Новости 279 0 3 года назад

«ТӘМ ТАБЫП ЭШЛИМ»

Рөстәм ЗАКИРОВ

Кыш уртасында һәр ел саен “Пошалым чаналары” җыр фестивале гөрләп үтә. Быел аның юбилее икән! Моннан 10 ел элек ТРның атказанган артисты җырчы Рөстәм ЗАКИРОВ нигез салган, үз хисабына үткәрә башлаган бу чара Арчада гына түгел, бүген инде бөтен республикага билгеле.

— Рөстәм, мондый фестиваль оештыру нияте каян килде соң?
— Инде җыр бәйгесе оештыруга алынганчы 11 еллык иҗат юлы үткән кеше идем. Бик күп башка авылларга багышлап җырлар җырланды. Шулай бер кайтуымда авылдаш апа: “Карале, Рөстәм, безнең авылга багышлап җыр язып булмыймы ул?!” — дип сорап куйды. Ә бит бу ният минем үземдә дә туган иде. Шуннан җиң сызганып эшкә керештем. Сания Әхмәтҗановага авылымның тарихи урыннарын, гореф-гадәтләрен исәпкә алып язылган җыр тексты сорап мөрәҗәгать иттем. Көен Илфат Дәүләтшин иҗат итте. Өч аранжировка гына эшләттем аңа — кайберәүләр аптырап, “бер авыл турында җыр өчен шулкадәр газапланмасаң!” дип тә карады. Сүзем бер булды: “Бу җыр минем авыл хакында, җыры да аңа лаеклы булырга тиеш!” Инде җыр әзер булгач, авылдашларга ничек тәкъдим итәргә дигән сорау килеп басты. Нәкъ менә шунда “Пошалым чаналары” җыр фестивале үткәрү фикере туды! Беренче елны ук ул халыкта зур кызыксыну уятты — 40 ка якын кеше катнашты!
— Оештыру мәшәкатьләре дә куркытмадымы?
— Оештыру мәшәкате авыл урамнарындагы карны эттерүдән башланып китә, — дип елмая Рөстәм. — Әле ярый дуслар бар! “Татавтодор” оешмасының Арча филиалы җитәкчесе Айдар Минһаҗев ярдәме белән трактор яллап алып кайтам. Мин бит аны авырсынып эшләмим! Авылдашларның кышкы озын кичләрдә бер күңелен күреп китәсем килә!
Быел әлеге җыр бәйрәме 7-9 февральдә узды. 7 февральдә Урта Пошалым авылында иртәнге сәгать 10 да башланып киткән фестивальгә инде күптән билетлар сатылып беткән. Жюри әгъзалары ел да алышына. Быел исә конкурсантларны ИлСаф, Резидә Шәрәфиева, Алмаз Хәмзин, Люция Мусина, Сания Әхмәтҗанова, Илфат Дәүләтшин бәяләде.
47 кешене махсус Казаннан чакырылган гармунчылар Булат Шәрипов, Фәрит Әхмәтов, скрипкачы Динә Закирова уйнап җырлатты. Инде кичке концертка нибары 21 е генә үтә алды. Аларга Салават җибәргән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Икенче көнне районда үтәсе ярымфиналда унике конкурсант кына чыгыш ясау бәхетенә ия булды! “Арча җыры”, “Тамашачы мәхәббәте” номинацияләрендә җиңүчеләр, 7 дипломант һәм өч лауреат — менә нәкъ шулар 9 февральдә Казанның филармония концертлар залында гала-концертта катнашты. Алар барысы да акчалата һәм чаналата бүләкләнде. Тамашачылар арасында да 11 чана уйнатылды.
Рөстәм Закиров — уникаль шәхес. Мондый масштабтагы бәйгеләрне үз хисабыңа уздыру өчен, мөгаен, аның кебек ихлас, иҗат фанаты булырга кирәктер. Шөкер, әле соңгы елларда фестивальнең әзме-күпме иганәчеләре пәйда була башлаган! Юкса оештыру чыгымнары, Филармония залын арендалау, чаналар сатып алу, жюри әгъзаларын, лауреатларны бүләкләү — шактый түгәрәк саннар сорый!
— Моны рәхәтләнеп, тәм табып эшлим! Кыш буе урамга да чыкмаган авылдашларны селкетеп киләм, авылымны, бабайларның гореф-гадәтен танытам, читтә яшәгән якташларга авылның бар икәнен искә төшерәм! — ди ул елмаеп.
Мондый фидакарь шәхесләрнең эше дәвамлы һәм нәтиҗәле була күрсен!

“2007 елдан бирле бәйрәм өчен чаналарны алтын куллы авылдашым Рәдиф Нигъмәтуллин ясый”, — дигән иде Рөстәм. Гала-концертта Рәдиф белән урыннар янәшә туры килде.

— Рәдиф, мондый сәләт нәселдән киләме?
— Ике яклап та бабайлар балта остасы булган. Рөстәм тәкъдим иткәнче бер дә чана ясап караган юк иде. 2007 елда фестивальгә 28 көн кала эшкә тотынган идем, 30 чана ясап өлгердем. Шул ук елда әле үзем фестивальдә катнашып, лауреат та булдым! Быел исә 46 чана ясадым. Алар, чынлап та, сувенир итеп кенә тотарлык!

автор:Эльмира ҖӘЛИЛОВА; источник: http://im-kazan.ru

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>