Новости 180 0 3 года назад

«Синнән җырчы чыкмый!» – дисәләр дә, таланты югалмый

Вадим Захаров

– «Үзем, кәефкә карап, бөтен җырчыны да тыңлыйм. Ләкин майка киеп сәхнәдә сикереп йөрүчеләрне, мәгънәсез җырлар башкаручыларны аңламыйм».

Җырчы булу – Вадим Захаровның балачак хыялы. Иншаларында аның, «үскәч, артист булам», дип язуын укытучылары әле дә хәтерлидер. Бабасының да малайга биш яшендә хромка гармун алып бирүе юкка булмаган. Вадим, әтисеннән күреп, бик тиз гармунда уйнарга өйрәнә.

Кукмара районының Пчеловод авылында үскән егет, мәктәптән соң музыкаль белем алу максаты белән, Казанга килә. Туган авылының исемен әйтүгә, аңа һәрвакыт: «Авылыгызда умартачылар гына яшиме әллә?» – дигән сорау бирәләр. Чыннан да, элек Көшкәтбаш авылы кешеләре барысы да диярлек умарта тоткан. Тора-бара алар күченгән авылны Пчеловод дип йөртә башлыйлар.

Музыка училищесында белем алганда ук егетне җырчылар үз концертларында катнашырга чакыралар. Икенче курста укып йөргәндә: «Синнән җырчы чыкмый, әтиең янына кайтып утын яр!» – дип, Вадимны уку йортыннан китәргә мәҗбүр итсәләр дә, булган таланты югалмый. Ул аккан су юлын тапкандай, барыбер сәхнәдә үз урынын таба. Әти-әнисенең йөзенә кызыллык китермәскә дә кирәк бит әле. Шул чакларда күрше авылдагы Галия апасы Вәлиуллина аны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева янына барырга куша.Тавышын тыңлатканнан соң, аны укырга алалар. Бүген Вадим Захаров – югары белемле җырчы. Үзенең талантын күреп, аңа вокал серләрен өйрәткән остазы Венера Ганиевага рәхмәтле ул.

– Вадим, син, мәктәптән башлап, төрле конкурсларда катнашкансың. «Ягымлы яз»да – Гран-при, «Созвездие» һәм «Урмай моңы»нда лауреат исемнәрен яуладың. Бүген җыр бәйгеләрендә катнашучыларга һәм аларны бәяләүчеләргә нәрсә әйтер идең?

– Лауреат исемен алмаган очракта, «җиңмәдем», дип күңелләрен төшермәсеннәр. Беренчесендә барып чыкмаса, икенчесендә тырышырга кирәк. Һәр катнашкан кешегә диплом бирүләрен телим мин. Аннары ул укырга кергәндә ярдәм итсен иде.

– Бүген кайберәүләр, табигый сәләте булса, музыка уку йортларында укып торуны кирәк санамый. Син училищедан киткәч тә кул селтәмәгәнсең.

– Мин үземә, музыка белеме кирәк, дигән максат куйдым. Нота танымыйча, җырларны өйрәнеп булмый. Уку йортында ничек дөрес суларга, авазларны дөрес әйтергә өйрәтәләр. Шуңа күрә профессиональлеккә омтылырга кирәк.

– «Җырның ертыгы юк» дигән әйтем элек мәҗлесләргә генә хас булса, бүген ул сәхнә өчен күбрәк кулланыла түгелме?

– Үзем, кәефкә карап, бөтен җырчыны да тыңлыйм. Ләкин майка киеп сәхнәдә сикереп йөрүчеләрне, мәгънәсез җырлар башкаручыларны аңламыйм. Сәхнәдә күбрәк халыкчан җырлар яңгырарга тиештер.

– Синеңчә, җырчы кеше нинди булырга тиеш?

– Беренче чиратта, матур киенергә, тавышы яхшы булырга тиеш. Фонограммага авыз ачып торасың икән, киләчәккә өмет юк, дигән сүз. Әлбәттә, бии-бии, үз тавышың белән җырлап булмый.

– Бүген күп яшьләрнең җырлавын бер-берсеннән аерып булмый. Бу ни өчен шулай икән?

– Халык яраткан җырчылар барыбызга да үрнәк. Безнең буын Салават Фәтхетдиновны тыңлап үсте. Мин аны хөрмәт итәм. Әмма бүген Салават абый тавышы белән җырлаучылар бик ялгышалар. Үз тембрың белән җырлау кирәген оныталар, күрәсең.

– Вадим, син үз төркемең белән дүрт тапкыр яңа программаңны әзерләгәнсең. Диск та чыгарырга өлгергәнсең. Халыкчан җырлар башкарганга күрә, сине тамашачы ярата, үз итә. Популяр булу өчен, талант белән тырышлык кына җитәме?

– Популяр булу өчен, беренче чиратта ярдәм кирәк. Тамашачы сәхнә артын күрми ул. Бер җырны яздыру ничә меңгә төшкәнен дә белми. Аллага шөкер, тырышлыгымны күреп ярдәм итүчеләр дә табылып тора.

– Билгеле инде, синең тамашачы, безнең укучы сәхнә кешесенең гаилә хәле белән дә кызыксына. Булачак хатының белән танышуың үзе бер комедия сыман. Шуны искә төшереп ал әле.

– Бервакыт концерттан кайткач, радио тыңлап утырам. Шул чакта, «бер кыз керәшен егете белән танышырга тели», дигән белдерү бирәләр. Тоттым да шалтыратып карарга булдым. Үземне, «авылда тракторда эшлим», дип алдадым. Бер сүз дә әйтми бу. Бер ай шалтыратышып сөйләштек. «Казан кызы неужели авылга кайтып яшәргә дә риза икән», дип уйлыйм. Бервакыт очрашырга сүз куештык. Очрашу урыны итеп, «Мин Казанны белмим» дигән сылтау белән, цирк янын билгеләдек. Барсам, шунда ук мине танып алды. Җырлар тыңларга ярата икән. Лариса белән ике ел очрашып йөргәннән соң өйләнештек.

– Кайсы сыйфатлары белән җәлеп итте ул?

Мин аның сәнгатьне аңлый торган кеше икәнен бер күрүдә үк сиздем. Ларисаның кешелекле булуы да ошады. Аны сайлап ялгышмаганмын, дип уйлыйм. Хәзерге вакытта кызыбызга җиде ай булды.

автор:Люция ХӘБИБУЛЛИНА; источник:http://shahrikazan.com/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>