Новости 413 0 3 года назад

Сигез ел узгач…

Асылъяр

– «Җырла, җырла, дип әйтәсез… «

Асылъяр белән бер сыйныфта укыдык диюемә, күп кешеләр хисләр ташкыны белән җавап бирә: «Чынлапмы? Җырчы белән бер сыйныфта укуы кызыкмы ул?» Ә мин: «Кызык», – дип куям.

Бервакыт мәктәпкә республикадан мәктәп директорлары, уку-укыту эшләре буенча урынбасарлар җыелды. Шунда кунаклар алдында без Асылъяр (ул вакытта сыйныфташым Алсу) белән әңгәмә кордык. Кызык, ул, янәсе, танылган җырчы, ә мин республика газетасында эшләүче журналист. Мәктәп коридорында ике унынчы сыйныф укучысы кара-каршы сөйләшеп утырдык. Һәм сигез ел узгач, әңгәмәбез кабатланды. Хәзер Асылъяр чын-чынлап танылган җырчы, ә мин «Шәһри Казан» журналисты. Сораулар инде уйнап әйтелми, барысы да чынбарлык.

– Асылъяр, җыр дөньясына ничек килеп кердең?

– Бик табигый булды ул. Җырлау минем өчен тормышымның аерылгысыз бер агымы. Бала вакытта ул күбрәк кызыксыну гына иде. «Әй, җырчы буласы иде», – дип уйлап куйган чакларым да булды. Ә югары сыйныфларда һәм Казанга килеп мәдәният һәм сәнгать университетында укый башлагач, аның бик җитди икәнен аңлыйсың. Җырлауны хезмәтең дип карап, җаваплылык хисе дә арта. Ә гомумән, күңелем кушканга, рухи дөньям чакырганга җыр дөньясына килеп кергәнмендер.

Шулчак Асылъяр белән мәктәптә сөйләшкән вакытыбызны искә төшерәм: «Алсу, иң беренче җырлаган җырың нинди җыр иде?» – дип сораган идем. Бүген дә шул ук сорауны бирдем. Җавап үзгәрмәгән:

– «Җырла, җырла, дип әйтәсез,

Сезгә нинди җыр кирәк?..» дигән халык җырын җырлаган идем. Мин ул вакытта кечкенә генә кызчык. Җыр дөньясы белән бәйләнешем бала вакыттан ук башланган инде.

– Җырлау ул бит иҗади эш. Иҗади процессның, гомумән, кызыклы икәнен беләм. Шулай да җыр туу вакытының кайсы өлеше синең күңелеңә аеруча якын?

– Һәр этап ниндидер яңалык алып килә, шуңа да җыр туу, гомумән, кызыклы. Тормышта да шулай бит, әгәр син ниндидер яңалык белән очрашсаң гына, яшәү кызык була. Җыр белән дә нәкъ шулай. Ниндирәк җыр булыр икән, дип, композитор янына барганда ук кызыксынып барасың. Иң дулкынландыргыч мизгел – җырны беренче тапкыр ишетү. Шуннан ул җыр ошап китсә, аны аранжировка ясаучыга тапшырасың. Менә шул аранжировка ясалгач, аны тыңлап карыйсы килү теләге дә күңел кылларын киеренкелектә тота. Музыкант җырны ничек ишетә алды икән, ничек бизәде икән, дип уйланасың. Әгәр музыкаль бизәлеш тә илһам бирә икән, мин инде ул җырны тагын да йотылып башкарам. Ә тамашачы алдына чыгып җырлагандагы хисләр ташкынын аңлатып бирә торган түгел. Кешеләргә яңа җыр ишеттерү күңелгә рәхәтлек бирә.

– Сәхнәгә чыкканда каушау буламы?

– Әлбәттә, дулкынлану, борчылуны сандыкка бикләп куеп булса, шулай итәр идең. Әмма аны бикләп куеп булмый, ул һәрчак күңелдә. Кайчакта бик дулкынланам, кайчакта бу хис кечерәк була. Кайвакыт кечкенә генә сәхнәгә чыкканда да ныграк каушагандай булам. Бу залның энергетикасыннан да тора, дип уйлыйм.

– Татар эстрадасының бүгенге көн торышына нинди бәя бирер идең? Гомумән алганда, татар җырчысы нинди булырга тиеш?

– Беләсеңме, Айсылу, һәр медальнең дә ике ягы бар дигәндәй, бүгенге татар эстрадасын да берьяклы гына карап булмый. Бәлки, барысы да яхшы булса да, әйбәт булмас иде. Бүгенге заман шундый таләпләр куя. Сайлап алу мөмкинлеге чиксез. Кемне тыңлыйсың килә, шуны тыңлыйсың. Хәзер кибет киштәләрендә дә әйбер артыгы белән күп бит. Ә элегрәк бар җирдә дә дефицит булган. Ә татар җырчысы нинди булырга тиеш дигәндә, ул күпмедер дәрәҗәдә замананы тоемлый белеп һәм шул ук вакытта милли табигатен дә югалтмыйча иҗат итәргә тиеш, дип әйтер идем. Милли көйнең асылын аңлап, замана сулышы белән бергә берләштерә белергә кирәк. Һәм нәкъ менә татар халкының җырчысы икәнлегеңне һәрвакыт истә тотарга тиешсең.

– Иҗатыңда иң зур сөенеч китергәне нәрсә? Концерт куюмы, диск яздырумы, әллә кинога төшүме?

– Иҗаттагы эшнең нәтиҗәсен күрү һәрвакыт куандыра. Мәсәлән, фильмда төштем, үз-үземә тәнкыйдирәк карашта тордым. Әмма тамашачының уңай кабул итүен күргәч, сөендем. Аннары концерт куяммы, диск чыгараммы – һәр эшнең үз сөенече бар.

– Димәк, сиңа иҗат сөенеч алып килә, бу, мөгаен, үз эшеңне яратып башкарганга шулайдыр. Асылъяр, авылга еш кайтасың. Шул уңайдан синнән сорамакчы идем, әти-әни торган туган нигез синең өчен нәрсә ул?

– Күңел тынычлыгы. Әти-әни минем өчен иң якын кешеләрем. Алар йортының ишеге тәүлекнең кайсы вакыты булса да миңа ачык булачак. Алар беркайчан да мине ташламаячак. Гомер барган саен кешеләрнең төрле икәнлекләренә инанасың. Төрле кеше төрле мөнәсәбәттә була. Ә төп нигез миңа һәрчак таяныч.

– Асылъяр, синең киенүең дә игътибар үзәгендә. Тамашачы алдына чыгар өчен берәүнекен дә кабатламаган киемнәр сайлыйсың. Аларны үзең уйлап чыгарасыңмы?

– Мин дизайнерлар белән эшлим. Әмма кием идеясен аларга һәрчак үзем бирәм. Мин бу очракта образларга мөрәҗәгать итәм, кием дизайнерына, миңа урман кызының киеме яки яз кызы, галәм кызы киеме кирәк, дим. Гомумән, образларны табигатьтән эзлим. Табигать төсләре, чаткылары киемне уйлаганда илһам бирә.

– Сәхнәдәге тормыш белән чынбарлыгың буталып китмиме?

– Юк. Сәхнәдә мин эшлим. Ул башка дөнья. Җырлаган вакытта миңа мең кеше карап тора, ә җыр җырланып беткәч, яки концерт тәмамлануга реаль тормышка кайтасың. Теге мең кеше һаман карап тормый бит. Шуңа да реаль тормышта мин кемгә кадерле, миңа кем кадерле – шул кешеләр генә һәрчак минем янәшәмдә була.

автор:Айсылу ИМАМИЕВА;http://shahrikazan.com/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>