Тәфтиләү”, “Юксыну”, “Бөдрә таллар” кебек халык җырларын, дәү әниең репертуарындагы җырларны башкарасың. Үзеңнең шигырьләр, җырлар язуыңны беләбез. Бәлки аларны туплап диск рәвешендәме, башкачамы тамашачыга тәкъдим итәргә кирәктер?

– Дәү әнием дә шундый киңәш бирә. Әмма мин әле үземне моңа өлгереп җитмәгән дип саныйм. Диск, миңа калса, шәхси архивны гына тулыландырыр иде. Менә шулай, үзтәнкыйть көчле миндә. Әйтик, хәзерге артистларның дискларын тыңлаганда да канәгатьлек тапмыйм. Алар чыгара, син ник чыгармыйсың, дип сораганда җавап шул: алар кебек буласым килми. Әле миңа бик күп эшләргә, чарланырга, камилләшергә кирәк.

– Мәскәүдә ГИТИСта, КФУда социология факультетында укыйсың. Магистратурада укуны дәвам итәргә теләгең барлыгын әйттең. Боларның барысы да тормышта кирәк булырмы? Син бит үзеңне җырчы буларак әзерлисең.

– Мин язмышымны сәхнә белән бәйләячәкмен. Анысы шиксез. Әмма сәхнә кешесенең башка шөгыле дә булырга тиеш. Әйтик, дәү әнием дә, сәнгатьтән кала, башка эшләрне дә башкара. Ветеринария институтын тәмамлап, биш ел шул юнәлештә эшләгән. Аннан мин үземне төрле өлкәдә сынап карыйсым килә. Миңа бар да яңа, бар да кызык.

– Синеңчә, эстраданы өч ноталы җырлардан ничек арындырып була?

– Бик гади итеп: андый җырларны тыңламаска гына кирәк.

– Әмма тамашачы шундый җырларга өстенлек бирә бит.

– Бу фикер белән килешмим. Халыкның зәвыгы үсә. Татар эстрадасы турында бик күп тәнкыйть фикере ишетәм. Тамашачыңны югалтырга теләмисең икән, чын сәнгать әсәрләрен башкарырга өйрәнергә туры киләчәк. Юк икән, вакыт сине онытырга мәҗбүр итәчәк. Мин шундый фикердә. Чөнки сәнгать минем өчен бик югары дәрәҗәдә. Ул беркайчан да акча эшләү чарасы була алмый.

автор:Гөлинә ГЫЙМАДОВА; источник:http://vatantat.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>